Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 33.

Шрифт
Фон

Шулчак илче күзенә таза гәүдәле, җәлпәгрәк йөзле бавырчы кинәт чалынып китте. Аның эш-гамәлендә колчуралык чалымнары бар иде. Ашны затлы итеп хәзерли, ипине күкрәгенә куеп кисә, ашаган табакларны көл белән юа. Бавырчының ике-өч ярдәмчесе бар, ул аларга беркайчан да тавыш күтәрмәс, ипләп кенә әмер бирер. Әле генә ул учак ягучыга ипләп кенә ничек агач ботакларын сындырырга кирәклеген күрсәтте. Ул арада чиләктән су алып таган асарга да, түкми-чәчми су агызып кулын юарга да өлгерде. Кулын алъяпкычына сөрткәч кенә кашыгын алды, ашның тозын чамалады. Киң җилкәле, беләк-буыннары калку, уйнап торалар. Хикмәт, ул һич кенә дә бавырчыга охшамаган, коеп куйган сугышчы иде. Алайса, башкалар пешекчегә охшаганмы?..

Ары табарак сугышчылар казан асканнар, шау-гөр киләләр. Олаучылар да бер тирәгәрәк җыелганнар, алар да, көлешә-көлешә, аш пешерәләр. Олауда унике арба, шуларның берсендә затлы шәраб иде. Яким Күчтем аны Болгар базарыннан алды. Кояш баеп бара, көн әйбәт үтте, юл ул хәтле ялыктырмады, әллә соң бер мичкәне ачтырыргамы?

Шулай дип уйласа да, Яким карт бу хакта боерык бирергә ашыкмады. Ул, гомумән, юл йөргәндә эчү белән мавыкмый. Менә Упа елгасын кичәрләр, урыс җирләренә аяк басарлар, шунда инде исән-имин ил-җиргә аяк басу сөенеченнән

Салмак искән җилгә ияреп, аш исе килде, тамакны кытыклап куйды. Яким илче шунда ашчыны дәшеп алды.

 Син, дим, монда кил әле!

Ашчы, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Яким Күчтемгә таба кузгалды, учак ягучы шундук аларга төбәлде.

 Моңарчы кемгә хезмәт иткән идең?

 Андрей кенәзгә, Яким Степанович. «Менә тагын, үзе мине белә икән!»

 Мине каян беләсең? Атың ничек?

 Егорка мин, Яким Степанович, ашчы, болгарлар әйтмешли, бавырчы.

 Кенәзгә дә аш пешердеңме?

 Әйе, аш пешердем, Яким Степанович. Ашны күп ашый иде, мәрхүм.

 Мин дә ачыкканда аз ашамыйм аны.

 Шуның өчен дә күп итеп ит салдым да, Яким Степанович.

 Кулыңа кылыч та тотканың булгаладымы?

 Булды, Яким Степанович, булды. Андрей кенәз үлгәч, мине Всеволод кенәз үзенә алды. Аннары угланы Изяславка җансакчысы итеп бирде. Ул Болгарга яу чапканда, Изяслав һәлак булгач, Юрий кенәз мине үзенә алды. Аннары ул әнә сиңа биреп җибәрде.

 Колчурамы әллә үзең?

 Хак христианин, Яким Степанович!

Шулай диде дә Егорка, чукынып алды.

 Минем җансакчым булыр идеңме?

 Йа Хода, Яким Степанович, теләсәгез, булмый ни Хактыр ки, бер дә Константин кенәзгә хезмәт итәсем килми, Яким Степанович.

 Юрий кенәзне Ульдәмиргә алып кайтсак?! Ә?!

Егорка як-ягына каранды, янә чукынып алды.

 Константин кенәз килмешәк, барыбер аннан китәр, Яким Степанович.

 Тиз генә китмәс, тәхетне яулап алды, Юрий кенәзне өтек бер калага куган. Ярый ла, аңа кул салмаган.

 Юрий кенәз йомшак табигатьле, кеше кадерен белә, мин аны якын иткән идем, Яким Степанович.

 Димәк, син башлыча җансакчысы Ә Юрий кенәз сине бавырчы итеп минем белән җибәргән Тиккә генәме, Егорка?!

Яким Күчтем ак сакалын сыпырып торып утырды, кылыч сабын җайлабрак куйды.

 Без кая барабыз соң, Яким Степанович?  диде Егорка, Яким Күчтемнең хәрәкәтенә мыскал да игътибар итмичә, киресенчә, якынрак килеп.  Минем Ульдәмиргә кайтасым килми. Константин кенәз Ульдәмир каласына ут салды, христиан халкын тиккә рәнҗетте.

 Син холопка нигә кирәк бу, ә?! Сиңа нигә кирәк булды кенәзләр ызгышы?! Син хәзер минем җансакчым, шулай дип әйттемме?!

Егорка кинәт йөзгә алышынды, әкрен генә артка чигенде.

 Мин, Яким Степанович, хезмәт иткән кешемә һәрчак тугры булдым. Шундый кеше инде мин, изгелекне онытмыйм, биргәнгә канәгать калып, көчемнән килгән кадәр ярдәм итәм.

 Димәк, һәр ияңә тугры хезмәт иттең?  дип сорады кинаяләбрәк Яким Күчтем.

 Тугры хезмәт иттем, Яким Степанович. Аллаһы Тәгалә алдында җаным тыныч.  Егорка хуҗасына якын ук килде.  Ханның бер сакчысы миңа әйтте, Яким Степанович, сезне бернинди дә шайтан алып китмәгән. Кһм, ни, ул кешене хан сакчысы үзе күргән. Таныган.

 Мине күтәреп алып киткән кешенеме таныган?  дип, торыбрак утырды Яким Күчтем.  Мине шайтан күтәреп алып китмәгәнмени?!

Егорка кеткелдәп көлеп алды, әмма бу кыланышы белән Яким Күчтемнең ачуын гына чыгарды.

 Син, эт ялаган нәмәстә, башымны катырма, минем баш болай да каткан,  дип, Яким илче Егорканың изүеннән эләктереп алды да йөзенә якын китерде.  Кем мине күтәреп алып киткән булган? Ни диде хан сакчысы?!

 Әүвәл җибәр, Яким Степанович, тыным кысыла

Яким карт пешекченең изүеннән кулын җибәрде, тегеңә янәшәсеннән урын күрсәтте.

 Дөресен әйт, кем мине күтәреп алып китте? Тимушка алай итәргә җүләр түгел иде. Тимушкага мин үземә ышанган кебек ышана идем. Башына җиттеләр аның, әнә шул шайтан дигәннәре җитте, бер дә бүтән түгел.

 Телисең ас, телисең кис, Яким Степанович, сине күтәреп алып китүче Тимушка була.

 Йә-йә, узынма, Тимушканы нахакка рәнҗетмә. Башын җүләргә салыбрак йөрсә дә, үз акылы үзенә бик җиткән иде аның.

 Тимушка элек ул якларда яшәгән, шунда туган, шунда үскән кеше, Яким Степанович.

 Кем кайда тумас! Кем кайда туса да, аның торган җире, инанган иманы була. Тимушканың инанган иманы сиңа билгеледер хак христианин иде ул! Минем атам, урыны оҗмахта булгыры, Болгарда туа, ә торыр җире Мәскәүтиндә иде, утар тотты. Хәзер әнә ул утарга Ульдәмир кенәзе баш булып ята. Атамны Юрий Долгорук эте үтерде, шул кайгыдан анам вакытсыз вафат булды. Улита апамны, тереләй күн капчыкка тегеп, улы белән бергә черек күлгә ташладылар. Мине дә язмыш дигәне Ульдәмиргә китереп атты. Энем Афанасий исә Болгарда яши, ислам динен кабул итте, шәех кызына өйләнде. Дөньяда төрле хәлләр булып тора ул. Борын заманда Киев каласы янындагы Туров каласында төрекләр яши, христиан динен кабул иткән төрекләр Дөнья ул, Егорка, дөнья, диләр аны.

Примечания

1

Шигырьләр Габдрахман Утыз Имәнидән.

2

Китан кенәз Андрей Боголюбскийга анасы биргән исеме.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3