Ләкин абзый безне тәрбияләде: селёдканың ул майлап, суганлап, серкәләп туралганын китерде; аңарчы көмеш пычак, көмеш чәнечке китереп, матур итеп куйды; читкә китеп карап алды да, кире килеп, боларны тагы да күчеребрәк, матурлабрак, симметрия саклабрак рәтләде. Аннан без уйлаганча агулы, яшел кәгазьле «Водка» китермәде, ә хрусталь графин (хрустальне әле белмибез, мин моны хәзер чигереп уйлыйм) китереп куйды һәм, без уйлаганча, кырлы стаканнар да китермәде, ә бәләкәй генә хрусталь рюмкалар. Кировоград өлкәсеннән, авылдан килгән, «Молотов» крейсерында боцман булып хезмәт итүче метр да сиксәнле Панас Перешибайло гогылдап көлде:
Моның белән эчеп исерер өчен, кырык тапкыр күтәрергә кирәк, диде.
Куйбышев өлкәсе малае да аңа кушылып көлде. Авызы байтак иркен иде, бәләкәй рюмкага кызганыч караш ташлады.
Шулай да утырдык, эчтек, ашадык. Кара күбәләкле абзый бик зур итагать белән генә безнең алдыбызга һәрберебезгә аерым өч кәгазь куйды. Анда «итого» ике сум сиксәнешәр тиен.
И, киттек вокзалга, и, кереп яттык плацкартка, ә анда! Төтен, стакан тавышы, матросня, мариманнар! Бернинди гауга юк, сүгенү юк, бөтенесе бәхетле, танышалар, кочаклашалар, мәңгегә дус булырга ант итешәләр. Шулай булмыйни! Поезд бит Рига Мәскәү. Ул бит, шүрлегенә менеп ятуга, сине туган илеңә алып кайтачак, сагынылган газиз арыш басуларына, фәкыйрь авылларга, бөкрәйгән, тормыш авырлыгыннан сытылган картлар, карчыклар, ябык ата-аналар, каралган-таушалган туганнар, күршеләр янына. Дыкы-дыкы Дыкы-дыкы Пи-и-и! Ниндидер станция. Тагын дыкы-дыкы
Иртәгесен уянып, кырынып, чәй алдыннан баш төзәтеп (күбесендә сыра, «Рижское», «Мартовское», кайберләрендә «Водка» бәясе ике сум егерме бер тиен) аһ-уһ килдек. Кәеф шәп иде. Авызларга «Беломор» каптык. Ә поезд сызгырта-сызгырта туган илгә таба чаба
Тәэсирләр алмашу китте. Кичә кем кайсы ресторанга кергән, кем күпме эчкән, кем патрульдән ничек качкан И малайлар Без бит инде Ватан сакчылары. Без нинди, Ватаныбыз шундый инде. Менә Калинин, Рязань, Барнаул малайлары. Менә Вятские Полянадан, якташ! Николаша! Мәңге дус булыйк, җаным, мин бит Татарстаннан! Ваня! Син Сызраньнанмы? Барыбер якташ! Дус булыйк. 1950 елны Сызрань командасы безнең күрше вагонда иде.
Күңелдә җылылык, яхшылык, юньлелек.
Шунда кемдер чемоданын актара башлады. Һәм мәгънәле елмаеп, чемодан төбеннән бер көмеш кашык, бер пычак, ике чәнечке чыгарды.
Кичә ресторанда утырганда дип, мәгънәле елмайды.
Һи-и-и, диде икенче бер малай, икенче тапкырын ялга кайтучы. Менә минем Һәм ул дүрт көмеш чәнечке, ике көмеш пычак күрсәтте.
Аннан башкалар.
1954 елда, икенче тапкыр ялга кайтканда, мин шул ук ресторанга кердем. Анда инде тешләре бөгелеп-сыгылып беткән алюминий чәнечкеләр һәм ямьсез дюраль кашыклар иде. Теге карт та юк иде инде
Мин бу истәлекне, кырык еллар узгач, Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел «Профилакторий-санаторий» дигән гаҗәеп урынында ялгызым бер бүлмәдә язам. И, әйбәт ашаталар инде! Ашханәдә шулхәтле игътибар инде! И, рәхмәт инде аларга
Ләкин өстәлдә май сыларга пычак юк, компот, чәйгә бал калагы юк. Официанткаларның бөтен кайгысы:
Чәнечкеләрне өстәлдә калдырыгыз, савыт-саба белән бергә «ыздавайть» итмәгез.
Итмибез. Майны чәнечке белән ягабыз, чәйне чәнечке белән болгатабыз. Ник?
Ял итәргә килгән кешеләр урлап бетерә, ди сестра-хозяйка.
Димәк, без әле яшибез. Илленче еллар, димәк, әле безнең каныбызда. Юк, илленче еллар гына түгел. Безнең каныбызда, күрәсең, князь Игорь да, Иван Мөдһиш тә яши. Утызынчы еллар коммунистлары да яши.
Без шуларның балалары, оныклары.
Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. Ә мин, «Татнефтехим» санаториенда ял итеп, дәваланып, шулар турында газета-журналга мәкалә язасы урынга, хәтернең әллә кай җирләренә илленче елларга кереп истәлек язып ятам
Европага тәрәзә тишкәнне хәтерлим, имеш
Бүгенге укучы мине аңлармы? Аңлармы? Тарих аваз бирә сыман. Тарихның ачы тәҗрибәсе дәшә сыман:
Аңлар Аңлар
Остаз
(Шәхес трагедиясе)
I
Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсендә моңарчы бер дә өйрәнелмәгән диярлек педагогик мирастан Хәлим Искәндәревнең (18881958) ике дәреслек-хрестоматиясе саклана. Болар «Белек йорты» исемендә 1912, 1913 елларда «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» тарафыннан Уфада «Шәрык» матбагасында 1, 2 кисәкләр (җөзэ) булып басылганнар. X. Искәндәревнең биографиясен мин, журналист Хәбиб Зәйнидән алган мәгълүматларга таянып, матбугатта язып чыккан идем (Казан утлары. 1977. 1) инде. X. Искәндәрев Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Чыгышы белән Златоуст Уфа арасындагы Дуван яки Мәчетле авылыннан. 1907 елда ул Уфага «Галия» мәдрәсәсенә килә, шунда рус теле өйрәнү түгәрәгендә актив катнаша. Якын дуслары Г. Ибраһимов, М. Гафури. 1910 еллар тирәсендә X. Искәндәрев Троицкида «Дарелмөгаллимат»та укыта. Шул чорда ул ибтидаи (башлангыч) класслар өчен «Белек йорты» дигән ике китап-хрестоматия әзерли.
1912 елда чыккан беренче кисәгенә сүз башында ул элеккеге педагогик традицияләргә уңай бәя бирә: «Бездә мәктәп тирәсендә йөрүчеләр, Ходайга шөкер, юк түгел», ди ул һәм моңарчы мәктәпләргә татар язучылары, журналистлары, аерым вәгазь китаплары белән муллаларның да ярдәм итеп килгәнлеген әйтә. Әмма болар бер-ике еллык укытуны гына тәэмин итәрлек китаплар, шуннан ары классларга уку китаплары җитми. «Белек йорты»ның ике кисәк итеп чыгарылуында тирән мәгънә бар. Моны I кисәккә бирелгән «Ихтар (искәртмә)» да автор үзе аңлата. «Без элек бу «Белек йорты»н бер генә кисәк итеп нәшер итмәкче булган идек. Ләкин китапның күләме зур вә бәһасе югары булачак булдыгыннан, мәктәп шәкертләренә, хосусан авыл җирләрендә фәкыйрь вә балалар берьюлы күп акча биреп алу авыр килер һәм бер елда гына укып бетерә алмый, ике-өч еллар йөртеп кадрен китәрерләр вә туздырырлар дия, мөляхазага алынып, бер микъдарысын ике булып нәшер итмәк муаффыйкъ күрелде».
Шунысы бик кызык: зур грамоталы әдип үзе төзегән бу хрестоматияләрдә бер генә өзекнең дә авторын күрсәтми. Бу һич тә аңлашылмый. Әдип югыйсә әдәби-методик яктан шактый әзерлекле шәхес: 1911 елда «Йолдыз» газетасының өч санында аның зур күләмле «Милли мәктәпләребез, мөгаллимнәр вазифасы, китаплар интикад (тәнкыйть. М. М.) итү» исемле мәкаләсе басылып чыга. Шул ук газетада, шул ук елда аның тирән эчтәлекле «Бездә тарихи, әхлакый-гуманитарный әсәрләр» дигән ( 629) мәкаләсе басыла. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә шул чорда ул күренеп ала. Шул ук «Йолдыз»да аның «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән тирән эчтәлекле, проблемалы зур мәкаләсе күренә (1914 ел, 1093, 1103, 1113 саннар). Ничек кенә булмасын, «Белек йорты»ның ике кисәгендә дә бүгенге галимнәр җиң сызганып тикшеренерлек урыннар байтак: һич тә без ишетмәгән-күрмәгән тезмә һәм чәчмә әсәрләр тулып ята анда. Автор бу хрестоматияләргә материал сайлап алу принципларын болай аңлата: «Бездә моңарчы интикад сөзгесеннән үткәрелеп чыккан махсус әдәбият өзекләре (отрывкалар) булмаганга, мин боларны үз зәүкым белән интихаб (сайлап алу. М. М.) иттем, хәтта каюсына үз тарафымнан сүз башы биреп алдым».
Анысы шулайдыр, хрестоматияләрдән Г. Тукай, М. Гафури, Г. Ибраһимовны танып алу авыр түгел. Шулай да билгесез проза, билгесез поэзия монда бик күп. Боларның эчтәлеге: табигать күренешләре, мәктәпкә мәхәббәт тәрбияләү, М. Гафури мәсьәләләре аркылы әхлак, акыл тәрбиясе; ел фасыллары турында мәгълүмат һәм шул фасылларга мөнәсәбәтле әдәби әсәрләр, дини бәйрәмнәр, пәйгамбәрләр тарихы, фольклор әсәрләре. Кыскасы, сабый бала өчен укып туймаслык. Беренче җөзэнең икенче бүлеге исә анатомия, зоология һәм ботаникадан тора. Автор балаларны Пастер исемле галим, микроскоп белән таныштыра. Тел галимнәре өчен монда кызыклы гына мәгълүматлар бар. X. Искәндәрев, мәсәлән, имезүчеләр отрядын «сөтче-имезүчеләр» дип атый. Табигатьнең шундый серләре (микроб, полиплар һ. б.) турында язганда, автор кинәт кенә Тукайның «Ана илә бала» шигырен китереп кертә. Бик урынлы бу: бала үзенең әнисеннән, урманнар, таулар, кош-корт, ерткычлар каян барлыкка килгән, дип сорый, җавап эзли. Әнисе болай дип җавап бирә: