Менә, ичмасам, без Марида вакытта, дип сөйләп китте ул (Мари якларында йөргәнен сөйли башлаганда, аның күзләре нурланып китә иде), безнең шулай иде: иртән торышыңа хуҗа хатын бәрәңге күзикмәге пешергән була. Мае тәлинкә түбәләмәсеннән. Бәрәңгене арчып пешерә, төя, шуны күзикмәккә җәя дә, урталай бөкләп, табага салып, майда чыжылдата. Син йокыдан торышка өчаяк тулы бәрәңге күзикмәге
Фатыйх белән Ислам аның каршына утырганнар иде, учак көленә карап, Фәезне тыңладылар. Фәез исә дәртләнеп китте, кызды:
Ә көндезгә? Мин мәктәптән кайтышка? Әтигә заказ күп килә, акчасы күп, мин кайтышка мари хатыны биш-алты күкәй пешергән була. Ә алардагы күкәйме? Безнең тавыклар чыпчык күкәе сала икән ул. Шуннан, малай, шуны ипи белән, тоз белән ашап җибәрәсең дә ишек катындагы кисмәктән бер чүмеч мүк җиләге суын тондырасың. Аны эчеп җибәрәсең, малай, буыннарга җөгер-рә
Фатыйх белән Ислам дәшмиләр, түбән карап тыңлыйлар. Бераздан карт юкә башына Фатыйх менеп китә, әмма авыл юлы күренми инде караңгы төшеп килә. Тилгән баласы да кычкырмый, урман тавыгы да көрелдәми. Куе чык төшә, борынны әллә ниткән бөтнек исе кытыклый, карт юкә яныннан учак кырына Фатыйх килеп утыра.
Берәр сыерны тартып карыйк, ди Ислам, түбән караган килеш. Бу Җәләли, су`ка, безне үтерә бит бүген.
Миңлехәятнең арт бакчасында печән чабып йөргән дигәннәр иде, шул сыйлаган инде аны, диде Фатыйх, өметсезләнеп. Аның сыерларын да әлерәк кенә саудылар.
Безгә ике-өч йотым сөт кирәк, диде Ислам. Ачка катабыз бит таң атканчы. Вәт, су`ка! Ислам яман сүгенде.
Ярармы соң ул колхоз сыерын саву? дип сүзгә катнашты Фәез. Сөтне бит озатып торалар. Май заводыннан туп-туры фронтка китә, ди. Әти сөйләде. Без менә Марида вакытта
Аны Фатыйх бүлдерде:
Марида, Марида Иртәнгә кадәр ничек түзәрбез? Көндезге уникедә бер калай кружка тары шулпасы ашаган көе бит без! Ә күпме чаптык? Ул ачу белән Фәезгә карады. Ашның килмәвенә әйтерсең лә Фәез гаепле иде.
Фатыйх авыр сулады. Аяныч тавыш белән:
Их, малайлар, бер телем ипи белән бер савыт катык ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем, диде.
Ислам аның белән килешкәндәй итте, әмма мәсьәләне зурданрак куйды:
Юк, үләсе булгач, аны яхшырак ашарга кирәк. Бер табак итле бәрәңге, бербөтен ипи ашагач, дисәң инде. Анда, ичмасам, ахырдан үлсәң дә ярый.
Фәез аларга каршы төште. Аңа ябык, юка малайга гомер кадерлерәк, бер ашау өчен генә ул аны бирергә риза түгел иде. Шуңа күрә ул каршы төште. Бер савыт катык өчен үләргә дә, колхоз сыерын савып сөт эчәргә дә ул риза түгел иде.
Юк, егетләр, колхоз сыерының сөтен савып эчкән дигән данны күтәрәсем юк. Менә без Марида бервакыт шулай урманнан ачыгып кайттык. Иптәш малай белән. Миклай белән. Нурсолада торган вакытта. Кайттык безнең өйдә дә кеше юк, аларныкында да. Әйдә, ди Миклай, безнең очырмага меник. Менеп китте. Мин аста торам. Бераздан ишетәм: «Федя, ура пура!» дип кычкыра бу. Марича «монда кил» дигән сүз. Мендем. Менсәм, очырма киштәсенә элеп куйган колбасалар. Беләк юанлыгы булыр. Киштә буйлап тезгәннәр. Андагы хуш ис, андагы сарымсаклы ит исе. Берсен өзеп алды Миклай. Сындырды. Ашый башладык Аның тәмлелеге. Беләсезме, аннан нинди тәм килә?..
Нинди тәм килгәнне Фәез әйтеп бетерә алмады, кинәт борыны белән учак янындагы көлгә барып кадалды. Фәез әсәренеп торып басты, иптәшләренә карады. Фәезгә арттан китереп сугучы Фатыйх икән. Фатыйхның күзләр алмашынган иде.
Ялганлама! дип чырылдады Фатыйх. Юк ул, булмаган анда колбаса. Каян килсен ул сугыш вакытында
Ник булмасын? дип чәрелдәп ябышты Фәез. Ник булмасын? Аны сугышка кадәр үк ясаганнар. Беләсеңме, биш ел торган колбаса нинди була? Авызга алгач, үзе эреп китә. Беләсеңме, аннан нинди тәм килә?..
Шул мәлдә Фәез учак яныннан сөрлегеп тагын барып төште. Аның өстенә, мәчедәй сикереп, Ислам кунды. Исламның йодрыклары йомарланган иде.
Син, падла! (Ислам бер елны, ФЗӨгә китәм дип, комиссияләр торып йөргән малай, шуңа күрә сүзнең төрлесен белә.) Син!.. Биш елга чыдамый колбаса! Чери ул!
Череми! Череми! Менә безнең Марида
Фәез сүзен тагын бетерә алмады. Туп урынына тәгәрәп, аның янына Фатыйх сикерде. Сикерде һәм килгән хуттан авызына чәпәп җибәрде
Маридамы? Маридамы? Колбасамы? Менә сиңа колбаса! Менә сиңа тәбикмәк. Ул Фәезнең өстенә менеп утырды: Ялганлама! Ялганлама!..
Каяндыр таң беленгән сыман иде. Әмма таң беленәсе якны орчык төсле озын кара болыт каплаган, шуңа күрә таң бүленеп калган сыман һәм мәңгегә атмаячак сыман иде
Учак янында гына Җәләли агайның делянкадан чыгарган утын штабеле. Ике кубометрлап булыр. Чи усак. Ислам, пәкесен алып, шуны каезлый башлады. Каезлаган кабыгын кабып карады. Берәр капкач, ярсып-ярсып чи усакны тунарга кереште.
Бар, кәтилүкне алып кил, диде ул Фатыйхка. Ә син, ялган капчыгы, учакны дөрләт. Менә дигән ботка ашатам мин сезгә
Урман коесының суында усак кайрысы тиз пеште. Бераз тоз да сипкәч, ниндидер шома, кайнар, йомшак масса ашарлык ризыкка әйләнде. Агач кашыклар белән берәр тапкыр авыз иттеләр.
Берәр чүмеч кенә сөт савып аласы булган, диде Ислам, төкеренеп. Аның белән генә хөкүмәт үлмәс иде әле. Сөте булса, менә дигән ризык буласы бу Хөкүмәт өчен кем кадерлерәк? Бер чүмеч сөтме, әллә өч егетме? Без, мужыт, шушы төндә исән калсак, үскәч әллә кемнәр булырбыз әле? Мужыт, менә шушы урманның лесничие, шушы колхозның председателе булырбыз? Бу сүзләрне ул Фәезгә карап әйтте.
Әмма Фәез, барысын да онытып, инде тагын җанланган, нәрсәдер сөйләргә җыена иде:
Ә без Марида чакта хуҗа хатын бәйрәм көнне сөт белән майда гына таба күмәче пешерә. Зур да түгел, әнә Исламның кашыгы зурлыгында гына күмәч. Майлы табада. И тегене тотып урамга чыгып китәбез, бер тамчы ашыйсы килми. Беләсезме нишлибез? Тәгәрмәч итеп тәгәрәтеп уйныйбыз. Ие Билләһи! Кояштыр! Җир йотсын менә!..
Юктыр, диде Фатыйх, авызыннан лайлалы кайнар кайрыны тартып чыгарып читкә ыргыткач. Булмас. Ялганлыйсың син, майтри, малай. Изәм бит мин сине.
Фәез исә эшнең кая барганын һаман аңламый иде, чәрелдәп бәхәскә керде:
Юк, билләһи менә! Майда пешкән күмәчне урам уртасында тәгәрәтеп Миклай белән! Ул өйдәге май күмәче дисеңме! Табак тулы!
Җитте! Үтерәм мин сине! дип, яшь үгездәй акырып, Ислам урыныннан торды. Үтерәм! Җир йөзендә бер ялганчы ким булыр.
Фатыйх та сикереп торды:
Майтри! Күмәчне тәгәрәтәләр димени? Ризык бит ул! Бирермен мин сиңа! Башыңны култык астына кыстырып авылга кайтарып җибәрәм бит хәзер! Күмәчне тәгәрәтергә Кара син аны!
Фатыйх тагын Фәезнең авызына сукты. Сугу тавышы Исламның да канын кузгатты.
Каныма тоз салдың, малай, сөякләреңне тубалга тутырам бит хәзер! дип җикеренде анысы. Ник ялганлыйсың син, ә?!
Фәез капланып ятты, ара-тирә аның үксеп елаганы гына ишетелә иде.
Ә мин сезгә каршы кул да күтәрмим. Бер дә. Мәгез, кыйнагыз сез икәү. Тульке мин дөресен сөйлим. Колбасаны ашадык! Күмәчне тәгәрәттек! Миклай белән!
Тәгәрәттегезме? Ашадыгызмы? Менә сиңа, менә сиңа! Беттең син болай булгач!
Фатыйх кызган иде, ул, үзен үзе белештерми, Фәезне кыйнады
Ул төн бик озын булды. Таң атмады да атмады. Ислам арада гәүдәгә тазарагы иде, аның кинәт кенә эче бора башлады, ул бөгәрләнеп Фәез янына барып егылды. Җирдә тәгәрәп йөрде. Ара-тирә ул, тәгәрәп, Фәез янына ук килеп җитә. Инде бераз гына яктыра башлаган, шул яктылыкта Фәезнең шешкән иреннәре, кара көйгән йөзе күренә. Соңгы тапкыр Фатыйхның кулы гел бит тирәсендә йөрде шул. Фәез авыр ыңгырашып ята, үзе берәүгә дә берни әйтми иде.
Таң атса килер ул. Тик аш суынган булыр инде. Аңа эләгә инде моның өчен. Прсидәтел белми инде безнең ни хәлдә икәнне. Синең эчең авыртамы? Түз, завферма килсә, бер чүмеч сөт бирми калмас, дип, ул бераздан Исламны юата башлады. Әйтерсең берни дә булмаган