Җыелсалар күрәләр пенсионер бабай басып тора. Кулында буш чиләк, чүп түгәргә чыккан икән. Иске пальтодан, ямьсез бәйләгән башлыктан. Тишка әллә шуны, искене яратмаганмы өреп бабайга ташланган. Бабай аптырап басып тора кулында буш чиләк, чалбарының бер балагы, тездән өзелеп идәнгә салынып төшкән, аңа әбиләр алдында уңайсыз, чөнки чалбар астыннан күренеп калган ыштан бик үк чытыр ак түгел. Шайтан, кичә мунчага бара алмады шул, Тишкага «Сайра» эзләп йөреп
Тишка исә, саргылт очлы тешен кара күн ырмавына бастырып куйган да тәгәрәп ята, күзен ярым ачып күзәтә һәм мыскыллы елмая сыман: «Килешеңне кортып иске киенеп йөрмәссең тагын. Пенсияң йөз тәңкә, чүп түгәргә чыкканда ни өчен ямьсез булып чыгарга?»
Бер сүз әйтмичә таралыштылар. Әмма төн уртасында тагын эт тавышы ишетелде, подъездда ыгы-зыгы башланды. Фигуралы шуу буенча тапшыруны карап утырган тыныч халык тагын подъездга агылды: Мәскәүдән командировкадан кайткан инженер өченче кат белән дүртенче кат арасында батарея янында басып тора, ләкин, ни гаҗәп, аның да чалбарының бер балагы тездән өзелеп, сыдырылып төшкән иде. Анысы шундый суыкта бер кат чалбар белән йөри икән тагын, ай бу яшьләрне
Шул төннән соң Тишка юкка чыкты. Аны теге инженер урамга куып чыгарган, типкәләп озаткан, диделәр. Ишек яннарындагы чүпрәкләр, киезләр дә җыеп алынды. Кыздырылган бавыр исләре дә сизелми башлады, пенсионер бабай да чүп түгәргә чыкканда инде теге ямьсез башлыкны кими иде.
Кышкы каникул бетүгә, тагын салкыннар башланды. Диктор тагын берничә көн рәттән «ата-аналар һәм мәктәп директорлары» дип белдерү ясады. Инде монысы артык иде, каникулдан соң мәктәп сагындырган иде. Ниһаять, беркөнне өлкән класс балаларына мәктәпкә барырга рөхсәт иттеләр. Температура егерме сигез градус кына иде.
Пенсионер бабай белән бумази туфлиле әбинең оныклары (ул малайлар икесе дә алтынчыда иде), иртән укыр-га барганда, мәктәпкә күрше бер өй янында Тишканы күреп алдылар. Тишка ябыккан, күзләре ябышкан, янбаш сөякләре чыккан, бик пычранган иде. Суыктан ул дер-дер килә, бер подъездның ишеге төбенә баскан да күзләрен йомган, шыңшып ала, кешеләрдән ярдәм сорый иде.
Янында ике әби берсенең сөт алып кайтышы, икенчесенең буш сөт шешәләре тотып барышы үзара сөйләшәләр иде:
Бичара Бу суыкта ничек чыдарга кирәк. Хәзер мин аны алып кереп сөт җылытыйм да
Шулай итә тор. Минем дә үрдәк шулпам бар
Сөт күтәргән әби, ишекне ачып, Тишканы эчкә озатты
1976Плутарх коньяк эчә
Мең тугыз йөз җитмеш тугызынчы елның көзе булдымы икән, көз яңгырлы, эчпошыргыч, берсенә берсе охшаган соры, юеш көннәре белән үзәкләргә үтте. Казан шәһәренең урамнары юеш сары яфраклар белән түшәлде, тротуарлар лычкылдады, халык өзлексез яңгыр, түбән болытлардан, плащ итәген, чалбар балагын, дипломат-портфельләрне пычратып узган машиналардан тәмам гарык булган иде. Күңелсез, яшисе килми. Сентябрь ахырлары иде
Шунда, шул соры көннәрнең берсендә, Язучылар сою-зы идарәсеннән миңа телефон булды:
Сезне Әҗем мәчетендәге семинарга чыгыш ясарга чакыралар, диде Союз идарәсенең пропаганда бүлеге мөдире. Мәчет дигәч тә курыкмагыз, анда Татарстан Культура министрлыгының тулай торагы, анда район культура йортлары директорларының белемен күтәрү курслары эшли. Лекцияләр дә тыңлыйлар, торулары да шунда
Тын алдым, аңладым кебек.
Сезнең белән язучы Мисбах та бара, диде әлеге җаваплы иптәш һәм өстәде: Анда утыручыларның туксан проценты марҗалар, рус телендә сөйләргә туры киләчәк, диде.
