Ай-й! Үләм-м-м! Эчем-м! Үл-ләм-м! Монысы Фатыйх тавышы. Фатыйх җиргә утырган, күзләрен ямьсезләтеп, бүре баласы сыман күккә карап үкерә иде.
Тик Фәезнең генә кыйналгангамы эче авыртмады. Әмма аның яңак сөякләре бик сызлый, аскы ирен бияләй булып асылынган, күз төбе шешеп килә, кыза, сулкылдый иде.
Ә таң атмады да атмады
Ул заманнан бирле утыз ел вакыт узган икән. Утыз ел эчендә ниләр булмаган! Фатыйх белән Ислам шул утыз елда армия хезмәтен үттеләр, кайткач, олыгаеп кына кичке мәктәп тәмамладылар, аннан икесе дә читтән торып югары белем алдылар. Фәез исә армия хезмәтенә яраксыз табылды сәбәбен һич әйтмәделәр, военкоматның бөтен эше аны рентген юлында йөртү булды.
Гамәли карт, үзенең алтын кулларына авылда эш беткәч, озак баш ватып тормады, авыл читендәге каенлыкка сәфәр кылды.
Фәез үсте, егет булды, финанс-экономика институтына кереп, аны тәмамлады, шәһәрдә эшкә калды, хәзер депутатлык дисеңме, орденмы, грамотамы барысы да аныкы. Хәер, Ислам белән Фатыйх та зур кешеләр хәзер: Ислам турында ничә тапкырдыр инде газеталарда яздылар, ничә мәртәбә аның совхозы кырларыннан телевидение тапшыруы булды. Фатыйхны әйтәсе дә юк! «Нишләп йөреш?» «Менә Совминга чакырдылар әле!» «Кая барыш?» «Краснодарга семинарга!» «Шәп икән!» «Шәп сиңа, тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясыйсы бар»
Гел шулай Нигәдер бу төн дә озын булып чыкты. Җәен инкубатор чебиен кабарга һич тә ашыкмады. Таң атарга ерак иде әле. Ислам көне буе басуда йөреп арыган иде, йокыга авыша башлады.
Төн салкыны керде, иллешәр грамм гына авыз итмибезме? диде ул, Фәйзигә юаш кына карап. Исәбе, шуны авыз иткәч, теге авыр мәсьәләне кузгатып бер сөйләшү иде. Фәйзи исә (нәкъ теге вакыттагы кебек!) якын да килмәде.
Организмың ял итсен бер, балык тотканда каян чыккан гадәт ул? диде.
Исламның, әлбәттә, машина эчендә анысы да бар иде, әмма Фәйзи сүзеннән чыгарга намусы җитмәде. Фатыйх, гадәте буенча, бераз җиңеләеп маташты, ничек инде ул, өч дус, өч яшьтәш бергә очрашкач табигать кочагында, фәлән-төгән дип тел шомарта башлаган иде туктап калды. Фәйзи гомер буе аларга намус сакчысы ролен үтәгән Фәйзи үз сүзеннән бер дә чигенердәй күренми иде. Нәкъ теге вакыттагы кебек
Мин бер ярты сәгать черем итеп алыйм, диде Ислам, палаткага таба авыр атлап.
Фәйзи дус дневалить итәргә каршы булмаса, мин дә бер-ике мең секунд кына ятып торыр идем, диде Фатыйх та. Унбиш көн инде юньле йокы күргән юк.
Фәйзи өч кармак янында калды. Калкавычны кыймылдатучы булмады, хәер, моның кирәге дә юк иде. Иң кирәге, ихтимал, инде эшләнгән иде: теге замандагы озын төннән бирле аларның бер генә тапкыр да шулай очрашып бергә төн уздырганнары юк иде менә бүген шуңа ирешелде, ничектер җан җылынып китте, кан тамырлары киңәйде, соңгы елларда даими рәвештә сизелеп торган буыннар сызлавы, баш авыртуы бетеп калды, тән җиңеләйде.
Тукта әле, шуңа ирешкәч, тагын ни кирәк? Елга суының патшасы шома, әмма беркатлы юләр җәен балыгын нигә дип яшәүдән мәхрүм итәргә? Ислам белән Фатыйх, бераздан безне уятырсың, җәен балыгы таң җилендә камышлар селкенә башлаганда каба, диделәр. Бүген таң тиз атмас әле. Әнә көнбатыш ягыннан ялкау гына җил исте, еракта әллә кайда! гөрелдәү ишетелеп алды, талгын җилгә камышлар чыштырдашып куйды. Фәйзи кармак җепләрен судан чыгарды. Палатка янына килде. Палатка эчендә тигез ритм белән гырлаган тавыш Исламныкы иде. Фәйзи аның аяк очына утырды. Менә бит әйбәт уйланды әле бу. Нәкъ утыз елдан соң. Нинди юньле егет бу Ислам. Хәер, безнең яшьтәшләрнең бөтен буыны шулай булып чыкты. Безнең яшьтәшләрне кая куйсаң да була. Безнең буында эшлексезләр, ялкаулар, эчкечеләр, семья бозучылар юк. Исламның ничә ел инде, яшьрәк егетләр җитәкләсен дип, урынбасарлыкка төшәсе килә. Әмма совхоз халкы җибәрми. Дөрес, бер елны Исламны (халык сизми дә калды!) авыл советы сессиясендә совет председателе итеп сайлаганнар иде. Ул вакытта әле совхозга әйләнмәгән, колхоз вакыты иде. Ике ел узганын да көтмәделәр, колхозның отчёт-сайлау җыелышында халык, ай-вайга да карамастан, Исламны яңадан бертавыштан председательлеккә күрсәтте. Ул вакытта Ислам ике көн буе ике постта берүзе торып калды. Аннан ашыгыч авыл советы сессиясе җыйдылар һәм, «башка эшкә китүе сәбәпле», Исламны авыл советы председательлегеннән азат иттеләр.
