Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 8.

Шрифт
Фон

 Синме, ди, минем малайга хәрендәш алып килергә куштың?

 Әйе, дим, мин куштым.

 Ә аңа хәрендәш нәрсәгә?

 Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш шуңа.

 Аңа нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән кешегә хәрендәш нәрсәгә?

 Соң бит, дим, әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк.

Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?» дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син исерек баштан килеп монда мәптекне мыскыл итмәкче буласыңмы? Толып якасыннан учлап тотып, үземә таба суырып алдым да, ярабби, берне ияк астына җиббәрдем Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. Икенче вакыт авыл җыенында миңа бәйләнеп ята: беләм мин сезне, ди, укыган кеше чукынган кеше ул, ди. Сез, ди, үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчеп ятасыз, безнең кара халык шикелле түгел, ди.

 Менә, мин әйтәм, ту-ты, шул, дим, сез дә менә тегенди-мондый кирәге, җае булганда шулай чәйнек борыныннан гына эчә торган булыгыз, дип сүгәм тегене.

Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук башлады.

 Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиян хезмәтендә булдым, Кара Чыршы колхозында лабогрейканы миннән башка берегез дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән? Ә мин күпне күргән кеше Әйе. Әсирлектән кайтышлый, мин сиңайтим, Мәскәүнең Саломанский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Әсирләрне җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Ибраһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде. Ул да сөйләде. «Сезнең, диде ул, теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз: хөкүмәт үзебезнеке, хезмәт ияләренеке, диде. Менә, диде, шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк» Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз.

Бераздан тальянын күтәреп Миңлегали килеп керде. Миңлегали Шәяхмәтнең апасы Фәхерниса малае, яшьли әтисез калып, һәрвакытта да нәселдә ирләр мәҗлесе булганда олылар чутыннан йөрде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, карт-корыны җыр дөньясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәяхмәт, кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады. Зәйнәб җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте, һәм тамагын кырып әкрен генә ул да җырлап җибәрде:

Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде, чират үзенә җиткәч кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең җыры тәмам булуга, ул: «Әйт шуны, кода», дип күтәреп алды да елтыр кара күзләрен бит җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап җибәрде.

Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман да әле тез башына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә сиптерәләр иде.

Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә, унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер ходлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабантуйга барырга әзерләп тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән исе, ат, сыер абзары исе белән аралашып ниндидер башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде.

Кызарып кояш чыкканда, барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. Арба кырыена башын асылындырып, Хәкимулла ыңгыраша-ыңгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер йомры башлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен дөнья, аның бөтен кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер дөньяда бернәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык дөньяда бөтенләй юк сыман иде

Йә, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкмаса, шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда аралыкка, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды.

 Ах-ха-ха, дип кешнәде шул чакта Борһан, ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң, беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә Ах-ха-ха!

Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп, үксеп-үксеп елый иде.

Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!

Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, адәм балалары, диде ул гүя, йоклагыз! Бу сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!»

Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолётлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

Кайтулар булмас инде

Кырда иген чайкала, иген чайкала

Бу елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз җитәр Һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер арыш басуы өстеннән җил йөгерә, сагыш арта

Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара-туры атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

 Запас пирвый категори, диде Шәйхи хәлфә аның турында. Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

Сугыш, сугыш

Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.

Шәйхи солдат шул вакытта Һоһенцоллерннарның җәнүби Алманиядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда Һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың Бераздан исә ул Вюнсдорфка күчерелде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3