Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 18.

Шрифт
Фон

Ләкин Ярхәметдин алай зурлап уйлап тормый иде булса кирәк, ул, тәгәрәтеп-тәгәрәтеп, уйналачак көйнең төп казыкларын утыртып, шулар тирәсеннән берәр кат әйләнеп чыкты да, вак соры күзләрен җелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул яңак сөяге белән генә элеп алды да алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм, аксыл-саргылт кашларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты һәм моңарчы бу залда беркем дә ишетмәгән бер көйнең, бер моңның ниндидер бер урынын тотып алды да, җырның сүзен әйткәнче, тамак белән, дөресрәге, йөрәк белән гөлдер-гөлдер китереп, чирек секундлык кереш ясады һәм, карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп моң салды. Җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел, ә сугыш хәс-рәтен үзенә туплаган анабыз Җир, шулай тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк, көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде, һәм Мөхәммәтхан, саргылт куе кашларын җыера-җыера, чын йөрәктән бик озын, бик озын бер көйгә җырлады:

(шул арада Ярхәметдин әллә нинди әйләнешләр-чолганыш-лар ясап ала, әйтерсең секунд эчендә Берлин Сөхерешфәхер якларыннан үзенең Яңа Мичәненә әйләнеп кайта иде)

Кемдер, авыр сулап, башын аска ия, аһ, ул безнең барыбыз да гашыйк булган алгебра укытучысы, озын-озын ике кара толымлы гүзәл кыз Гыйффәт апа икән. Әмма Мөхәммәтхан залны ишетми, ул инде икенче, сихри дөньяда иде.

Җырның икенче яртысын, Ярхәметдиннең тәгәрәвек аккомпанементыннан соң, ул тирән сулыш белән алып китте, һәм шуңа күрә кайбер иҗекнең алдына ул «һы», «һа» кисәкчәләре кушып җибәрә башлады. Аның гәүдәсе бераз гына чайкала, ияге чак кына калтырый иде булса кирәк:

Мөхәммәтхан икенче җырын башлаганда, залда күзе яшьләнмәгән бер генә кеше дә булмагандыр дип уйлыйм. Икенче җырны башлар алдыннан, Ярхәметдин дә әллә нинди еракларга, тыкрыкларга кереп бетте. Мөхәммәтхан исә элеккечә җырлый бирде:

Ярхәметдин, сипкелле яңагын тальянга терәп, хыял дөньясына чумды, әллә кайларга алып китеп уратып бетерде, Мөхәммәтхан исә, гәүдәсен салмак кына чайкалдырып, тизлеген акрынайтып, җырның соңгы юлларын кабатлады:

Күпмедер вакыт аңышмыйча, кул чабарга да онытып тордык. Мөхәммәтхан, кыска, юаш, саргылт чәчле башын халыкка кырт кына иеп, сәхнәдән инде кереп тә киткән иде. Ярхәметдин әле көйне түгәрәкләп җиренә җиткерергә, нокта куярга азаплана иде. Күпмедер вакыт узгач, ниһаять, кул чаба башладык. Ул арада стеналарга эленгән керосин лампаларының филтәләрен күтәрә төштеләр, зал яктырып китте, концерт тәмам икән.

Ул концерттан аерылып тулай торакка кайтканны ачык хәтерлим. Башка вакытларда, концерттан чыккач, тулай торакка кадәрге араны уйнап-көлеп, ду-чат килеп, шаярышып кайта идек. Ул көнне алай булмады. Чыктык, чокырлы-чакырлы, баткак карлы юлдан тулай торакка таба атладык. Безнең тулай тораклар Казанка елгасының буена урнашкан иде, ә ул тирәдә Казанканың башланган урыны, урман эче, ул тирәдә Казанкага урман эченнән вак-төяк бик күп елгачыклар кушыла. Баксаң, без концертка әзерләнеп йөргән арада ул елгачыклар бөтенесе дә юл алган, һәрберсе, чурлап аваз салып, Казанка елгасының мәһабәт салмак шавына кушылганнар иде.

Дөньяны җылы яз баскан, караңгы төн көпшәкләнгән, куәтсезләнеп калган, озакка сузылган кыш мең, миллион чурлау авазы белән тарала, бетә, юкка чыга. Табигать, адәм балаларына яхшылык эшләгәненә куанган кебек, безнең ябагалы тай муеныдай йон баскан битләребезгә җылы, ягымлы җил булып килеп бәрелә, атлаган саен, аяк баскан саен, җанга җир якыная, өметләр тулылана иде мондый төн бер генә булыр!

Без инде тулай торакка якынлаша идек тулай торак ике елга кушылдыгы өстендәге калкулыкта, биек нарат урманы итәгендә урнашкан, шунда җилсез-нисез йомшак бер төндә без нарат урманының шавын ишеттек. Шул шауны эзләп, соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем, Себер тайгаларында, Һиндстанда, Сәрәндиб атавының джунглиларында йөрдем, ләкин ул шауны бер генә җирдә дә, башкача беркайда да ишетә алмадым.

Нарат урманы шаулый иде! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык, Мөхәммәтхан безнең янга килмәде, читтәрәк йөренгәләп торды. Безнең беркайчан да шул вакыттагыча сүзсез, телсез калганыбыз юк иде ул төнне калдык! Ә наратлар шаулады, җил юк иде, әмма наратлар шаулады. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аңлагандай булдык: Җир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпмедер вакытка булыр, әмма Җир шары үзенең күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшертмичә туктап ял итәргә әзерләнә; военкомат, почта бүлекләре «батырларча үлде» дигән авыр хәбәрне кабул итүдән, таратудан туктап торалар; караңгы төндә постта торган солдаттан башка барлык, барлык кешеләргә тәмле төшләр күрә-күрә тынычлап йокларга мөмкинлек бирелә; йоклагыз, кешеләр, ял итегез, ә без, наратлар, сезгә бөтен халыклар өчен уртак телдә бишек җыры җырлыйбыз, йоклагыз, йоклагыз Шифалы бу җил, ахрысы, көнбатыштан, хәлиткеч сугышлар барган, соңгы каннар коелган яктан исә иде

1976

Сәмсехәмәт

Ул егет мең тугыз йөз утыз бишенче еллар тирәсендә туган булса кирәк, димәк, тиздән аңа пенсиягә. Тәэминат министрлыгы аңа күпме пенсия билгеләр икән, моны белү-ачыклауның әһәмияте татар халкы өчен кызыксыз булмас.

Кырык беренче-кырык икенче елның кышы. Рәхимсез салкын, рәхимсез бураннар. Авыл өйләре көрт өеме эчендә шыкраеп каткан, тәрәзәләрдә калын зәңгәр бозда эвкалипт, пальма сурәтләре. Кич. Сыек кына бәрәңге шулпасы ашарга утырасың. Тамак туймый инде, төне буе төшкә ризык керәчәк, ләкин нишләмәк кирәк? «Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый» дип, шапор-шопыр шулпа чөмергәндә, өйалдының сайгаклары шатырдый, шундук дырк итеп өй ишеге ачыла, һәм ишек төбендә мех якалы, тышланган тун кигән, якасын торгызып, муены ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф белән төреп ныгытылган, олтанлы итек кигән карлы-бозлы бер түмәркә күренә. Шыкраеп каткан бу түмәркә белеп торабыз инде күрше малае алты-җиде яшьлек Шәмсемөхәммәт. Аның абыйсы бар. Абый кешенең исә татар телендәге «ш» авазы белән дуслыгы бер дә юк, шуңа күрә энесен ул туганнан бирле Сәмсехәмәт дип йөртә, аңа да җиңел, башкаларга да кыен түгел, барысы да әлеге түмәркәгә Сәмсехәмәт дип кенә эндәшә.

Сәмсехәмәтләрнең гаиләсе кырык бер-кырык икенең кышында өч ай буе «авыл үтәүчесе» булып торды, бу чираттан йөри торган буш эш, бик җәфалы эш. Аларның гаилә башлыгы Һидият абый авылда тегү артелендә эшли, фронтка кием тегә иде, артель исә төн уртасына кадәр эшли, ә капкадан капкага тегеңә-моңа «кеше куарга» (шулай әйтелә иде), йомыш әйтергә Сәмсехәмәттән дә җайлы кеше юк.

Шулай, килеп керә кичке караңгылыкта бозлы бер түмәркә

 Ни йомыш иде, олан (моны өлкәннәр сорый)?

 Бүген төнге сменага ындырга ат куарга малаегыз чыксын.

 Ник, аның иртәгә сабакка барасы бар бит.

 Минем анда эшем юк

 Тукта әле, олан, ул бит болай

Түмәркә инде чыгу юлын карый, башкача әйтер сүзе юк. Дыркылдатып бозлы ишекне ачканда, соңгысын әйтә:

 Әйткәнме, әйткән сезгә, мин монда бульше (!) кереп йөрмим

Мең газап белән киенеп, ат абзарына китәсең. Караңгы абзарга керсәң, анда кемдер ат иясеме (?) мыр-мыр килә. Керосин фонареның яктысы ноль бөтен фәлән Теге «ат иясе» Сәмсехәмәт икән. Ике атның ияк астында мыркылдап йөри, аларны төнге сменага ындырга алып бара.

«Ат куу». Ул нәрсә?

Ул өч пар алты ат җигелеп, түгәрәк буенча атларны әйләндереп тарттырыла торган сугу машинасы. Исеме «паревод». Авылдагы исеме «пирауат». Уртадагы механизм шестернядан озын, юан өч колга чык-кан. Бер-берсенә тимерчыбык белән тарттырылган өч колга. Җирдән метр чамасы биеклектә. Һәр колгага пар ат җигелә. Артка бер малай баса. Ат куучы шул. Атлар кузгала һәм, теге колга, киштә башына беркетелгән булганлыктан, әйләнә буйлап йөри башлыйлар. Уртадагы сепаратор шестерня исә үзеннән чыгып киткән валны әйләндерә. Валның теге башы әвеслек астында, ышыктагы сугу барабанын әйләндерә. Барабан көлтә суга, башактан орлыкны аерып бирә. Ат куучылар тышта яңгырмы, кармы, буранмы. Әнә шуның берсе Сәмсехәмәт. Һәр төнне, һәр кышны. Сугыш беткәнче. Мәктәпкә йөргәндерме ул, юктырмы тарих инде аны белми. Әмма сугыш вакытында бригадир булып эшләгән Шәвәли карт әле соңгы елларда да ул заманны искә алып сөйли иде:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3