Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 31.

Шрифт
Фон

Чаптырып килгән атның аяк тавышы ишетелде. Илһам хан сикереп урыныннан купты, кылычына кулын салды. Ат өстендәге азат яр астына чабып төште, нигәдер янәдән кире борылды. Туктады. Бертын күзәтте, тыңлады. Күзләре караңгыга өйрәнгән Илһам хан йөрәк кагуын колак янында тоеп, көтеп торды.

 Олуг хан,  дип, тыенкы гына дәште, ниһаять, азат. Ул аны тавышыннан таныды, җансакчысы Күгеш иде.

 Ни булды, Күгеш?

 Олуг хан, олуг хан, илче Якимне урладылар.

Илһам хан сикереп атына атланды, аны камчылый-камчылый, ыстан туктаган җиргә чапты. Ул анда җиткәндә, ясавыл азатлар, кисәү агачлары кабызып, арлы-бирле чабышалар иде инде. Илһам хан чабып килгән җайдан диярлек атыннан сикереп төште, ясавыл азатлар арасында илче Якимне күреп җиңел сулап куйды, ыра-ера аның янына узды.

 Исән!  диде ул, Яким Күчтемне тоткалап карап.

 Исән, Аллага шөкер, хан, исән!  диде илче.

 Без аны көчкә алып калдык,  диде унбаш Садыйк.  Куып җитеп алып калдык.

 Кем куып җитте, кем алып калды?

 Меңбаш Чупай,  диде азатларның берсе.

 Ходай бар икән әле, хан,  диде илче Яким.  Бар икән әле.

 Кем алып китте соң, кая идең?  дип сорады Илһам хан.

 Кая идем, яр кырында ятып тора идем.

 Шуннан?

Илче Яким чукынып алды, кисәвен бик якын китергән азатны этебрәк җибәрде.

 Чукынырга да бирмиләр Йокыга китеп бара идем, кемдер күтәреп алган кебек итте. Җиңел генә күтәрә бу мине, әйтерсең нәни бала мин. Башта, бәрәкалла, төшемдә дип торам. Рәхәт шулай, күтәреп алып баралар. Кемдер манарага алып менә, имеш. Шуннан кинәт уянып киттем. Мине күтәреп баручы мышный, нык мышный. Тәмам өнсез калдым. Кычкырырга итәм, тавышым чыкмый. Алай да Аллаһы Тәгалә кодрәт бирде, кинәт тамагым ачылып китте: разбой салдым. Мин разбой салганга, азатларың уянды, безне куа киттеләр. Чәбәләнә башладым. Азатлар якынайды. Кемдер килеп җитте дә тегене бәреп екты. Теге «аһ!» итте дә юкка чыкты, әйтерсең җир упты үзен. Баксам, янәшәмдә меңбаш Чупай басып тора.

 Әйе, мин аны кайтарып җибәргән идем.

 Ай калкып килә иде инде, күренмәслек түгел. Таныдым мин аны, меңбаш Чупай. Ә теге гүя күккә ашты.

Илһам хан илчене ары таба тыңламады, ат иярен салдырды да:

 Барыгызга да йокларга, ыстан тирәли өч саф сак куярга,  дип китеп барды.

Яким Күчтем аның янына килеп ятты, бик озак дәшми торгач кына:

 Хикмәтле хәл, олуг хан. Ул адәм минем Тимушкама охшаган. Ул да шулай мышный иде, бичара,  диде.

Илһам хан җавап бирмәде. Ул уйланды. Бик озак йолдызлар белән чуарланган күккә, урак хәтле генә булып күк йөзендә йөзгән айга карап ятты. Алар тирәли сакчы азатлар йөренә. Олуг ханнарын һәм кенәз илчесен саклыйлар. Кемнән?.. Шаккатмалы хәл иде. Шулай ук чынлап та ул шайтан дигәннәре бар микәнни?..

Бары тик таң атар алдыннан гына Илһам хан онытылып йокыга китә алды. Илче Яким әллә кайчан гырылдый-гырылдый, саташа-саташа йоклый иде. Дога укып ятты-ятты да Алласы саклар әле дип тынычланды булса кирәк. Йокыга талу белән, ханның күз алдына Мәрьяме килде, каядыр бара, угланнары Габдулланы җитәкләгән. Илһам хан аңа нидер әйтергә тели, әмма авызын ачса да, ни сәбәпледер тавышы чыкмый, имеш. Хатыны Мәрьям каядыр юкка чыга, аның урынына әзмәвердәй гәүдәле шыксыз вә ямьсез, бөтен тәнен йон баскан, аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы куллы бер әкәмәт пәйда була. Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый

Илһам хан быргы кычкыртканга тирләп-пешеп уянып китте. Күзен ачты да, яңадан йомарга куркып, берара булган мәхшәрне күз алдыннан җибәрә алмый торды. Ярый әле, ул әкәмәт төштә генә күренде, югыйсә йөрәгең ярылып үләр идең.

Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш әзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менәләр, кайберләре, яр өстенә намазлыкларын җәеп, намаз укыйлар. Илһам хан үрелеп кенә илче Якимне уятты.

 Тор инде, илче, тор!

Ниһаять, илче Яким дә күзен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды.

 Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай.

 Ярый торган эш,  диде илче, торды, каткан сөякләрен язгалады. Җансакчысы аларга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә, кала яклап чабып килүче берәү күренде.

 Нидер булган, кычкыра,  диде илче Яким.

Чапкын килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде.

 Олуг хан, яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар.

Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да, артына әйләнеп тә карамый, яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән: иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты сыны ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды. Як-ягына күз ташлагач кына:

 Йа Хода, йа Аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да берәр җирдә аунап ята микән? Алар бергә киттеләр ич!  диде дә атына атлана башлады.  Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, хан.

 Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез,  диде Илһам хан һәм, ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлап алды.

* * *

Курку дигән нәрсә Илһам ханга кайтыр юлга чыккач килде. Кирмәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә бит меңбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар икәүләп ияләреннән качтылар, дип уйлый иде. Мәетне үз күзе белән күргәч, моның алай түгеллегенә инанды һәм тәгаен шиккә калды. Әллә соң, чынлап та, бу манарада шайтан бармы?.. Шайтан хакында Коръәндә һәм башка әдәби вә үгет-нәсыйхәткә көйләнгән китапларда укыса да, Илһам хан беркайчан да моңа җитди җисем итеп карамаган иде. Ә бит ул Шайтан каласын үземнеке итәм дип барган иде, хәзер исә моңа шикләнә калды. Хәтта азатларын һәм меңбашын калдыруына инде үкенү кебек бернәрсә тойды.

Тәхетне аңа атасы васыять итте. Димәк, Идел-йортны да. Ә Болгар Идел-йортына Кашан да, Шайтан каласы да, Казан да керә, ул гынамы, Җүкәтау, Тубылгытау калалары да. Авыллар турында әйтеп тә торасы юк. Абасы әмир Хаҗи барысына да кул салган. Юк, алай булмас. Бүген Шайтан каласында аның гаскәре, меңбаш Актай ул каланы күз карасы кебек саклар ышанычлы кеше. Аның өчен нәүбәттә Казан каласы. Кашанга Илһам хан тимәс, Кашан абасы кулында калыр. Бары тик. Хак анысы, Шайтан каласын кан коймый гына алса да, әмир Хаҗи Казан каласын бирмәс, димәк, атасы кебек гаскәр алып барырга туры килер һәм атасы кебек ике-өч мең түгел, ә төмән! Коръәндә, Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә изгелек кылуны да, явызлык кылуны да бер чама бүлеп биргән, диелә. Ике туганның кайсында изгелек күбрәк тә, явызлык күбрәк Хода үзе хәл итәр.

Илһам хан Яким Күчтемгә күз төшереп алды. Атларын атлатып кына баралар. Алда Болгар каласы да күренә башлады инде, алдан да, арттан да ясавыл азатлар бара. Ульдәмир илчесе белән Болгар ханы алар уртасында. Кемнән куркалар? Илһам хан кемгә дә явызлык кылмады кебек. Алар илчене саклыйлар. Илчегә үлем юк, илче дәүләттә нинди хикмәтле хәлләр, фаҗигале вакыйгалар гына булмасын, исән-имин булырга тиеш. Азатларына Илһам хан илчене күз карасы кебек сакларга кушты. Илченең кәефе юк, җансакчысын югалтты. Илче Яким аңа бик ышана иде. Әзмәвердәй гәүдәле, һәр очракта да тыныч, иясенә беркайчан да каршы сүз әйтмәгән, ул гынамы, иленә кайткач өйләнергә җыенган Тимушка юкка чыкты. Яким Күчтем аның үле гәүдәсен дә күрә алмады. Кенәз Юрий коткысы белән Болгарга килеп, чуен кою серен белергә йөргән илче Яким максатына ирешә алмады. Моның өстенә җанына гөнаһ алды.

Илһам хан җилле генә юыртып китте. Аның тизрәк башкаласына кайтып җитәсе һәм, аксакалларны чакырып, булган хәлләр турында киңәшәсе бар иде. Нә кылырга тиеш ары таба? Казанга яу чабаргамы әллә соң сабыр итәргәме?

Басу капкасын үттеләр, тышкы кирмән капкаларын ачкан арада, Илһам хан Яким илчегә бүген кич аксакалларын мәҗлескә җыясы, киңәшәсе килүе хакында әйтте. Илче, аннан миңа нинди җиңеллек килер дигәндәй, күңелсез генә ханга күз төшереп алды һәм кул селтәде. Янәсе, теләсәң ни кыл.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3