Мусагит Хабибуллин
Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Сайланма әсәрләр
Алты томда
5 том
Романнар
© Татарстан китап нәшрияты, 2013
© Хәбибуллин М. М., 2013
Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный
Тарихи роман
1
Йосыф бәк тимеркүк кара айгырын болдыр каршына ук туктатты да, атыннан төшеп, һәр әмерен үтәргә әзер торган ясавылына:
Мәскәү кенәзеннән илчеләр килдеме? дип сорады.
Килделәр, шөһрәтлем, килделәр, кәрвансарайдалар, синең кабул итүең көтеп яталар.
Көтсеннәр, диде Йосыф бәк һәм салмак адымнар белән тәхет ягына юнәлде. Ишекъяры саен баскан сакчылары аны баш иеп каршы алдылар, бил бөгеп озата калдылар, әмма Йосыф бәк, гадәттәгечә, аларга сәлам юлламады, гүя сакчыларын күрмәде дә түр якка атлады. Бәкнең бөтен уй-хисен, акыл-аңын Мәскәүдән килгән илчеләр биләгән иде. «Ни кирәк микән тагын кенәз илчеләренә, ни йомыш күтәреп килде икән Василий илчесе Питәй Тургай?» дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, үтеп барышлый тупсабашына куй маенда кайнатылган камчысын ташлады, итекләрен салып, күпереп торган фарсы келәменә басты. Аяк табаннары аша тәненә талгынлык иңде, шушы салкынча келәм бәкнең тәкатен баса төште бугай, туктап, учы белән сакалына ябышты, бертын уйланып торды. Ахыр, артына әйләнми генә, күләгәдәй йөргән ясавылына: Вәзир Тәбине дәш, диде.
Ясавылы чыгып киткәч, тупсабаш бәккә җиз таз белән комган китерде, бәк кул-битен югандай итте дә тупсабаш иңеннән чиккән Казан сөлгесен алып сөртенде, сакалын сыйпап, бисмилласын әйтте. Шуннан соң гына тәхетенә узып утырды, чапан кесәсеннән асылташлардан җыелган дисбесен чыгарды. Бармаклары ташларны барлады, ә уй-хисе башкада иде. Мәскәү кенәзе Василий III урында ята, каты сырхаулаган дигәннәр иде, илче кадәр илче җибәргәч, исән булып чыга. Соңгы ике-өч ел эчендә ике туган Йосыф бәк белән Исмәгыйль бәк арасында җәйләү вә сәүдә төбәкләре өчен бәхәс купты. Ни өчендер Мәскәү кенәзе Василий III, Исмәгыйль бәкне үз итүен аңлатырга теләпме, Йосыф бәк сәүдәгәрләрен каласына кертми, кире борып җибәрә, сәүдәгәрләр Казан каласына юнәлергә мәҗбүр була. Бу хәбәр килеп ирешкәч, Йосыф ни кылырга белмәде, ахыр, кенәз илчесе Питәй Тургайны чакырып, Василий кенәз кылган эше өчен гафу үтенсен, дип әйтте. Илче Питәй Тургай ачуы кабарган Йосыф бәккә бер кавем сүз кайтарып әйтмәде, икенче көнне үк иленә таба кузгалды. Шуннан соң күп тә үтмәде, Василий III нең каты авырып ятуы хакында хәбәр иреште. Йосыф бәк, кенәз илчесенә катырак бәрелүенә үкенгәндәй итсә дә, җаны кыйналмады. Урыс кенәзе ачыктан-ачык Исмәгыйль энесен канат астына алып, аны Йосыф абасына карата котыртып ята иде. Бухакта яхшы хәбәрдар иде Йосыф бәк, шымчы сәүдәгәрләре урыс каласындагы хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Шуның өчен соңгы елда ул, Казан базарын үз кулына алып, Исмәгыйль энесенең сәүдәгәрләрен калага кертмәскә кушты. Әмма Казан түрәләре һәм кала ханы Мәскәү кенәзе кулында иде. Василий кенәзнең атасы Иван III Казан каласын «минеке» дип оран салган. Шапырыну Иван III гә хас сыйфат булгангамы, Йосыф бәк моңа бик игътибар итмәгән иде, тора-бара аның сәүдәгәрләрен Казанга да кертми башладылар. Йосыф бәкнең бу хәлгә нык кына ачуы чыкса да, күтәрелеп бәрелмәде, сабыр итәргә булды. Чөнки кардәшләре каласында Мәскәү кенәзе билгеләгән хан утыра. Әйтик, Җангали хан Василий кенәзнең курчагы. Әнә шул курчак бүген Казан кадәр Казан тәхетендә утыра һәм иң хәтәре Василий III ни кушса, шуны кыла.
Вәзир Тәби керде, баш иде.
Ни яңалыклар бар? дип, дисбесен кесәсенә салды Йосыф бәк. Бәкнең сорау тавышында ук яманлык күреп, вәзир янә бил бөкте.
Кырым ханы Сөембикә кызыгызга яучылар җибәргән, бәгем йортында юк, тиз кайтмаячак дип борып җибәрдем, диде вәзир һәм, турая төшеп, бәкнең күзләренә бакты. Йосыф аңа утырырга ишарә ясады.
