Әйдә, өйгә узыгыз, дип, өй ишеген ача, үзе эченнән уйлап куя: «Утыз ике ел синсез яшәгән идек әле, каян килеп чыктың аяк арасына кыл сыймаган вакытта Аракы өмет итеп кермәдеме икән? Куна калса ни хәл итәрсең?» Әйдә, узыгыз, әнә түрдән узыгыз
Шул вакытта Мөхәммәтхан хатынына карап алса, һәм хатыны шулвакыт: «Унынчыны бетергән кызга пальто аласы идек бит, тагын дүрт сум унике тиен китәмени инде, ну шушы эшсез гулять итеп йөрүчеләрне» дип, минем турыда начар уйлап куйса
Юк, мин андый «көнкүреш гаебе»н күтәрә алмаячакмын. Һәм мин ул очрашудан соң хикәя дә яза алмаячакмын. Бәлки, алай булмас та, бәлки, Мөхәммәтхан, хатыны, мин рәхәтләнеп сөйләшеп бер чәй эчәрбез, гөрләшербез, серләшербез, әмма кичке якта, көтү кайта башлагач, аның хатыны сәгатькә карап алыр, ыгы-зыгы килер, һәм мин үземне бу йортта артык кеше итеп сизәрмен. Юк, хикәя язу өчен очрашу мәҗбүри түгел. Мин шулай уйладым да зәңгәр урманнар артына, Мөхәммәтхан яшәргә тиеш булган моңсу, юаш рәшә сөременә күмелгән якка Мишә суы буена тезелеп утырган авылларга бармадым, машинаны шәһәргә таба борырга куштым. Зәңгәр-күксел урманнар, миңа рәнҗегәндәй, горизонтта күккә сеңеп тоташ буяуга әйләнделәр, әйтерсең алар миңа рәнҗиләр һәм «Әй син, туганкай, нигә безнең белән исәнләшмичә китеп барасың, бу дөньяда беребез дә мәңгелек түгел» дип, сагыш катыш каш җыералар иде
Бу сәяхәтемдә мин, шулай итеп, хикәяне башлау өчен ачкыч тапмадым һәм, ахрысы, бу турыда яза алмам, дип, өметсезлеккә бирелдем.
Ләкин мин ул хикәянең исемен таптым, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда. Хәер, бу турыда мин ахырдан әйтергә булдым. Чөнки минем хикәямдә сөйләнәчәк хәлләр хикәянең төп максаты, ә инде аны язу әмәлләрен, язу газапларын сөйләү белән укучының вакытын алу минем тарафтан намуссызлык булыр иде; мин белеп торам, берәүләр мине озын кереш сүз өчен дә тиргәрләр, нәрсәгә безгә бу, вакыйга бир, диярләр. Укучыга аңа вакыйга бир, төп герой көрәшсен, җиңсен, ахырдан бүләк алсын, туй ясасын, лауреат булсын менә укучы нинди хикәягә ияләнде
Ә Мөхәммәтхан турындагы хикәядә укучылар кашларын җыерырлар бернинди вакыйга юк. Чын. Анда бер Мөхәммәтхан гына бар. Ул берни дә башкармады, бернинди һәлакәткә очрамады, бернинди батырлык эшләмәде, ул безнең барыбыз кебек укучы гына иде. Әйе, сугыш вакыты урта мәктәбенең унынчы классы малае иде
II
Кырык бишенче елның мул, калын карлы кышы апрель урталарына кадәр нык кына торды да бер төнне кинәт көпшәкләнде: иртән, тулай торактан чыгып без мәктәпкә барганда, дөньяны яз исе аңкыткан иде. Белмим, каян чыккандыр ул ис, төн эчендә эрегән карга җебеп калган иске такта түбәләрдәнме, берничә сәгать эчендә бүртенергә өлгергән (әллә без элек күрмәгәнбезме?) карт топольләрдәнме, багана башларында моңаеп, мескенләнеп калган көпшәк кар бүрекләрдәнме, әллә Вятка ягына ук тоташып киткән күгәрчен тамагы төсле юкә урманыннанмы без моны белмәдек һәм аңлый да алмадык. Әмма шул көнне без дәрестән кайтканда, көнбатыштан тыгыз, җылы җил исә, ул җил үпкәгә бәреп керә һәм безнең сугыш еллары газабы белән сыекланган куәтсез каныбызны куалый, йөрәкне сафландыра иде. Шул җилгә сәерләнеп, исерешеп акшары каралган шыксыз тулай торакка таба кайтканда, без күк гөмбәзендә сихри моң ишеттек: биектән-биектән, зур кайчы булып тезелеп, кыйгылдашып, кыр казлары килә иде, аларның тавышы, әллә ниткән газамәтле, мәгънәле аһәң булып, сугыш хәсрәте белән кителгәләп, сынгалап беткән безнең күңелләргә кагылды, шау итеп сөйләшеп кайткан җирдән барыбыз берьюлы тын калдык. Шатлыклы һәм ни өчендер газаплы ләззәт иде бу тавышларны ишетү, һәм мин игътибар иттем: иптәш малайларымның барысының да күзендә дым иде, юк, елаклар дип минем иптәшләремне гаепләргә ашыкмасыннар; алар, эһ тә итмичә, җәен колхозда авыр эш башкарып, көздән язга кадәр синуслар, косинуслар, ассимиляция, диссимиляция законнары, Владимир Ильич Ленинның «Апрель тезислары», Авраам Линкольн, Георг Вашингтон биографияләре һәм перфект, плюсквамперфект, партиципцвайлар өйрәнеп йөрүче тырыш егет-малайлар иде.
Әмма кыр казлары оча, безнең якларга килә иде бу инде бик яхшы, бик мөлаем күренеш, бу инде, бер дә шиксез, яз килде дигән сүз иде, кыр казлары килү фашизмның менә-менә шушы көннәрдә дөмегәчәге, сугышның менә-менә тәмамланачагы дигән сүз иде. Тик ул сугыш корбансыз гына булсын иде, әйтик, безнең танклар алга таба бара, фашистлар, кул күтәреп, юл өстенә чыгалар, аларны колоннага тезәләр дә тылга озаталар, мәсәлән, Арча Саба якларына юл төзергә, кар сулары тотарга җибәрәләр; Җир йөзендә бер генә, бер генә кеше дә үлми, снарядлар шартламый, чөнки безнең җиңәчәк болай да билгеле бит инде, кан коярга җитәр инде, җитәр инде!
Кыр казлары, ахрысы, шулай сөйли иде
Шулай яз башланды, икенчеме, өченчеме көндә урман артыннан йомшак, әмма дәһшәтле гөрелте дә ишетелде, бөтен дөнья көпшәкләнде, төнлә юкә урманы берөзлексез шаулады, юл катысына ат аягы бата башлады, абзар артына чыгарган, янбаш сөякләренә көянтә-чиләк эләрлек ябык йөнтәс сыерларның аркасына чәүкәләр утырып укра чүпләделәр, баскыч төпләрендә үгез эчәрлек су җыелды
Менә-менә язгы каникул игълан итәргә тиешләр иде. Мәктәп директорының бик кызык бер гадәтен без инде белә идек: укулар ел саен бер айга соңга калып башланганлыктан, һәр елның кышында ул безгә «быел язгы каникуллар булмый» дип әйтә килә һәм аннан кинәт кенә, линейкага җыеп, безне шатландыра иде: каникул! Бу язны да без шундый кинәт киләчәк бер мизгелне көтеп яши идек.
Безнең мәктәп әйләнә-тирәдә зур уку йортларыннан санала, һәм укучылар хәтта күрше районнан да килеп йөриләр иде. Мөхәммәтхан, мәсәлән, бөтенләй ерактан егерме биш-утыз чакрымнан килеп йөри иде. Белмим, аның бу тирәдә берәр туган-тумачасы булгандырмы, әллә безнең мәктәптәге педагогларның яхшы, мактаулы исемнәре бөтен республикага таралган булганмы, һәрхәлдә, Мөхәммәтхан, аркасына пөхтә капчыгын асып, безнең авыл аркылы ял көнне кичтән уза иде; ә безнең юл ун гына чакрым булганлыктан, без дүшәмбе иртән генә китә идек. Мөхәммәтханның капчыгында тире оек эченә тыгылган бер чирек сөт, суган, туң май белән пешереп төелгән бәрәңгедән куш йодрык зурлыгында алты йомарлам һәм алабута оны кушып пешергән чынаяк тәлинкәсе зурлыгында нәкъ алты юка таба күмәче була иде моның белән инде ачыкмаска була! Һәр атна өендә ул мунча кереп, кием-салымына әнисеннән тулы ремонт ясатып килә иде; хәер, ремонт та әллә нәрсә кирәкми, чөнки Мөхәммәтхан шулкадәр пөхтә егет иде ки, аның чалбарының бер тез башы сидрәгәндә, икенчесе дә сидри һәм, ялга кайткач, әнисе аңа нәкъ бер зурлыкта, бер төстә ямаулар салып җибәрә иде, әйтерсең ул ямаулар фасон өчен
Каникулны бездән бигрәк Мөхәммәтхан көтә иде, чөнки аларның өендә алты бала, иң олысы Мөхәммәтхан, ул да укуда булгач, йортта эш җыелып тора, абзар түбәләрен көрәргә, абзарны су басмасын өчен арт яктагы карда тирән канаулар казырга, өй астына су төшмәсен өчен ишегалдындагы бозны чабарга, гөрләвекләргә юл алдырырга иде аларны кем эшләсен? Әтиләре сугыш башланганнан бирле бер тапкыр да яраланмады, кеше әтиләре кебек кайтып күренеп китә алмады, Мәскәү яныннан башлап, укчы полкта җәяүләп Польша аркылы узып, Берлинга якынлашып килә иде.
Безнең мәктәптә бик күркәм бер йола бар иде. Белмим, аны укытучылар уйлап тапканмы, әллә ул гадәт барлык мәктәпләрдә дә булганмы, һәрхәлдә, атнаның җомга кичендә ашханә бинасында концерт була иде, бу концерт чираттан бара, мәктәп зур булганлыктан, аның чираты елына икедән дә артмый иде. Язның нәкъ әнә шул беренче көннәрендә, кыр казлары килгән, каникул көткән, сугыш бетә дип өметләнеп, канатланып йөргән көннәрдә, концерт чираты Мөхәммәтханнар классында, ягъни унынчы «Б» классында иде. Мөхәммәтхан өч ел буе концертларда катнашып килде, аны ни өчендер әллә тавышы моңлы, әллә үзе тыйнак булганга, өчпочмаклап тезелгән хорның башына (авыл сәхнәсендә хордан башка концерт булганы бармыни?) чыгарып бастыралар һәм ул, гадәт буенча, салмак, ипле тавыш белән башлап җырлый иде.