Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 3 том
Торналар төшкән җирдә
(Повесть)
Әбелмәних КаргалыйТуган җирне сагыну дәртебервакытта да бетми икән
Кереш сүз
Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы урман, чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сөйләргә телим. Әмма бер лирик чигенеш ясыйсым килә.
1976 елның октябрендә мин Франциянең Париж, Марсель, Авиньон шәһәрләрендә йөрдем. Үзебезнең авылдан ерак, бик ерак идем мин. Эйфель башнясы янында басып торганда, Урта диңгезнең «Иф» крепосте урнашкан таш утравына катерда чыкканда яки Роден музеенда йөргәндә кая инде үз авылыңны уйлап тору, искә төшерү? Баш әйләнгән, тәэсирләр шундый көчле, ниндидер бер мизгелдә үзеңне онытып, югалып торасың. Ләкин нәкъ шул хәлдә табигыйлекне югалткан бер хәлдә нигәдер минем йөрәгем сулыгып-сулыгып алды һәм, Сан-Мартин бульварындагы затлы ресторанның купшы савыт-сабасын бер читкә этеп куеп, туп-туры үзебезнең авылга кайтасы һәм минем хәтергә килгән кешеләр белән капка төбендә рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килде. Мин моны бу теләкне берәүгә дә әйтмәдем, әйтсәм, моны йә кыланчыклык, йә бик нык чикләнгәнлек дип кабул итәрләр иде, әмма бу әсәрем шунда языла башлады дип әйтә алам.
Хәзер сәбәбен дә беләм. Зур бульварларда йөргәндә, затлы рестораннарда ашап-эчеп утырганда, миемне өзлексез бер фикер тукып торды: боларның күп нәрсәсе безнең белән уртак лабаса
Урам тулы халык: яше, карты-карчыгы, кызы-егете, французы-негры барысы да джинсыга төренгәннәр. Киндер, безнең авылда гасырлар буе үстерелеп, тукылып, эрләнеп-сугылган киндер. Моны безнең авылда Хәдичәтти, Камиләтти һәм Кәшифәтти кыш буе утырып суга иде һәм, сугып бетереп югач, манарга Чүриле урысларына илтеп бирәләр иде. Ә Чүриле урыслары! Алтын куллы буяучы, калайчы, тимерче, манучылар! Чүриле манучылары Безнең авылның күпме хатын-кызы еллар буена Чүриле урыслары манган йон оек, йон фуфайка (безнең авылда аны «куфайка» дип йөртәләр), тула, киндер әйберсе киеп йөрде һәм «Чүриле» дигән сүз ничектер үзеннән-үзе «кешеләргә матурлык бирәм, кешеләрне матур итәм» дигән төшенчә белән бер булып киткән иде. Кешелек җәмгыяте безнең ата-баба киеп узганга Хәдичәтти, Камиләтти, Кәшифәтти сугып, Чүриле урыслары манып биргән киндер күлмәк, киндер ыштанга яңадан әйләнеп кайтты. Ә без аны тырышып-тырышып онытып ятабыз
Хәер, аңарчы мин Кипрда булган идем. Шунда, Фамагуста портында, дулкыннар янындагы бер ресторан төбендә безне милли киемнәр кигән киприоткалар каршы алды һәм безнең белән рәсемгә төштеләр. Миндә ул рәсем саклана: Кипр кызларының милли киеме саф киндер күлмәк, киндер алъяпкыч икән. Чиккән, бизәкләнгән
Минем башка әллә нинди уйлар килде. Чөнки Парижда очрашуларның берсендә бер француз журналисты әйтә куйды: без, ди, читтән ат ите сатып алабыз, үзенең диетик сыйфатлары буенча ат ите тавык итеннән югарырак бәяләнә, ат ите склерозга, картаюга каршы көрәштә иң әһәмиятле медицина чараларының берсе, дип сөйләде. Алай Тукта, моны безнең авылның тегүче Хөснетдин абзый гел әйтә иде бит:
Һи-и, энекәш, ат ите ашаган кеше любуй салкында атны бияләй белән җикми инде ул, дип сөйләргә ярата иде. Без моны аңламый идек. Әмма ул күп сүзле түгел, шулай да «расшифровка» бирә иде: ат ите ашаган кеше картаймый да, туңмый да, тузмый да Галимнәрнең әле әйтеп ята торган сүзләрен Хөснетдин абзый әллә кайчан белгән икән
Сан-Мартин бульварында йөргәндә, мин чит илдән килгән туристларның авыз күтәреп, шаккатып карап торган товарларына игътибар иттем: бу товар кызылга каккан кайры тун иде. Кызылга каккан Кешелек җәмгыяте өчен бу үткән этап. Тунның акка, карага, кызылга какканы була иде һәм яшүсмер егетләр аулак өйгә бары тик шул тунны киеп кенә киләләр иде, «пәлтә» дигән әйбер ул бик соң кырыгынчы елларда гына килеп керде, клубка инде «каккан» тун белән килү гаеп санала, һәм егетләр сукно, бобрик, драп пәлтә белән килә иде. Башка җирдә ничектер, безнең авылда «пәлтә» үзенең дәрәҗәсе буенча дүрт-биш баскычта йөри иде.