Вәзире Тәби Кырым ханыннан килгән яучыларны борып җибәреп дөрес эшләгән иде. Кырым ханы Миңле Гәрәй Сөембикәне дүртенче хатыны итеп алмакчы, ул гынамы, сөекле кызына өйләнеп, Әстерхан вә Идел-Җаек елгалары арасындагы далаларны кулында тоткан куәтле Йосыф бәкне куәтсез итмәкче. Моның өстенә Йосыф бәк мөстәкыйльлектән, бәйсезлектән колак кагачак. Юк инде, монысы тәгаен булмастай хәлдер. Йосыф бәк энесе Исмәгыйль белән ачуланышуга да үкенеп бетә алмый. Аксак энесе Исмәгыйль бәк Мәскәү кенәзе җырын җырлый башлады бугай, Иделнең сул як далаларын, шул исәптән Әстерхан ханлыгын да үз биләмәсе итмәкче. Әйе, мондый хәбәр дә килеп иреште Йосыф бәккә. Иллә һични кылганы юктыр, сабыр итә. Бик ихтимал, ул арада Исмәгыйль энесе дә акылга утырыр, баш иеп булмаса да, абасы катына килеп, «килешик, абам» дип әйтер. Әмма күңеле белән тоя Йосыф бәк: Исмәгыйль энесе килмәс. Мәскәү кенәзе бүләк иткән ялтыравык әйбер-җиһазга алданып, шомлы байлыкка йөз тотып, урыслардан нидер өмет итә булса кирәк ул. Тик бер нәрсәне аныкламый яши бугай энесе: ул мөселман, ә кенәз буыны христиан. Икесе ике кыйблага сәҗдә кыла, икесе ике ярда басып тора. Ә ике арада йөреп тә, йөзеп тә чыга алмастай тирән вә кара сулы елгадыр. Шуңа да карамастан Иван III угланы Василий III Исмәгыйльне яклый: аңа корал белән дә, кирәк тапса, гаскәр белән дә ярдәм итә.
Йә-йә, тагын ни? диде Йосыф бәк. Ә Кырым яучыларын кире борып дөрес эшләгәнсең, вәзирем. Хәзер әйт: кенәз илчесе Питәй Тургай ни йомыш белән Сарайчыкка аяк басты икән?
Илчеләре бире юнәлә, ә олуг кенәз авыр сырхаулап урында ята икән. Кһм, вафат дип әйтүчеләр дә бар.
Вафат! Урыс кенәзе Василий III вафат! Йосыф бәк тәхетеннән торып басуын сизми дә калды. Ни дидең, вәзир, кабатла әле, кабатла!
Хак Тәгалә, бәгиям, кенәз вафаттыр.
Һы, диде Йосыф бәк һәм тәхетенә кире утырды. Димәк, вәзирем, илче Питәй Тургай кенәзнең вафат булуын юлда ишеткән?
Хак Тәгаләдер, шөһрәтлем. Питәй Тургайга бу хәбәрне юлда җиткерәләр. Ә менә йомышы Кырым ханыныкына тиңдер.
Йә-йә, тузга язмаганны сөйләп утырма, вәзир. Василий кенәзнең балигъ угланнарын белмимдер
Сезгә мәгълүм булса кирәк, шөһрәтлем, бүген Казан тәхетендә утыручы Җангали хан Кече Мөхәммәд токымы Тимер хан угланы Мөхәммәд хан дәвамы Аллаһыяр солтан угланыдыр. Ә Аллаһыяр солтан угланы Җангали исә Шаһгали ханның энеседер. 1519 елда Казан тәхетенә утыртыла. Яшь ханга ул чакта бары тик унбиш яшь буладыр, хәзер ул балигъ угландыр.
Җангали хан Василий III кулындагы курчактыр, вәзирем.
Мин алай дип әйтмәс идем, шөһрәтлем. Җангали хан Кече Мөхәммәд нәселеннән. Кече Мөхәммәд исә Алтын Урданың олуг хөкемдарларыннан иде. Шымчыларымның җиткерүләре хак булса, илче Питәй Тургай Җангали хакында сөйләшергә исәп тота, имеш.
Җангали хан турында урыстан килеп сөйләмәсәләр дә беләм, вәзирем. Белгәнемчә, Казан иле белән Җангали түгел, Василий III кенәзнең воеводасы Пинкәй хакимлек итә, Җангали хан оялчан, хатыншарак кешедер. Ихтыярсызлыгы да шуннандыр. Мине борчыганы Җангали хан түгел, вәзир Тәби, мине борчыганы бүген Казан иленең, мөселманнарның олуг мәркәзенең урыс кенәзе тарафыннан йотылып баруыдыр. Мин кардәшебез мәркәзен коткарырга тиеш, вәзир Тәби. Көчем-куәтем бар, иншалла. Шул хакта уйланам мин, вәзир, шул хәл мине хафага салды.
Василий кенәзнең вафат булуы хак булса, аның урынына кем утырыр икән, бәгиям?.. Питәй Тургай кенәгинә Елена Глинская дип гөман итә
Димәк, Хак Тәгаләдер, Питәй Тургай кенәзнең үлеме турында ихласи хәбәрдардыр
Юктыр, бәгиям, кенәз вафат булу хәбәренең илчене чынлап та юлда куып җитүе хактыр. Питәй Тургай тәмам пошаманга калган. Аптырап калуы тәмам йөзенә чыккан. Мәскәү тәхетен кем биләр дип утыра.