Берсекөнгә унынчы «Б» концерты һәм, әгәр каникул була калса, шуны игълан итәр кич иде. Әлбәттә, бу кичәне һәркем үзенчә дулкынланып көтте, һәркем көтте. Аннан, ул концертларның шул ягы да күңелгә бик якын иде: концерт башланыр алдыннан, пәрдә караңгылыгына чыгып, директор Совинформбюро яңалыклары белән таныштыра иде. Соңгы атналарда бу информацияләрдә гомердә күз күрмәгән шәһәрләр, колак ишетмәгән исемнәр телгә алына, ишетелә башлады. Мәсәлән, бер информациядә директор «безнең гаскәрләр зур, авыр сугышлардан соң Венгриянең Сөхерешфәхер шәһәрен азат иттеләр» дип сөйләде. Башка шәһәр булса, әлбәттә, без бу хәбәрне кул чабып каршы алыр идек, әмма бу шәһәрнең исеме безгә җитди булып яңгырамады, чөнки, өч елдан бирле икелегә-өчлегә укып, мәктәпне иза чиктергән Сөхрәшева Фәхерниса дигән бер кыз бар иде, барысы да шуңа карап көлделәр дә көлделәр. Дөрес, ул кыз мәктәптә иң матур кыз иде, аның кашлары, аның керфекләре, иреннәре, каратутлы битләре, ияк-муеннары теләсә кайсы рәссамның игътибарын җәлеп итәрлек иде, әмма ул вакытта без әле матурлыкның нәрсә икәнен алай тирән аңламый идек һәм без, концерт көне дип утын күмере белән чистарткан теш-ләребезне ачып, Фәхернисага карап көлдек тә көлдек.
Мөхәммәтханнар концерт бирәсе көнне дә без берәр хикмәтле немец, мадьяр шәһәре турында ишетергә, ә иң зурысы тагын өч-дүрт көннән сугыш бетә дигән хәбәрне ишетергә өметләнә идек.
Әмма без көткәнчә булмады. Әллә узучы юлчы кереп кунган, ә безнең мәктәп урнашкан авыл аркылы Мари якларына пыяла заводына йөрүчеләр байтак иде, ул заводтан лампа куыгы, стакан, пыяла аш тәлинкәсе, пыяла аш кашыгы кебек нәрсәләр алып кайтып була иде, һәрхәлдә, Мөхәммәтханнар авылыннан пыялага баручыларның берсеннән мәктәп балаларына авыр хәбәр ишетелеп калган: 2 апрель көнне, сугышчан бурычын үтәгән вакытта, Мөхәммәтханның әтисе батырларча һәлак булган.
Мәктәп өнсез калды.
Безнең арада сугыш чыккан елның беренче айларында ук әтисез калганнар, әтиләре хәбәрсез югалганнар, әтиләре авыр ярадан савыга алмыйча үлеп киткән һәм әллә нинди, әллә ниткән сәбәпләр белән ярым ятим калганнар күпчелек иде. Бу хәл ничектер бөтенләй гадәти, шулай килеп чыгуы табигый булган бер хәл сыман кабул ителә иде, ә менә кырык бишенче елның апрелендә алты бала калдырып үлгән солдат безнең күңелләрне тетрәтте. Тулай торакта да, мәктәптә дә Мөхәммәтханның әтисе үлгәнгә һәркем үзен гаепле сыман сизә, Мөхәммәтханга мөмкин кадәр игътибарлы булырга тырыша, шаян сүз әйтүдән үзен үзе тыеп тора иде. Мөхәммәтхан да дәшмичә генә дәресләрен карады, аның күз аслары зәңгәрләнеп юкарган, күз кабаклары шешмәкләнеп салынган һәм керфек төпләре бераз гына кызарган сыман иде. Кичке алтыда ул дәшми-нитми генә концертка әзерләнә башлады, мич каршына килеп, дюраль кашыгы белән утын күмере төйде, аннан теш чистартырга чыгып китте, бераздан карават астындагы агач сандыгыннан юка күн чүәкләр алды, кесәсеннән каурый артлы, урталай ватылган түгәрәк көзге чыгарып, мендәренә сөяп куйды.
Безнең эш рәхәт бүген без залда гына утырачакбыз, унынчы «Б»лар исә мәш килделәр.
Нәкъ сәгать җидедә шакмаклы зәңгәр чаршау алдына директор чыгып басты. Зал шым булды.
