Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 32.

Шрифт
Фон

Эчке кирмәннең асма күперен үтеп, сарай капкасына якынлашуга, Илһам хан каршына Мәрьям ханбикә йөгереп чыкты.

 Илгам, Илгам, Булат угланның кәләше Олуг Мөхәммәт шаһ кызы Рабиганы алып кайтучы кәрванны мәңгелләр талаган, шаһ кызын әсир иткәннәр, әмма без җибәргән Ярулла сәүдәгәр аны коткара алган

 Ипләп кенә сөйлә әле, шаһ кызы Рабига кая соң хәзер?

 Саксин каласыннан чыкканнар.

 Чапкын җиткердеме сөенчене?

 Әйе.

 Үзе кая?

 Кунак ятагында ял итә.

 Булат угланга хәбәр итәргә булыр,  диде Илһам хан һәм сараена узды. Ишекне узуга, аңа Зөбәрҗәт ханбикә каршы чыкты.

 Саумы, инәй? Без кайттык. Шайтан каласы минем кулда.

 Абаң белән орыштыңмы?  дип, коры гына сорады ханбикә.

 Юк, инәй, капканы каравыл меңбаш үзе ачты.

 Кан коймагач кичерәм. Кан коеп хәл иткән булсаң, мәңге бәхиллегем юктыр. Булат угланга ярәшкән шаһ кызы Саксинда икән инде, ә Булат углан һаман Җаек кирмәнендә ята. Чапкының җибәр, кайтсын, кәләшен үзе каршы алсын. Аннары әмир Хаҗи Җаббар угланын Ашлы каласына бәк итеп җибәргән икән. Килеш, карышып торма.

 Ашлы каласын атам миңа калдырган иде түгелме, инәй? Ясакны анда минем тарханым җыя иде.

 Атаң ул каланы син тәхеткә утырганчы ук абаңа биргән иде инде, балакай. Килеш. Абаң хак кылган. Аның Кашанга күчеп, Казан каласын Назлыгөл угланы Хансөяргә калдырырга нияте бар икән хупла. Абаң дөрес иткән.

Бантын чөя төшеп, ханбикә Зөбәрҗәт угланы Илһам ханның күзләренә карады. Шундый иттереп текәлде ки, Илһам хан, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карап алды. Янәшәсендә анасына беркайчан да каршы әйтергә кыймаган хатыны Мәрьям басып тора иде, ары табарак каравыш кызлар, хезмәтчеләр, ишек сакчылары.

 Үз акылыңдамы син, инәй?!

 Казан каласы Назлыгөл угланы Хансөяргә булыр. Каланы атасы салды, Ходай аңа моны үзе кушкан.

 Колчура угланы Казан кадәр Казан каласының тарханы? Туар-тумас балага кала кадәр кала! Беләсеңме, инәй, нинди төбәктә утыра ул кала?! Белмисең бугай шул әле: су һәм кәрван юлларының үзәгендә. Кем белә, бәлкем, мин киләчәктә башкаламны шунда күчермәкче итәрмен!

 Күчерә итсәң итәрсең, әлегә анда Назлыгөлнең угланы утырыр.

 Булмас ул, инәй. Җитте! Атамны бармак башында биеткәнең дә җиткән. Мин анда яу чабачакмын, яу!..

Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләре кысыла төште, иреннәре бөреште, Илһам ханның анасында мондый усал карашны беркайчан да күргәне юк иде әле.

 Имансыз! Бәдбәхет! Анаңнан каргыш аласың киләме әллә?! Дәүран кияүне атаң азат итте түгелме?!

Ханбикә Зөбәрҗәт аяк тибеп куйды, әмма Илһам ханның моңа бер дә исе китмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына алды һәм янәшәсенә килеп баскан бусагабашына:

 Илче Яким Күчтемне тәхет ягына алып кер,  диде һәм бөтенләй анасы юктай кыланыш белән тәхет ягына узды. Яким карт тәхет ягына кергәндә, ул тынычланган иде инде. Анасының чәперенүенә аның әллә ни исе китмәде, әмма шактый гасабиланган, ачуланган иде. Илһам хан кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды.

 Чыгып торыр идең, кәтиб,  диде. Шуннан соң гына Яким Күчтемгә янәшәсеннән урын күрсәтте. Илһам хан ишек катына карап алды һәм бусагабашына да «чыгып кит» дип кул селтәде.

