Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 6 том
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Икенче китап1
Г. ТукайКиң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Автордан
Безнең буын җирдә озак яшәмәс. Без сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда яшәп аяк бастык. Ул еллардагы ачлык, кычыткан ашлары, черек бәрәңге күмәчләре, газаплы авыр эш, шәт, безнең организмга тиешле программаны биреп куйгандыр. Без кисәк егылырбыз, кисәк үләрбез.
Безнең буын «брабансон» дигән нәселле атлар. 1950 елларда селекционерлар шундый исем белән яңа нәсел чыгарып, ул нәселнең айгырларын колхозларга тараттылар. Мәһабәт болыт яллы, зур авыр тояклы, киң күкрәкле бу айгырлар, бер ел, ярты ел колхоз авылын шаккатырып йөргәч, бер-бер артлы кинәт үлделәр. Шунысы гаҗәп булды: бу айгырлар барысы да юлда, чабып барган җирдән кинәт егылып үлделәр. Мин әле берсенең гәүдәсен дә күрдем: Югары Курса колхозыныкы кышын юлда үлгән дә, гәүдәсен кар каплаган, яз көне аның тау кадәр түшкәсе өстендә козгыннар иркенләп утыра иде. Ачлык белән яшьлеге киселгән, тамагы туйгач күп итеп аракы эчәргә өйрәнгән безнең буын брабансоннар. Өлкәннәр яши бирә: җитмеш, сиксән, туксан Шуңа күрә мин, ашыгып, 19601980 еллар эчендәге әдәбият дөньясын, очрашуларны, сөйләшүләрне язып калдырмакчы булдым. Архивта сакланыр. Бу кулъязмадан объективлык көтү кыен, чөнки мин бары тик үзем ничек күргәнне, үзем ничек кабул иткәнне генә язам. Мин начар дип бәяләгән күренеш, икенче бер иптәш тарафыннан яхшы дип бәяләнергә мөмкин. Көрд халкында шундый мәзәк бар. Кияүдәге ике кызының хәлен белергә дип, әтиләре юлга чыга. Беренче кызына туктала. Болар игенчеләр икән. Кыз әйтә:
Әти, Алладан яңгыр теләп намаз укы инде. Явымнар булса, бодаебыз бик уңар, без дә баер идек
Икенче кызына барып чыга. Алары чүлмәк ясап, базарда шуны саталар икән. Кыз әйткән:
Әти, Алладан коры көннәр телә инде. Кояшлы көннәр булса, базарда чүлмәк сатып, көзгә таба без дә баер идек
Мин бәя бирмим: әлеге картның кызлары кебек субъектив булудан куркам. Әдәбият дөньясында ниләр булганын югарыдан торып түгел, ә түбәннән окоптагы солдат булып уйлап язам. Утыз еллык тәэсирләр, сөйләшү-аралашулар. Иҗат һәм иҗат иткән әсәреңне бастыру газаплары. Табышлар һәм югалтулар
Шагыйрьне сагынганда
Хәрби хезмәттән кайтып, читтән торып вузда укып йөрим. 1957 елның җәйге тын киче. Заочникларның җәйге сессиясе беткән көн, план үтәлгән, кәеф гадәттән тыш яхшы, үзем укыган пединститутны моннан өч-дүрт ел элек стационарда тәмамлаган туташ белән Кольцо тирәсендә йөрибез. Бер план да юк, болай гына, рәхәтлектән генә. Шунда, Тукай һәйкәле каршындагы 2 нче троллейбус тукталышында транспорт көтеп торган халык яныннан узганда, кызыем кинәт кенә миннән аерылды да халык арасындагы бер иргә матур чыркылдап дәште, тегесе исә, төркемнән аерылып, кызыйны култыклап ук, бер читкә чыгып та басты. Мин дә, бераз читкә китеп, сигарет кабыздым. Авыл егетенең язмышы! Кызын тарттылар да алдылар! Ә син, мокыт, шулай басып тор инде. Нәрсә, йөргән егетеме әллә? Юктыр, яшькә бу кызыйдан өлкән күренә. Борылыбрак карадым: юктыр, буйга бик тәбәнәк. Ә минем кызый буйга күз тимәсен Тукта, нәрсә сөйли соң бу чуар кәләпүш кигән каратут йөзле чибәр ир? Колакка керә (борын белән сөйли):
Шулай, иртән уянып киттем. Чалкан ятам икән. Күземне ачыйм дисәм ачып булмый: күз чокырларында яшь тулган. Үксеп-үксеп елыйм. Әнине төштә күргән идем. Шуннан, сикереп торып, менә бу шигырьне яздым.
Ул шигырь укып китте, тукталыштагы татарлар моның тирәсенә җыелды. Тукайга һәйкәл ул вакытта булгандыр бит инде? Менә шуның янында әлеге тәбәнәк абый, унлап кешене җыеп, шигырь укыды. Ул арада транспорт килеп җитте, һәм халык белән бергә чуар кәләпүш тә, кызый белән саубуллашып, эчкә узды.
Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен бу, диде кызыкай. Безнең пединститут кызлары янына гел килә иде. И андагы осталык, андагы җор тел
Кызый бераз каушаган иде сизеп алдым. Көнчелегем уянды. Салкын гына аерылыштык. Их, ник кенә шагыйрь булынмаган соң? Мин дә иртән шулай елап уяныр идем, торып шигырь язар да, халык җыелган җирдә, һич югы, Арча автовокзалында булса да, шулай укыр идем, ә кызлар, каушап, дулкынланып, мине тыңларлар иде.
