Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Шрифт
Фон

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Сайланма әсәрләр

Алты томда



2 том

Романнар



© Татарстан китап нәшрияты, 2012

© Хәбибуллин М. М., 2012


Кубрат хан

Тарихи роман

1

Олыгая башлагач, греклардан күреп, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия осталары, базилевсныкына охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә салышты, әмма төптәңре һәм аның тарафдарлары бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Базилевсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инандыру. Базилевс башта бу мәсьәлә турында архиепискобы һәм логофеты белән киңәште, алар да аның бу ниятен хуплагач, бу изге бурычны соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Моның өстенә базилевсның да алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын.

Мәгәр философ, килеп кергәч тә, императорны гаҗәпләндереп, Болгарга үзе теләп китүен әйтте. Ул гынамы?! «Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, мин, христиан буларак, Болгар ханы Кубратны изге динебезгә күчерүгә бөтен сәләтемне җигәрмен»,  диде. Шул сүзләре белән Ираклийның тәмам зиһенен чуалтты. Ә бит императорга бу кеше турында ниләр генә җиткермәделәр: еретик, диннән ваз кичә, кануннарны боза.

Философ сүзләренә ышанып ук җитмәсә дә, базилевс тәхетеннән үк торды, килеп, аны кочаклап алды, ярату билгесе итеп муеныннан алтын тәресен салып бирде.

Кайчандыр готларны чукындырып, базилевс тарафыннан патрикий титулы алган, әмма соңгы елларда сурәткә табынуда гаепләнгән дин әһеле Симеонны базилевс кабул итмәде. Яратып бетерми иде император Ираклий төче телле дин әһелләрен.

Сөрелүчеләрне илтү эшен базилевс илче Феофанга йөкләде һәм аңа үзе белән улы Константинны да алырга боерды. Кубрат ханга патрикий титулы бирелүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә һәм кызы Чәчкәне улы Юстинианга ярәшеп кайтырга кушты. Бу чара, базилевс уенча, Кубрат ханның христиан динен кабул итүен һичшиксез тизләтәчәк иде.

Әнә нинди шатлыклы хәбәр алып килгәннәр иде греклар Болгарга. Шуңа күрә илчеләрнең корабларын каршыларга диңгез буена хан үзе төште. Ярга кадәр келәм җәелде, басмалар куелды.

Менә кораблар берсе артыннан берсе яр буена ягирләрен ташладылар, күперчекләр сузылды.

Иң алдан, алтын белән язылган калын китап тотып, озын кара чикмән кигән дин әһеле патрикий Симеон төште, аңа ияреп, башына очлаеп килгән башлык кигән философ Иоанн Фасиан, илче Феофан, аның улы Константин, алар артыннан күпсанлы хезмәтчеләр, бүләкләр күтәргән коллар чыктылар. Корабтагы сөрән салучы баскычка баскан һәр кешенең исемен, титулын кычкырып торды. Алдан атлаган патрикий Симеон иң әүвәл Кубрат хан каршына килеп баш орды, аның артыннан барчасы да шул ук хәрәкәтләрне кабатладылар.

Шуннан соң гына айбалта тоткан алыплар уртасында сарайга таба кузгалдылар.

Илчеләрне Кубрат хан, базилевс кебек үк, тәхетенә утырып кабул итте. Барчасы да үз дәрәҗәләрен белеп утырышкач, илче Феофан Кубрат ханга базилевсның сәламен юллады, аннары Бөек Болгарның олуг ханы Кубратка империянең патрикий титулы бирелүе турындагы хәбәрне җиткерде. Тантаналы сүзләр әйтелгәч, хан алдына күпсанлы бүләкләр китерелде. Гаҗәбе шул иде: илче император сүзләрен төрки телдә җиткерде, шуның белән сарай әһелләрен бераз аптырашта калдырды. Илче Феофан һәр сүзен чатнатып әйтә, ә күпсанлы хезмәтчеләр аның әйткән бер сүзен үтәп торалар. Ахырда илче тавышын баса төште һәм Кубрат хан белән ханша алдына килеп янә баш орды, хөрмәтләп каршы алуларына рәхмәтен белдерде.

