Һи-и, ул Шәмсемөхәммәтнең миңа ялынулары. Шәвәли абый, ди, ат җиктер инде миңа, ди. Теләсә кайсы сменага эшкә чыгам, ди. Аңа бит нибары алты-җиде яшь иде сугыш чыккан елны. Сугыш беткәнче төнге сменада ат куды ул. Гел пирауатта булды, гел ат куды. Сугыш беткәнче
Сәмсехәмәт шәһәрдә яшидер инде хәзер, бушка эшләп тормышын рәтли алмаган егетләр бит авылларын ташлап киттеләр. Тамак туйдырырга кирәк иде
Шул егеткә Тәэминат министрлыгы күпме пенсия бирер икән? «Тегесен тегеләй ит, монысын болай ит» дип, гомер буе кеше өйрәтеп яшәгәннәр яхшы гына пенсия алып яталар бит хәзер
Сәмсехәмәт исәндер әле, көтик әле, көтик әле аның ялга чыкканын Аның пенсиясенең күләме безнең җәмгыятьнең хезмәт кешесенә булган мөнәсәбәтенең иң төгәл күрсәткече булачак.
1993Дыңгыр
Баш пешәрлек эссе көн, авылда тынлык, этләр, телләрен чыгарып, капка күләгәсендә яталар, казлар авызларын ачкан. Урамда беркем юк, бары тик агач кибет баскычында гына бер-ике ир тәмәке көйрәтеп утыра. Кибет бик бай, тик колхозчының акчасы гына юк. Бөтен булганы налогка. Кырык тугызынчы ел.
Менә урам башында арба дыңгырдаганы ишетелде, бу заправщик Гофран абзый. Яздан алып көзгәчә шулай, кара тимер мичкәне арбасына сузып салган, үзе мичкәнең башына менеп утырган, дилбегәсен тоткан. Аты да ашыгып атламый, Гофран абзый да ашыкмый булса кирәк, шулай ягулык склады белән кырдагы тракторлар арасында яз буе, җәй буе, көз буе дыңгыр-дыңгыр
Менә ул кибет турысына килеп җитте, аты, бер дә аптырап калмыйча, дилбегә тартканны да көтмичә, шунда таба борылды, чөнки белә: көндезгә кайтканда, хуҗасы шулай кибеткә кергәләп чыга, нәрсәгә керә ул анда, күк алаша аны белми, әмма шуннан чыккач, дилбегәне тарткалап, атны ашыктырырга тотына. Гофран абзый, кибеткә кергәндә, кибет баскычындагы кешеләр белән, гадәттә, исәнләшми. Бу юлы да шулай булды, дилбегәсен ат сыртына ташлады да мичкәсе өстеннән төште. Бер кат кына юл-юл ыштаны артына бик нык ябышкан иде, аны да рәтләп тормады, кибеткә кереп китте.
Ничек чыдый бу кеше шундый эсседә? диде кибет баскычында утырган сыңар аяклы фронтовик. Ничек утыра ул эссе тимер өстендә? Ичмасам, бер такта башы йә киез дә куймый бит
Күбрәк вакытын кибет баскычында уздыручы колхоз табельщигы исә урыныннан торып арба янына килде, мичкәгә кулын тиереп карады һәм шырыйлап кычкырып җибәрде.
Монда, диде ул, кулына өргәләп, әллә нәрсәләрең пешәр Һәм ул «әллә нәрсәләр»нең конкрет исемен дә атады.
Бу вакытта исә Гофран абзый, ыштан кесәсеннән янчыгын чыгарып, акчаларын кармаштыра, ә күзләре белән кибет шүрлекләрен ялый иде. Шүрлекләр исә бай: анда дүрт-биш төрле кызыл эчемлек, шешәләре тузанга каткан «Шампанское» (менә кыш башында ук кайткан иде, әлегә бер шешә дә алмадылар, дөнья күргән бер фронтовик әйткән, имеш: исертми), әнә «Ратевани», «Вакири» дигән кавказ эчемлекләре, әнә өч җиделек куелган портвейн һ. б.Әллә тегесе юк инде? Ә? Уф, бар икән, чүлмәкләр, янавычлар артында икән: «Особая московская». Гофран абзыйның чырае яктырып китте.
Сеңлем, әнә тегесен йөз грамм, диде ул, кибетче Тәслимәгә акчасын сузып.
Тәслимә берсүзсез кырлы стаканга йөз граммны салды, стаканны күтәреп, үлчәү сызыгын тикшерде һәм, дөреслегенә ышангач, икенче бер стаканга авыштырып, абзыйга сузды, акчасын алды: акча йөз граммлык, тиенгә тиен дөрес иде.
Гофран абзый эшне тиз тотты, һоп итеп кенә стаканны әйләндерде һәм җәлт кенә киез эшләпәсен салды, аның эченнән беләүләнгән кәләпүш килеп чыкты, абзый, күзләрен йомып, мыс-мыс килеп, шул тирле кәләпүшен иснәде дә, яңадан башына киеп, эшләпәсен урнаштырып, чыгу юлына борылды. Моны шаккатып карап торган Тәслимә бер савыттан кәгазьле конфет алды да абзыйга сузмакчы булды:
Аб-бау, Гофран абзый, шундый эсседә бер закускасыз үләсең ич, мә, кап! диде.
Абзый исә, авыз кырыйларын кара майга каткан куллары белән сөртеп:
Кирәкми, сеңлем, айныта ул, диде һәм, җәлт кенә чыгып, кояшта ут булып кызган тимер мичкәсенә менеп утырды.
Юллы юка ыштаны һаман шул ябышкан көе иде әле.
Ат инде, ашыгыбрак атларга җыенып, урам уртасына таба борылды. Урамда бердәнбер тавыш яңгырады: дыңгыр-дыңгыр
1993Гөнаһсызлар
Ватан сугышы алды елларында татар авыллары бик нык бөлде. Егетләр-кызлар кичке уенга аякларына чабата киеп киләләр иде. Чабата кию ярлылыкның, фәкыйрьлекнең иң бөек күрсәткече. Шуны кидеңме барысы да аңлашыла инде. Димәк, синең ашаган ризыгың да көненә өч тапкыр умач яки кычыткан, алабута шулпасы.
Авыл егетләре әнә шул фәкыйрьлектән чыгу юлларын эзлиләр, читкә китеп акча эшләп, бераз киенеп, авылга кайтырга омтылалар иде. Ләкин феодализм белән колбиләүчелек дигән ике формацияне берләштергән большевистик режим ул егетләргә паспорт бирдертми, авылга беркетеп тота иде. Шулай да ара-тирә егетләр ычкынгалап алалар иде. Күбрәк очракта өстән кушу буенча, «оргнабор» системасы нигезендә. Йә шахтага, йә метрополитен төзергә. Менә шулай чит җиргә барып чыккан авыл егете бер гөнаһ эш эшләми калмый инде. Ул менә болай була.
Яши авылда бераз аграк гаиләдә үскән чибәр кыз. Чабаталы егетләрнең, әлбәттә, инде моңа күзләре төшә. Ләкин бит теге кыз бик борнай. Җитмәсә әле, ул кыз йә укытучы, йә клуб-уку йорты мөдире, йә кибетче-фәлән. Кыскасы, фәкыйрь гаиләдә яшәп, чабата киеп йөргән егет, никадәр генә моңа күз атып йөрмәсен, бу «крепость» янына килә алмый, газаплана.
Менә, ниһаять, ул егет еракта, яңа дөньяда. Нишләргә? Теге борнайга мәхәббәт хаты язып караргамы? Кулны таныячак. Нишләргә соң?
Һәм ул әлеге кызның адресын шунда үзе белән баракта яшәгән бөтенләй бер ят егеткә бирә. Тегесе дә әҗәтле булып калмый, үз авылларындагы чибәр бер кызның (затлы гаиләдән) адресын әлеге яңа танышына барактагы бүлмәдәшенә бирә.
Һәм көннәрдән бер көнне борнай кызга почтальон хат китереп тоттыра. Ләкин алай гына, ансат кына түгел, хатны алтмыш тиен түләп аласы (чагыштыру өчен: утыз тугызынчы елда бер тюбик вазелин алтмыш биш тиен тора иде; бүген шул ук тюбик йөз илле-йөз сиксән сум тора). Ни өчен түләп аласы? Чөнки теге иптәш хатны маркасыз салган. Юри шулай эшләгән. Почтамтта исә әлеге кысыр конвертка «Доплатить» дип мөһер сукканнар. Оваллы (сытылган, озынча) мөһер. Һәм син шул хатны түләп алырга мәҗбүрсең. Теге егет ярым шаярып мәхәббәт хаты язган, дуслашырга тәкъдим иткән һәм хатын җыр белән очлап куйган:
Яки болай:
Гөнаһсыз шаярулар Теге кыз да белә инде моны кем оештырганын: мөһерендә «Мәскәү» дип куелган бит! Кем эше булсын, теге Хәйрулла Габдерәүфе эше генә бу, әле бер ай элек кенә бит аны Мәскәүгә метро төзергә җибәргәннәр иде. Китәр алдыннан бик күзен кыздырып йөргән иде шул, мин дәшмәдем
Шулай, читкә киткән бер егет берәр кызга шундый түләүле хат оештырмый калмый иде. Берәр ел шулай шаяргалагач, алар йә ял алып, йә бөтенләйгә авылга кайтып төшәләр. Күрсәң Башта сигез өлгеле, төймәле кепка, өстә кара шевиот костюм, аякта шыгырдавыклы сары ботинка, муенда ефәк шарф, авызда «Пушки» дигән иң яхшы папирос һ. б.
Инде теге кыз янына килеп була, инде сүз катып була, инде ул кызның йомшак билләренә кулларыңны салып була. Инде түләүле хат салуның кирәге юк.
Бичаралар Ул егетләрнең барысы да сугыш иттурагычында беттеләр, теге борнай кызлар тол калдылар.
Их, килсен иде ул егетләрдән «Доплатить» дигән хатлар. Алтмыш тиен түгел, алтмыш меңнәр түләп алырлар иде аларны. Бик тә гөнаһсыз егетләр, гөнаһсыз хатлар иде ул
1993Сәнгать корбаннары
I
Мең тугыз йөз кырык икенче елның ач җәе иде, без колхоз кырында эшлибез. Ун-унөч яшьлек малайлар колхозда төп көч. Игеннәр әле өлгермәгән, иң көтелгәне борчак та әле кузакланмаган. Без, үгезләр җигеп, йә фермага юкә миллеге ташыйбыз, йә, иген өлгерешкә дип, әвеннәрне, әвеслекләрне чистартабыз, кыскасы, эш муеннан. Миңа унике яшь, ачлыктан, йокы җитмәүдән мин бик тилмерәм, йончыйм. Колхоз эшеннән качкалап, «уфалла» арбасы белән урманга барып кайткалыйм, кышка утын әзерләү минем өстә. Иптәш малайларымның кайберсе әтиле. Әтиләре йә өлкән яшьтә, йә сугышка яраксыз булып өйдә калганнар, аларның эш бераз җиңелрәк. Әтиләре сугышта үлгәннәренең яки әле сугышта исән йөргәннәренең дә эшләре җиңел үк булмаса да, хәлләре ярыйсы: аларның гаиләләрен налогтан азат иттеләр. Минем хәл котчыккыч: гаиләдә ирләрдән берүзем, әти «халык дошманы» дип төрмәгә озатылды, хәбәре юк. Мине бригадир да типкәли, үгез җиккәндә матавыкланып озаграк азаплансам, председатель дә яңакка менеп төшә, мин хокуксыз.