Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.
Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор, боларны җыеп, китап чыгарачагын тылмач аркылы сөйләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар Сабантуй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, тубалдагы бодайны бисмилла әйтеп герман җиренә чәчте Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы сипте. Татар йоласы! Орлыклар шулай эре булсын! Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау- гөр килеп кул чаптылар, «Гут-гут, татариш зольдатен гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канаты»н уйнады. Аннары җилкәсенә ниндидер аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкырынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире, диделәр. Гәзитнең исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы авылының крестьяны Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал асып рәсемгә төште. Аннары әсирләрнең җитәкчесе булган бер укымышлы кеше нотык сөйләде. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф немецча сөйләде. Ләкин ахырдан татарча да өстәп куйды:
Без үземезнең ватанымызга безне кемнәр кайтарырга теләмәгәнен беләмез. Көнбатыш илләре безнең татар әсирләрен изге ватанымызга, мөкатдәс анамызга каршы көрәштермәкче булдылар. Ләкин берни дә барып чыкмас. Безнең егетләремез, иншалла, үз ватаннарына каршы көрәшмәсләр. Большевик Литвинов инде безне герман әсирләренә алыштырып илемезгә кайтару турында Яуропа мәмләкәтләре белән мөсахәбә алып бара. Кызганычка каршы, Яуропа мәмләкәтләренең берсе дә безнең илемездәге хәлләр турында безгә хәкыйкый мәгълүмат бирми. Без үз мәмләкәтемездә чыга торган яңа гәзит-журналлардан мәхрүмбез. Ләкин күп тә үтмәс, без үз туганнарымыз белән күрешермез! Ул көн ерак түгел, кадерле ватандашлар!
Герман армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашын Кара Чыршы авылында Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем генә бар икән? Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат бер немец алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тәмамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән, диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әмма крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: философ һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе бер көн дә ялгыштырмыйча боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның, иртән кырга килеп, әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәр көнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне, беренче тапкыр урамга чыгу белән, ул бер генә сүзне кабатлады:
Ярманда машина күп, җәмәгать, диде ул, Аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да, базарга барганда, бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән
Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар
Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән, беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки, ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осоавиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел, чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.
Шулай тагын ике көн узды.
Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да, машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач, әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә, күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.
Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.
Сугыш шулай башланды.
Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән каенана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш бер төш күрү генә булган икән.
Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.
Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, дип өзгәләнде. Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әти белән аларның борчаклары бик пешеп җитми, син күз-колак бул. Их, туганым! Син әле монда каласың, Нургали белән синең яшь кергәнче сугыш бетәр. Нургали бик наян булды. Әти белән әни аны боздылар. Аннан соң, беләсеңме, туганым, нәрсә? Мин инде сиңа гына әйтим, бер кеше дә белми торган серем бар бит. Хәтерлисеңме, Атҗабар Хисмәт кызы Миңниса белән ниләр күргәнне? Монда бит мин сине алдадым. Кызның яман исеме бармы-юкмы, мин бөтенләй белмәдем. Мин ул төнне аның белән сөйләшеп тик яттым. Ә ул елап бәйләнде. Дулады. Синең ирлегең кайда, сөйләшеп ятыр өчен генә алдыңмыни мине, дип чәчләрен йолкып елады. Марҗа кебек чәчен йолкый. Шуннан, калганын син беләсең. Матур кыз иде бит ул. Ә Васфикамалны яратам. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну, яратам Эшкә бик булган бит.