Кубрат хан аңа әйтте:

 Болгар халкы киң күңелле халык, кунакчыл халык, үз дәрәҗәңне белеп утыр, илче,  диде.  Күктә йолдызлар күп булса да, Тәңре бер генә, кешеләр аның йолдызлары, йолдызларның да урыннары кайсы уртада, кайсы офык читендә. Мин, илче, синең хәбәрләреңнән шатмын. Базилевска игелек телим, Бөек Болгарга игелекле илчеләр җибәргән

Илчеләрне кабул иткәндә, ни сәбәпледер шактый соңга калып, сарайга төптәңре Ирсан килеп керде. Килеп керде дә, гадәттәгечә, түргә узды, ә анда, Кубрат ханның уң ягында, элек һәрчак төптәңре утыра торган түмәрдә, гректан килгән философ Иоанн Фасиан утыра иде инде. Төптәңре моны күрде дә килгән җиреннән шып туктады, ни кылырга белми тирә-ягына каранды, ханны, ханшаны, кавханнарны күздән кичерде. Шулчак Кубрат хан кул чапты, төптәңрегә урын китерделәр, бер читкә куйдылар, һаман олуг хан янәшәсендә утырырга гадәтләнеп киткән төптәңренең, бу хәлне күреп, йөзеннән кан качты, кам таягы тоткан кулы калтырана башлады. Шунда аңа янә хан ярдәмгә килде.

 Утыр, утыр, төптәңре. Утыр китергән урынга. Рум императоры Ираклий Бөек Болгарны хөрмәтләү йөзеннән кадерле илчеләр җибәргән, дәрәҗәләренә карап урын бирдек. Утыр китергән урынга. Кһм!  дип, олуг хан сакалын сыйпап куйды, бу аның соңгы сүз билгесе иде.  Мин әйттем!

Боеру иде бу, төптәңре үткер күзләре белән олуг хан тирәли утырышкан илчеләргә, кавханнарга, илханнарга, тарханнарга күз йөртеп чыкты

Ул арада, зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән табакка салып, энҗеләр тезгән такыя китерделәр. Илче әүвәл олуг хан каршына килеп бил бөкте, аннары ханшага баш иде, шуннан соң гына хезмәтче китергән табакны, алып, хан каршына куйды. Аның артыннан төрле бүләкләр күтәргән коллар узды. Бүләкләр хан каршына күчеп беткәч, илче, ярым иелгән килеш артка чигә-чигә, үз урынына барып утырды, улы Константин аның артына басты. Бүләкләр шулхәтле күп иде ки, бу кадәр бизәкләп ясалган затлы әйберләр, хуш исе танауга бәрелеп торган ислемай шешәләре, келәмнәр, ефәк тукымалар, алтын җеп кушып тукылган билбаулар, энҗеле путаларны күреп, хан елмаеп куйды. Бүләкләрдән ул канәгать иде. Әмма бүләкләр моның белән генә бетмәгән икән. Иң ахырдан илченеңулы Константин хан каршына алтын төпсә китереп куйды. Константин үз янына килеп җиткәнче, хан аңа текәлеп карап торды. Чандыррак гәүдәле, зәңгәр күзле бу илче улында үзенә тартып торган мөлаемлык бар иде. «Белекледер бу углан»,  дип уйлады Кубрат хан, император Ираклий җибәргән хатны янә бер күңел күзе алдыннан уздырды.

 Олуг хан,  дип, илче Феофан, нидер сизенеп, урыныннан күтәрелде.  Мин сездән император Ираклий хәбәрләренә җавап көтәм.

Олуг хан, илченең кабалануын ошатмыйча, Феофанга күз төшереп алды, тәхет култыксасына кулларын куйды. Ханга тәхет урындыгын, базилевсныкына охшатып, грек осталары ясаган иде, һәр як култыксада да тешләрен ыржайтып торган арыслан башы, алар алтынга буялган.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3