Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 9.

Шрифт
Фон

Скрипка белән аккордеон шуны сөйли иде, ахрысы. Төн уртасында Латвия җиренә кердек, диделәр. Бер станциядә туктап торабыз. Киоскларга таралдык. Бу станцияне дә бездән гаскәр саклый иде. Конфет сатып алдык, «Лайма» фабрикасы. Кәгазенә сыер рәсеме төшерелгән. Дөресен әйтим, моңарчы мин кабып караган конфетлар конфет та булмаган икән Вокзал мәйданында су ала торган фонтан бар. Ике метрлы рычагы агачтан. Бер латыш хатыны шуны баса алмыйча газаплана. Ул минем әнигә охшаган. Күңелем тулып китте дә, йөгереп барып, рычагка ябыштым, ярдәм итәргә булдым. Рәхмәт ишетим әле бер, янәсе. Ләкин карчык, йөземә күтәрелеп карамыйча, дәшмичә генә, мине рычаг яныннан этеп чыгарды. Иске ботинкалы, иске телогрейкалы, буй-буй халатлы тагын бер эшелон халыкның үз иленә килеп керүенә әби шатланмый иде, ахрысы. Киосклар янында да байтак ачыш ясадык. Русча эндәшәбез инде, алар телен белмибез бит. Алар исә читкә борылалар. Шунда Расим исемле иптәшем белән бер киоск янына килеп бастык та мороженое алмакчы булдык. Киоск авызына килеп җиткәч, үзара татарча сөйләштек. Аннан мороженое сорадык. Сары чәчле, зәңгәр күзле, калку күкрәкле латышка безгә мороженое гына түгел, астан ике шешә «Рижское» дигән сыра да алып бирде.

Моны мин, нәкъ утыз ел үткәч, тагын бер сынап карадым. Яшьлегемне сагынып, 1980 елда Юрмаладагы Иҗат йортына (Дубулты) путёвка алдым. Поездда барганда, гаиләмә әлеге мөнәсәбәт турында сөйләдем. Бу ситуация белән улым бик кызыксынды. Эссе көн иде, вагонда бөркү. Сизәм: менә-менә Латвия чиген үтәчәкбез. Беренче станция Себеж булырга тиеш. Менә шунда без улым белән эксперимент уздырмакчы. Менә поезд таныш станциягә керде, әнә ике төрле язулар, ике телдәге исемнәр. Халык перрондагы киоскларга таралды. Бөтенесе сыра, лимонад эзли, минераль су сорый.

 Юк.

 Юк.

 Юк

Сатучыларның җавабы шул гына. Менә безнең дә чират җитте. Юри татарча сөйләшәбез.

 Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер, дигән булам мин улыма.

 Юктыр инде, булса бирер иде, ди анысы да, тишек борын, артистлана.

Шунда мин сатучы хатынга татарча:

 Ике шешә лимонад, пожалуйста, дим.

 Что вы говорите?

 Две бутылки лимонада не найдётся? дим, болай да Ходай биргән акцентымны көчәйтеп.

Ә улым һаман әле татарча ләкелди минем белән.

 У вас авоська есть?

Булмыймы соң? Совет илендә яшәгән кешенең авоськасы булмыймы? Шундук чыгарып бирәм. Астан ул авыраеп менә. Мин, авыз ерып:

 Палдиез, дигән булам (рәхмәт).

Сары чәчле хатын да, елмаеп:

 Лудзу, лудзу, ди (пожалуйста).

Купега керәбез. Челтәрне бушатабыз. Ходавәндә! Салкын кара шешәле сыра. Дүртәү. Лимонад. Өчәү һәм өч шешә минераль су. Минем эксперимент расланды.

Шулай, Лиепая портының нарат урманы эченә кертеп, эшелонны тупикка куйдылар. Унике тәүлек буе йоклап рәхәтләнгән офицерларның көр тавышы яңгырады:

 Всем на выход! С вещами! С вещами!

 Выходи, стройся! Сто первая команда! С вещами!

 Сто четвёртая! С вещами

Якында гына бер нарат шыгырдый, үзәкне өзеп-өзеп ала. Нарат докторлары тукраннар, урман эчен баскан сырма, халат, иске кепка, капчык күреп, үз эшләрен беразга туктаттылар.

Безнең вагон идәненең бер почмагында теге фонарь калды. Хәзер ул берәүгә дә кирәк түгел иде инде.

Шуннан нәрсә? Шуннан экипаж. Ике катлы сәндерәләр. Комиссия. Экипаждагы хуҗалык командасы матросларының безнең юньлерәк киемнәрне сорап алыштырулары.

 Син барыбер аны ташлыйсың бит

Ул вакытта талап алулар юк иде әле. Шуннан хуҗалык эшләре. Ә бер көнне кичке якта безгә бер йөк машинасына чүп төяттеләр. Сасы, ачыган. Кызып ята. Озак җәфаландык. Алты-җиде малай. Шофёр, өлкән матрос әйтә куйды:

 Әй салагалар, бушатырга барыгыз да барасызмы? Алма ашыйсыгыз киләме?

Без аңламадык, шакшы йөк өстенә бер-ике иске такта җәйдек тә сәнәкләребезне кочаклап менеп утырдык. Машина кузгалыр алдыннан гына, кабинага яшькә байтак олы тагын бер өлкән матрос кереп утырды. Шофёр белән сөйләшкәндә, «братан, кореш, земеля, салага, сачок, кимарить» кебек «блатной» сүзләрнең исәбе-хисабы булмады.

