Васфикамал эштән кайтканда, бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына, җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап, чырык-чырык көлә-көлә, бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.
Әткәй, әткәй, дип кычкырды ул, капкадан йөгереп кергәндә, Нәриман дип әйтте!
Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.
Нәриманның теле ачылган!
Нәриман сөйләшә башлаган!
Нәриман фәлән дип әйткән!
Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.
Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.
Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше, гомумән, булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.
Узган ел совхозга бер путёвка килде Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нәриманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча, ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда, Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши, диләр
Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар. Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал, диделәр. Кыз Нәриманны Ташлытауга чакырды.
Күч тә кил, ике көн эчендә СМУга урнашырсың, диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды. Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк, диде ул, тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты.
Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк!
Аннан эш мәсьәләсе. Зөлфия китапханәче иде Кара Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, уку йорты барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапханәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң, нихәл итәрсең?
Васфикамал бәлеш майлый.
Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала. Бер стакан, ике стакан, өч Узган гомер Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме ел. Бу авылга килгәненә утыз елга якын. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде. Йөрәк ярасы.
Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән!
Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул!
Авылда шундый хәбәр йөрде.
Хисмәт Миңнисасы кызын Нәриманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!
Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа Алла, нинди дошманлык булсын соң? Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла шулай итеп берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта югалды. Бөтен булганы Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардан соң да дошманлашып торыргамы?
Нәриман кызны алырга бер барды булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды кинодан чыкканын көтеп торды да урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.
Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең, дип, кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нәриманның муенына чорналды. Шуннан дөнья әйләнеп китте
Иртән ишегалдында көлә-көлә бер-берсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындымыни? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамыни? Кем үстерде соң бу гөрнәдир күк егетне? Тол хатын карасына катты.
Беренче чәйдә үк ачуы тышка бәреп чыкты.
Менә мине кыстагыз, диде ул, ярсып, малай белән киленнең берсен берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча. Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын!
Килен чоланга чыгып шунда ук елап керде. Кайнана явыз дигәннәр иде рас сүз икән
Улым, диде Васфикамал, күзләрен яшьләндереп, улым, килен суга киткән иде. Менә әйтер сүзем шул: уз урыныңда тора бел хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма.
Ләкин Ах, бу баланы! Нәриман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен сөйләп ташлаган
Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша, дигән
Яшь килен дә мунча чыгуга, җае белән кайнанасына шырпыланып алды.
Нәрсәгә дип безнең араны бозасың? диде.
Аннан Бер атна узуга, килен аерылып китте. Нәриман аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды.
Барып йөрмә, диде Васфикамал улына. Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә.
Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте.
Безнең әти, диде ул, бик начар кеше булгандыр. Васфикамалның йөрәге селкенеп алды.
Ник алай дисең, улым?
Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде Ана телсез калды.
Икенче бервакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште:
Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне, дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан Алла үзе сакласын.
Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстеннән кит, диде малай. Ничек сөйләшә бит!
Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә бер-берсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да ду күчереп шкафтан савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шулвакыт комбинезон кигән Нәриман өйгә кайтып керде. Керде дә майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар.