Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 19.

Шрифт
Фон

Дөньяда иң тыныч кеше кем? Бүре Әскый. Аның рәвешен күргәч үк нервлар туарылып, бушап китә. Ашыкмыйча гына йөри, ашыккан кешене сүндерә белә. Үзе берәүдән дә ким эшләми.

Сугыш вакыты. Бригадир Шәвәли карт тыз-быз йөгеренә, эшкә кеше җитми, көннәр болытлы, кырдагы көлтәләрне яңгырга киткәнче әвеслеккә ташырга кирәк. Шәвәли йорт саен керә, выжылдап чыгып йөгерә:

 Тизрәк булыгыз, тизрәк, дип ашыктыра, бу вакытта нинди өйдә яту ул

Шулай йөгереп Әскыйләргә килеп керә.

 Син, кордаш, давай, давай! Явымга киткәнче көлтәләрне кертеп бетерик! Бу ниткән эш чәй эчеп утыру бу вакытта!

Башка кешеләр капкада Шәвәли күренүгә эш коралын алып чыгып йөгерәләр. Әмма Әскый таш стена. Шәвәлинең бөтен инерциясе шушында килеп бәрелүгә сүнә, бетә.

 Кайгырма, Шәвәли, кайгырма! Әле киндер киптерерлек көннәр булыр! Әле, әле

Шәвәли буылып, сүгенеп чыгып китә.

Әскыйнең малайлары да үзенә охшаган иде. Олы малае Нургаян, сугыштан яраланып кайткач, амбарда кладовщик булып эшли башлады. Аңарчы эшләгән кладовщиктан халык бер дә риза булмады. Анысы, авырлыкны тигезләр өчен, үлчәүдәге бәрәңгене алып, пәке белән ярып бирә иде. Бәрәңгене алай итеп дөньяда шул гына үлчәгәндер! Бу төгәллек колхозчының күңелен рәнҗетә иде. Нургаян кабул иткәндә, шулай да тегенең җитмәүчелек чыкты: алтмыш кило он, ике центнер бәрәңге. Гомуми җыелышка куйдылар: амбар, подвал ишекләре җиде-сигез йозак белән бикләнә иде, без тимәдек, түләсен дип тавыш чыгардылар һәм түләттеләр.

Нургаян исә амбарны төнгә генә бикли торган булды. Тамагың ачса амбарга бар. Бер-ике уч борчак алып чыгасың икән, Нургаян аны күрми дә, әйбер дә әйтми. Малай-шалай рәхәтләнде, тук булды. Бер-ике ел эшләгәч, Нургаян авырып китте һәм амбарны икенче кешегә тапшырдылар. Ревизия вакытында Нургаянның да өстеннән чыкты: тугыз центнер ашлык җитми иде. Нургаянны төрмәгә утырталар икән дип сөйләделәр. Гомуми җыелыш җыйдылар. Нишлибез дип халыкка мөрәҗәгать иттеләр.

 Эсписәйт! Эсписәйт! дип ду кубып кычкырды халык. Эсписәйт итик!

 Егетне батырмыйк! дип, халык аны йолып калды.

Әскый карт үзе ахырдан сөйләп йөрде.

 Безнең малайның әнә илле дүрт пот ашлыкка кәгазе туры килмәде. (Ул һич тә өстеннән чыкты, җитмәүчелек булды дип аңларга теләмәде.) Хөкүмәт эшендә андый гына була инде ул. Була ул, була

Әскыйнекеләр гомер буе бер кеше белән конфликтка кермәде, егетләре беркем белән сугышмады. Боларның рәвешен күрүгә үк, чыккан ачуың басыла, кан тынычланып китә иде.

«Елларга иминлек бирсен» дигән сүзләрне ишетүгә, минем күз алдына Әскый картның бөтен гаиләсе килә

* * *

Мин бу китабымның әлеге бүлеген язып бетергән көннәрдә авылга кайттым. Җәй иде, тук арыш башагы, бәрәңге чәчәге, урманнан алып кайтып капка төпләренә кибәргә тараткан кырлык үләне исе килеп торган җәй иде. Кайттым, күңел нечкәрде. Күршедә өлкәннәрдән туксан сигезенче яшь белән бара торган Бүре Әскый генә калган. Кайтуыма әйттеләр: кичә төштән соң Әсхәдулла абзый кинәт кенә авырый башлаган. Үлем авыруы эләккән, ашаудан калган, имеш. Үз гомерендә беркайчан да ашыкмаган, бернәрсәдән дә өрекмәгән, каушамаган Әсхәдулла абзый үлемне дә тыныч каршы алыр, алыр

Мин шәһәрдән алып кайткан кып-кызыл ике зур помидор тоттым да авыру янына киттем.

Менә без уйнап йөргән «Әскыйләр ындыры», менә инде бераз үзгәртелгән ишегалды, менә яңа йорт (теге без «таянып торган» сәкеләр, әлбәттә, инде юк), ишегалдында ак мунча, мотоцикл, комбайн резинасы, электр кайрагы Яңа заман, яңа рух. Ишегалдында җитү чәчле ике егет (Әсхәдулла абзыйның иртә үлгән улының малайлары) мотоцикл белән мәш килеп яталар. Кердем, исәнләштем.

