Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 11.

Шрифт
Фон

Ул көнне дә шулай булды: мәктәпкә баруын бармадылар, уенга чыктылар. Сигез тулып унбиш-егерме минутта егерме квартиралы подъездда кат саен балалар кыштырдаша. Соңгы көннәрдә салкыннар бик еш кабатланганлыктан, балалар моңа инде ияләнеп тә килә, рәтен дә беләләр сыман иде: тәрәзә төпләренә җыелышып утыралар да китап укыйлар, көнбагыш ашыйлар, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, кичәге мультфильмның эчтәлеген сөйлиләр, чыштыр-чыштыр әүмәкләшеп, төрткәләшеп тән дә җылытып алалар иде. Әмма бүген алай булмады.

Булмады. Подъезд тормышы иртүк үзгәрде, башка көндәгечә булмады

Аңа шундук Тишка дип исем куштылар. Чөнки үзен бик тыныч, әйбәт тота иде. Муенында галстук сыман кара юл да бар икән. Әтисеннәнме ул, әнисеннәнме, бу тирәдә андый ак этнең әлегәчә күренгәне юк иде. Җыйнак кына гәүдәле, беренче класс укучыларының портфеле биеклегендәге бу пычрак эт авырый иде булса кирәк. Аның кайчандыр ап-ак булган тиресе керләнгән, күз кырыйларында керфекләре ябышкан, янбаш сөякләре беленеп тора иде. Тишка килеп кергән көннән башлап подъезддагы тормыш бөтенләй үзгәрде. Беренче көннәрдә Тишка белән балалар гына шөгыльләнде: батарея янына бер кызның гамәлдән чыккан мутон якалы пальтосын җәйделәр. Кайсыдыр квартирада әтисе дә, әнисе дә эшкә киткәч, әби базарда вакытта су җылытканнар да, зур табак белән су эченә бастырып, Тишканы юганнар. Моны иң өстәге бишенче каттагы мәйданчыкта эшләделәр, бала-чага күп булды, чөнки ул көнне дә радиодан «ата-аналар һәм мәктәп директорлары игътибарына» теге хикмәтле сүз әйтелгән иде. Югач, Тишка чистарып китте, күзләре ачылды, балаларга рәхмәт әйткән сыман дерелдәп, су бөртекләрен очыртты да шыңшып алды һәм мутон якалы пальто өстенә килеп басты. Аннан утырды. Аннан Тишкага сый-хөрмәт башланды. Аңа җылы сөт бирделәр, теле белән лепердәтеп ул аны бик тиз юк итте, койрыгын болгады. «Әле мин сезне юындыру-чистарту кебек юк эш белән генә йөрисезме дисәм, сез тамак ач икәнен дә белдегез» дигән сыман, ул балаларга мөлдерәтеп карады. Аннан, батареяга аркасын терәп, дүрт аягын таратып, башын ташлап ятты. Аның авыз кырыйларыннан кара күн җөй сузылган, аскы иренен басып казык теше чыккан иде.

 Йокласын! Таралыйк Ял итсен, диде балаларның зуррагы.

Балалар теләр-теләмәс кенә таралыштылар, тышта коточкыч салкын, ә өйдә күңелсез иде, әти-әни эштә, ә әбиләр гел өйрәтәләр, гел ачуланалар Шуңа күрә өйләренә таралуга, озак та үтми, балалар берәм-берәм бишенче катның мәйданчыгына менгәләп төштеләр. Кичке якка таба Тишканың алдында инде ике-өч конфет, печенье, колбаса, сыр кисәкләре ята иде. Тишка йоклады да йоклады.

Икенче көнне иртән подъездда коймак исе таралды, ял көн иде, сәгать тугызларда хәрәкәт башланды. Тишканы олылар да күреп алды. Көне буе подъездда тавыш ишетелеп торды. Әбиләр балаларны ачуландылар:

 Эткә конфет бирәләрмени?

 Эткә печенье бирәләрмени?

 Ул пәлтәнең нигә алай драплы ягына яткырдыгыз? Әйләндереп җәяргә иде.

Һәм башкалар. Каршыдагы кибеттән бер әби эт өчен махсус колбаса алып керде.

 Аның тешләре сызлыйдыр, каты әйбер бирмәгез, дип, балаларны орышты да Тишканың алдына «Докторский» колбаса телемнәрен куйды. Эт кабаланмыйча гына башта бер телемгә үрелде, иснәп карады һәм әкрен генә эләктереп, әкрен генә чәйнәп йотты да тагын барып ятты, күн кырыйлы авызын ярым ачып, башын тәгәрәтеп йоклаган сыман хәлдә калды.

 Әйттем бит, диде бумази туфли кигән әби, әйттем бит: аның тешләре сызлый. Салкын тигән аңа. Әнә күрдегезме, нинди әйбәт тәрбия алган ул: комсыз түгел. Хуҗалары елый-елый эзлидер әле бичараны. Китегез, ял итсен, тимәгез

Кичен Тишканың алдында кайнар өчпочмак, кыздырган балык һәм май яккан булка кисәге ята иде. Әмма Тишка һаман йоклый иде әле. Бераздан ике әби этне уяттылар да, көчләп дип әйтерлек, аңа сөт эчерделәр.

 Мәтрүшкә белән кайнаттым, диде бумази туфлиле әби, шуңа өнәп бетерми ул аны.

