Атлар, бер-берсеннән ераклашмыйча гына, соры томанга сеңделәр, Хәмитулла бер читтә басып калды. Сөмбелә апасы әйтте:
Энем, җаным, арыш басуына керә күрмәсеннәр, диде.
Юк, Хәмитулла аларны арыш басуына кертмәячәк. Шуңа күрә ул арыш басуы кырыендагы межага килеп утырды. Чыклы үләннән мәче борчагы исе килә иде, бу ис әллә ничек кенә борынны кытыклап йокыны китерә, башны тез капкачларына таба тарта иде, Хәмитулла авыр гына урыныннан торды. Басып төн уздырырга булды ул. Сөмбелә апа әйтте, юеш уҗымны унбиш минут ашаса, ат-сыерны коткарып булмый, диде. Һәм Хәмитулла межа буена басты. Якында гына атларның пошкыргалап алуы ишетелә, әйләнә-тирәдә тоташ мекердәгән бертигез тавыш, бу мекердәү ниндидер бер ритмга салынган. Ритм исә Хәмитулланы баскан көе үк тибрәтә, аның әледән-әле тез буыннары йомшап китә, һәм ул егылудан чак-чак кына үзен тотып кала. Күз алдын сөт шикелле куелык баса, юк, бу сөт түгел, ә зәңгәрле-аклы күк болыты җиргә төшкән дә Хәмитулланың битенә, күз алмаларына сарпыла, күз кабакларын авырайта, һәм кинәт тез буыны сынып китә. Ә теге мекердәү хор белән моңа таба якынлаша, менә зәңгәр-аксыл болыт эченнән зур соры шәүлә һаман килә, Хәмитулла күзләрен текәп карый. Зур соры шәүлә ул атланып килгән Рәкәкә икән. Менә аның артыннан тагын икеме-өчме соры шәүлә Хәмитуллага якынлаша башлады, менә алар ишәйделәр арыш басуына таба киләләр икән. Хәмитулла сүстән үргән камчысын шартлатты, бу тавышка ул татлы йокысыннан уянгандай итте. Әмма атлар һаман арыш басуын чамалыйлар иде чыклы уҗымнан бу якка таба салат исе, ипи катысы исе тамак төбен җыера торган ниндидер хикмәтле, исерткеч бер ис килә иде, димәк, атлар ис буенча баралар. Бераздан Хәмитулла әле бер атны, әле икенче атны кире якка боргалап йөгереп үк йөри башлады, чыклы межада аның чабатасы бүртте, йон оекбашлары чыланды, бүрткән чабата киндерәләре аягын кысты. Ә соры шәүләләр һаман бу якка таба шуыштылар. Хәмитулла шунда әтисеннән калган каеш чыбыркыны алмаганына үкенде. Каеш чыбыркы булса, атның каршысына чыгып, колак төбенә бер генә чартлатып алыр идең Ә соры шәүләләр малайның көчсезлеген сизеп алдылар: сүс камчы очы ат тиресе өчен, әлбәттә, чебен тешләгән кебек кенә инде ул. Хәмитулла камчы чартлаткан уңайдан кычкыргалап та карады. Әмма куе болыт эчендә аның кычкыруы бик зәгыйфь ишетелә, һәм соры шәүләләр, аңа игътибар итмәстән, межага таба аны гел кысрыклыйлар, этәләр иде. Хәмитулла шунда үзенең сүгенә белмәгәненә бик үкенде. Югыйсә күрше Камалетдин, унбиштә генә булса да, егетлек күрсәтеп, атка бер генә кычкыра:
Куда?! Фәлән-төгән, дип, атны өркетә.