 Бабаегыз авырып киткән икән, хәле ничек? дидем.

 Әнә бит, диде егетләрнең берсе, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә. Әнә бит, мунча нигезендә утыра.

Мин имәнеп киттем. Чыннан да, мунча нигезендә, тезләрен туп-туры кушырып, күптәнге, әллә кайчангы Әсхәдулла абзый утыра иде. Мин аның янына килдем, исәнләштем. Ләкин ул кеше танудан узган иде. Җитү чәчле егетләр сөйләделәр: кичә, авыру эләккәч тә, бабай каушап калган, ары-бире йөренгәләгән, әллә ничә тапкыр егылган. Әсхәдулла абзыйның колак төбе, ияге, бер як бит чыгынтысы кызгылт-зәңгәр булып канга каткан иде. Ул гел егылган. Аның күзләре пыялаланып киткән, ул берөзлексез метмелдәтеп нәрсәдер ашый иде, бераздан мин аның нәрсә икәнен белдем жилет кесәсеннән алып, кәгазен сүтеп, шоколад конфет ашый икән, җәйге эссе һавада йомшап җебегән бу конфет картның кулларын, авызларын буяп бетергән. Танымаса да, мин биргән күчтәнәчләрне алды һәм помидорның берсен конфетлы авызына якын китереп сытып суыра да башлады.

 Ә-ә-ә Әле кем була соң бу? Кайсы авылдан? Ни атлы? дип, алмашынган күзләрен миңа текәде. Кая барыш? Рәхмәт, күчтәнәчең өчен рәхмәт.

Җитү чәчле егетләр, бабалары янына килеп, минем кем икәнлегемне аңлатырга керештеләр. Карт таныган сыман булды, әмма күзләре тагын алмашынды.

Ул помидорлы, конфетлы кулларын колагына күтәреп кинәт кенә азан әйтә башлады:

 Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр!

Лә илаһе иллялаһ! Лә илаһе иллялаһ!

Әшһәде ән-ля Мөхәммәде рәсулулла-аһ!

Моны карап торуы бик авыр иде, мин читкә борылдым. Җитү чәчле егетләргә болай дидем:

 Абыйларыгыз, апаларыгызга бүген үк телеграмма бирегез. Көнегез санаулы.

Егетләр дә, әниләре килен дә бераз каушап калганнар иде. Гомер буе тыныч яшәгән, кешене борчымау гына түгел, борчылган кешеләрне дә тынычландыра ала торган Бүре Әскыйне мондый хәлдә калыр дип кем көткән? Мин авыр күңел белән капкадан чыгып киткәндә, Әсхәдулла абзыйның ачигъланган тавышы яңгырап калды:

 Азан әйтәм, азан! Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр, лә иллаһе иллялаһ!

Бичара, үз гомерендә бер намаз укыдымы, шуның рәтен белдеме икән? Юктыр, юктыр

Ул крестьян иде, җирдә икмәк үстерүче, урман кисүче, юкәдән чабата, агачыннан башмак ясаучы, мунчаласыннан бау ишүче иде, юктыр, юктыр Ул намаз-ниязның нәрсә икәнен белмәгәндер. Әмма чиста, әдәпле, ипле кеше иде.

Шул көнне кич Бүре Әскый өзелде.

Әя агач, яшең күпме?

Безнең авыл шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерак урнашкан, мин бала вакытларда анда юллар бик начар, көзге пычракларда, кышкы бураннарда авыл бөтенләе белән шәһәрдән, район үзәгеннән аерылып бетә иде. Ни сиңа телефон, ни радио! Ә авыл халкы эшкә каты куллы, колхоз, урман эшен сытып, җимереп эшли иде, безнең авыл күбрәк урман белән яшәгәнлектән, ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визир юлы ачу, ботак яндыру кебек эшләр башкара иде ничә карасаң, колхоз идарәсе урнашкан йорт янына әле лесничий, әле лесхоз директорының аты килеп туктый иде. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде. Ул вакытта Казанның Горький урамындагы ортопедия институты булгандырмы-юктырмы, әмма сөяк төзәтү, тайган буыннарны урынына утырту тулысы белән авыл карчыгы Маһиҗамал түти (авылда аны Майҗамалттә дип йөртәләр) кулында иде. Без мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул. Урман эшендә без дә катнаша идек, беркөнне ниндидер бер үҗәт ботакка сөртенеп аягым каймыкты. Биш-ун минут эчендә аяк гөбе кебек шешеп тә чыкты. Мине арбага утыртып авылга алып кайттылар. Аннан Майҗамалттә янына алып чыктылар. Арбага утыртып. Үз гомеремдә беренче тапкыр «врачта приёмда» булдым. Хәзер аның дәвалау-савыктыру методикасы турында еш уйлыйм. Майҗамалттә иң беренче эш итеп су җылытты, суны эмальле зур чиста табакка салды да шунда минем шешкән аягымны озаклап юды. Аннан суны алыштырды да, кулына гап-гади кер сабыны алып, шул су эчендә аякка бик озаклап массаж ясады. Аякның сызлавы кимегәннән-кими бара иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3