 Синең белән күзгә-күз сөйләшәсем килә, Якимкә агай. Миңа әлегә шул нәрсә билгеле: ике туган Константин белән Юркәй кенәзләр әле булса тәхет бүлешәләр. Гәрчә Юркәй кенәз өскә чыкса да, халкы алдында ул хәтле абруе юктыр, ишетеп торам. Ә син, Якимкә агай, Юркәй кенәз исеменнән Болгарга килдеңме?.. Хакмы?.. Хак! Шулай булгач, әйт әле, Ульдәмир халкы кемгә өмет итә, кайсы кенәзгә?

 Нәрсә бу, хан, үтенечме, боерыкмы?  диде Яким Күчтем, канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып.

 Үтенеч тә, боерык та дип уйла, Якимкә агай. Минем синнән серем юктыр. Үзең күреп кайттың, бездә дә шул ук хәлдер. Абам баш бирми, гаскәр тотарга хәлем чамалы. Ашлы каласына әнә кече угланы Җаббарны илтеп утырткан. Ә ул кала Иделнең уң ягында, урысларның күзенә карап тора. Кала борын-борын заманнан Болгар шәһәре буйсынуында Мин кенәздән ярдәм сорамыйм, ярдәмгә мохтаҗ түгелмендер, миңа абамны үземә буйсындыру кирәк. Кер хәлемә, Якимкә агай, минем абам белән орышасым килми.

 Кичә генә хәбәр алдым, хан, бүгенге көндә Юрий кенәз Городец каласында утыра, Константин кенәз аны шунда куган. Минем дә хәлемә кер, хан, йомышымны Юрий кенәздән алган идем, инде Ульдәмирдә әнә ниләр булып беткән. Мөгаен, Юрий кенәздә минем кайгы калмагандыр, хан, аның үз кайгысы үзенә бик җиткән шикелле.

 Бабабыз Ибраһим хан салдырган каланы урыслар Городец дип атый башладылармы, Якимкә агай?

 Калалар гына түгел, илләр бер ханнан икенче ханга, бер кенәздән икенче кенәзгә күчә, хан. Әнә шундый заманда яшибез хәзер. Монда Юрий кенәз йомышы белән килдем, хәзер әнә Константин Мин кенәз вә ханнар фикерен йөртүче генәдер.

 Илче фикереннән күп нәрсә тора, Якимкә агай. Әйтик, син Юркәй кенәзгә килеп төштең, ди. Ульдәмиргә түгел, Городец каласына. Кем җырын җырларга тиеш буласың инде?

 Юрий алдында Юрий кенәзнең, Константин алдында Константин кенәзнең, хан. Әйткәнемчә, илче бары тик кенәз йомышчысыдыр.

 Минем сиңа киңәшем шул булыр, Якимкә агай. Син башта Юркәй кенәз аягына егыл. Миңа ул кенәз якынрак. Иншалла, дружинасы үзе беләндер. Ул килсен Ашлыга. Җаббар углан кулында гаскәр юк хәлендә. Миннән ярдәм булмас. Абам сизми калыр.

Яким карт, Болгар ханнарын үтә күрәм дип мактанса да, Илһам ханның тәкъдименә шикләнеп карады, бик озак дәшми торды. Илһам хан гадәттәгечә дисбе тарта, ирен чите белән генә елмаеп, аннан җавап көтә иде. Ни әйтә ала ул аңа? Әлегә һични! Ул башта Юрий кенәз белән хәбәрләшергә тиеш. Аннары, Болгар ханы аны җәтмәгә алырга теләмиме? Һич тә булмас димә. Ләкин күңеле белән тоя иде күпне күргән илче, Болгар ханы Илһам аны алдамый.

 Мин сиңа кем кирәген беләм, Якимкә агай,  диде Илһам хан, дисбесен бер читкә куеп.  Беләм

 Ул кеше минем кулымда булырмы соң, хан?

 Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Якимкә агай

 Һәм синең кулыңда, хан, синең кулыңда

Илһам хан турсаебрак утырды, моны илче Яким күрми калмады. Яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир, Аллаһы Тәгалә аны барыбызга да биргән, беребезне дә кимсетмәгән. Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга.

 Шөһрәтлем Илһам хан, абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең. Әмма Юрий кенәз мине аңлармы? Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән?.. Яу булгач яу булыр инде ул, кан-җан коймыйча булмас

 Чуен коючы синең кулда булыр, Якимкә агай.

Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап торды, ул хан әйткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды, күрәсең. Ахыр килеп, тәвәккәлләде: ышанырга булды.

 Мин риза, хан. Кайчан телисең, шулвакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр.

Яким Күчтем урыныннан купты, Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты. Зөбәрҗәт кашлы көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр.

 Эш бәядә түгел, хан,  диде, ханның гаҗәпләнә калуын күреп, илче Яким.  Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең.

Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәмделиллаһи, мәгънә бир»,  дип, урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды.

18

Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы сакчылары белән Болгар каладан иртән иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иде. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнең әле булса хәтерендә, җизнәләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевка, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте. «Бусурман болгар» ны гына түгел, христианнарны да, үзе табынган диндәге халыкны да рәнҗетте. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле, ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемнең аклыйсы килми. Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе, бәлки, хәерлегә булыр, халык рәнҗемәс, хуплар. Ханның теләген Яким Күчтем, урыс халкы вәкиле буларак, хуплый бит. Дөрес, Яким илче беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып җитмәде. Ә үзе аларга һәрчак игелек теләде, әмма алар аның кадерен белмәделәр, теге яктан да, бу яктан да сәүдәләренә кул салдылар, таладылар. Әйе, сәүдәгәрләрне һаман рәнҗетәләр. Ә бит илне баетучы халык сәүдәгәрләрдер. Әйе, әле үсмер чагында ук Яким Күчтемнең ышанычын Юрий Долгорук акламады: атасын үтертте. Аннары Андрей Боголюб кенәз Афанасий энесен дар агачына асмакчы итте. Менә хәзер Юрий кенәз нишләр? Ашлыга яу чабарга теләрме? Аңа да бик үк ышанып җитми иде Яким. Бабасының исемен алган Юрий Всеволодович бераз куркаграк, агасы шикләнүчәнрәк кеше. Бәлки, Яким Күчтемгә булган шиге Андрейны үтерүдә катнашудан киләдер. Алай дисәң, кенәзнең атасы Всеволод та, кылыч тотып ук булмаса да, абасы Андрейны үтерүдә иң теләп катнашучыларның берсе иде. Кем белми бу хакта?! Яшь Юрий кенәзме?! Беләдер, белми булмас. Илчесе итеп аңа, Якимгә, атасы кебек үк ышануы да шуны раслый. Константин кенәз исәптә түгел, ул Яким карт өчен гомумән ят кеше иде. Әйе, Яким Ульдәмирдә юк арада, Константин кенәз Юрийны Городец каласына куган. Билгеле, олуг кенәзлектән кемнең дә үзе теләп баш тартасы килми. Ульдәмир каласыннан ул бер дә китәргә теләмәгән. Константин каланы яулап алган, кенәзнең өй-каралтыларына ут салган. Димәк, Юрий кенәзнең китүенә кала халкы каршылык күрсәтмәгән. Яким Күчтем боларның барысыннан да хәбәрдар иде, әмма барыбер ни сәбәпледер ул Ульдәмиргә кайтырга ашыкмады, ул үзе хезмәт итә башлаган Юрий кенәз янына юнәлде. Күңеле белән ышана иде, Константин башкалада озак утыра алмас, чөнки чыгышы белән бу кенәз Ростовтан, ә Ульдәмир халкы килмешәкләрне гомер-гомергә яратмады. Ләкин әлегә Константин кенәз Ульдәмирдә иде Димәк, олуг кенәз әлегә ул. Яким Күчтем исә Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз аның Болгар сәфәрен беләме Якимгә монысы караңгы иде. Шуның өчен аңа Юрий кенәзгә юл алу хәерлерәктер. Ул җибәрде бит. Шул ук вакытта Константин да Ульдәмир-Сүздәл тәхетенә утыруга, аның шәхесе белән кызыксынмый булмас. Яким Күчтем кенәз сараенда вак кеше түгел ләбаса. Бәлкем әле, Константин кенәз аның артыннан да җибәрер, ике ил хәлләрен киңәшәсе булса?.. Шунда муенындагы тәресен өзеп, бусурман динендә йөргән Афанасий энесе турында да, чуен коючыга бәйле вакыйгаларны да аңа ачмый булмас. Димәк ки, Якимгә туры Городец каласына юнәлү дөресрәктер. Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3