Бу дөньяда Мәхмүт Хөсәен кадәр бәхетле кеше юктыр
Ул елларда яшь кызлар арасында «Мехкомбинат», «Жиркомбинат» клубларында авылның авыр тормышыннан качып шәһәргә килгән татар яшьләре Мәхмүтнең «Чеп-чеп, чебиләрем» шигырен тыңлап (шагыйрь үз шигырен теләсә нинди актёрга караганда да яхшырак сөйли иде), «Буй бәласе»н ишетеп рәхәт чигәләр, тормыш авырлыкларын онытып торалар иде.
Тик аның буй гына түгел, тагын бер бәласе бар икән әле: Язучылар союзына әгъза итеп алмыйлар. Ул чорда Язучылар союзына берьюлы җидешәр-сигезәр кеше алмыйлар, ә бәлки елына ике-өч кеше генә кабул итәләр иде. Кабул итүчеләре дә сугышка кадәр үк, СССР Язучылар союзы оешкан (1934) вакытта ук, әгъза булган кешеләр. Менә шул агайлар Мәхмүтне Союзга якын да китермиләр икән (мин бу хәлләрне, Казанга күчеп килгәч, язучылар белән очрашып-аралашып яши башлагач кына, кеше сөйләгәннәрдән ишетеп беләм).
19531956 еллар гаҗәеп бер чор Бу елларга бәяне тарихчылар биреп бетерә алмады әле. Әйтик, Казанда, ничә еллар буе телгә алырга да куркып киленгән шагыйрьләрне дә кертеп, «Татар поэзиясе антологиясе» әзерли башлыйлар. Фикер туа: моның төп-төгәл русчага тәрҗемәсен дә чыгарырга кирәк. Китә эш, китә бәхәс. Шагыйрьләргә күпме урын бирергә? Мәсәлән, Тукайга, Такташка ничә юл бирәсе һәм Мәхмүт Хөсәенгә? Яки компрессор заводы эшчесе, өйрәнчек шагыйрь фәлән фәләневкә ничә юл бирергә?
Болары хәл ителә, һәркемгә өлеш чыгарыла. Кол Галидән башлап эшче Ислам Галләмовка кадәр килеп, калын китап төзиләр. Бер үк вакытта антологиягә шактый зур пай белән кергән М. Хөсәенне Союзга әгъза итеп алырга да әзерлек бара. Инде була дигәндә генә, бер бәхетсезлек чыга. Бу хәл, сөйләүләренә караганда, менә мондыйрак шартларда була.
Антологияне русчага тәрҗемә итү эше тәмам. Өлкән язучылар моңа бик зур әһәмият бирәләр, чөнки татар поэзиясенең төзелеп беткән антологиясе Ватан сугышы башлану сәбәпле дөнья күрә алмый кала (аның төпләнмәгән өч данәсе дөньяда яши, берсен Якуп ага Агишевтанмы икән алып танышып чыккан идем), ә менә хәзер шуны татарча гына түгел, русча да чыгарырга мөмкинлек туды. Зур хәл бит бу!
Һәм Язучылар союзы идарәсе мөхтәрәм тәрҗемәчеләр өчен ресторанда тар күләмле генә бер банкет оештыра. Әлбәттә, үзебезнең яктан идарә җитәкчелеге һәм татар шагыйрьләре дә катнаша. Әйтик, Рувим Моран янына ничек инде Сибгат Хәкимне утыртмыйсың? Михаил Львов янына ничек инде Әнвәр Давыдовны утыртмыйсың?
Шулай матур, тыныч әңгәмәле мәҗлес башлана. Касәләр күтәргән арада, татар халкының Кол Галидән башлап килгән бөек поэзиясе мактала, «өлкән брат» белән татар халкының сайрашып гомер итүе, Казан ханлыгының үз теләге белән бөек рус дәүләтенә кушылуының татар халкы өчен тарихи әһәмияте турында сөйләнә
Үтә дә җылы, күңелле мәҗлес була бу. Ләкин ишектән йомры бер ир керә дә зал буйлап туп-туры әлеге «сайрашып» гомер кичергән өстәл янына килеп баса һәм, әлеге сандугачлар аңнарына килгәнче, өстәл өстендәге җәймәне тартып та төшерә.
Ах, әле сез монда миннән башка гына утырмакчымы? Ә без фронтта кан түккәндә Әле сез шулаймы? Менә эчми торыгыз әле Без фронтовиклар.
Борын авазы белән тагын берничә сүз әйтә дә йомры ир, буш калган өстәл янындагы ирләр аңнарына килгәнче чыгып та китә.
Йомры шагыйрь Мәхмүт Хөсәен икән.
Өч көннән соң идарә утырышында Союзга алу турында гаризасы караласы икән үзенең. Түзеп торса да ярыйсы булган да бит. Ләкин мәрхүмнең эчендәгесе тышында иде шул. Ул эчтән рәнҗеп, эчтән көеп йөри торганнардан түгел иде. Без булсак, «тукта, әле минем Союзга керәсем бар» дип, теш кысып түзәр идек. Идарә утырышында булганнар сөйлиләр: Мәхмүт чын күз яшьләре белән елаган, гафу үтенгән, Союзга алуларын сораган. Кая инде Афзал Шамовлар, Ибраһим Газилар барында андый гөнаһны гафу итү!