Мин, кыен булмаса, үземне озатып куюларын үтендем. Председатель мондый үтенечкә әзер икән, ярты сәгать үттеме-юкмы, йортка толып, тире бияләй, олтанлы итекләр кигән таза бер егет килеп керде.
Ат әзер, диде.
Ул еллардагы гадәт буенча аңа мөлдерәтеп кенә бер кәсә тоттырдылар. Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп, башта кулын бирде, аннан:
Сезнең исәнлеккә, абый, дип әйләндереп тә куйды. Шул вакытта минем йөрәгем жу итеп алды: таза егет мин егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде
Хуш, Ә. Еники әйтмешли. Шушы Сәүбән белән төнге юлга чыктык бит инде без. Нәкыя белән Вәкил мине дә җылы толыпка төрделәр, ботинкаларымны салдырып, киез итек киерттеләр, чана башына, «авыл күчтәнәче булыр, Казанга алып китәрсең» дип, каз түшкәсе дә тыктылар. Без юлда, чана шыгырдый, төн бераз буранлы. Мин, куркуымны басар өчен, чит-ят темаларга сөйләшергә телим, уйлыйм. Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе минем әни, икенчесе Нәкыя.
Мин шуларны уйлыйм һәм сөйлим дә булса кирәк юлда. Үзем һаман шикләнәм: кайсы үзәннәрдә генә чанадан төртеп төшереп мине изәчәк бу егет теге 19471948 еллар өчен? Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк бу Сәүбән?
Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды. Минем нервлар актык чигенә кадәр киерелде, һәм мин шул чакта мәшһүр Гюго сүзләрен исемә төшердем: «Үлемгә каршы барып, еш кына үлемнән котылып калып була. Ул вакытта табут капкачының сине коткаручы тактага әйләнүе мөмкин». Буран эчендәге үзәнлеккә килеп кергәч түзмәдем, сүз каттым:
Сәүбән, мин сине бик каты тоттым бит теге елларда, синең эчеңдә миңа карата ниләр бар? дидем. Кыйналып, изелеп, билгесез көтеп барудан котыласым килгән иде әйттем дә бетердем.
Сәүбән толыпларын чиште дә тәмәкесен чыгарды һәм, атын акрынайтып, тәмле әңгәмә башлады:
Һи-и, абый. Барысы да онытылган инде аның. Тик бер генә нәрсә күңелдә калган: сез Сталин туган көн дип пионер сборы уздырдыгыз безнең дружинада. Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем. Шул сборда сез очып-кунып сөйләдегез: «Безнең илдән дә бәхетле ил юк, бу бәхетне безгә иптәш Сталин бирде», дидегез. Ә мин Мин ул көнне иртән ашамыйча килгән идем. Әни әйтте ул көнне: «Көненә өч ашатырга минем хәлемнән килми сезне, сез бишәү, әтиегез сугыштан кайткан булса, биш тә, алты да ашатыр идем», дип елады. Ә сез «каты тоттым» дисез
Миңа гадәттән тыш авыр иде, чана газаплы шыгырдады. Хәтерлим: бер педсоветта Бикташев эт итеп мине сүккән иде:
Хватит сиңа авылыңа кайтып йөрергә, синең квартираң бар, хуҗаларыңа дүрт кубометр утын бирелгән, дип кычкырынды. Нигә гел авыл юлында син?
Шунда мин, урынымнан юаш кына торып:
Минем монда ашарыма җитми, шуңа күрә әни янына кайтып йөрим, дидем. Менә ике көн инде ипи бирмиләр Болай да квартира хуҗасы Зәйнәб апа үзеннән ашата инде
Педсовет ахырында Бикташев агай мине кабинетына чакырды. Хәтердә шунысы гына калган: кабинетта агач кисмәктә зур фикус гөле утыра иде.
Тәк, диде Госман ага, болай да киң булган борын тишекләрен киңәйтеп. Знаешь, что? Синең «ашарга юк» дигәнеңне мин менә хәзер ЭМГЭБЭ га хәбәр итсәм, нәрсә булачак? Сине бит бүген үк атаң янына озатачаклар. Син шул турыда уйладыңмы?
Мин шул вакытта Яңа Чуриле районының МГБ начальнигы Шамилне күз алдыма китердем: биек маңгайлы фуражка киеп йөри торган буйлы чибәр мишәр егете иде. Мәктәп коллективында әсирлекне күргән ике егет бар иде, алар сөйли иде, начальник әсирлектә булган ирләрне чиратлап көн саен чакырта һәм «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга кыстый, юашракларны кыйный (бүлмә такталары чытыр-чытыр килә икән), сүгенә, пистолет белән яный, ди.
