Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Шрифт
Фон

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Сайланма әсәрләр

Алты томда



4 том

Романнар



© Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Хәбибуллин М. М., 2013


Аллаһы бүләге

Тарихи роман

Ошбу тарихи романны

күңел юлдашым

Венерага багышлыйм.

Автор

1

Кала-кирмәннең, талдырган имәннән эшләнеп, калын тимер тасма вә бармак юанлыгы кадаклар белән ныгытылган Хан капкасы ачылып китте, һәм капка төбендә өстенә буй-буй чапан кигән, башына бака элпәсе төсендәге яшел чалма ураган сәүдәгәр пәйда булды. Капкада сак торучы азамат егет манарадагы тамгачыга кычкырды:

 Үргәнеч сәүдәгәре Сәлахетдин, олавы илледер, китергән малы тукыма, йөзем, өрек, кавын вә шәрабтыр һәм  диде дә тотлыгып калды.

Манара башында торган Асылгәрәй атлы тамгачы ошбу Сәлахетдин сәүдәгәрне белә иде булса кирәк аны күрүгә, кабаланып, аска төшә башлады. Ләкин кем янындадыр тукталып калды. Ул арада олауның алгы дөяләре капкадан узган иде инде. Ниһаять, тамгачы төшеп җитте, үтеп баручы өркәчле дөяләрдәге түк-түк товарны күздән кичерде.

Урта Идел буендагы Бөек Болгар каласына борын заманнан ук сәүдәгәрләр йөргән. Бу ике калада тереклек иткән бертуган халыкны ни телдән, ни гореф-гадәттән аера алмадылар, иман иткән диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Шуның өчен Үргәнеч сәүдәгәрләре Бөек Болгар каласына киртәсез уздылар, һәм, әлбәттә, Идел буе төркиләре дә Үргәнеч базарларына ирекле үттеләр. Ләкин соңгы елларда, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд иле монголлар кулына күчкәч, Болгар тамгачылары үргәнечлеләрне Илһам ханнан алган ярлык буенча гына уздыра башладылар. Мәгәр бүген капкадан узган Сәлахетдин сәүдәгәр хан кешесе иде, шуның өчен тамгачы Асылгәрәй әллә ни каударланмады, чөнки хан сәүдәгәрен туктатырга тамгачыларның да хокуклары чикле иде. Ләкин тамгачы Асылгәрәй теләсә кемне туктатты, йөген тикшерде, чөнки каешланып беткән сәүдәгәрләр, тамгачыларга алтын төртеп булса да, Болгар базарына җантовар да алып керәләр иде. Анда Бохара, Сәмәрканд, Хадженд, Үргәнеч, Хива калаларының тут агачы күләгәләрендә үскән кипаристай зифа сынлы, йөзләрен ачарга да кыймаган гүзәл кызлары да булыр иде. Хатын-кыз, бала-чага белән сату итү Болгар базарында тыелса да, тыелган товарны сата алмаган сәүдәгәр сәүдәгәрмени ул. Әнә шул тыелган товарларны сатучы һәм бар тамгачыларны да хәвефсез үтә алучы, йөри-йөри чуерташтай шомарган адәм иде Сәлахетдин сәүдәгәр. Аның янчыгы тулы алтын-көмеш булыр, теленә шайтан үзе төкерсә дә, адәм болай шомара алмас. Өч-дүрт телдә теләсә кемне теләсә кемгә сатып җибәрә. Шуңа күрә аның кемгә хезмәт иткәнен дә белүче юк иде: әллә монголларга, әллә Илһам ханга. Шулай да койрыкта сөйрәлгән соңгы биш дөяне туктатты Асылгәрәй. Сакчыларына дөяләрне чүктерергә, читән-киез оядагы товарны карарга кушты. Тегеләр баш тамгачының әмерен үтәргә ташландылар. Сакчылар дөя читәннәреннән берәм-берәм җиде кыз баланы тартып чыгаргач, дөяләре туктап калуга аптыраган Сәлахетдин сәүдәгәр тамгачы янына угланын җибәрде. Асылгәрәй белә иде: Сәлахетдин сәүдәгәр ошбу гүзәл затларны йөзләрчә тапкыр кыйммәтрәк сатачак һәм, ул гынамы, биредән дә зәңгәр күзле, сөттәй пакь тәнле кызларны Үргәнечкә алып китәчәк. Сәүдәгәрнең ошбу гадәтен капкада торучы тамгачы Асылгәрәй белә: ул инде күптән Сәлахетдин сәүдәгәр кармагында, чөнки, тамгачы буларак, ошбу сәүдәгәр кулыннан янчыклап дирһәм алганы бар. Ниһаять, һичьюгы, бүген уздырып җибәрер дип уйлаган иде, туктаткан, мөртәт. Моны күреп, Сәлахетдин үзе бармады, түбәнсенде булса кирәк, Асылгәрәй янына угланын җибәрде. Сәүдәгәрнең угланы сулышына кабып килеп туктаганда, кызларны каравыл өенә алып кереп баралар иде инде.

