Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Шрифт
Фон

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 9 том


Тарих ишек шакый

Сез беләсезме?

(Арча районы авылларының тарихы турында)

1877 елда археологларның Казанда булган VI съездында галим И. А. Износков Мамадыш өязе авыллары турында доклад белән чыккан. Докладта авыл исемнәренең каян алынганлыгы, һәр авылның милли составы, Мамадыштан ераклыгы, халкының саны күрсәтелгән. Сеҗе авылы рәсми документларда Мурья Мусич исемендә йөртелгән. Сикертән авылының исеме Сикерткә исемле чокырга урнашканлыктан килеп чыккан дип аңлатыла. Анда барлыгы 382 ир кеше, 349 хатын-кыз исәпләнгән. Яңа Чуриле авылы шәһәрдән (Мамадыштан) 102 чакрым, милләте руслар, диелә докладта. Халкы 1860 елда, җир җитмәгәннән, Казан өязе Чуриле авылыннан (хәзерге Иске Чуриле) һәм Лаеш өязе Ключище авылыннан күчеп утырган.

Чөмә-Елга авылында 1877 елда ирләр 320, хатын-кызлар 323 кеше исәпләнгән. Гөберчәк, Казаклар, Иске Му авылларының шәһәрдән ераклыгы 110 чакрым дип күрсәтелгән.

Нәкъ әнә шул авыллар рәтендә, Кесмәс елгасы буенда, шәһәрдән 111 чакрым ераклыкта Күкчә авылы булганлыгы күренә. Бу авыл 89 йортлы гына булса кирәк, ирләр саны 20, хатын-кыз 23 кеше исәпләнгән. Кесмәс буендагы Сикертән яки Му елгасы буендагы Гөберчәк һәм Казаклар тирәсендә урнашкан бу авыл хәзер юк. Ул кайда булган? Кайсы авылга кушылган? Хәзергә билгесез. Шунысы характерлы: Гөберчәк авылының Казаклар авылына чыга торган урам башы халык телендә «Күкчә урамы» дип йөртелә. Ул тирәдә яшәүчеләрне авылның картлары әле дә «күкчәләр» дип атыйлар. Моның теге, билгесез Күкчә авылына бәйләнеше булуы мөмкин дип уйларга нигез бар. Бәлки, ул кечкенә авыл Гөберчәккә күчеп килгәндер дә, шул әлеге Күкчә урамына урнашкандыр?..

Яңа тормыш1. 1962. 26 гыйнвар

Пионер оешмасы тарихыннан

Пионерлар өчен татар телендә Мәскәүдә чыгарылган «Октябрь баласы» журналының 1932 елгы 11, 12 нче саннарында Казанбаш мәктәбе пионер оешмасының эше яктыртылган. Казанбаш пионерларының мәктәптә, колхозда, гомуми торактагы көнкүрешенә журнал үзенең алты битен багышлаган. Сәхифәдә алдынгы пионерлар Фазилә Камалиева, Мансур Надршин, Зариф Солтанов, Идрис Ибәтуллинның рәсемнәре бирелгән. Шулай ук бер биттә хәзерге көнне дә шул мәктәптә эшләүче Фатыйма апа Бакиеваның да рәсеме бар. Көтек башлангыч мәктәбе мөдире Фәйзерахманова Мәхтүрә ул вакытта алдынгы пионер булган. «Сәләхиев Рамазан һәм Фәйзерахманова Мәхтүрә иң алдынгы ударниклар», диелә журналда. Сәхифәдә пионерларның үз мәкаләләре, хәтта бик матур гына «Кыштыр-мыштыр Мәхмүт» дигән билгесез бер пионерның шигыре дә бирелгән.

Сәхифәнең журналга урнашу тарихы түбәндәгечә: 19271932 елларда Мәскәүдә чыгарылган бу журналның редакторы Муса Җәлил булган. 1932 елның октябрендә Муса Җәлил Казанга килә. 29 октябрьдә балалар хәбәрчеләренең киңәшмәсе җыела, һәм анда шагыйрь доклад белән чыга. Киңәшмәдә «Октябрь баласы»на Татарстан мәктәпләреннән бер мәктәпнең тормышын яктырту кирәклеге әйтелә. Казанбаш мәктәбе сайлап алына. Муса Җәлил материал туплау өчен «Октябрь баласы»ның күчмә редакциясен оештыра, һәм ул редакция Казанбашка бара. Моның составында шагыйрь үзе дә булмаганмы? Журналда исемнәре язылган пионерлар, бәлки, моны ачыкларга ярдәм итәрләр?

Яңа тормыш. 1962. 2 март

Арча крепосте тарихыннан

Арча посёлогының хәзерге почта бүлеге урнашкан тирәдәрәк тау кырыендагы иске агач башняны олы яшьтәге кешеләр хәтерлиләр әле. Ләкин ул башняның тарихы бик эчкәрегә, берничә йөз елларга китә.

Элек Арча крепосте, гомумән, җирдән эшләнгән вал белән уратылып алынган булган. Валның ике ягы тирән чокыр һәм Казанка яры белән чикләнгән. Менә шул вал өстендә, тарихчы С. М. Шпилевскийның язуына караганда, 7 башня булган. Алар нык итеп агачтан корылып, мылтыктан атар өчен «бойница»лары да булган. XX гасыр башына, билгеле, ул башнялар җимерелеп, валның да эзе югалган. Тик урыны калган бер башняны гына Казан университеты каршындагы Тарих, этнография һәм археология җәмгыяте реставрацияләргә карар биргән. 1900 елның җәендә шул максат белән Җәмгыятьнең действительный члены В. Борисов килгән. Бу вакытта иске башня тәмам җимерелеп, бүрәнәләр өеме хәлендә булган. Башняны ремонтлау өчен Арчадагы һөнәрчеләрдән файдаланганнар. Башня эчендә һөнәрчеләр балчыкка күмелеп калган ат, сарык, дуңгыз сөякләре, балык калдыклары, көл һәм күмер тапканнар. Шулай ук бер данә Казан ханлыгы акчасы һәм тимер пычак чыккан.

Башня элекке хәленә кайтарылган, ләкин инде аның бүрәнәләре бик иске булган. Шулай да аны карап тору эше шәһәр старостасы Н. П. Щёлкинга йөкләнгән.

Галим В. Борисов исә шул елның 27 октябрендә Җәмгыятьнең гомуми җыелышында Арча крепостеның башнясы турында доклад ясаган.

Яңа тормыш. 1962. 28 март

«Колхозда бик яхшы!»

1931 елның 15 ноябрендә «Авангард» (Кәче) колхозында чит ил кунаклары була. Делегация составында Америка Кушма Штатларыннан машинист Томас Остен, эшче Джон Гейс, Көньяк Африкадан тегүче хатын Иона Корнелиус, Австриядән металлист Герорд, ирландияле Силлиэс һ. б. кунаклар булган. Алар колхозның балалар бакчасы, мәктәп, мастерскойлар белән танышалар. Бакча балалары делегация хөрмәтенә концерт бирәләр. Авыл тормышы белән танышкан кунаклар «Авангард» колхозчыларына:

 Сезнең киләчәк өметле, диләр.

Ә америкалы Джон Гейс инде машинага утырганда, озата килүче колхозчыларга карап:

 Колхозда бик яхшы! дип елмая.

Яңа тормыш. 1962. 1 апрель

«Мохтар картны юлда очраттым»

Бу юллар безнең кайсыбызга гына таныш түгел! Югары Курса авылы кешеләренең кайберсе күңелләргә сеңгән Мохтар карт образын турыдан-туры үз колхозларына бәйлиләр:

 Шагыйрь Һади Такташ анда безнең колхозны күздә тота, диләр.

Бәлки, болай дип әйтүгә берәр нигез бардыр?..

Һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» әсәре 19301931 елларда язылып, шагыйрьнең кинәт үлеме аркасында тәмамланмыйча калган.

1931 елның 17 февралендә Казанда Татарстан Советларының IX съезды ачыла. «Киләчәккә хатлар»ның беренчесен язып бетергән шагыйрь съездда катнаша. Ул анда шигырь белән чыгыш ясый. Съезд трибунасыннан укыган шигыре соңыннан икенче хатның соңгы өлеше булып формалаша.

Съездда «Батыр Курса» колхозыннан карт ударник Хәбибулла Мохтаров та була. Съездның президиум составында да Мохтаров фамилиясе күренә. Гомумән, бабай съезд барган көннәрдә игътибар үзәгендә булган. «60 яшьлек ударник Хәбибулла бабай Мохтаров» дип, аның матбугатта рәсемнәре дә чыккан, исеме дә бик күп телгә алынган. Кеше белән уртак телне тиз таба торган Такташ бу карт белән сөйләшкәндер. Аннан соң, бу көннәрдә шагыйрьнең нәкъ икенче хат өстендә эшләве дә билгеле. Яңа совет кешесенең психологиясен өйрәнүдә съездда халык белән аралашуы аңа бик нык ярдәм иткән.

Ихтимал, шагыйрь белән «махра борып» сөйләшкән Мохтар картның прототибы нәкъ шул ударник бабай булгандыр. Курса авылы кешеләренең: «Мохтар карт безнең авылныкы ул», дип әйтүләре, бәлки, шуңа бәйледер?

Яңа тормыш. 1962. 1 апрель

Авыл исемнәре каян алынган?

Без еш кына бер үк исемдәге авылның төрле районнарда кабатлануын беләбез. Ул гына да түгел, бер үк тирәдә, ләкин бер-берсеннән урманы, елгасы һ. б. табигый шартлары белән бөтенләй аерым булган авыллар бер үк исем белән аталалар. Чыпчык, Бимәр авыллары Биектау районында да, Мәтәскә Теләче районында, Казиле Татарстанның бик күп районнарында бар.

Татарстанның элегрәк төзелгән картасын өйрәнгәндә, анда күп кенә урында Кармыш исемле авылларны очратырга була. Кайберләре үзләренең исемнәрен әле дә саклаганнар (Норлат, Чистай якларында); Саба, Арча районнарында исә бу исемнәр инде үзгәргән. XIX гасыр урталарында Казанбашны Кармыш-Казанбаш дип йөрткәннәр. Соңыннан анда волость төзелгәч, Кармыш волосте дип, ә авылы Казанбаш дип йөртелә башлаган.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3