Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 10 том
XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасын яңа чыганаклар нигезендә өйрәнү мәсьәләләре
(Кереш)1
Һәрбер революция алдыннан материаль һәм рухи хәзерлек чоры була. Рухи хәзерлек дигән төшенчәгә гыйлемнең, революцион идеологиянең, әдәбият һәм сәнгатьнең, философиянең үсеше керә. Бөек Француз революциясе алдыннан шулай зур хәзерлек «рухи мая туплау» чоры була. Франциянең иң яхшы язучылары «алда торган куәтле революцияне кабул итәргә»2 кешелекнең аңын хәзерлиләр. Рус совет әдәбияты белгече Д. Д. Благой нәкъ шул хәлне XIX йөз рус әдәбиятындагы реализмда да күрә, «Октябрь социалистик революциясенә рухи хәзерлектә, ди ул, рус әдәбиятындагы реализм ХVIII гасыр ахырындагы француз буржуаз революциясендә мәгърифәтчелек философиясе башкарган рольне уйнады»3.
Прогрессив әдәбият һәм революцион фикернең бердәмлеген XX йөз башы татар әдәбияты мисалында да күрәбез. Бу чор әдәбиятында демократ Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗаты большевик Х. Ямашев һәм революционер М. Вахитовның ялкынлы публицистикасы, күренекле марксист Г. Коләхметовның әдәби һәм журналистик эшчәнлегеннән аерылгысыз.
XX йөз башы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасының бөтен барышы, эмоциональ көче, динамикасы бер генә нәрсәгә корылган: гаделсез җәмгыять кануннарын инкяр итү, хезмәт иясе массаларының интересын яклау, хезмәт кешесенең генә бәхетле тормышка хаклы икәнлеген раслау. Димәк, Октябрь революциясе алды елларындагы татар демократик әдәбиятының гомуми барышы самодержавиенең нигез ташларын какшатуга юнәлтелгән иде.
Сүз яңа революцион күтәрелеш елларында һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы әдәбият һәм публицистиканы яңа чыганаклар ярдәмендә тулыландырып өйрәнү турында барачак. []
XX йөз башы татар әдәбияты филология фәнендә аз өйрәнелгән өлкәләрдән саналмый. Бу чор әдәбияты Октябрь революциясеннән соң һәрвакытта да галимнәрнең игътибар үзәгендә булып килгән. Егерменче-утызынчы елларда бу чорның классик мирасы зур активлык белән өйрәнелгән. Утызынчы еллардагы вульгар социологизмның зарарлы йогынтысы да XX йөз башы татар демократик әдәбиятының прогрессив традицияләрен имгәтә алмаган; шундый катлаулы әдәби атмосферада да марксистик-ленинчыл сәнгать теориясенә һәм партия документларына таянып, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд һ. б. классикларның иҗатлары тикшерелә торган, әсәрләре басылган.
Ләкин 19051917 еллар татар әдәбиятын иң актив өйрәнү чоры моннан унбиш-уналты еллар элек башланды. Бу чорда вакытлыча онытылган әдипләрнең иҗаты кабат тикшеренү, өйрәнү объектына әйләнде. Соңгы елларда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның академик басмалары дөнья күрде, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Әхмәдиев, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Мөхәммәдев, З. Һади, З. Бәшири, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Ш. Бабич, М. Укмасый, Г. Газиз, Д. Гобәйдиләрнең әсәрләре аерым китап булып басылып чыкты. Бу чор әдәбиятына кагылган аерым монографияләр дөнья күрде. Болар: «XX йөз башы татар әдәбияты», «Путь к зрелости» (профессор И. Нуруллин), «Татарская литература и публицистика начала XX века» (профессор М. Гайнуллин), «Тукай үткән юл» (филология фәннәре докторы Г. Халитов), «Галимҗан Ибраһимов» (рус һәм татар телләрендә профессор М. Хәсәнов) кебек фундаменталь хезмәтләр.
Бу чор татар әдәбиятының барышы революцион хәрәкәт, иҗтимагый фикер үсеше белән аерылгысыз булганлыктан, тарих, философия галимнәренең хезмәтләрендә дә әдәби процесс тикшерелә. Тарих фәннәре докторы профессор Р. Нафиговның «Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли», «Мулланур Вахитов», философия фәннәре докторы профессор К. Фасеевның «Туганлык һәм дуслык көче», «На путях к интернационализму» исемле хезмәтләрендә, тарих фәннәре докторы Х. Хәсәновның татар журналисты большевик Х. Ямашевка багышланган хезмәтләрендә XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасына кагылышлы күп мәсьәләләр яктыртылган.
Тарихчы галимнәрнең тикшеренүләре әдәбият теоретикларының эшенә уңай йогынты ясый: тарихи хезмәтләр һәрвакытта да яңа табылган архив чыганакларына нигезләнгән булалар. Татар әдәбиятының барышына кагылышлы документлар архив шүрлекләрендә үзләренең тикшеренүчеләрен көтеп яталар әле. Моның шулай икәнлеге Г. Ибраһимов иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов хезмәтләрендә, Г. Мөхәммәдова мәкаләләрендә күренеп тора: алар әледән-әле Г. Ибраһимовның иҗатына, биографиясенә кагылышлы кыйммәтле документлар табып торалар.
Димәк, архив чыганаклары белән баетып, әдәбият тарихын тагы да тирәннәнрәк өйрәнү филология фәненең кичектергесез бурычы булып кала.
ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнгәндә моңарчы татар вакытлы матбугатындагы материаллар тиешенчә файдаланылмады. Хәлбуки татар вакытлы матбугатында әдәби процессның бөтен тармаклары буенча (әдәби әсәрләр, рецензияләр, әдәби полемика, информация, язучының биографиясенә кагылышлы хәлләр һ. б.) иксез-чиксез материал бирелгән. Шуның өстенә вакытлы матбугаттагы бу материаллар бик күп очракларда архив документлары белән туры киләләр берсен берсе тутырышалар. Киресенчә дә була: матбугаттагы информацияне архив документы яки соңгысын матбугат информациясе юкка чыгара. Әдәбиятчы галимнең бурычы исә чыганакларга критик анализ ясауга, аларның асылын, мәгънәсен, дөреслеген, фактик кыйммәтен билгеләүгә кайтып кала. Әдәбиятка кагылышлы чыганаклар да, нәкъ тарихи чыганаклар кебек, билгеле бер иҗтимагый мохитнең продукты буларак каралырга тиеш. Бу документлар да матбугаттамы ул яки архивтамы бер-берсе белән бәйлелектә, үзара буйсындырылган хәлдә, бөтен бер комплекс буларак, синтетик өйрәнелергә тиеш. Югыйсә ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә безнең фәндә эшлисе эшләр әлегә күп кенә: бездә әле бу чор әдәбияты, нигездә, бары тик классиклар иҗаты буенча гына өйрәнелә. Әдәбият-публицистикада катнашкан башка йөзләрчә каләм әһелләренең әдәби процесска керткән хезмәтләре өйрәнелми, телгә алынмый. Рус совет галимнәре исә соңгы елларда XX йөз башы әдәбиятын тикшерүдә бу алымнан котылдылар. Алар Л. Н. Толстой, А. М. Горький, А. П. Чехов, А. И. Куприн, И. А. Бунин, А. А. Блок кебек әдипләр янына дистәләрчә башка язучыларның иҗатын куйдылар һәм, бердәм әдәби процесс буларак, комплекслы тикшерә башладылар (мәсәлән, «Судьбы русского реализма начала XX века». АН СССР. Л., 1972; «Русская литература XX века: дооктябрьский период» / А. А. Волков. М., 1970 һ. б. хезмәтләр). Әйтергә кирәк, моның матур үрнәкләре совет чорына караган татар әдәбияты фәнендә дә бар. Профессор Х. Госманның «Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» дигән монографиясендә өйрәнелә торган чорның әдәби барышына аз гына файдалы өлеш керткән шагыйрьләрнең дә иҗаты комплекста тикшерелгән. Әлбәттә, әдәби ташкынны әдәби тормыштагы зур елгалар гына тудыра, ләкин бер генә зур елга да кушылдыксыз булмый, ул шулар белән көчле. Әдәби процесста әгәр Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камаллар алгы линиядә барганнар икән, димәк, алар артыннан баручы икенче, өченче сафлар да булган. Безнең фәндә әнә шул икенче, өченче сафлар тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Классикларны бастырып чыгарганда да документлар белән эш итү тиешле дәрәҗәгә куелмаган: «академик басма» исемендәге хезмәтләр чын мәгънәсендә академик түгел, аларның фәнни аппаратлары фактик хаталар белән, текстлар үзгәртүләр, гаделсез кыскартулар белән тулы. Кайбер язучыларга алар үзләре язмаган әсәрләр (бигрәк тә бу язучы эшләгән матбугат органының баш мәкаләсе, имзасыз басылган фельетоны һ. б.) «тагылган». Әдәби чыганаклар белән эш итү исә һәр документның килеп чыгу тарихын авторын, язылу вакытын, язылу сәбәпләрен, текстның чынлыгын, текстның беренче вариантын, псевдонимны ачу кебек төгәллекләрне таләп итә. ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңа кадәр без өйрәнмәгән, авторлары ачылмаган йөзләгән хикәя, повесть, романнар бар. Ул чорның дистәләгән газета-журналларында әдәби әсәрләр авторы буларак әлегә ачылмаган берничә йөз псевдоним бар. Аерым кулларда әлегә кадәр гыйльми оешмаларга тапшырылмаган искиткеч кыйммәтле документлар, язучыларның хатлары бар. Боларны ачмый, тупламый, тикшерми торып, әлбәттә, әдәбият тарихы тирәнтен өйрәнелгән дип әйтергә хакыбыз юк.