Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 13.

Шрифт
Фон

 Менә сез күчмә кошларны гына алып карагыз, диде ул. Аларда бер-берсенә мәхәббәт кешеләрдәгегә караганда 8085 процентка артык була. Ни өченме? Чөнки алар, җылы яклардан безгә кайтканда, океанда йөзеп йөргән айсбергларга утырып ял итәләр. Ә көньяк кояшы астында айсбергның өске ягы чокырланып эри, һәм анда үзенә күрә сай гына бер күлдәвек хасил була. Теге кошлар шул суны эчәләр. Ул су исә кошларның тонусын күтәрә, мәхәббәт хисләрен арттыра.

Зал тәмам акылдан шашкан иде. Мисбах ярты сәгатьләр сөйләде. Аристотельдән, Леонардо да Винчидан, Шекспирдан мәхәббәт турында әллә никадәр өзекләр китерде. Аны телдән дә, язма рәвештә дә сораулар белән күмделәр. Очрашу тәмамлангач та, чолгап, аны залдан чыгармадылар. Яңгыр астында машина янында (машина бикле иде) мин байтак тордым. Гөрләп аны озата чыктылар. Ул, минем кызганыч хәлне күреп, тиз генә машинаны ачты, мин эчкә кереп чумдым. Ләкин ханымнар, туташлар аның телефонын, адресын, эш урынын сорап йөдәтәләр, һәрберсенең кулында блокнот, каләм иде. Без чак кузгалдык. Юлда мин үземне тиргәп кайттым. Хатын-кыз халкының кем икәнен белмәсәм дә белмәм икән Шул кирәк миңа. Мисбах миннән бик күпкә акыллырак икән. Әлбәттә, Плутархта андый сүз юк. Беренчедән, Плутарх борынгы грек язучысы, тарихчы, философ, безнең эраның беренче гасырында (46 елда) туган. Коньякны исә (икенчедән), унтугызынчы гасырда гына Коньяк шәһәрендә французлар эшли башлаганнар. Ул эчемлекнең исеме әнә шул шәһәрдән. Өченчедән, борынгы заманда эчемлекләрне йөз граммлап үлчәмәгәннәр. «Йөз грамм» дигән эчемлек безнең лексикага бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына керде. Ул сүзне сугышта исән калган фронтовиклар алып кайтты. Аларга, «наркомовское» дип, көненә йөз грамм аракы биргәннәр икән

Инде айсбергларга килсәк

Юк, бу темага мин кермим, керергә хакым да юк, чөнки мин хатын-кызны, аларның эчке дөньясын бөтенләй белмим икән.

Шул көннән башлап мин Мисбахны зур талантлы, акыллы язучыга исәпләп йөри башладым. Югыйсә университетта мин аны укыткан һәм аннан имтиханнар да алган идем. Ул миннән унбиш-егерме яшькә яшьрәк тә иде. Ләкин остаз булу акыллылык, шәкерт булу, яшь булу акыл азлылык дигән сүз түгел шул. Шундыйрак бер фикер Плутархның «Моралия» дигән әсәрендә бар, имеш

1992

«Юлчы! Спартага хәбәр ит»

Ул елны ни өчендер имтиханнар санын арттырдылар. Бишенче классны тәмамлаганда, рус теле, татар теле, арифметика янына тарихны да өстәделәр. Борынгы заман тарихы. Кызык та, авыр да. Хәмитулла соңгы теманы «Греция-Персия сугышлары»н кабатларга тиеш иде. Теманың иң кызык җирен Фермопилы янындагы тигезсез сугышта бөтен грек патриотларының һәлак булуы һәм шул урында ахырдан язулы таш куелуы турында укып утыра иде. Ә теге ташка Ватан азатлыгы өчен һәлак булган геройлар исеменнән болай язылган: «Юлчы! Спартага хәбәр ит, без, законны намус белән үтәп, шушы урында кабердә ятабыз». Фермопилы сугышы бөтен дөньяны канга батырган хәзерге сугышның борынгы замандагы бер энесе яки сеңлесе булып күз алдына килеп баскан иде җил капка ачылды да, аннан Сөмбеләнең борчулы йөзе күренде. Сөмбелә авылның иң чибәр кызы иде, ирләр сугышка китүгә, аны бригадир итеп куйдылар.

 Ни хәлләрең бар, энем? Ул малай янына, баскыч төбендәге ташка утырды. Дәрес карыйсыңмыни?

 Әйе шул, Сөмбелә апа, иртәгә сәгать сигездә имтихан. Менә укып бетерә алмадым, караңгы төшә инде. Өйдә чытлы керәчин юк.

Сөмбелә авыр сулады. Нәрсәдер әйтергә теләде, әйтә алмыйча азапланды. Аннан башын тезләренә куйды да елап җибәрде. Хәмитулла курка калды.

 Энем Хәмитулла, диде ул. Нишлим? Нишлим?

Хәмитулла балаларча беркатлылык белән:

 Нәрсә, әллә Зариф абыйның үле хәбәре килдеме? дип сорады.

Сөмбелә башындагы кыек яулык очы белән күзләрен сөртте. Малайга ялварулы карады.

 Энем Хәмитулла! Бүген төнлә атларны сакларга бер кешем юк! Иртәгә бәрәңге утырта башлыйбыз. Бик соңга калып инде. Беркемем юк бүген төнгә! Беркемем! Кичә төнлә сеңлем Гөлзада белән бергә сакладык. Менә икенче тәүлек инде чытлы йокы күргәнем юк

Хәмитулла башта ук уйлап куйган иде инде: иртәгә имтихан, димәк, булмый. Кояш чыгуга аның китапка тотынасы бар, әнисе «дүрттә уятам» диде, өч сәгатьләп укыса, ул, әлбәттә, кабатлап бетерәчәк. Әмма Сөмбелә әллә ничек кенә, яшь аралаш ялварып карады аңа. Тукта әле, нәрсә булды соң, нишләп Хәмитулла алдан әзерләнгән җөмләсен әйтә алмый? Нәрсә булды соң? Ә-ә! Гөлзада, диде бит Хәмитулла мәктәпкә аның белән генә бергә барырга тырыша. Иртән Хәмитулла гел генә дә инде Сөмбелә апаларының капкасына карап киенә. Гөлзаданың килеп чыгуы була, Хәмитулла шундук урамда. Гөлзада алтынчыда, бөтен мәктәбенә аның кадәр матур итеп чәч толымын үреп куйган бүтән кыз юк. Ул дружина советы председателе. Дружина сборларында өлкән вожатыйга аның кадәр яңгыратып, төгәл рапорт биргән бүтән берәү дә юк. Әле моннан бер атна элек кенә дружина сборында Гөлзада чатнатып рапорт бирде:

 Иптәш өлкән вожатый! Павлик Морозов исемендәге пионер дружинасы рапорт бирә. Быелның май ае эчендә дружина пионерлары колхозда барлыгы кырык ике хезмәт көне эшләделәр. Дружина тарафыннан бу айда барлыгы йөз егерме кило тимер, утыз кило кәгазь җыелды. Кырга тирес чыгаруда барлык пионерлар да актив катнаштылар. Аеруча зур тырышлык күрсәттеләр

Хәмитулла шунда үз исемен дә ишетте: ул май аенда тирес төяүдә атна буе эшләгән иде. Дәрестән соң һәр көн.

 Йә, энем, нишлибез? Иртәгә бәрәңге утырта башлыйбыз. Ач кунсалар, атларга бик авыр булачак

Хәмитулла нишләсен болай да белә иде инде. Китапны тегендә атлар көтә торган кысыр басуда да укып була бит аны! Сәгать өчләрдә инде якты була бит!

 Мин һәрвакыт әзер, диде Хәмитулла, урыныннан торып. Мин һәрвакыт әзер! Шул вакытта аның салют бирәсе килде, әмма курыкты: Сөмбелә апасы көлсә? Көлеп Гөлзадага сөйләсә? Ул үзенең буталып, каушап калганына оялды: сбор булмаганда шулай әйтергә ярыймыни инде? Баскыч төбендәге песи борчагына басып шулай әйтәләрмени инде? Әмма шундук Сөмбелә апасының күзләрендә яшь бөртекләре күрде ул. Яшь бөртекләре шатлыклы ялтырыйлар иде.

«Борынгы заман тарихы»ның укыла торган битенә ат кузгалагы яфрагын өзеп тыкты да китабын япты. Әнисе йокламаган иде әле һәм, әлбәттә, Сөмбеләнең ник кергәнен, чолан баскычында нинди сүз барганын белеп, аңлап ятты

Ат абзарлары артындагы тигез кысыр басу, урманга таба сузылып, кичке караңгылыкка тоташып сеңгән. Утардан сөрлегеп чыккан атлар Хәмитулланың барын әллә белделәр, әллә юк ябыга төшкән янбашларын бер-берсенә бәрә-бәрә, бер-берсен этә-төртә, кысыр басуга таба юырттылар. Сөрлегеп юырткан атлар арасында бер-икесенең «хырумк-хырумк» килеп эче селкенә, чык төшкән парлы җир ат тоякларыннан бераз гына дерелди иде. Ул атланган ат колхозның Рәкәкә исемле аты иде, аның куе ялына тотынып барганда, Хәмитулла үзен бик кечкенә, көчсез, ноль дип хис итте, ат ябык, эре сөякле, биек торыклы иде һәм ул, карт ат, юлга чыгарга тырышмыйча гына, көтү уртасында юырта бирде. Томан артында тоташ дивар булып урман сизелгәч кенә атлар юыртудан туктадылар һәм кинәт кенә уңга борылып кереп пошкырып алдылар да, кызу-кызу йөренгәләп, кысыр басу үләнен утларга керештеләр. Хәмитулла Рәкәкә сыртыннан чак төште. Тегендә, утар артында, Сөмбелә апасы юкка гына аның сул аягын бөгеп, шайтан сөяге яныннан учлап тотып, зур көч куеп менгермәгән икән

Атлар, пошкыра-пошкыра, кичке томанга кереп эределәр. Җитмәсә, унике-унөч баш аттан торган бу көтүнең яртысы бурлы атлардан тора иде. Хәмитулла аларны бөтенләй күрмәде. Аның аркасын әлегә учак алдыннан әнисе алып биргән он катыш алабута күмәче җылыта иде. Ул ат өстендә гел шуны тоеп килде: аркадагы кечкенә капчыкта тагын «Борынгы заман тарихы» да бар иде. «Борынгы заман тарихы»ның тышына исә «проф. Мишулин редакциясендә» дип язылган. Хәмитулла «проф.» дигәннәрен әлегә аңламый, әмма шул китапның бер бүлеген, таң аткач, һичшиксез укып чыгарга кирәк иде, солдат малае буларак, аңа сугышлар турында язылган бу фән буенча, һичшиксез, «бишле» алырга һәм шул ук көнне «Полевая почта» дигән адрес белән әтисенә хат язарга кирәк иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3