Озак бардык. Бик озак. Юллар яхшы. Ике юл чатында зур бер паннога игътибар иттем. Ун метрга ун метр булыр. Рәсемдә Көнбатышка таба бер хатын карап тора. Уң кулын йодрыклап күтәргән. Күзләре шашкын: «Проклятие поджигателям войны!»

Тәннән каз итләре чыкты. Инде караңгы төшеп килә иде, диңгез ягыннан кара болыт кереп кинәт кенә дөньяны каплады. Без сәнәк белән, бер-беребезгә комачау итә-итә, сасы чүпне ыргытабыз. Кабинадагылар безгә ашыкмаска кушалар.

Аларның исәбе, караңгы төшкәч, бер хуторга кереп бакча талау икән

Мин малай вакытта бер-ике тапкыр кеше бакчасына кердем. Анда да кирәклектән түгел, малайлардан аерылмас өчен генә. Бакча басу дигән нәрсәгә нәфрәтем, гомумән, көчле. Чөнки әти шуның белән иза чикте. Авылда бер безнең генә алма, чия, карлыган бакчасы бар иде һәм утызынчы елларда, әти инде совет власте тарафыннан каһәрләнә башлагач, төннәрен авыл малайлары, егетләре алмагачларыбызны бик таладылар. Алмасын кызганган юк, әмма ботагын сындырганга әти бик рәнҗи иде

Шуңа күрә кара кичтә безнең машина бер хутор артына килеп туктагач, малайларга җиргә коелырга команда бирелгәч, мин машина өстендә калдым. Ерак булмаган бер хуторда ачыргаланып эт өрә иде. Малайлар, әлеге хуҗалык командасы егетләренең кушуы буенча, койма аша бер бакчага керделәр. Шатыр-шотыр йөгерешә, сындыра башладылар. Мышкылдау, мырылдау, ашыгу-кабалану. Алмагач ботаклары шарт та шорт килде. Карале, нинди төньяктагы Латвиядә алма үсә икән. Мин шуларны уйлап, кузовта басып торам. Диңгез ягында гөрс-гөрс иткән шомлы тавышлар. Учение булгандыр, дип уйлыйм хәзер.

Менә хуторда чинап эт өреп җибәрде, менә алмагачлар арасында кинәт кенә утлы тәрәзәләр күренде, хуҗалар, димәк, ут кабыздылар. Менә йорт тирәсендә хатын-кыз тавышы ишетелде, безнең малайлар да алмагач ботакларын ашыгыбрак сындыра башладылар. Фонарь яктысы күренде, малайлар койма аша берәм-берәм сикерештеләр, эт чинады да чинады. Хуторда, күрәсең, ир кеше әле эштән кайтмаган, бары тик хатын-кыз гына чырылдашты. Иң нык шаулаганы әби иде, тавышыннан чамаладым. Ул елый-елый безне каргады. Сүзләре менә болайрак иде:

 Башыгыз бетсен, урыс фашистлары, бандитлар, тамагыгызга аркылы килсен минем алмаларым, ул, русчаны шактый ватса да, кирәген иркен әйтә иде, муеныгыз сынсын, дөмегегез, фашистлар! Оһ-һо-һо! Сезгә мин карчыкның каргышы төшсен! Карчык шашынып елый иде, безнең машина инде газ бирде. Карчыкның безгә ишетелгән соңгы сүзләре шул булды: Ой, Ходай кушып үзебезнең Ульманис кайтса! Арт сабагыгызны укытыр иде безнең Ульманис сез хәерчеләрнең! Бетле бандитлар! Оһ-һо-һо Уһ-һу-һу Башыгыз бетсен! Кайтыр, кайтыр әле, Алла кушса, безнең Ульманисыбыз2

Машина, Паланга-Лиепаяның бетон асфальтыннан җан-фәрманга чабарга дип, инде газ арттырып ята иде.

Менә шулай без Пётр I ачкан тәрәзәгә килеп кердек. Ә мин, икенче көнне хәрби кием кигәч, таныш кызыма хат язган булам: Европага тәрәзә булган Балтыйк диңгезе буйларыннан кайнар сәлам

Лиепаяны, Риганы мин яраттым. Әтием патша армиясендә Вильнода (Вильнюс) хезмәт иткән, гомере буе Вильноны мактап, яшьлеген сагынып яшәде. Латвияне мин дә яраттым. 1952 елда, ялга кайтканда, беренче тапкыр Рига ресторанына кердек. Шаккаттык. Менә нәрсә өчен: иң беренчесе залда хезмәт күрсәтүчеләр ирләр. Ак курткадан, ак күлмәк һәм кара «бабочка». Бу булды бер. Икенчесе безне кешегә санап олылап каршы алдылар. Ялга кайтабыз, без инде «бывалый»лар, шулай да өчебез дә авыл малае икәнбез. Өчебез өч хәрби частьтан, берсе Кировоград өлкәсе малае, икенчесе Куйбышев өлкәсеннән. Официант, йөгереп килеп (алтмыш яшьләрдәге ир), безнең алга менюны куйды, без сорамаган көе, башларын ак сөлге белән сөртеп, өч шешә минераль су ачты, безне якын да китермичә, фужерларга шуны салды да «сез өйрәнә торыгыз, өч минуттан мин сезнең карамакта» дип китеп тә барды. Безгә меню нәрсәгә? Безгә бир син йөз илле грамм аракы, безгә бир син берәр селёдка, берәр телем ипи һәм шуның белән баста, шабаш (көймәдә ишкәндә командир «шабаш» дисә, ишкәкләрне ишүдән туктатасы; аннан «суши вёсла!» дигән команда була).

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3