Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 3.

Шрифт
Фон

Кич утырырга, куенына «ЙосыфЗөләйха» йә «ТаһирЗөһрә», йә «Мәликә китабы»н кыстырып, Гыйльменисатти килеп җитә. Чишенә, түргә уза, догасын кыла, йортка, илгә иминлек теләп битен сыпыра һәм гел әйтә торган сүзен әйтә:

 И Ходаем, диннәр куәтләнергә булсын, бүген бик әйбәт төш күрдем, ди. Ак патшаның (Сталинны әйтә) күңеленә Аллаһы Тәгалә миһербанлылык салсын, амин

Кичке аш тәмамланганда, Чуриле чиркәвенең чыңы ишетелә башлый.

Менә еллар узган Чуриле чиркәвенә каршы агач йортта бүлмә такталары шыгырдый.

 Син кул куясыңмы, юкмы бу кәгазьгә майть! Изәм, бетерәм бит мин сине, гестапо агенты! Шпион бит син майть! Б буду, сине атып үтермәсәм

Чиркәү гөмбәзе тирәсендә төнгә кунаклаган чәүкәләр чырылдашып ала.

Укучы! Мин Сәүбәнне оныттым инде, ә? Гафу итегез. Әйе, Бикташев шулай куркыткач (Сәүбән атын борып хушлашып кайтып китте инде, минем күземне ачты да юк булды инде), кинәт кенә минем тамак туеп китте. Шул сүздән соң мин мәңгегә туйдым. Минем белән аралашкан кешеләр беләләр: мин дөньяда иң аз ашаучы кеше. Чөнки теге көнне Бикташев агай минем ашау юлын Колыма, Соловки, Норильск дигән ризыклар белән томалап куйды. Бичара, Сәүбән дә ач булган икән бит ул көннәрдә.

Ә теге начальник?

Утыз еллар узган. Казан аэропортында кунак озатам. Шунда агарган чәчле бер чибәр ир, «һай-һу» килеп, безгә якынлаша, минем кунакны таныган икән, аның белән күрешә дә миңа да исемемне әйтеп кул суза.

 Әллә танымыйсыңмы, мин бит Яңа Чуриледә эшләгән Шамил абыең булам, ди.

Мин, шактый аптырап:

 Мин бит ул вакытта унҗиде яшьлек бер малай идем, каян хәтерләп калдыгыз? Сезгә эшем төшмәгән иде кебек.

Ул рәхәтләнеп көлде.

 Ә соң биография? Аны кая куясың? Аннан соң бит син гел телевизордан чыгасың. Мин бит фамилия буенча танып утырам.

Җылы булмаган гына сөйләшү, кыска гына истәлекләр. Иртәгесен бу көтелмәгән очрашу турында эш урынымда сөйләшеп утырам. Арадан бер иптәш әйтә куйды:

 Ну бетә инде бу Шамил абый, аракыны ящигы белән генә алдырта, өенә кайтырга куркып, кайчак бездә куна, без бит якташлар, диде.

Берничә айдан әйтте:

 Син белгән Шамил абыйны җирләдек, диде. Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык. Йөрәге начар булган, диде.

Теге юаш, юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара.

Пәке йөзенә яланаяк басып

Максим Горькийны укыганда шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда шуларга ләгънәтем.
Г. Тукай

Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты, ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады. Тышта озак йөрсәң, кояшлы кардан күз чагыла, күз кабаклары авырта башлый, йортка килеп кергәч, берни күреп булмый. Карт-коры моны «күз тышта калган» дип әйтә.

Быел март шулай гел кояштан гына торды.

Ял көне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы да, сагышлы да, борчулы да якшәмбе иде.

Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты: ял көнне сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк, диде.

Ял көнне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде. Укытучылар бүлмәсенең зур-зур тәрәзәләреннән кояш кереп тулган, бүлмәдә утырасы килми, шушы тәрәзә рамын ук алып ташлап, туп-туры кар диңгезе өстенә чыгасы да, кояшка, көньякка карап, кырдан берүзең барасы килә.

