Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.
Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым, дип, Миңлегали башын тотып яшь түкте. Бура керсә бетте диген инде. Йә мин үлеп калам, йә мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү тәгаен генә үлем инде ул
Төн уртасы авышкач кына, юрган-мендәрләр күтәреп, Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәб булды.
Барыгыз, бар, диде Зәйнәб җиңги аларны озатканда, барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа Алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама Үзеңә тапшырдык.
Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде.
Без яши белмәдек, әй, дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып, синең җаныңны каһәрләдем. Шуның киялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек
Малай туса, ни исемле кушарсың? диде Хәкимулла, авыр сулап. Мин, нишләптер, малай булыр дип уйлыйм.
Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты.
Малай булса Нәриман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизерәк кайт.
Хәкимулла авыр сулады.
Их, шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга, диде ул, ачынып
Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар, башларын селки-селки, урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:
Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар Эт күңеле сизгер, ул зерәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкый-чайкый басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә, чуптарларын түбән иеп, ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе өч төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар эре сөякле, озын гәүдәле Атҗабарлар иде. Атҗабарлар элек-электән гаярь халык: базар, станция тирәләрендә эшне ялт та йолт әйләндереп килделәр, базар көннәрендә шактый кызып төрле хикмәтләр дә ясыйлар иде. Аларның атлары да каен төбенә килеп туктады, ирләр арбалардан коелдылар. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган ак күлмәкле берәү менеп басты.
Җәмәгать, диде ул тимер тавыш белән, җәмә-гать! Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар. Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. Ул, ап-ак кулъяулыгын чыгарып, авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылып катып калды.
Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар едвали. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Герман армиясе бик кабахәт армия ул, тиомать. Безгә кайтулар едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез, Кара Чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали
Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш, ак кулъяулыгын болгый-болгый, ул җырлап җибәрде:
Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык төркеме, бер секунд эчендә бердәм авыр уфылдап, кинәт кенә елый башлады. Моңа балалар чинаганы өстәлде. Шулвакыт кара чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына речь сөйләде.
Иптәшләр, диде ул, бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр председатель буларак ачуыгызны китергән чакларым булган икән гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз
Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Арбаларның күчәр башлары эләгеп матавыкланганда, Шәйхи карт коймасы буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда картлар икән. Күбесе киез итектән, кайры тун кигәннәре дә бар. Инде сиксәнне узып, соңгы ун елда капка төбеннән узмаган картлар да җыелганнар. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә ялварулы аяныч караш. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның манган иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән дөньяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул, кипкән иреннәрен шапылдатып, ямьсез авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп, азан әйтә:
Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.
Инде атлар кузгалдылар
Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.
Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар», дип, Хәбирә карчыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды.
Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер ходлы арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.
Бәндәләр күз яше бу, дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, аналар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.
Көненең дә ачуым килмәгәе, чисти фәләне канады, дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш җыйганчы аңа тапшырганнар иде.