Ләкин бу уеннан ул шундук куркып калды. Хәмитулла? Сүгенә? Ә моны Гөлзада белсә? Авылның иң матур кызы Сөмбелә апа ишетсә? «Пионер Хәмитулла Зиннәтов әшәке сүз белән сүгенде» дип, мәктәптә хәбәр таралса? Юк, Хәмитулла атларны болай гына санлатачак, һәм ул, межа буйлап йөгерә-йөгерә, әле бер атның, әле икенче атның колак төбендә сүс камчысын чартлатты. Йөгергәндә әллә ничә тапкыр сөрлегеп егылды, межадагы эт эчәгесенә чабата эләгә иде. Каты йөгереп, каты селтәнеп, кычкыргалап камчы белән кыйный торгач, кайбер атлар аны санга сукканнарын күрсәттеләр: межага таба үҗәтләнеп килгән Рәкәкә, кычкырып камчы чартлаткан бөке кадәр генә малайдан өркеп, ал санын кинәт күтәрде дә, арт аякларында торган килеш, үзенең биек озын торыгын гөрселдәтеп кире якка борып куйды. Бу җиңү Хәмитуллага куәт өстәде. Бераздан ул үзенең манма тиргә батканын, кычкырырга хәле беткәнлеген тойды. Әллә эчәсе, әллә ашыйсы килә иде ул моны аңламас хәлгә җитте. Яктырырга бик ерак, бик ерак иде әле. Әллә бераз утырып торыргамы? Хәл алыргамы? Керсеннәр соң, биш минут кына утласыннар арыш уҗымын! Бәлки, тамаклары туяр? Ә Сөмбелә апа ни әйтте? Ә дружина сборында ни әйтерләр? «Үзенең сугышчан бурычын үти алмаучы пионерлардан май аенда Хәмитулла Зиннәтов» Ул Гөлзаданың яңгыравыклы тавышын хәтерләгәндәй итте, кулындагы сүс камчысын бик нык кысканын тойды, әйтерсең сүс камчы түгел, ә Гөлзаданың ал лента кушып үргән чәч толымы иде. Ерак Украина далаларында сугышып йөргән әтисен ишеткәндәй булды: «Улым Хәмитулла! Нык бул! Язмыш безгә нык булырга куша». Соңгы хатында әтисе шулай дип язган иде.
Кинәт Кинәт Рәкәкә җир селкетеп кешнәп җибәрде. Аңа кушылып берсе, икенчесе, өченчесе Хәмитулланың йөрәге аска төшеп китте: монда урман якын, әллә, әкиятләрдә сөйләгәнчә, бастырык юанлыгы бер елан чыгып Рәкәкәне чактымы? Хәмитулла аны-моны аңлаганчы, бу гарасатка үзәк өзгеч бер тавыш кушылды:
Ми-һи-һи-и-и-и-и!
Бу сары бия колынының тавышы иде. Әйе, утарда күпме генә матавыкланмасыннар, сары биянең колынын аерып калдыра алмады алар. Шул арада атларның соры күләгәләреннән зур бер дулкын туды, алар гәүдәләрен кинәт борып кирегә ыргыттылар һәм, әллә ниткән тавыш чыгарып, бер күчкә өелделәр: янбаш, авыз-теш, тояк бәрелгән тавышлар чыкты, һәм ниндидер мизгелдә атлар бер түгәрәк тоташ болыт булдылар да шым калдылар. Барысы да берөзлексез пошкыралар һәм җир селкетеп мышныйлар-сулыйлар иде. Дөньяны кинәт кенә ат тире исе басты, бу кайнар, төче ис куе болытны тараткан сыман булды. Куркыныч тынлык урнашты. Ләкин озакка түгел, атлар яңадан пошкырыштылар, һәм сары биянең колыны тагын миһелдәп алды. Аның тавышы бик ерактан салам эскерте астыннан чыккан сыман иде, Хәмитулла аңлады: колынны уртага кысканнар. Шул арада тагын нәрсәдер булды, ниндидер кечерәк ат, күчтән аерылып, күләгә булып выжылдап, Хәмитулла яныннан узды, томан эчендә аның арт санын бик нык сикертеп чапканын чамаларга мөмкин иде. Әмма күләгә бер читкә китеп чүмәләдәй тынып калуга, Хәмитулланың йөрәге өшеп китте: теге чүмәләчекнең күзләре ут булып яна иде. Атлар яңадан шаңгырдашып бер-берсенең янбашларына бәрештеләр, аяк алыштырдылар, дерелдәштеләр. Хәмитулла, үзен үзе белешмәстән, атлар арасына ташланды һәм куркуыннан, ике атның корсагын этә-этә, түгәрәк эченә шуышып керде. Керсә, бәләкәч колын шунда икән. Атларның борын тишекләреннән пар бәрә, берөзлексез пошкырыналар. Пошкырынган унике атның башлары астында бер айлык колын һәм унике яшьлек Хәмитулла иде. Хәмитулланың, атлар, бүрегә бирмәс өчен, колынны уртага алалар, дип ишеткәне бар иде. Ул хәзер барысын да аңлады. Нәрсә эшләргә? Шырпы булса, ичмасам, ут ягар идең. Болай тору бик хәтәр иде, һәм бүренең тегенди-мондый хәрәкәтеннән өреккән атлар таралса, колын һәлак булырга мөмкин. Хәмитулла кычкырмакчы булды: бәлки, авылда ишетелер, ни әйтсәң дә, бер чакрым чамасы гына җир бит.
Бүре ба-а-ар! дип сөрән салмакчы иде, аптырап китте. Тавышы юк икән, нәкъ төштәге кебек.
Бүре ба-а-ар! дип пышылдады ул, Рәкәкәнең муен ялына ябышып. Томанда ул аны тиз тапты, чөнки бары тик Рәкәкә генә йөгәнле иде. Атлар тагын тыпырдаштылар, ул арада Рәкәкә җиргә иренен төртеп тирән пошкырды: шул секунд эчендә Хәмитулла аның куе ялына эче белән ятты. Атның куәтле муенын күтәреп алуы булды Хәмитулла чөелеп аның сыртына менеп тә атланды. Атланды һәм тешен тешкә бәреп ыңгырашып куйды: ике ут көтү тирәсендә берөзлексез әйләнә, атларны таратырга хәйлә эзли иде. Димәк, колынны алмакчы! Хәмитулла шунда гына үзенә нинди авыр язмыш килгәнне аңлады. Әгәр колынны биреп кайтса, аңа мәңгелек начар исем тагылачак, ул мәңгегә хур булачак иде. Колынны коткарырга! Ул чабата үкчәләре белән Рәкәкәнең кабыргаларына бәрде һәм җан көче белән тезгенне тартты. Рәкәкә теләр-теләмәс кенә әйләнәдән чыкты. Хәмитулла, дер калтыраган килеш, аны көтүнең артына куды да күкрәге белән атларны этәрде. Колынны уртага алган көе генә, атларны таратмыйча гына авылга таба кузгатырга кирәк иде. Бу барып чыгарга охшый иде, атлар, берөзлексез пошкырып, алга таба кузгалдылар, теге ике ут та югалып калды. Әмма бераздан ике ут көтүнең алдында тәгәрәп яңадан күренде, атлар тарала язды. Хәмитулла шунда Рәкәкәне көтү алдына чыгарды. Ат көтүе өстеннән кайнар пар бөркелә иде. Хәтәр ике ут берничә тапкыр юлны аркылы кисте, ләкин якынаймады. Томан сыекланып китте, һәм Хәмитулла Рәкәкәнең колакларына игътибар итте: колаклар үткен пычак булып үрә каткан, атның гәүдәсе дерелдәгәнгә, алар бераз гына чайкала сыман иде. Инде борынга авыл җиле бәрелде сыер абзарлары, каралты-кура исе борынны кытыклады. Димәк, якын. Әмма моны теге дошман да сизде һәм үзенең йөрешен үзгәртте. Бер тапкыр уйнаклап Рәкәкәнең каршына ук килде, сыртыннан Хәмитулланы очырырлык итеп Рәкәкә ал санын күтәрде һәм дөнья җимереп кешнәде, аңа башка атлар да кушылдылар. Бүренең һөҗүме шулай ике-өч тапкыр кабатланды, Хәмитулла аның саен ат ялына ныграк ябышты. Бүре Рәкәкәнең бугазын эзли иде! Тагын ярты гына чакрым, тагын биш кенә минут! Ләкин бүре дә ашыга иде, һәм ул тактикасын үзгәртте. Күпмедер вакытка югалып торды да, зур тизлек белән яннан кисеп атылып чыкты һәм Рәкәкәнең бугаз астыннан узды. Ат, ал санын күтәреп, котчыккыч хырылдады, кызганыч ыңгырашып куйды. Бүрегә бу манёвр ошады булса кирәк, бераздан мондый һөҗүм тагын кабатланды. Өченчеме-дүртенчеме һөҗүмдә ат, куркуына чыдый алмыйча, яман кешнәп алга ыргылды һәм кушаяклап чаба башлады. Арттагы көтү дә җил булып килә, Хәмитулла арттагы атларның гырылдаганын, пошкырып сулыш алганнарын, Рәкәкә артына бәрелә-бәрелә килгәннәрен тойды. Инде авыл да якындыр: томан җылынып китте, авыл янында ул гел шулай була. Рәкәкә шәп кенә алдырып бара иде, ләкин ике ут, яннан кисеп, аңа таба сикерде дә атны тагын өркетте, ат бу юлы котчыккыч дәрәҗәдә куркып ал санын күтәрде һәм бөтен торыгын селкеп алды да бүрегә ташланды. Шул чакта зур соры стена булып авыл күләгәсе күренде. Димәк, атлар исән калды! Әмма соңгы сикерүдә Хәмитулла ат сыртыннан очкан иде инде. Ярсыган ат көтүе Хәмитулла өстеннән давылдай узды.