Педсовет башланганчы ук, шахмат тактасы күтәргән директор белән бергәләп ике каешлы күн портфель тоткан, гимнастёркалы, ап-ак фетр итекләре кызыл күн белән читләнгән ир уртасы кеше керде, елмаеп исәнләште, директор аның исем-фамилиясен әйткәч, әлеге иптәш әдәп саклап кына киңәшмәләр вакытында директор утыра торган өстәл почмагына, «Т»нең аркылы өстәле янына җайлап килеп утырды.

Моның «И»гә башланган фамилиясен ишеткәч, укытучылар арасында пышын-пышын китте. Берсе, кыюрагы, шәһәр кызы, үрелеп, аңа бер язу сузды. Портфельле кеше моны укыды һәм елмаеп җавап бирде:

 Юк, түгел.

Аннан педсовет башланды. Мәктәп коллективыннан өлкә комитетына зур жалоба килгән. Мәктәп директоры тәҗрибә участогыннан алынган бәрәңгене, кишерне, суганны ашый икән. Директорның биографиясе дә чиста түгел икән. Гомумән, мәктәп коллективында укытучы булып эшләргә хакы шикле булган кешеләр байтак икән.

Китте чыгышлар, бәхәс. Директор белән завуч эләгешеп алды. Март кояшы инде горизонтка төшеп бара, инде хатын-кыз ачлыктан бөгелеп төште, ике тапкыр тәнәфес ясалды, ирләр тәмәке төтененә батып алды.

Педсовет тәмамланганда, кояш нуры күренми иде инде нәкъ сигез сәгать утырылган.

Өлкә комитеты вәкиленең фамилиясе бер язучы фамилиясе белән бер үк хәрефтән башлана икән, әдәбият укытучысы «Сез шуның туганы түгелме?» дип язу биргән икән.

Вәкил өч көн, өч төн мәктәптә ятты. Көндезләрен дәресләргә керә, беркетмәләр укый, планнар тикшерә, ә төнге ун-уникеләрдә, директор кабинетына аерым-аерым чакыртып, укытучылар белән әңгәмә уздыра иде.

Дүртенче көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча тагын җыелыш уздырылды, монысы кыскарак, ләкин сизделәр: төп нәтиҗәләрне вәкил әйтеп бетермәде. Берәр атнадан роно, райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан сугышында катнашып, кулын өздереп кайткан; математика укытучысы, рус теле укытучысы шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган; башлангычта укытучы ике кызның берсе элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган; пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе, халык дошманы буларак, утыз җиденче елда кулга алынган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли һәм башкалар

Мәктәп корбаннар сорап тынсыз калды.

Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәләделәр.

Портфельле агай әнә шулай «җәза экспедициясе» белән узды ул елның кояшлы мартында.

Күп еллар узды. Мин үземнән, пионервожатыйдан, төнге кабинетта әшәке, мәкерле сорау алган гимнастёркалы абзыйны егерме биш елдан соң кафедрада очратып тынсыз калдым. Елмаю шул ук, күзләр, чәчләр шул ук, тик бераз чигенгән, утыра төшкән. Бераз басынкы. Каяндыр кемдер аңа бер кыйммәтле әйбер биргән. Имеш, Казан Кремле янында казынулар вакытында табылган. Ул әлеге әйбердәге нәкыш белән язылган текст буенча кандидатлык якларга йөри икән. Пенсиягә зуррак акча белән чыгу өчен.

Ул кешедән утыз җиденче ел исе килә иде.

Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. Күрәсең, йөз елларга җитәр ул. Югары уку йортларында бигрәк тә еш очрый ул. Минем үземне 1947 елда институтка чак-чак алдылар. Фамилияне күрүгә, сорау бирәләр иде:

 Син элеккеге финанс наркомы Мәһдиевнең нәселеннән түгелме?

 Син, егет, сәнгать белгече Мәкәрим Мәһдиевнең туганы түгелме?

Керү имтиханнарын биргәндә, билге куйганчы, башта шундый сорау бирәләр иде.

Ә бер олы ир әйтте (географиядән имтихан алучы):

 Иллә дә начар фамилия инде, моны алыштырырга кирәк, диде.

Бары тик илле алтынчы елдан соң гына аңладым: финанс наркомы да, сәнгать белгече дә утыз җиденче елның корбаннары «халык дошманнары» булган икән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3