 Шалфей да кушасың калган, диде алтын алкалы, башы тулы шпилькалы әби, аның тамак бизләре шешкән булуы мөмкин.

Иртәгесен көн бераз сындырган иде, балалар мәктәпкә киткәнче барысы да Тишканың хәлен белделәр. Кичәге ризык менә мондый хәлдә иде: өч телем «Докторский»дан бер телеме калган; өчпочмак сүтелгән, бәрәңгесе белән камыры гына калган; балыкка кагылмаган.

Балалар, мәктәпкә барганда, үзара килешү төзеделәр. Килешү ике пункттан тора иде:

1) Беркем дә, Тишка терелгәнче, аның барын күрше подъезд балаларына әйтми; 2) Тишка чираттан йөреп йоклый. Мәсәлән, бүген ул дүртенче катка төшерелә.

Әбиләрнең исә, балалар киткәч, куллары бөтенләй бушап калды. Шпилькалы әби иртүк бумази туфлилегә керде.

 Базарга барышым, диде ул, ачкычымны сиңа калдырыйм, килен төнге сменадан кайтырга тиеш. Җелекле ит алып кайтып шулпа ашатыйм дим. Бәлки, рәтләнер

 Бик әйбәт, диде бумази туфлиле әби, алайса, иртәгә мин барырмын. Мин әле аңа бавыр пешереп йөрим. Андыйга кайнар бавыр бик килешә инде.

Сүз Тишка турында бара иде.

Ул көнне кич Тишка дүртенче катка күчерелде. Яшел драплы кызлар пальтосын урынында калдырдылар, чөнки дүртенче катның батареясы янына искергән, сүсәргән атлас тышлы балалар юрганы җәелгән иде. Дүртенче кат Тишканы тавык шулпасы, скумбрия консервысы белән сыйлады. Әмма дүртенче каттагы пенсионер бабай Тишканың яту режимына үзгәреш кертте: эткә һәркемнең ишек төбенә үзе теләгән вакытта килеп ятарлык шартлар тудырырга; моның өчен һәркем ишек төбенә калынрак әйбер сукно кисәгеме, фланельме җәяргә. Пенсионер бабай бу турыда дүрт кат кешеләрен дә кисәтеп чыкты (бишенче катка менәргә хәле җитмәде, йөрәге кага башлаудан шикләнде).

Кичке якка мәсьәләгә өченче катта яшәүче кешеләрдән бер яшь ханым катнашты.

 Беркайчан да эткә майда ясалган консерва бирмәгез, диде ул. Иң әйбәте томатлы скумбрия.

Чыннан да, Тишка томатлы балыкны яратып ашады. Тик тавык шулпасын гына кайнар көе ашый алмады, эт дисәң эт шул, кадерен бетереп, суытып ашады.

Бер атна дигәндә этнең бөтен рационы инде эшләнгән, кагыйдәләр ныклап урнашкан иде: эткә ашарга бирүне бары тик олылар гына башкара; һәр катның баскычы борылып киткән урындагы ишек төбенә этне яткырмаска, йөгереп төшкәндә балалар аның койрыгына басулары мөмкин; каты ит бирмәскә, скумбрия урынына Тишкага «Тунец» яки «Сайра» бирергә һ. б., һ. б.

Өстән аска таба чират буенча икенче тапкыр төшеп килгәндә, Тишка мөстәкыйльләнә башлады. Көненә әллә ничә ишек төбенә килеп ята, йоклап ала. Ашау урыннары да күбәйде. Шпилькалы әби, бумази туфлиле әби һәм пенсионер бабай аның янына, «теләсә нәрсә ашатып авыру йоктырырсыз» дип, балаларны якын җибәрмиләр, эт тулысынча алар карамагында иде. Тишка тазарды, янбашлары түгәрәкләнде, тиресенең йоннары елкылдый башлады.

Ә беркөнне Тишканың «Үәү!» дигән тавышы чыкты. Ул көнне шпилькалы әби бәйрәм итеп Тишкага сервелат колбасасы бирде: әбинең инженер малае кичә генә Мәскәүдән командировкадан кайткан иде.

Бераздан этнең «Үәү!» дигән ачы тавышы ешрак ишетелә башлады. Аңа ияләнделәр, подъезддагы шатлык урамга чыкты, инде теге сер дә ачылган, Тишка янына бөтен йорт балалары кереп йөри иде.

Ә беркөнне Беркөнне Тишка шпилькалы әбинең оныгы инженер улының бердәнбер кызы Ленаның итәгенә ябышкан. Лена чырыйлап кычкырган тавышка ишекләр ачылды, халык җыелды. Тишка, сыңар күзен өскә калдырып, башын тәгәрәтеп, атлас юрганы өстендә ята, Лена елый иде.

Ленаны башта үз әбисе, аннан пенсионер бабай ачуланды.

 Үзең гаепле син, Тишка андый түгел, диделәр.

Лена акланмады, мысык-мысык килеп елады. Әбисе аны алып кереп китте.

Әмма икенче көнне иртән Тишканың көр тавыш белән һавылдап ук өргәне, кемнеңдер карлыккан мырылдавы, йөткерү, гырлау авазлары ишетелде. Тагын ишекләр ачылды, тагын халык җыелды. Балалар йокыда, кышкы каникул вакыты иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3