Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 7.

Шрифт
Фон

Менә бу без. Монда инде урыслык та, татарлык та юк. Монда без, кыргый толпа. Әйе, безне кыйныйлар икән, закон беләнме, законсызмы без аңа лаек. Теге кызның рәнҗүле карашлары гомер буе минем күз алдыннан китми.

Төн. Ниндидер станциядә торабыз. Юллар бик күп, күрәсең, «узловая». Малайлар вокзал рестораныннан аракы алып килделәр. Эчәләр. Бүген мин дә эчтем. Паровозлар чаш-чош киләләр, су алалар. Әле тегеннән, әле моннан баш кондукторның сыбызгысы төнне яра. Яшел, сары, зәңгәр утлар. Багана башында да, җирдә, рельслар арасында да Фонарь тоткан ирләр, чүкеч тотып, вагон буксаларын тикшереп йөрүчеләр Бер бәхетсезе фонарен безнең вагон турысына җиргә куеп каядыр китеп барды. Шәмәрдән жуликларыннан берсе (безнең вагонда Саба, Яңа Чуриле, Арча районы малайларыннан оештырылган команда иде) теге фонарьны ялт вагонга алып менеп яшереп тә куйды. Көлештек. Менә светофор яшелне бирде, хәзер баш кондуктор бер сызгырта, аннан машинист кычкыртып ала да, состав кузгала. Безнең вагонда төне буе ут булачак.

Ләкин фонарь баш кондукторныкы булып чыкты, һәм ул килеп фонарь юкка чыкканын белгәч җәнҗал куптарды. Ул безгә һәм безнең күрше вагонга бәйләнде. Берәү дә фонарьны чыгарып бирмәде.

Тавыш зурга китте, яшел светофор күпме генә янып торса да, сыбызгы тавышы ишетелмәгәч, состав кузгалмады. Шулай да машинист кыска-кыска гына бер-ике «запрос» ясады: ник китмибез, яшел ут яна бит?

Тавыш чыкты, ике вагоннан да офицерлар төште. Ул арада эшелон начальнигы полковник килеп җитте:

 Нигә отправление юк?

 Менә фонаремны урладылар. Шуны тапмаган көе отправление бирмим.

Полковник аптырап калды.

 Соң бит бу хәрби эшелон. Безнең барганны Мәскәү үзе күзәтеп тора. Генштаб.

 Теләсә нишләгез. Фонаремны тапмаган көе отправление бирмим.

Полковник ризасызланып команда начальникларына карады. Тегеләр дәшмәделәр. Вагон эчендә бер почмакта Шәмәрдән жуликлары мышык-мышык көлешәләр.

Кемдер рельслар буйлап безгә таба йөгерә. Килде, гыжылдый, сөйләшә алмый.

 Ни өчен отправление юк?

Полковник аңардан сорый:

 Сез кем буласыз?

 Мин станция начальнигы.

 Менә мин дә шуны сорыйм: ни өчен отправление юк?

Станция начальнигы баш кондукторны күзләре белән эзләп тапты (безгә кызык):

 Ни өчен отправление бирмисез? Башыгыз икеме әллә? Хәзер менә Мәскәү сорады: ни өчен хәрби эшелон ун минутка тоткарлана? Под суд җибәрәм! Хәрби трибунал сиңа!

Баш кондуктор юашланды:

 Менә новобранецлар фонаремны урлаганнар. Шунсыз отправление бирмим.

 Ничек урлаганнар? Каян?

 Җиргә куеп торган идем.

 Ах, так! Димәк, автоматын урлаткан солдат син! Коралын югалткан өчен беләсеңме нәрсә? Расстрел! А ну тиз генә отправление бир!

Ул арада йөгереп станция дежурные килеп җитте. Анысы да гыжылдый иде.

 Иван Степаныч! Иван Степаныч! Проводта Мәскәү! Бик каты сүгәләр. Тизрәк.

Иван Степаныч станция начальнигы баш кондукторга соңгы тапкыр:

 Хәзер үк отправление бир! Немедленно! Бу синең соңгы рейсың! Иртәгә үк эшеңнән куылачаксың! Аннан трибуналга! Балаларыңны уйла!

Өлкән ир баш кондуктор рухсыз гына сызгыртты. Гадәт буенча кулын салындырып, машинистка өч тапкыр селтәде. Тик ул кулда фонарь гына юк иде. Паровоз моңсу итеп кычкыртты. Офицерлар таралышты. Буферлар ыңгырашулы тавыш белән бер-берсеннән аерылды. Состав яшел утка таба шуа башлады.

Бу ситуациядә мин берни эшли алмый идем. Әгәр теге хулиганнарны сатсам, төнлә мине вагоннан ыргытачаклар иде. Сәндерәмә менеп яттым. Күз алдымда өч-дүрт бала атасы, тәбәнәк буйлы, илле яшьләр чамасындагы баш кондуктор тора иде. Әйе, чыннан да, ул иртәгә эшсез калса? Балалары янына кайтып, мине эштән кудылар, дисә? Утырып еласа? Һай, нинди әшәкеләр без

Вагон тәгәрмәчләренең тыкылдавын тыңлый-тыңлый уйлап барам. Уйларым караңгы. Адәм баласы ник әшәке? Без менә сугыш вакытында кырда кышлаган ашлык чүмәләләре астыннан язын оясы-оясы белән тычкан колонияләрен туздыра идек. Алар безнең дошманнар. Анысы шулай. Алар без җыеп ала алмаган икмәкне ашап кыш чыкканнар. Аларны бетерергә кирәк. Ләкин без нишлибез? Тычканны тотабыз да артына салам тыгып, өреп кабартабыз, аннан беребез шап итеп тегенең өстенә баса, шартлата. Без бәхетле. Җәен зур кигәвенне тотабыз да артына койрык итеп үлән башагы тыгабыз, һәм ул самолёт шикелле күтәрелеп очып йөргән була, бетә инде, бетә. Ә иң кызыгы: теге башакны аркылы тыксаң. Кигәвен быжылдап очып киткән була да лестердәп үлән арасына барып төшә. «Ура, фашист самолёты төште!» без шулай шатланабыз. Освенцим, Колыма, Маутхаузен, Лубянка, Соловкиларның башы шунда түгелме? Мин ундүрт яшемдә кара урман аланында берүзем печән чабам, чалгым астында кара елан күренде. Ярты метр чамасы. Мин куркып калдым, елан да читкә таю ягын карады, әмма мин аны чалгы белән бастым, миңгерәттем, юкәдән чырымта ясап алып, аны будым, питомник киртәсенә башын аска каратып асып куйдым, ул авызын ачты, телен чыгарды, ә мин, дөнья, язмыш тарафыннан кимсетелгән малай, шуның ачык авызына шырпы сызып ут тоттым. И чайкалды инде елан, и чайкалды. Йә, шуннан соң камерада кеше газаплаудан ләззәт алган Ягода, Берия, Деканозовларны гаеп итәргә хакым бармы минем?

Тамбов өлкәсеннән узганда, безнең эшелонны ниндидер бер станциягә кертмичә читтә тоттылар. Алда «Мичуринск» диделәр. Без вагоннан төштек. Юан-юан «хозяйка»лар алма сата иде. Социализм системасының бетерә алмаган бер генә нәрсәсе калды. Халык базарда әйбер сатучыга «хозяйка, хозяин» дип эндәшә ала иде. Ягъни сатарга дип алып килгән әйбереңә син хуҗа. 19481950 елларда без Мичурин белән генә яшәдек. Аның мәшһүр сүзләрен кайсы гына хәерче авыл клубына, уку йортына элмәдек икән? «Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аны яулап алу безнең бурычыбыз». Без моны кызларга карата кулланып та әйтә идек: «Взять их у неё наша задача». Укымышлырак кызлар, моны әйткәч, безне: «И оятсыз, нахал!» дип, матур, назлы итеп сүгәләр иде.

Шулай, иң зур алма сатып алып ашадым. Дәреслекләргә Мичуринның иң зур алмасы алты йөз илле грамм килә дип язалар иде. Мин бит бишенче класста ботаника да укытып йөргән кеше.

Пенза өлкәсен аңарчы уздыкмы? Һәрхәлдә, Чернышевскийга бәйле бер тукталыш булды. Мин анда станция киоскыннан Н. Г. Чернышевскийның «Что делать?» дигән китабын сатып алдым. Затлы кара тышлы иде. Алгарак китеп шунысын әйтим: учебный отрядка килеп кергәч, бераз баш-күз алгач, мин бу китапны ротаның старшинасы, украинлы, сверхсрочник-главстаршина Кравецка язып бүләк иттем. Чөнки без тотынган эш идән юу, утын кисү, ремонт ясау, командирларның өенә утын илтү һ. б. Чернышевскийлык кәеф калдырмый иде. Главстаршина Кравец исә бик күп укый иде. Менә шимбә көнне авралда мин аның бүлмәсен җыештырдым. Чүп чиләген түккәндә игътибар иттем: ертып ташланган кәгазьләр арасында минем почерк күренә иде. Карамый кала алмадым: әлеге китапның титул бите. «Уважаемому главному старшине» И-и-и Үзе булсын ул украинлы (ул уйлый инде: татар малаеның кулы!), үзе булсын ул «сверхсрочник». Аларны ул елларда «сундук» дип йөртәләр, алар «гражданка»да авыр тормышта яшәүдән куркып, көненә өч мәртәбә ашата һәм даими рәвештә киендерә торган җирдә елышып калган кешеләр иде. Автографымның чүп чиләгендә булуы минем башыма сукты: син, татар малае, диде миңа чүп чиләге, авыл мокыты, син дә урыслар, украинлылар белән бер дәрәҗәдә булырга телисеңмени? Не выйдет! Хрен тебе, белдеңме?

Украинлы Кравецның миңа, татар малаена, мөнәсәбәтен мин 1964 елда Бакчасарай музеенда йөргәндә аңлап бетердем.

Хуш, без бит әле барабыз. Безнең эшелонны, гадәттә, шәһәргә кертмиләр. Читтәрәк басып торабыз. Станциягә йөгереп барып, аракы алып килүчеләр байтак.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3