Менә кояшлы бер кырда полустанок. Үзенә күрә ларёклары, базары бар. Юан-юан, таза балтырлы хатыннар, әбиләр алма саталар. Эшелон шунда коелды. Бөтен дөнья кояш, тынлык, иминлек һәм алмадан гына тора. Алма сатучылар чиләк-кәрзиннәрен җиргә куйганнар да кешеләрне чакыралар. Хәзер инде хәтерләмим, чиләге бер суммы икән, ике суммы Налог түләргә акча кирәк бит. Шундый мөлаем йөзле әбиләр, елмаеп, безгә алма алырга тәкъдим итәләр. Бөтенесе дә «х»лаштырып сөйли. Сухиничи станциясе алдыннан дип хәтердә калган. Безнең шалава алма тирәсендә озак йөрде. Берәү дә алмады. Күзләр хәтәр елтырый иде. Шунда кайсыдыр бер жулигы бер әбинең артыннан килде дә аяк арасындагы чиләгенә тибеп җибәрде. Чиләк тәгәрәде, алма чәчелде һәм шул секундта ук кыргый толпа гыйгылдап, акырып алма җыярга тотынды. Бу, беренче чиләккә тибү, сигнал булды. Бер минут эчендә бөтен мәйдандагы чиләкләр тибеп аударылган, бөтен эшелон, кыргый тавыш чыгарып, базарны талый башлаган иде. Моны сугыш узган җирләр дип әйткәннәр иде, без килеп туктаганда. Паровоз кычкыртты. Тагын, тагын. Кемнеңдер карлыккан тавышы ишетелде:
По ва-һо-на-а-м-м!
Ләкин егетләрнең күзен кан баскан иде, алар кан-яшь елатып, бөтен базарның алмасын талап бетерделәр. Минем хәтердә юан бер хатынның күз яшьләре, аяныч тавышы:
Будьте прокляты! Татары! Фашисты! Монголы! Убить вас надо всех! Ох-хо-хо-хо дип, бөгелә-сыгыла елый иде, ул яше буенча минем әнигә туры килә иде, мин шундук әнине күз алдына китердем.
Менә шулай, ул хатынның йөрәк тавышы әле дә минем колагымда:
Татары! Фашисты!
Эшелонда Сызраньнан ялганган биш-алты вагон бар иде, әлбәттә инде, алма талаучылар интернациональ бригада иде. Теге хатын аны каян белсен? Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист Башкача була алмый. Ул бит безнең Татарстаннан икәнне белми. Талаучылар исә сугыш елы авырлыгын кичергән шундый ук аналарның шундый ук балалары иде.
Яңгырлар китте. Без һаман барабыз әле. Әйттеләр: Смоленск. Шәһәр читендә эшелонны туктатып, җәяүләп, сафка тезеп, бер хәрби частьның ашханәсенә алып килделәр. Эшелон үзгәргән: кайсыдыр тукталышта аңа Урта Азия вагоннарын такканнар. Чуп-чуар түбәтәй, буй-буй халат кигән командалар. Битләре кара янган. Аякларында нәрсә генә юк! Өстерәлеп атлыйлар. И Советлар Союзы! Кемнәр генә сакламый синең чикләреңне! Болары, билгеле инде, стройбатка. Болар бик ризасыз, һәркем дә минем кебек юләрләрчә шат түгел хәрби хезмәткә. Смоленск тирәсендә шәһәр урамнары гел чокырдан, җимеректән генә тора икән. Монда бөтен җир, һава әйтеп тора иде: моннан сугыш узды!
Ләкин мин безнең кыргыйлыкның иң аяныч бер күренешен язмадым әле. Без инде унынчы тәүлек барабыз. Яңгыр. Беркөнне кемдер эшелон буенча хәбәр таратты: иртәгә иртән Литвага керәбез. Шул уй белән вагон тыкылдавы астында ятып йокладык. Син дневальный түгел, син әлегә төялгән товар гына, сине алып баралар, нигә йокламаска?