Директор озак көттермәде, гадәт буенча, «тавыш бетте» дигәнне аңлаткан ишарә ясап, сул кулын уч ягы белән безгә таба күтәрде һәм шундук сөйли дә башлады:
Хөрмәтле укучылар, укытучы иптәшләр һәм залда утырган мәктәп хезмәткәрләре, дип дәште ул залга, аның тавышы калтырый иде, Совинформбюроның соңгы мәгълүматын сезгә җиткерүем белән мин бик бәхетле. Кичә, 16 апрельдә, Советлар Союзы маршаллары Жуков һәм Рокоссовский командалык иткән Беренче һәм Икенче Белорус фронтлары гаскәрләре һәм Советлар Союзы маршалы Конев командалык иткән Беренче Украина фронты гаскәрләре Берлин операциясен башладылар
Шул урында директорның тавышы калтыранып алды, һәм зал алкышларга күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки, таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, аның кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул, госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сыңар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:
Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнең гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар
Аның тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма үзен тиз кулга алды. Безнең учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде:
Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез
Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык. Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкның чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп, бәгырь өзгәләнеп ала иде.
Унынчы «Б» концертының хорында Мөхәммәтхан күренмәде. Җыр-скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган җыр аеруча ошады. Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча тәмамладылар:
Бу җырның моңарчы ишетелгәне юк иде, ахрысы, унынчы «Б» кызлары моны классташлары Мөхәммәтханның әтисен үтерүләренә ачынып, нәфрәтләнеп үзләре чыгарган иде бу җырны тыңлаганда йөзләр җитдиләнде, сулышлар кысылды. Мөхәммәтхан үзе сәхнәдә күренмәде. Җырдан соң декламацияләр, ничәмә-ничә төрле биюләр булды, вакыт буенча концерт инде бетәргә тиеш иде, һәм алып баручы шунда гына ялгыз җыр белән Мөхәммәтхан чыгачагын әйтте. Зал бер мәлгә тын калды. Өченчекөн генә әтисенең үлгән хәбәре килгән Мөхәммәтхан ни дип, ничек җырлар икән? Өч ел буе аның бер генә мәртәбә дә сәхнәгә ялгыз чыкканы юк иде.
Башта сәхнәгә, үзенең тальянын күтәреп, урындык тотып, тугызынчы «А»дан Яңа Мичән малае Ярхәметдин чыгып утырды. Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән уңайсыз эре атлап, Мөхәммәтхан да чыгып басты; Ярхәметдингә карап алды да алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнең ныклыгын тикшереп карагандай итте, кулларын артка салды, түшәмгәрәк, залның артына таба караш юнәлтте. Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы аның кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде, шуңа күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар кыскасы, Мөхәммәтханның күзенә туры карап утырырга берәү дә җөрьәт итмәде. Хәер, Мөхәммәтхан да залга карамый, әйткәнемчә, зал артына түшәмгә табарак карый иде. Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты: ник болай? Нигә бу малайның әтисен үтергәннәр? Ни хаклары бар? Сугыш бетә бит! Мин ышанып әйтә алам: әгәр шул көнне газетада, мәсәлән, «Берлин өчен сугышларда күп солдатлар батырларча һәлак булдылар» дип язылган булса, моны, сугыш вакытының гадәти бер трагедиясе дип, һәркем үзенчә кабул итәр һәм бер авыр сулау белән бу хәбәрне сеңдерер, уздырыр иде. Әмма бит монда конкрет шәхес Мөхәммәтханның әтисен үтергәннәр! Моңа фашистлар гаепле, анысы факт, ләкин тагын кем дә булса безнең арадан берсе гаепле түгелме? Аның әтисен коткарыр өчен барысын да эшләп бетердекме? Бетердекме?
Авыр уйларны тальян бүлдерде. Ярхәметдин аккорд бирә икән, һәм залда моңарчы беркем дә ишетмәгән, тоймаган йөрәк өзгеч көй-моң таралды. Башта озын гына аккорд белән ул моңны сипкелле, тулы яңаклы, математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы сүзсез Ярхәметдин таратты. Бөтендөнья халкының оккупация астында җыкланган тугандаш украин, белорус, молдаван, Литва, Кырым, Латвия халыкларының ачы хәсрәте, фашистлар коллыгында газап чиккән поляк, французларның канлы яшьләре, балаларын сугышка озаткан аналарның тирән сагышы, бөтендөнья ятимнәренең сыктау авазлары шушы тәбәнәк буйлы, классташлары арасында тарихны бик яхшы белгән бер кыз тарафыннан «Пипин Короткий» (Каролинглар династиясенең беренче короле) дигән кушамат алган Яңа Мичән малае Ярхәметдиннең кып-кыска дүрт бармагына җыелган да беткән, имеш.