Һи, без моңа күнгән. Татар авылларына әдәби очрашуларга барасың залда бер рус кешесе булмыйча калмый, авылның җитәкчесе, колхоз партком секретаре сине бөтереп кенә ала:
Ыслушай, иптәш писатель, ни бит, вот чауа Монда бит өлкән иптәшләр дә (рус кешесен, яшенә карамыйча, шулай дип атый) бар. Шуңа күрә сез инде болай итегез Ызначит, шулар телендә сөйләгез
Һәм татар кешеләренә татар әдәбияты, язучылары турында рус телендә сөйлисең. Әгәр залда руслар берничә кеше булса, һәм син ара-тирә татарчага күчкәләп алсаң, теге иптәшләр, «демонстративно» торып, залдан чыгып китәләр. Миңа 1972 елның көзендә Мәскәү татарларының чакыруы буенча Герцен урамындагы бер китапханәдә чыгыш ясарга туры килде. Залга Мәскәү татарлары җыелган иде, әлбәттә инде, КГБ егетләре дә бер-ике генә булгандыр. Шунда әлеге китапханәнең мөдире, рус хатыны (каны буенча яһүдәдер инде), миңа сүз бирелгәч, миннән бары тик рус телендә генә сөйләвемне таләп итте. Зал белән ике арада көчле бәхәс башланды. Хуҗа хатын сәхнәдән торып залга нәгърәләр орды. Ниһаять, Мәскәүдәге татар профессорлары тырышлыгы белән «бөек милләттән» шундый рөхсәт алынды: мин яртылаш русча һәм яртылаш татарча сөйләргә тиеш булдым. Колларча чыгышымны хәзер искә алсам, әле дә оялам. Болай башладым:
Только в нашей стране Советов, где гуманно решён национальный вопрос, представитель автономной респуб-лики имеет право выступить на своём родном языке в такой столице, как Москва
Хәер, шуннан соң татарчага күчтем.
Ул кичә миңа зур сабак булды. Шуннан бирле мин, Сабага, Балтачка баргач та, аудитория хуҗасыннан сорамый калмыйм: «Кайсы телдә сөйләргә кирәк?»
Ни гаҗәп, аудиторияләрдә «бөек милләт» телендә сөйләгән кешегә ихтирам зуррак. Халкыбыз бөгелгән, сытылган. Аны тарих сыткан.
Әйе, теге көнне Әҗем мәчетендә аудиториядә татарча бер авыз сүз яңгырамады. Башта мин сөйләдем. Марҗа апаларны шаккатырырга теләдем. Чөнки минем ике китабым Мәскәүдә рус телендә басылып чыккан заман иде, мине ник белмәсеннәр, рәхәтләнеп сөйләдем. Романнарым ничек язылган, аларны ничек, кем тәрҗемә иткән, рус укучыларыннан миңа нинди хатлар килгән. Зал тып-тын калып тыңлады, ләкин тыңлаучыларның күзләре җансыз, битараф иде. Мин ара-тирә тәрәзәгә караш ташлыйм, анда кыеклап соры яңгыр сибәли, аны күрү күңелдә авыр хисләр уята иде. Ниһаять, сөйләп бетердем. Инде миңа сораулар явар дип урыныма утырсам бер сорау да юк. Очрашуны алып баручы курслар җитәкчесе булган ханым залны күпме генә кысып карамасын, ләм-мим. Бу вакытта мин үземне бик бәхетсез хис иттем. Аңладым: әлбәттә, беркем дә мине белми, беркем дә минем әсәрләремне укымаган. Мәдәният йорты директоры матур әдәбият укыймыни! Аның бит машинага бензин, запчасть табасы, ташкүмер китертәсе, бинага ремонт ясатасы, шабашниклар, алдакчылар, алкашлар белән эш итәсе бар. Шунда мин Мисбахны кызганып куйдым: мин булып мине белмәгәч (Мәскәүдә китапларым чыккан), мин булып миңа бер сорау да бирелмәгәч, кызыксынмагач, бу бичара нишләр инде? Харап була бит егет Киләсе булмаган аңа бу очрашуга.
Курслар җитәкчесе аңа сүз бирде. Чыгып басты бәхетсез Мисбах, галстугын рәтләде, тамагын кырды һәм башлап җибәрде.
Бөек тарихчы Плутарх, диде ул, йөзенә елмаю чыгарып, болай дип әйткән: «Әгәр дә мәгәр, дигән, аерым бүлмәдә берәр хатын-кыз белән ялгыз каласың икән, иң башта бер йөз грамм коньяк эч».
Зал шундук уянды. Гөжли башлады. Хатын-кызның битләренә нур йөгерде.
Әйе, әйе, дип дәвам итте Мисбах, мәхәббәт хисе кайчан туа? Ничә яшьтә? Сез әйтерсез инде, уналтыда, унҗидедә, дип. Бик нык ялгышасыз, хөрмәтле туташлар-ханымнар.
Зал инде тәмам магнитланган иде. Әйтерсең трибунада язучы басып тормый, ә зур бер магнит дугасы селкенә, әйтерсең залда кешеләр түгел, ә металл кыйпылчыклары чәчелгән һәм алар, шул магнит дугасына буйсынып, хәрәкәткә килгәннәр иде.
Мәхәббәт хисе, дип алдырып китте Мисбах, детсадта ук барлыкка килә. Әгәр дә мәгәр бер малай үз группасындагы бер кызның чәченнән тартып узып китә икән, шул инде мәхәббәтнең башы була.
Мин таң калып тыңлап утырдым.