Иртән уяндык, товар вагоны эчендә дым, томан иде. Көне буе юеш, зәңгәр томан эчендә бардык, эшелон бер дә инде туктамады. Әбәдкә «сухой паёк» биргәннәр иде, «буржуйка» тирәсендә чәй кайнатып, ботка пешереп мәш килдек. Шулай тагын бер көн узды.
Бик тиз караңгы төште, ә паровоз кычкырта-кычкырта Көнбатышка яңгыр, томан, юешлек эченә таба чапты, үзенең рельсларны сөзеп бара торган куәтле ике фарасы белән юеш, дымлы дөньяны ялый-ялый каядыр чапты.
Кинәт малайларның берсе кычкырды:
Егетләр! Бу безнең иректәге соңгы көн! Әйдә, кемдә нәрсә бар, күпме акча бар, эчеп бетерик! Иртәгә беркемгә бер тиен дә кирәк булмаячак!
Вагон сәндерәләре шыгырдады, ыгы-зыгы китте, бөтенебез дә ат төйи торган иркен вагонның киң авыр ишеге янына берәр тукталышка җиткәнне көтеп җыелдык, аркылы аратага иякләребезне терәп бастык. Яңгыр сибәли дә сибәли. Паровоз гел кычкырта. И паровоз! Кычкыртма, телгәләмә күңелне
Менә ниндидер бер станциягә шуып килеп кердек. Бөтен дөнья юеш. Караңгы. Кайсы станция? Бәрәч! Карасак карасак идрит-кудрит-т-т Латин хәрефе белән язылган станция. «Stotis» диелгән Итис-три Без моны күргәнмени? Малайлар шым калды. Кемдер бу станциядә озак торасыбызны әйтте. Бу хәбәр малайларга җан өрде. Коелыштык. Бәрелә-сугыла йөри торгач, мин моның Литва җире икәнлеген аңладым. Литва ук түгел, Россия белән чиктәш беренче станция, диделәр. Шулай йөренгәләдек. Әлбәттә инде, малайлар аракы эзләде: соңгы кич бит! Якташым, математика укытучысы Расим белән безнең эш тыныч: бер яртының яртысы бар иде әле безнең. Соңгы кич икән, соңгы, урыс малайлары әйткәнчә, «хрен с ним»!
Ләкин эшелон ыгы-зыгы килде, перрон буйлап йөгереште. Кара юеш толпадан куркып, тиз генә вокзал буфетын, ресторанын бикләп алдылар. Малайлар да шым калды. Нишләргә? Шунда шунда перрон читендәрәк бер киоскны күреп алдылар. Егерме биш яшьләр чамасындагы бер кызый (литвалыдыр инде), ашыгып-ашыгып, киоскының картузын төшерә, бикләнеп маташа иде. Безнекеләр һәл-ләү шунда! Бичара прибалтка! Бикләгәч булды дип уйлагандыр инде Шалава дәррәү йөгереп тә килде, киоскны алгы ягыннан күтәреп, «һалә-һап!» дип, артка әйләндереп тә куйды. И, ул литва кызының елавын ишетсәгез! Йөрәк өзгеч итеп елады ул шул чакта. Бичара, киоскын аударгач, анда биш ящик ак аракы әрдәнәсе утырды да калды. Йөгереп килде станция начальнигы, йөгереп килде линейный милиционер, йөгереп килде гыжылдаган эшелон начальнигы Әмма ике минут эчендә теге әрдәнәдән бер генә шешә дә калмады. Вагонда коточкыч пьянка, мат, тупас җырлар китте. Бөтенесе берьюлы:
Бүген безнең иректәге соңгы көн! дип гырылдады.
