Таймаган бу, балам, тайса, мин аны тартып урынына утыртыр идем, диде ул, аякны сабын белән уа-уа. Таймаган бу
Икенче көнне мин яңадан урман эшендә идем. Безнең авылның әнә шулай тайган-сынганны урынына утырта, ялгый торган (Майҗамалттә агачтан шиналар ясатып, көзгеме-язгымы сарык йоны белән урап, тайган-сынган сөякләрне урынына утыртып бәйләп куя иде) авыл «докторы» бар иде. Сугыш алды елларында ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте. Әмма традицияләр яши икән: вак-төяк каймыгу, тамыр сузылулар булганда әле дә Майҗамалттә тәҗрибәсен кулланучы хатыннардан берәү бар икән. Халык медицинасы бу очракта фәнни медицинага каршы килмидер дип уйлыйм мин
Майҗамалттә «ортопед» булса, безнең күршенең Бибинур түти (аны да Бибинурттә дип кенә йөртәләр иде) «киң профильле белгеч» иде. Моның һөнәре: сыер бозаулату, кайчы-пычак белән эш итү, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау иде. Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур хафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. Әмма Бибинурттәнең бу мәшәкатьтән зарланганын, авырыксынганын авыл халкы хәтерләми. Андый «вызов» булганда, ул (ветврачны тиз генә каян табасың?), аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп, чакыручы кешенең үзеннән дә узып ярдәм күрсәтергә ашыга һәм, абзарга килеп керүгә, җылы су, комган, тастымал сорап ала да газап эчендә яткан бичара сыерга ярдәм күрсәтергә тотына иде. Безнең авылда «бозаудан үлгән», «үле бозау тапкан» дигән сүз, гомумән, телгә алынмый иде. «Бибинур килгәние Шуннан соң» дип кенә сөйлиләр иде авылда. Бибинур түти малай-шалайның аягын дәвалау буенча авылда беренче белгеч иде. Хәзер без еш кына авылда яланаяк йөргән вакытны сагынабыз. Мин уйлап куям: әгәр хәзерге кебек юньле аяк киемнәре булса, яланаяк йөрелгән булыр идеме икән? Чөнки яланаяк йөрү ике башлы таяк ул. Яланаяк тавык үләненә басып рәхәтләнеп уйнап йөреп була. Ләкин авыл табигате гел тавык үләненнән генә тормый. Каткак, камыл, үткер ташлы урыннар була; күгәргән кадак, пыяла кисәге, очлы тимерчыбык тырпаеп торган урыннар була. Тыраклап йөреп, аяк җәрәхәтеннән җәфа чигеп җәен уздырган малайлар була иде. Башка авылларда. Ә бездә Әниең җитәкләп Бибинур апага бер тапкыр алып бара иде. Нибары бер тапкыр. Миңа да булырга туры килде анда. Шул ук методика: табак, җылы су. Аннан үткен пәке. Стерильный булмагандыр инде ул. Пәке белән ярып, юып, җәрәхәткә яфраклар салып бәйләп җибәрә иде Бибинур тәтә. Берсен хәтерлим: бака үләне яфрагын яба иде ул пәке тиерерлек булмаганда.
«Күзгә чүп керү» дигән афәтнең нәрсә икәнен бары тик авыл халкы гына белә. Шәһәр халкының күзенә чүп керми. Шәһәр халкының күзенә тузан, тополь мамыгы, корым керергә мөмкин. Әмма күзгә чүп керү Бу инде авылда гына була. Авылда «фәлән кешенең күзенә чүп кергән» дигән хәбәр көне буе йөри. «Әле нихәлдә ул, чүбен алдылармы икән?» Алдылармы икән Ә аны алу өчен Наһар түти кирәк. Аргыякта, Пуник (Поник) очында яшәүче Наһар кирәк. (Безнең авыл ике урамнан булып, шул урамнар икешәр «оч»тан тора. «Аргыяк», «Биргеяк». Теге як өчен без «аргыяк», безнең өчен теге як «аргыяк».) Җыр да бар иде:
Моны алты-җиде яшьлек кызлар, язын тау башына чыгып, теге як кызларын күргәч, тамакларын ерта-ерта җырлыйлар иде һәм аргыяк биргеякка, биргеяк аргыякка карата күпмедер дәрәҗәдә «оппозиция» саклап яши, уйнаша, сугыша, җырлаша, аралаша бирә иде. Ә, әйе, күзгә чүп керү Наһар түти Пуник очында яши. Майҗамалттәдән арырак, урманга табарак, Починок Поник дигән керәшен авылына безгә караганда боларның очы ярты чакрымга якынрак. Починок Поник 10 чакрым булса, боларга нибары тугыз ярым чакрым Күзенә чүп кергән кешене җитәкләп әнә шул очка Пуник очына алып китәләр. Анда үзенең бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «җитештерү коралларыннан» арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар.
Капкадан кергәндә үк белә инде ул: бу кеше бәлагә тарыган. Арпа, арыш кылчыгы эләккән булуы мөмкин. Наһар түти, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәкләрен ян-яктан күтәреп кыстырып куя, тиз генә кулын юа башлый. Ә теге бичараның күзен инде кан баскан, ул инде сәкегә ауган. Күздән чүп алуның күп төрле ысуллары арасында берсе хәтердә калган: Наһар түтинең китап эчендә саклый торган ефәк җепләре була иде, һәм, төрле юанлыктагы шул җепләрнең берсен сайлап алып, чүпне шуның белән тартып чыгара иде. Ул безнең авылга утызынчы елларның башында килен булып төшкән иде, кырык еллар чамасы бәлагә юлыкканнарга шулай ярдәм күрсәтеп яшәде.
Мәрфугатти, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында тол калып, өч малай үстергән. 1941 ел июненең соңгы атнасында Мәрфугаттинең өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте. Өчесе өч көнне. Мәрфугатти аларның һәрберсен басу капкасында озатып калды, һәр улында оныклары бар иде, берсе ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда, «Әт-ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде.
19411942 еллар эчендә Мәрфугаттинең өч улы турында бер-бер артлы өч кәгазь килде: Ватан өчен көрәшеп үлгәннәр. Мәрфугатти, һәр хәбәр килгәч, халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә:
Шөкер, хәсрәтне күп күрдем, дип кенә әйтә иде.
Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде. Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул күз тимәсен дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде. Ничек алай озак яшәгән ул?
Мәрфугатти урман карчыгы иде. Ул җәй буе урманда була иде. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара һәм төш җиткәнче зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде.
Мәрфугатти Иртәгә минем Миңнисламымны ияртмәссеңме икән?
Бервакыт әни мине аңа ияртеп җибәрде. Кояш чыкмаган иде әле, мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны капкаладым, йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә. Менә бервакыт әни, дулкынланып:
Мәрфугатти! дип пышылдады.
Ындыр арты киртәләре буеннан еш-еш атлап бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде. Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем. Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде. Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчык сыман киндер күлмәк икән. Күз ачып йомганчы шул күлмәген өстән киеп куйды да баш яулыгын алмаштырды. Нәрсәдер укыгандай итте дә, тәвәккәллек белән:
Йә, олан, башлыйк, диде.
Башка көннәрдә без урманга кояш кыздырганда гына килеп җитә идек һәм, куак арасыннан сыдырыла-сыдырыла бер-беребез янына килеп, җыйган җиләкләребезне тикшерә идек. Чиләк тулуны тикшерү өч этаптан тора иде.
Төбе яшьнәдеме? (Чиләк төбенең бер рәт җиләк белән каплануы безнең авылда шулай атала.)
Синеке күпме булды? (Яртыга җитәрәк сорала.)
Туламы әле?
Туларга бер илле генә калды. (Безнең үлчәү буенча чиләк ырмавына җитәргә 45 см калган.)
Ашап, капкалап бөтенләй җыя алмаучылар, уен-көлке сөйләшеп, җыймыйча, аска үлән тутырып, җиләкне өскә салып мөлдерәтеп алып кайтучылар да була иде. Тулмаган савыт, чиләк белән урманнан кайту безнең авылда зур бер хурлык санала иде.
Мәрфугатти исә алай сөйләшеп тормады. Капчык күлмәге белән кураларны чожылдатып эчкә кереп китте һәм ике-өч сәгать буена миңа тамак кыргалап кына йөрде. Кояш кыздыра башлагач кына чожылдап куралар арасыннан чыкты да, мөлдерәп тулган чиләген салкын күләгәгә куеп, өстенә әрекмән япты.
Инде кышлыкка җыйыйк, диде.
Мин аңламадым. Аннан ул капчык күлмәген салды да гадәти чуар бала итәкле күлмәгенең тирән кесәләренә үләндер, ташборчактыр, кура яфрагыдыр, тагын әллә ниләр өзеп, сыдырып тутырды. Аннан карт юкә янындагы ашъяулык кадәр бер урындагы сары чәчәкләрне җыеп алды.