Күрше авылның Зөфәр исемле егеттән сорау алганнарын бүлмә тактасы аркылы тыңлап торганнар. Зөфәр дөнья бәясе юньле, юаш егет иде, сугыш башланган җәйдә үк, унсигез яшендә әсирлеккә эләккән, аннан котылган, әле сугышта йөргән, менә тыныч хезмәткә кайткач, тугыз класс белеме булса да, бер җиргә дә эшкә алмаганнар, җитмәсә, мулла малае! Аның кебек белемлеләр, биографияләре чиста булганда, ул елларда директор да министр иде инде югыйсә Менә шул Зөфәрне измәкче була икән. Коридорда дер калтырап тыңлап торганнар чират көтеп утырган укытучы егетләр.
Куясыңмы кулыңны, юкмы, фашист ялчысы, мулла калдыгы, фәлән-фәлән итәм бит! Урындык шуыша, өстәл кыймылдый, нәрсәдер нәрсәгәдер чытырдап бәрелә, ди. Куясыңмы, юкмы, атып үтерәм бит, пистолетын, чыкылдатып, взводка куя, котлет ясыйм бит. ЦРУ агенты! Син бит «Интеллидженс сервис»ка язылып кайткансың! Беләм бит мин синең ни өчен шыпырт кына леспромхозга урнашып, трелёвщик булып агач тарттырып йөргәнеңне
Тагын чытырдау, тагын тавыш.
Тыңлап торган егетләрдән берсе сөйли: «Ну, малай, булса да була икән йөрәк кешедә. Туп-туры әйтә бит тегеңә Зөфәр:
Менә якын кил, тырнак белән чиртеп кара, ди, миңа, ди, нечего терять, шушы урындыкны алам да башыңны яньчим, но только кәгазеңә кул куймыйм, ди.
Начальник әле яшь иде, күрәсең, кабинетын әзерләп бетермәгән: сорау ала торган бүлмәдә, гадәттә, урындык идәнгә беркетелгән була, өстәл өсте дә тап-такыр булырга тиеш. Пистолет та, нигездә, өстәл тартмасындарак ятарга тиеш.
Ну, гад, мин сине нишләтәсен белермен алдагы дүшәмбедә, йөрәгемне боздың, дип арган, тирләгән начальник такта ишеген ачып, Зөфәрне чыгарып җибәргән. Коридордагы ике ирне чакыртып керткән дә арган кыяфәт белән әйткән: Йөрәгем начарланды, кул куясызмы теге кәгазьгә, юкмы, куймасагыз иләп йөрмәгез, алдагы дүшәмбедә барыбер сытам мин сезне, идите к матери, дип чыгарып җибәргән».
Ул явыз оешманың бинасы башта Чуриле чиркәвенә инеш аша гына карап тора иде, агач йорт, такта бүлмәләр. Сорау алганда, ул такталарның шыгырдавы, шәт, чиркәүгә ишетелгәндер. Яшел калай гөмбәзле бу мөлаем чиркәү күрше-тирә татарларга бер зыян эшләмәде. Ул урысларның ни гаебе бар? Аларны бит Явыз Иван күчергән. Кышкы томанлы, томан арасыннан яшькелт ай караган моңсу тын кичләрдә без, малайлар, чиркәү чаңын тыңларга чыга идек. Кышкы юлда еракта ат чанасы шыгырдаган тавышлар ишетелә, кышкы тын кичтә бу тавыш алты-җиде чакрымнан килә, дип сөйлиләр. Чуриледән әтиләр кайтканны без чана тавышыннан сизә идек. Ләкин шул вакытта тонык кына бер моң колакка бәреп керә. Без әсәренәбез. Чиркәү чаңының ритмы менә болай иде кебек:
Базар йөргән, урыс белән аралашкан ирләр, Чуриледән кайтышлый, ат чанасында килеш моңа кушылып, шаярып, болай дип җырлыйлар да иде:
Без, малайлар, моны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, ә әниләр каш җыера.
Азан әйткәндә, шау итеп чана шудыгыз бит, ник анысын тыңламадыгыз, дип орышалар.
Ялгышалар. Азанны да тыңладык. Анысы эңгер-меңгер алдыннан булды. Тау башында чаналарны, чаңгыларны куеп торып тыңладык. Тып-тын калган, кичкә иңрәгән татар авылының өстенә манарадан кичке азан тавышы иңгәндә, карчыклар җилкәләренә бишмәтләрен салып чоланга, ишегалдына, капка төбенә чыгалар. Салкында манара такталары чарт-чорт килә, мөәззин басар урынын җайлый, бу тавыш бөтен авылга ишетелеп тора. Менә бервакыт күктән фәрештәләр авазы килгәндәй була. Мөәззин яки аның вазифасын үтәүче мәдрәсә белемле ил карты борын авазлары белән генә авыл өстенә сихри моң сибә. Нәкъ теге дөньядан инде!
Карчыклар моңаеп елый. Үләселәре искә төшә. Теге дөньяга барасы, анда баргач, бу дөньяда эшләгән бөтен явызлыкларың өчен җавап бирәсе бар бит. Йа Хода, гөнаһларыбызны ярлыка
Тау башыннан без дә кайтабыз: кичке аш инде казаннан табакка бүленгән, сәкегә киҗе ашъяулык җәелеп, тәлинкәләр тезелгән, өрәңге кашыклар таратылган.