Фәйзи авылга кайткалап йөри боларны белә иде. Тыныч йокы, дускай, сиңа мондый ял бик сирәк эләгәдер
Фатыйх исә палаткага кереп тормаган, «газик»ның арткы утыргычына сузылып яткан да аякларын ачык ишектән салындырган, теге вакыттагыча тыныч, тавышсыз йоклый, әмма аның йокысы бик зирәк, аз гына шылт иттеңме ул уяна. Сандугач йокысы. Җиңел холыклы кешеләрнең йокысы шундый була. Фатыйх җиңел, тиз кыза, тиз сүнә. Телгә дә җор, тиешле сүзне вакытында таба, әйтә белә. Бервакыт аның хуҗалыгын карарга үзәктән зур начальник килгән. Икмәкнең ишелеп уңган елы, элеватор эшкәртеп бетерә алмый, ишегалдында сары гәрәбә тавы, бодай көшеле барлыкка килә. Явымнар башланса ят та үл! Борчулы вакыт Үзәктән килгән иптәш Фатыйх белән бодай тавы янында басып тора һәм болай ди:
Менә минем өстә шундый ачык таулар ике йөздән артып китте хәзер, ди. Менә син минем чәчләремне кара. Синдә әле хыянәтчел ак кылның заты да юк
Һи-и, иптәш начальник, ди Фатыйх, уйлап та тормыйча, баш андый түгел бит, чәчне агарта торган түгел ул
Фатыйх гел шулай авыр вакытта да ыңгырашмыйча эшли, оптимист булып кала, көлә белә. Аның мышнаганы да ишетелми йоклыймы ул машина эчендә, әллә уйланып ятамы?
Ә менә Фәйзи үзен белеп тора бүген йоклый алмаячак ул. Бүгенге төннең озын булуын тели ул. Көнбатыштан тагын гөлдерәү ишетелде, камышлар тагын сөйләшеп алдылар, сүнеп барган учакның эссе көленә, чыш-пош килеп, яңгыр тамчылары төште. Көньяктан төнь-якка кадәр булган шәфәкъны иңләп кара-зәңгәр болыт каплаган һәм тоташ мәһабәт дивар булып акрын гына монда таба килә иде.
Фәйзи учак янындагы брезентка чалкан ятты. Битенә сирәк вак тамчылар төшеп кытыклый, күзне-колакны кычыттыра, әмма баш астына салган кулларны аласы, кыймылдыйсы килми иде. Җир сулый, елга камышлары серләшә, күк гөрелти-гөрелти бу якларга болыт куа, дымсу җил әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне суны, камыш-ларны, үләннәрне сыйпап уза, иркәли, сөя иде.
Инде яктырырга да вакыт җитте, әмма Фәйзи бу җылы төннең озаккарак сузылганын теләде. Аның күңелендә моңарчы кичермәгән исемсез бер хис туды. Ул хис әле бәя бирерлек дәрәҗәдә формалашмаса да, мәгәр аңа инде бер нәрсә ачыкланды: бу җылы төн, учак янында кара-каршы утыру аларның өчесенең дә кан тамырларында утыз елдан артык йөргән кирәксез таш бөртеген эреткән, һичшиксез эреткән, болар өчесе дә бу төндә табигать балалары булып калганнар, дөньяның бөтен мәшәкатен, ыгы-зыгысын онытып, табигать кочагына сыенганнар иде.
Канны сафландыра, сулышны иркенәйтә торган гөрелте һаман якынлаша иде
Каны, йөрәге тынычланган Фәез дә зур канәгатьлек хисе белән күккә карап ятты. Аңа палатка эчендәге Исламның җиңел гырылдаганы да, машина эчендәге Фатыйхның ара-тирә әйләнгәләп алганы да ишетелә иде. Йөрәк тынычланды, тынычланды. Акрынлык белән куе, тоташ йокы басты. Бу төн бик озын булыр, ахрысы. Таң тиз генә атмас әле. Йөрәк тибүе нигәдер һаман акрыная.
Кармакларны тикшерергә дип таң атканда гына торып баскан Фатыйх бер мәлгә тынсыз калды: Фәез чалкан яткан, кулларын күкрәк өстендә кушырган, ияге очлайган, йөзе киндер кебек ап-ак иде. Кара болытлы таңда куе яшел чирәм өстендәге бу ак йөз, бөтен кешелек җәмгыятенә әйтер сүзе бар сыман, үзенә игътибар сорый кебек иде.
1976Мыштым
Ул көн бик салкын иде, балалар андый көнне иртүк торалар, чөнки радиодан хәбәр тыңлау кызык: «Ата-аналар һәм мәктәп директорлары игътибарына». Дөрес, мәктәпкә барасы килә, әмма шунысы рәхәт: әлеге «ата-аналар һәм мәктәп директорлары» диюгә, бер туарылып аласың. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе зур: температура фәлән булса дип радиодан әйтәләр икән инде, көт тә тор температура әнә нәкъ шул фәлән була. Кызу-кызу барып юрган астына кереп ятасың да татлы бер киерелү белән киереләсең Һай, рәхәт бу дөньяда яшәү! Әмма озак ятып булмый, чөнки юрган астында узган гомер әрәм гомер. Балаларныкы гына түгел, зурларныкы да әрәм, бер дә шиксез әрәм.