 Асылгәрәй әкә, Асылгәрәй әкә!  дип, тамгачы каршына килеп басты углан.

 Ни булды, янасызмы әллә?  диде Асылгәрәй, берни булмаган кебек.

 Атам

 Нәрсә атаң?! Кая үзе?!

 Атам кызларга тимәскә кушты.

Асылгәрәй азамат егетләренә күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.

 Әллә берәрегез кагылдымы кызларга?

 Аллам сакласын, Асылгәрәй әкә

Сәүдәгәр Сәлахетдин угланын Асылгәрәй читкәрәк алып китте.

 Ничә кыз алып килде атаң?

 Җиде, Асылгәрәй әкә, җиде.

 Җиде алтын, кырык тугыз дирһәм, димәк. Җиңел байый, җиңел байый атаң, кем әле атың?

 Хәйретдин.

 Әйе, Хәйретдин.

Асылгәрәй ошбу сәүдәгәр угланы Хәйретдиннең күзләренә бакты, туры карады. Егет җете кара күзле, киң куе кашлы, җәйпәгрәк йөзле, чөенкерәк борыны астында кызлар кашы кебек кенә мыегы сызылып тора, сакалын йолка булса кирәк, ияге шоп-шома.

 Үргәнеч хәзер монголлар кулында Җучи хан олысы. Шулаймы?

 Шулай, Асылгәрәй әкә.

 Анда иманлы кешеләр аз да инде хәзер. Барысы да монголлар кубызына биидер.

 Юк, Асылгәрәй әкә, монголлар Харәземдә юк хәлендә, ил белән Мәхмүд Ялавач әмир идарә итә.

 Ә ул мөстәкыйль вә бәйсез рәвештә фәрман бирә аламы соң?

 Акча сугарга, гаскәр тотарга хакы юк бугай.

 Акча сукмагач, гаскәр тотмагач, нинди әмир инде ул?

 Ә фәрманны бирә, Асылгәрәй әкә.

 Атаң Сәлахетдингә Болгарга кызлар алып килергә дипме?

 Кызлар алып килергә дә, сәүдә итәргә дә атам кулында пәйҗә[1], монгол ханы биргән пәйҗә.

 Һы,  диде Асылгәрәй.  Һы, ышансаң ышан, ышанмасаң юк. Ә бит теге елларда монголлар Үргәнечтәге бер генә җан иясен дә калдырмый кыра, диделәр.

 Үзләренә каршы торганнарны гына суя монголлар, дин әһелләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә тимиләр, хатын-кызларга да

 Шуңа ишәеп киттеме Үргәнечтә кызлар, шуларны китердегезме?

