Хәер, бу мәсьәләдә минем күз ачылып кына тора. Тарих шулай булырга тиеш, кешенең күзен ачканга күрә тарих дип атала да инде ул. Тарих ул кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе.
1946 елның көзендә безнең училищега тарих фәненнән яңа укытучы килде. Без өченче курста, өйрәнә торган тарихыбыз «Кыскача курс». Бар иде бит әле шундый китап ВКП(б) тарихы, Сталин үзе әйтеп яздырган китап. Моны һәр көзнең башында бөтен актив райком, райпо, мәктәп, райздрав, колхоз идарәсе, тимер юл парткомы һ. б. оешмалар политик уку планына кертеп, конспектлап өйрәнә башлыйлар да, яз җиткәндә, дүртенче бүлегенә чумалар, һәм дәресләр шуның белән туктала иде. Ярым-йорты укый-яза белгән активистлар, дүртенче бүлеккә килеп җиткәч, Гегель, диалектик материализм, монизм, идеализм, метафизика сүзләренә килеп кереп шаккатып калалар иде; ну баш та икән бу Сталинның үзендә! Кара син аны, бер дә белмәгән нәрсәсе юк бит! Сталин кешеләрне нәкъ үзенчә бертөрле генә итеп уйларга өйрәтә. Ләкин Гегельнең бер фикерен телгә алмый ул анда. Гегель абый исә болай дигән: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый икән, димәк, беркем дә уйламый».
Әйе, безгә дә яңа укытучы шуларны өйрәтә, Троцкийны, Зиновьевны, Рыковны, Каменевны сүгәбез. Партияне халык дошманнарыннан чистартуда ОГПУ-НКВД органнарының батырлыгын мактыйбыз, бер дәрескә кырык-илле тапкыр «Иосиф Виссарионович Сталин» сүзен телгә алабыз. Бер үткен малай бер дәрестә санап барган: кырык җиде тапкыр искә алынган әлеге өч катлы исем. Ул бик ач иде, ач кеше ни әйтмәс, ни язмас. Шуны исәпләп барган кәгазенең ахырына ул болай дип тә язган: «Чишеп җибәрәмович ыштаның». Элек авылда картлар, чыннан да, баулы ыштан кияләр иде.
Тарих укытучысы зәңгәр күзле, тәбәнәк буйлы (үкчәсе өстәлгән ботинка кия), кызылга каккан яхшы, кыйммәтле тунлы. «Шулай бит инде» дигәндә, «шулай биг инде» ди, «өч солдатлар килеп кергәннәр» дип тә сөйли.
Шулай кыш буе троцкийчыларны сүктек. Шуларны сүгеп, Сталинның шәхесен Антей белән чагыштырып («Кыскача курс»ның соңгы битендә), тәмам алҗыгач, җәй башында имтихан бирдек.
Кырык бер ел узгач, Ибраһим Салахов романында укыйм. Казан ОГПУ-НКВДсында гаепсез корбаннарның канын эчүче аждаһа, коточкыч рәхимсез палач Бикчәнтәев Гәрәйша эшләгән теге елларда. Аның исемен ишеткәндә, тоткыннар тораташ булып катып калганнар. Ә инде эзләрне югалтырга кирәк булгач, бу палачны каядыр озатканнар.
Теге тарихчы шул үзе булган икән.
Менә безне кемнәр укыткан! Бездән кем чыксын?
Без «Кыскача курс»тан имтихан биргәндә, училище өстендә «халыклар атасы»ның кылычы нык уйнап алды. Училищега очраклы килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы НКВД органнарына донос җибәргән дигән хәбәр таралды. Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр. Бу бит инде 1947 елның җәе. Тыныч тормыш җәе. Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы остаз, керәшен Константин Афанасьевич Ибаевны. Имеш, элек кадет булган. Рус теле, әдәбияты укытучысы, карт журналист, тәнкыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Искәндәревне. Имеш, мулла малае икән, Галимҗан Ибраһимов белән дус булган. Физика укытучысы, фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы, Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде. Әхәт абый, имеш, әсирлектә булган.
Менә шундый егетләр кинәт юкка чыктылар. Без училищены тәмамлап киткән идек инде, үзара очрашканда, гел теге явыз доносчыны сүктек. Мин аның монда исемен әйтә алмыйм, чөнки документым юк, бары тик иптәшләремнән ишеткәнне генә язам. Шулай да шартлы бер исем куймый хәлем юк. Чөнки бер малайның дәфтәреннән (немец теле өйрәнеп йөргән көннәрме икән?) аңа багышлап язылган бер җыр табылып, кулдан-кулга күчереп язып йөрткән идек. Ул җыр болайрак иде шикелле:
Бу җырның тексты теге явызның үзенә дә эләгеп, күрше класста (үзе җитәкче булган) бөтен китап-дәфтәрләрне җыеп алып тентү ясаганы хәтердә. Андагы халык иҗаты! Әйтеп кара син халыкны гел куркып яшәгән дип. Ишетүебезгә караганда, ул дәфтәрләр арасыннан менә ниләр килеп чыккан.
Яки: «Сталинская влачь көненә бер умач». Тагын: «Кәҗә асрамаган кеше кулак; төрмәгә кермәгән кеше дурак». Тагын:
Яки:
Теге явыз әлеге корбаннарына боларның барысын ябыштырган, имеш. Күрәсең, 1947 елда алынганнарны инде атмаганнар. 1954 елдамы икән, болар исән-сау кайтканнар. К. А. Ибаевка, пенсиягә чыгу өчен, белешмәләр кирәк булган. Ул Арчага кайткан. Училищега кергәч, имеш, болай дигән:
Станциядән Арчага менгәндә, бик ерак сукмаклардан уратып йөрдем. Теге кабахәт очрар да, шуны буып үтереп, яңадан төрмәгә керермен дип курыктым.
Ишетүемчә, алар өчесе дә иреккә чыккач озак яшәмәгәннәр. Яшь тә бар, аннан соң Сталин лагере Артек лагере түгел икәнен кем белми? Мин, кызганычка каршы, бу остазларымның берсе белән дә күрешә алмадым. Әмма теге явызны күрдем. Алтмышынчы елларның уртасы иде. Станциядән Арчага менә торган автобусны көтәбез. Ул заманда әле автобуслар кечкенә, алдан гына ачыла торган. Автобус Арчадан кеше төяп төште, туктады, ишек ачылды, ишек янына балалы хатыннар, карчыклар бөялгән иде, алар төшешкә утырырга дип чиратка баскан халык та байтак. Этеш-төртеш башланды. Шулвакыт мин үз күзләремә үзем ышанмадым. Алтмышларны узган теге явыз үзенең олы корсагы белән кинәт кенә чиратны бәреп таратты да тар ишеккә ыргылды. Әле автобустан беркем дә чыкмаган иде, әмма капкорсак, ишек янында чыгарга торган бөтен хатын-кыз, бала-чаганы изеп-сытып, эчкә ыргылды. Астан аның якасына ябыштылар, чалбарыннан өстерәделәр, яман, оятсыз сүзләр әйттеләр, ләкин теге үзенекен эшләде: сабыйлар, хатыннарны сытып эчкә узды һәм тәрәзә янындагы урынга лып итеп утырды. Автобус иңеп алды.
Мин Арчага җәяүле сукмактан гына мендем. Әйе, педагог Ибаев дөрес эшләгән. Мондый шәхес белән очрашмавың яхшы. Арча, аның училищесы миңа кызганыч тоелды. Нинди асыл затлар эшли иде анда элек
Төрек шагыйре КәмалбәкЮгары уку йортларында шәхес культы корбаннарының балалары очрый: галимнәр. Ун кешелек безнең кафедрада алар өчәү, ә факультетта унлап. Ләкин ара-тирә башкасы да очрый. Мәсәлән, болай.
Кыш. Кичкә таба. Университет коридоры тулы студентлар. Кышкы сессия бара. Баскычлар тулы ташланган дәфтәр, китап, брошюралар. Коридорлар гөж килә. Мин арыган, йончыган. Группада егерме дүрт студент. Ведомостька әле нибары унбер билге куелган. Студентның җавабын рухсыз гына тыңлыйсың. Йөзенә күтәрелеп карамыйсың, фәлән фәләннән «биш»ле алган, димәк, сәләтле. Теге «фәлән фән»нең экзаменаторы кырыс хатын-кыз. Кырыс хатын-кыз доцентмы ул, профессормы чибәр кызларга бик нык таләпчән була. Чибәр кызның иң гадел билгесе бары тик хатын-кыз укытучы куйганы гына.
Менә бер кыз килеп утырды. Зачётканың катыргысын ачам, фотосына карыйм. Унынчыны бетергәндә төшкән инде, күзләрендә әле сабыйлык бетмәгән. Авыл кызы. Икенче курста инде төскә-биткә байтак үзгәргән. Каян икән, әллә Башкортстаннанмы? Аннан килгәннәр шулай тиз үзгәрә. Ә, юк, үзебездән икән. Бәрәч, үзебезнең Арча районыннан. Әйдә, якташ, әйдә, әйбәт сөйлә. «Биш»лелек итеп. Кайсы мәктәптән икән? Әһә, анысы да язылган. Мин бу авылны яхшы беләм. Ул мәктәптә танышларым бар. Фамилиясе? Да-а, шундый фамилияле бер егет эшләгән иде безнең авылда. Нәселеннән түгелме? Бәрәч, әтисенең исеме дә таныш сыман Стоп! Стоп! Уф-ф-ф Мин ыңгырашып куйдым. Кызый исә мине аңламыйча сөйли дә сөйли.
«1910 еллар тирәсендә Тукайның иҗатында оптимистик авазлар көчәя башлый. Илдә барган вакыйгалар» Минем башым шаулый, колакларым начар ишетә. Чөнки алдымда җавап бирүче 1937 елда минем әти өстеннән донос язып, әтине аттырган кешенең кызы, йа Хода, мәдәт бир. Йа Хода, шушы балага карата гадел булыйм. Сөйлә, сеңлем, сөйлә, «биш»ле алырлык итеп сөйлә. Башым чатный, тыным кысыла. «Тукайның дусты Хөсәен Ямашев үлгәч» Кара, нәкъ әниеңә охшагансың бит син. Әниең ул елда синең кебек үк чибәр, кыйгач кашлы, калын толымлы яшь хатын иде. Көләч йөзле иде. Әмма әтиең кабахәт кеше булып чыкты да инде. Ул бит әле аннан соң да берничә кешенең башын ашаган. Сөйлә, сеңлем. Миңа гадел булырга ярдәм ит. Югыйсә мин гомер буе газапланырмын