Беренче урында иң кыйммәтле драп пәлтә; икенче урында бобрик пәлтә. Беренче дәрәҗәдәгесен киюче кеше авылда юк исәбендә иде, һәм авыл егете өчен каккан туннан котылып «бобрик пәлтә» кию зур, мөрәүвәт бер эш исәпләнә иде.
Өченче урында сукно пәлтә. Моны шәбрәк егетләр армиягә киткәнче үк кияләр, алырлык хәле булмаганнар армиядән кайткач соры шинельне Чүриле урысларына мандырып («Хәйбринең шинеле бик әйбәт чыккан!», «Нурминың шинелен икенче кат манарга алып калганнар!») пәлтә тектерәләр иде. Моның хәтта җыры да бар иде:
Дүртенче урында пулсукна (полусукно) һәм брезент сыман материалдан тегелгән пальтолар иде, моны кигән егетнең дәрәҗәсе әллә кем булмый иде һәм яңа ачылган клубларның ишек төбендә уенга кермичә торучылар гадәттә «пулсукна» пальто киючеләрдән була иде. Утызынчы-кырыгынчы елларда, шулай итеп, безнең авыл кайры тун яки «каккан» туннан баш тартты. Кырык еллардан соң бу тунның дөньяда иң модалы киемгә әйләнгәнлеге, әлбәттә, гаҗәп Алай гынамы Утыз сигезенче елмы икән, җәй башында афәтле бер давыл чыгып безнең авыл, урман өстеннән узды. Кырып узды. Без урмансыз бер көн дә яши алмый торган халык икенче көнне урманга бардык! Безнең авыл өстендәге төз, геометрик төгәллек белән үскән кара чыршылар кырылып беткән, авыр, салмак ботаклы наратлар: «Әй сез, безне яратканыгызны беләбез, әмма шундый афәт вакытында безне табигать көченә тапшырдыгыз», дип рәнҗегән сыман ярылып авып яталар иде. Безнең авыл кара кайгыга батты. Ләкин күпмедер вакыт узгач, авылда яңа һөнәр барлыкка килде: сагыз эретү. Бер коймак, ике коймак, өч Егылган агачларның җәрәхәтле төпләре ул елны җәй буе еладылар. Шуннан сагыз кайнату, сагыз сату модага кереп китте. Сагыз чәйнәү ашказаны асты бизенең эшләвен яхшырта, сагыз тешләрне чистарта, имеш Аны шулай итеп чәйниләр иде: ул бер ритмга корылган, фәлән-фәлән тапкыр әйләндереп алгач чарт итеп аны бер аттырып куялар иде һәм сагыз чартлату ул бары тик уңганнар, булганнар эше генә, моны чартлату димәк, эш көйле, ритмлы, җайга салынган, моны чәйнәүче кыз уңган дигән мәгънәне аңлата иде.
Карасам, бөтен урам Сан-Мартин урамы сагыз чәйни. Моны Академия утырышыннан кайтып баручы профессор да, метро себерүче негр да, секс-фильм барганда билет тикшереп торучы чандыр гәүдәле француз кызы да, Эйфель башнясы янында фотоаппарат асып йөгереп йөрүче америкалы турист та чәйни. Әһә, мин әйтәм, безнең авылның Миңлебикәттиләр, Шәмсетдин абзыйлар моны әллә кайчан чәйниләр һәм күрше-тирәгә, бала-чагага «бер коймак» итеп биреп тә чыгаралар иде, дим. Үзем шулай уйлап йөрим, ә кесәдә малайның заказы ята: әти, Париждан жвачка алып кайтырга онытма
Их син, мокыт малай. Жвачканың чыккан урынында без синең белән җәй буе йөрибез, велосипедларны баллы куәт, алабай, кыңгырау, сандугач тәпие, дегет чәчәкләре өстенә аударып, тымызык баллы һаваны сулап сыйдырып бетерә алмыйча, каен җиләге исен иснәп, җиләкне таптап йөрибез, ә шәм кебек төзек наратлар сыр-сыр ясаган эзләреннән Сан-Мартин урамындагы жвачканы агызып мөлдерәп елап утыралар. Ә без
Безнең авылның Әсхәдулла абзый гомер буе киндер капчык асып йөрде. Киндер капчык дөньядагы иң җайлы сумкаларның берсе икән. Кешелек җәмгыяте капчыктан өстен булырга тырышып күп әйбер уйлап тапты: саквояж, ранец, чемодан, ридикюль, планшетка, рюкзак, дипломат һәм тагын әллә ниләр. Кешелек җәмгыяте шуларны уйлап ятканда, безнең авылның Әсхәдулла абзый егерме чакрымлы Арча юлын таптый торды: иңендә капчык «арыш капчыгы» иде. Аңа барысы да сыя: бер кило түбә кадагы, ике кадак хәлвә, чирек такта чәй, бер банка тәрәзә буявы, өч кадак замазка, ике өтерге, чебен даруы, хатынга кәшимир яулык, малайга уенчык автомобиль