Коры закон, диде Фәйзи, кәгазь тартмаларны урнаштыргалап. Миннән рөхсәт юк. Сез, район кешеләре, бәлки, балыкка килгән булып, төтен чыкканчы төшерәсездер. Ләкин минем белән юк. Беләм мин сезне, начальникларны
Монда район начальнигы дигәнең бер Фатыйх инде, кыланса, шул кылана торгандыр, диде Ислам, палатка казыкларын аралап яткан көйгә. Ә миндәй рядовой совхоз директорыннан атнасына бер йотым тереклек суын күпсенүең кызганыч. Кем әйтмешли, бу сыйфат сине һич тә бизәми, гастроном директоры.
Алайса, безнең фикер каршылыклары байтак әле, дип кушылды Фатыйх. Сезнең белән телефоннан сөйләшкәндә, мин болайрак күз алдына китергән идем: мин, элеватор директоры буларак, икмәк ягын карарга тиеш дип уйладым. Менә, пожалысты, ике бөтен орловский ипи белән ике батон алып килдем. Ислам, совхоз директоры буларак, ит, сөт, йомырка, яшелчә алып килергә тиеш иде, минемчә. Ә гастроном хуҗасыннан, билгеле инде, бер ящик сыра, борын башына берәр шешә юньле әйбер: «Старка»мы, «Юбилейная»мы анысы синең эш
Фәйзи шаярмый икән: ящик өстенә ашарга әзерләгәндә берәүне дә якын китермәде, үзе турады, үзе бүлде, әмма палатка корылып, ут өстендә чәйнек кайный башласа да, «юньле әйбер» күренмәде. Ислам, тамак кыргалап, әллә ничә тапкыр «газиг»ы ягына борылгалап карады, әмма Фәйзи каты торды.
Эчмәгән әйберме ул? диде. Менә шуны эчә башласак, йә төнне күрми калабыз, йә юньле сүз булмаячак, йә балык тота алмаячакбыз. Безгә ничә яшь хәзер? Кырык бишәр? Кырык алтышар? Әһә, димәк, бик кысып әйткәндә дә, унбишәр еллык стаж бар бу өлкәдә? Җитте. Азындык, егетләр, азындык. Чабатадан чыгып күтәрелдек тә, хәзер кыланырга яратабыз.
Соң бит ризыгы бик затлы Монысын Фатыйх әйтеп карады.
Ящик өстендә ризык, чыннан да, патша өстәлендәгечә иде. Фәйзи озын пәкесе белән бер-бер артлы өч тавыкны ботарлап тоз сипкәләде, ысланган балык, яшь кыяр, йомыркалар, банка белән тозлы помидор, яңа редис, кыяклы суган, керән, нарзан сулары
Эчмичә ашарга өйрәнергә кирәк, тишек борыннар, диде Фәйзи, тавык итенә керән сөртеп.
Ирләр кырык биштә кызык була: бу чорда дөньяны үз кулында тотасы, биетәсе, кнопкаларга басасы, эшне әйләндереп-әйләндереп кенә куясы, булдырасы, шөһрәт казанасы, кырыс һәм миһербанлы буласы килә. Шәп итеп эшләп, шәп итеп күңел ачасы килә. Күпләр шулай эшлиләр дә. Әмма кырык биштән соң бәни адәмне табигать эчтән кыйный, какшата башлый. Чәч коела, баш түбәсе ялтырый син инде ник әллә кем булмыйсың, баш түбәң ялтыраса, бер генә хатын-кыз алдында да син үзеңә игътибар яулап ала алмыйсың; инде берәм-берәм теш-ләр сынып чыга, баштарак моны әйтмисең, әмма яңакта хыянәтчел төстә чокырлар, җыерчыклар барлыкка килә. Инде теге ризык, бу ризык килешми. Берәүләргә ак ярамый, икенчеләргә кызыл. Берәүләр боржомисыз, икенчеләр кефирсыз яши алмый. «Минем бавырда бит, минем таш бар бит, минем давление бит» дип сөйләнүләр әнә шул кырык биштән соң башлана.
Ихтимал, Мишә буена балыкка килгәч, өч дусның, өч авылдашның да инде кайсында таш, кайсында холецистит, кайсында Боткин авыруы әллә ниткән чуртымнар бардыр. Әнә бит берсе керәнне үзеннән читкә этеп куйды, икенчесе йомыркадан баш тартты, бу инде зерәгә генә түгел.
Төнгә кармак салдылар. Исәп җәен тоту иде. Элеватор директоры инкубатордан борынлый алмыйча томаланган берничә чеби алып килгән иде, имеш, җәен шуңа әйбәт эләгә. Караңгы төште, яр буена урнаштылар, Фәйзи икенче кат чәй куеп җибәрде, учакны рәтләде. Төнге чикерткәләр, бытбылдыклар концерты башланды. Бераздан яр буена Фәйзи дә килеп урнашты. Сүзсез, тын гына байтак утырдылар. Нәрсәдер сөйлисе, нәрсәнедер хәтерлисе иде, әмма берәү дә сүз башламады.
Бу вакытта күктә ярты ай, ертык, зәгыйфь болыт кисәкләре, елга өсте, чикерткәләр тавышы һәм шулар янында һәрберсе аерым өч шәхес бар иде. Ә Тагын кайдадыр тартай кычкыра икән. Тар-р-тар-р
Тукта әле Мондый төн бер мәртәбә булган иде түгелме соң? Нәкъ шундый җылы төн, нәкъ шундый чикерткәләр концерты Әллә бу беренче мәртәбәме? Адәм баласының күңеле еш кына шулай адаша бит: бу хәл, бу халәт синдә кайчандыр булган кебек тоела. Алданасың. Юк, булмаган, беренче тапкыр бу, дисең. Әмма мондый төнне күргән бар. Әйе, нәкъ шулай өчәү: Фәйзи, Ислам, Фатыйх. Ләкин бик еракта, бик еракта калган ул төн. Ул төн әллә ничек кенә шунда беткесез озын иде, ахрысы, ул төннең таңы атмады. Кайчан булды соң әле ул?
Ул җәй матур иде, табигать җылы, яңгырлы көннәрдән бүртенеп утыра иде. Аларны, алтынчы классны тәмамлаган малайларны, колхоз сыерларын көтәргә куштылар. Авылдан ат арбасына чиләк белән тары ашы салып, аларны Җәләли агай ашатып китә иде. Көненә өч литр аш. Өч мәртәбә, берәр литрдан. Кигәвен вакытында сыер көтү кыен нәрсә, сыерлар урманнан кырга кача, алар артыннан яшь, ахмак бозаулар иярә.
Ул кичне сыер савучы кызлар да вакытында килде, кичке сөтне, флягаларга тутырып, авылга да вакытында озаттылар, әмма аш килмәде. Җәләлинең авылда кызмача йөргәнен, трактористларга да төшке ашны бик соң илткәнен әйттеләр. Кызлар китте, утарга малларны япкач, өч малай учак янына утырдылар. Дөньяга яфрак исе, кырлык үләненең җылы, парлы исе таралган иде. Кайдадыр «кор-р-кор-р» килеп урман тавыгы көрелдәде, кичке саргылт күктә тилгән очып йөрде, якындагы агач башында «пи-пи» дип аның баласы кычкырды.
Әллә анысы тилгән түгелме? Кайсыдыр агач башыннан тагын бер кош өзелеп-өзелеп әнисен чакырды.
Пил-дер-рек! Пил-дер-рек! дип, үзәк өзгеч итеп ялварды.
Эчне борып, күз алларын караңгылатып тамак ачты. Кузгалак, акбаш ашадылар, Фәйзи, биек юкә башына менеп, авыл ягын күзәтеп төште. Җәләли агай күренмәде.
Бераздан тамак ачканы онытылгандай итте. Тамак ачу билгеле бер вакыттан соң сусата башлый, землянкага кереп, чиләктәге кое суын эчтеләр. Инде сыерлар яткан, чебен-черкине пышылдап куалар, йокларга әзерләнәләр иде. Шул чакта сүзне кем башлады икән соң әле? Фәйзи үземе? Үзедер, тамак ачкач, аның ашау турында тәмләп сөйли торган гадәте бар иде бугай
Сугыш башланасы елны кышын ук Фәйзинең әтисе Мари ягына күчеп киткән иде. Фәйзинең әнисе үлгән, әтисе күн итек, ботинка төзәтү буенча оста (патша вакытында итекче булып армиядә хезмәт иткән), колхоз идарәсеннән рөхсәт алып, өй тәрәзәләрен кадаклап, малайны ияртеп, һөнәргә чыгып киткән иде. Ике ел буе алардан хәбәр-хәтер булмады. Бары тик кырык өченче елның май башында гына алар, корал төягән сандыкларын бәләкәй арбага салып, Мари якларыннан авылга кайтып төштеләр. Оста кул Гамәли карт күрше-күлән белән артык сүз куертып тормады.
Илдә чыпчык үлми, диде. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәнне беләсезме?
Үзе колхозга шорник булып урнашты, орлык бәрәңгесе юнәтеп, бакча утыртты. Фәйзинең (малай вакытта аның исеме Фәез иде) укуы өзелмәгән икән, анысы алтынчыга керде. Фәез мари телен өйрәнгән, урамга чыкса, малайлар җыелышып аннан марича санаталар иде. Тегесе ялындырмый.
Икыт, кукыт, дип санап китә.
Карт белән малай Мари ягында мохтаҗлык күрмәгәннәр икән. Туган нигезгә кайтып урнашып, ачлык дигән үги ана белән очрашкач, Фәез еш кына Мари якларындагы ипине, тәбикмәкне, яшел суган турап майда болгатып пешергән табак тулы бәрәңгене, чоландагы ачыган мүк җиләген, кышка тозланган кисмәк-кисмәк ак гөмбәне, очырмага элгән йорт колбасаларын искә алып сөйли торган булды. Малай, ахрысы, бераз арттыра иде, әмма аңа әйбер әйтүче булмады. Кичен бәрәңге яки кычыткан шулпасы ашап урамга чыгып утырган малайларга, «йорт колбасасы», «мүк җиләге» дигән сүзләрнең нәрсә икәнен белмәсәләр дә, тыңлавы рәхәт иде.
Юкә башыннан төшкәч, Фәез учак янына килеп утырды, болай гына учакның көлен болгатты һәм сүз башлады.