Алдагы станцияләргә хәбәр бирелеп, шуннан соң безне бер вокзалга да кертмәделәр. Без «кыргый дивизия» булып әле тагын ике тәүлек бардык. Инде диңгез җиле, диңгез һавасы үпкәләргә кереп тула, Татарстан, Рязань, Тамбовның коры һавасын сулыш юлларында алыштыра иде
Ә бер станциядә безнең эшелонны линиягә тезелгән гаскәр каршы алды. Бөтенесе дә винтовкалы иде. Чык, йөр, беркем бер сүз әйтми. Ләкин талама. Мин вокзал өстендәге язуга игътибар иттем. Ике телдә язылган: Шяуляй. Әйе, картада шундый шәһәр бар иде. Эшелон бер сәгать торыр, диделәр. Мин вокзал тирәсендә йөреп килергә булдым.
Хәзер, еллар узгач, үземне күз алдына китерәм: сугыш вакытының чабаталы, черек бәрәңге күмәчле, «уфалла» арбалы, Арчадан башка җирне күрмәгән тырпайган колаклы бер малае «Бар» дигән бер бинага кергән дә (бу сүзне беренче күрүе, ишетүе) авызын ачып каткан да калган.
Әйе, шулай, тордым. Чөнки бу һич тә мин күргән Арча вокзалының буфеты түгел иде. Дөрес, Арча буфеты да ул елларда бай иде: анда, мәсәлән, берничә төрле коньяк, «Французское шампанское», «Золотой ярлык» дигән шоколад, кызыл уылдык яккан бутерброд, лимон, «Золотое руно» дигән хуш исле тәмәке, берничә төрле колбаса була иде. Ләкин актык итен-маен Казанга сатарга алып баручы ач яңаклы, чабаталы авыл мужигы, поезд көткәндә, эч пошканнан гына монда кереп караштырып чыга, исән-сау итен-маен сатып бераз акча керсә, кайтышлый, Аллага тапшырып, бер кружка сыра эчәргә булыр дип уйланып ала ул.
Ә монда нибары өч өстәл. Буфетчы әзмәвер кадәр литвалы. Озын биек кружкаларда күбекләнеп торган сыра. Зал кечкенә генә. Сыра эчеп утыручылар да нибары дүрт-биш кеше. Урамда себереп-бөтереп яңгыр ява, ә монда коры, җылы, җайлы. Төсле атлас жилет кигән ике таза ир музыка уйный. Берсе скрипкада, икенчесе аккордеонда. Минем аңарчы да аккордеон тавышын ишеткәнем бар иде. Аның тавышы гомумән мине исәрләтә. Ниндидер бөеклек, мәһабәтлек була аның гаммасында. Инде шуңа скрипка моңы да кушылгач Болар «Стенька Разин»ны түгел, үз көйләрен уйныйлар иде. Көйләрендә ничектер Тевтон ордены, Грюнвальд сугышы, Австрия таулары-урманнары, Штраус авазлары бар сыман иде. Ничә минут басып торганмындыр, әйтә алмыйм. Тик әле дә хәтеремдә: сыра эчеп утырган ирләрнең барысының да күзләре билгесезлеккә текәлгән, берсе дә бер сүз әйтми, тирән уйга калып, тын гына музыка тыңлыйлар. Аларның карашында мин ниндидер тарихи бер фаҗига сиздем. Мәһабәт музыкантлар исә үзәгеңне өзеп-өзеп, әйләндерә-әйләндерә бәгырьне телгәлиләр иде. Хәзер уйлыйм инде. Бу бит 1950 ел. Теге вакыйгаларга нибары ун ел үткән. Шул ун ел эчендә немецлар белән бергә яшәп алу Аңарчы, 1940 елның җәендә, Шяуляй урамындагы безнең танклар. Гитлер, Сталин Молотов-Риббентроп килешүе. Шуннан соңгы төрмәләр, сөргеннәр. Сугыштан соңгы күмәкләшү, сөргеннәр, төрмәләр, атулар