Разговорчики! дип кисәткәләп тора иде.
Намуслылык, алдашмаучылык кебек сыйфатларны да халык үзе тәрбияли. Бу сыйфатлар уенда (хәрәмләшмә), сабан туенда (аяк чалма), бүрәнә күтәргәндә (авырлыкны тигез күтәрергә) һ.б. бик күп урыннарда тәрбияләнә. 1938 елгы Сабантуйда йөгерештән килүче малайларның алдына мәйданга килеп җитәр алдыннан гына йөгерештә катнашмаган бер ят малай кушыла да уртага беренче булып керә. Моны сизмәстән, картлар бу малайга бүләкне биреп тә өлгерәләр. Әмма бүләк алдакчы малайга кыйммәткә төшә: аны йөгерешче малайлар ил-умач итеп кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң ул үз гомерендә бер тапкыр да кеше алдамагандыр.
Икенче бер вакыйга хәтердә: кемгәдер килеп кунак булган яшь бер ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, ирләр, ат дилбегәсе алып чыгып, аның аягын-кулын бәйләделәр дә урам уртасындагы чирәмгә салдылар. Теге сүгенгән саен башына бер чиләк чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү авылда бик хурлыклы эш исәпләнә иде.
Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул, дип, карчыклар сөйләнә иде.
Халык рухын бер дә рәнҗетергә ярамый. Миңнислам исемле ташбаш бер малай бар иде. Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә карнизлардан, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә. Шуларны зур таш өстенә куя да икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә. Без куркышып торып йөгерәбез, ә Миңнислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:
Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле
Миңнислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде. Бу идеализм түгел, әхлак нормаларының бер чиге бар: шул чикнең теге ягына начарлык ягына адым атлаган кеше тормышта аның җәзасын таба. Ни өчен идеализм түгел? Шуның өчен ки, дини идеология, бу дөньяда начарлык эшләсәң, җәзасын теге дөньяда күрерсең, дип өйрәтә. Ә монда дөньяныкы дөньяда.
Кешеләрдә бердәмлек рухы шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш. Моның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түтидә күрергә була иде. Шәһәрдә катык-сөт җитми дип, Камәр түти җәй буе өендә Казандагы, Арчадагы таныш-белешләренең кыска итәкле яки кыска чалбарлы, озын ботлы җиде-сигез баласын асрый иде.
Әйдә, ашасыннар, катык-сөткә бер күбендереп җибәрермен, дип, Казан-Арча тирәсенә барган саен ике-өч бала ияртеп кайта иде. Икенчесе Камәр түтинең мунчасы. Зур кара мунча. Зур ләүкә, озын эскәмия. Зур казан, кисмәкләрдә су.
Әйдә бар, кайнар суы да, салкыны да җитәрлек, баш җуарга әче катыгы бар, миллеге ләгәндә булыр. Муйчаласы (мунчала) тәрәзә төбендә, сабыны эләүкәдә (ләүкәдә). Әйдә бар, муйча (мунча) кереп чыккач, чәй тәмле була
Камәр түти шулай ди-ди кичке якта бөтен күрше-тирәне йөреп чыга.
Әйдә бар, анда бер кеше дә юк, кышның көне муйча тиз суына ул, дип әйткәләп йөри.
Беркем дә юк дип мунчага килгән хатын-кыз аптырап кала: Камәр түти ярты урам хатынын чакырган. Мунчадан чыгышлый безнең авылда тәртип шундый: хуҗаның ишеген кагасың, хуҗа чыккач, рәхмәт әйтәсең.
Рәхмәт, Камәр түти, мунчаң бик эссе булды, рәхмәт, аягың-кулың сызлаусыз булсын
Камәр түти гомере буе хатын-кыздан шуны ишетеп яшәде. Кара мунча, гади әдәп нормалары, гап-гади мөнәсәбәт, әмма шул мунча белән Камәр түти бөтен бер төбәкне беркетеп тора иде. Хәзер кеше саен ак мунча, бер-берсенә кермиләр, мунчага әйтмиләр. Һәркемнең үзендә бар. Яхшымы бу? Әлбәттә, яхшы. Нәрсәнедер югалтмадымы күршеләр? Белмим
Монысы кара мунча булды. Әмма авылда бер ак мунча да бар иде. Кырыгынчы елны ак мунчаны тегүче Хөснетдин абзый салып куйды. Тегүче Хөснетдин абзый һәм аның «Йосыф Зөләйха» кыйссасына гашыйк хатыны Гыйльмениса апа мунчаны менә болай ягалар иде. Дөресрәге, бүгенге культуралы, укымышлы иптәшләр ничек якса, болар да шулай иде.
Мунча томаланган. Киләсе кеше инде билгеле, сәгате, минуты әйтелгән. Киләсең, керәсең. Мунча өйалды. Сәке, идән сап-сары, нарат бүрәнәсе исе. Сәкедә акбүз җәймә. Стенада мәтрүшкә, имән яфрагы, кура яфрагы катыш бәйләнгән каен миллекләре. Шүрлектә, чөйдә мунча чабыну өчен кирәк булачак реквизит. Болар: сукно баш киеме баш пешмәсенгә, аска киез, кулга бияләй чабынганда кул пешмәсенгә. Авылның әйбәт гадәте ярты сәгатьләр чамасы узгач, мунча хуҗасы килеп ишекне шакый һәм хәл белә: ис тимәгәнме, исән-саумы, салкын су китерәсе түгелме, бар әйберне дә таптыгызмы, фәлән-төгән. Ярты сәгатьтән тагын. Ә Гыйльмениса апада боларга өстәмәсе бар: мунчага чакырылган кеше кунакка чакырылган дип исәпләнә. Берәр сәгать узгач, Гыйльмениса апа мунча өйалдыннан дәшә:
Менә, йалдына чыгып хәл алып керегез, дип китеп бара.
Чыксаң гөжләп утырган самавыр. Карасаң аш тарелкасына түбәләмә итеп өелгән кайнар коймак. Шикәр, варенье. Пешкән чәйнең хуш исе.
Гыйльмениса апаның мунчасыннан шуңа күрә өч-дүрт сәгатьсез чыкмыйлар да. Мунчадан чыккач, сыйлау башлана. Авылда бары тик Гыйльмениса апа гына әзерли торган чөгендерле катык. Үзе кызыл, үзе катык. Яки яшел суган тураган катык. Уҗым катыгы аеруча тәмле. Монысы көз көне, җир туңдыргач, сыер көтүе уҗым басуында йөргәндә була. Язын, сыер бозаулаган көннәрдә, Гыйльмениса апаның өстәлендә мунча чыгышыңа өчаякта кыздырган угыз сөте. Күмәч кебек күпереп пешкән, өсте кызыл элпәле. Кисеп ашый торган сөт!
Гыйльмениса апа кайвакытта бәрәңге белән сыйлый: менә монысы ак әмерхан, тәгәрмәчләп ярып пешергән, хуш исле, ярмалы. Ә менә монысы шәмәхә тышлы бәрәңге, кабыгы белән ярып пешерелгән, бу сорт безнең авылда бары тик бау ишеп көн күрүче Мөхәррәм картта гына бар. Моны утырту өчен аннан алыштырып алалар да аерым буразнада үстерәләр. (Хәзер безнең якта бу сорт беткән, шәмәхә кабыклы бәрәңгене сагынган кеше Масрада яшәүче берәүдән алып кайта икән.) Мич бәрәңгесе монысы өчен «Лорх» әйбәт була. Гыйльмениса апа мичтән чыккан бәрәңгене агач табакка сала, өстенә су бөркә һәм, киндер ашъяулык каплап, парланырга куя. Көтеп утырасың йортта тантаналы иминлек, шатлыклы тынлык, күңел бөтенлеге.
Шундый күңел бөтенлеге белән яшәүчеләр авылда байтак иде. Арадан берсе Бүре Әскый. Моны, түбән очтагы биш малайлы Әскый белән бутамас өчен, һәр очракта да Бүре Әскый дип йөртәләр. Өй эчләре белән колхозда, урманда эшләп йөргән бу гаилә авылда тынычлык, сабырлык, киң күңеллелек белән аерылып тора иде. Бу бик үзенчәлекле гаилә. Сөйлиләр иде: боларның күршеләрендәге Дәүләтша карт колхозга ике-өч ел соңрак кергән. Әскый беренче елында ук. Колхоз уңышны мул биргән, буралар, капчыклар тулган. Дәүләтша абзыйның тышауламый-нитми атын урамга чыгарып җибәрә торган гадәте бар икән. Аннан, кирәк булгач, эзли, йөгән тотып ат чакырып йөри:
Баһ, баһ, баһ
Ат җавап бирми, күренми. Йөри торгач, Дәүләтша читән аркылы гына кычкыра:
Әсхәдулла! Безнең ат сезнең келәттә түгелме?
Кереп карасалар келәттә. Он бурасына башын тыккан да рәхәтләнә. Күз төпләренә кадәр ап-ак булган.
Һай, рәхмәт төшкере, бар әйдә, бар, нишләп келәт пычратып йөрисең, дип, Бүре Әскый атны куып чыгара. Әскыйнең келәт бикләмәгәнен сизеп алган ат анда еш кунак була.
Дөньяда иң тыныч урын кайда? Бүре Әскый сәкесендә. Бигрәк тә көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда, Аларга егетләр дә, малайлар да килә. Чөнки егетләре дә, малайлары да бар. Керәсең, түргә узасың. Әскый үзе чабата ясый. Сәке тулы юкә, ясалганы, ясалмаганы. Өйдә тынлык. Сәкегә утырасың. Бераздан кырын ятып терсәккә таянасың. Бераздан ул терәүне аласың Һәм искиткеч татлы йокыга таласың. Безнең авылда «ял итеп ал» яки «йоклап ал» дип сөйләшмиләр, бездә «таянып ал». Таянып алу димәк, бераз йоклап алу. Әскыйләр сәкесенә артын төрткән кеше «таянып алмыйча» калмый иде. Бу сәкедә бөтен бер буын егетләре яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда «таянып» яшәделәр, аннан 41 нче елда сугышка киттеләр. Тагын шунысы бар иде: җәйге төнне егетләрнең кайберсе, үз өенә кайтып тормыйча, Әскыйнекеләр белән бергә алар печәнлегенә менеп йоклый. Чөнки йокының иң тәмлесе бары тик Әскыйләрдә генә