 Һик,  диде Хәйретдин.  Һик

 Ялганлыйсың, очкылык тота башладың. Ә атаңа әйт, Хәйретдин, кызларын мин үзем китерермен хан кәрвансараена. Бүген сәүдәгәрләрне вәзир Тимбай үзе тикшерә, өч тыкрык үтүгә, үзегез үк тап булырсыз. Шуның өчен кызларың миндә калып торыр. Аңладыңмы, Хәйретдин мелла. Ышан, Коръән тотып ант итә алам.

 Яхшы, Асылгәрәй әкә, мин атама шулай дип әйтермен.

 Ә дөяләреңне алып кит. Кабат әйтәм, атаң борчылмасын, кызларын үзем китерермен.

 Яхшы, Асылгәрәй әкә.

Буй чапан кигән сәүдәгәр угланын озату белән, Асылгәрәй каравыл өенә юнәлде. Ул инде Хан капкасында егерме биш ел тамгачы булып тора, ошамый иде аңа сәүдәгәр Сәлахетдин, әмма кылыр чарасы да юк иде, ошбу сәүдәгәр Илһам хан канатыастында, бер Хода белә: ике арада ни йомыш белән киләп сарып йөридер. Аның гомерендә кемнәр генә үтмәде бу капкадан яхшысы да, яманы да. Илһам хан кулыннан ярлык алган сәүдәгәр Сәлахетдин ошап җитми иде аңа. Әмма сәүдәгәргә бәйләнер сәбәп тә таба алмый иде. Кызлар китерүе вак мәсьәлә. Моны һәр сәүдәгәр кыла, берне, икене Мең сәбәп таба: кызы, балдызы, яшь хатыны. Ачыкларга керешсәң,очына чыгармын димә, таш астыннан аккан су кебек, барыбер җаен табалар котылалар. Аннары Илһам хан, кала базарында кызлар сатуны тыю турында фәрман бирсә дә, бу хәлне зур гөнаһка санамый, тотылган сәүдәгәр хан казнасына акча түләү белән генә котыла вә чикләнә. Тамгачы Асылгәрәй, Сәлахетдин сәүдәгәрне Илһам ханга җиткерсә дә, үз башына бәла генә алыр, чөнки хак булса, Сәлахетдин хан сәүдәгәре, диләр. Бик ихтимал, хактыр, чөнки угланы Бәхтияр «Сәлахетдин сәүдәгәр Тимбай вәзир янына керә йөри» дип әйтеп әйтте. Юк, отышлы түгел аңа Сәлахетдин өстеннән йөрү. Илтеп бирергә туры килер гүзәлкәйләрен. Сатсын кызларны, әллә кемнәр алмас, йә Болгар сәүдәгәрләре, йә ар һәм чирмеш морзалары, йә урыс кенәзләре вә тиуннары, алар яраталар кипаристай зифа сынлы, кара кашлы, шомырт кара күзле Үргәнеч кызларын.

Ләкин соңгы мәлдә генә Асылгәрәй башына янә бер уй килде. Кызларның берсен үзенә алып калырга. Хатыны Бибиҗамал дүрт малай тапты, дүртесе дә балигълык яшендә, икесе өйләнеп башлы-күзле дә булдылар инде, калган икесе дә хан мәдрәсәсендә укып сабак алган; Бәхтияры,  җитмәсә, хәрби белем алып, ханның үзендә җансакчы, ә бердәнбер кызлары Гәүһәрне Владимир кенәзе мөртәт Святослав урлады. Шуннан соң хатыны Бибиҗамал бичара атна буена яшь түкте, каргады урысны, тиргәде нәҗесне, каһәрләде, мәгәр кыз бала юк иде инде. Чит анадан туган булса да, кыз бала кыз бала булыр әле, һичьюгы, Бибиҗамалын кинәндерер, ә Сәлахетдиннең бер кыздан кесәсе кимемәс, бик зарланса, кеше бәһасен бирер, хәтта арттырып та.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3