Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде
Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча, тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да калтырап елый башлады.
Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.
Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим, диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет кайтты.
Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.
Атлар атламас инде
Шәйхи карт сөйли торган иде: имеш, Агыйделнең бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп гаиләгә туры килә иде. Әмма туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Аллаһы Тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйли-көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган.
Бер явызга бер яхшы! Бер яхшыга бер явыз! дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер
Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган телсыман бернәрсәсенә чиртә дә өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр, ди
Шәйхи картның үлгәненә инде егерме елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә.
Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан.
Кояш батып килә иде
Кара Чыршы урамыннан, тузан туздырып, эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырган сарыклар узды көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар ду килделәр. Егетләр җиңнәрен сызганып җибәргәннәр. Кара чалбар эченә тыгып ак күлмәк кигәннәр, кызлар кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе, арба астыннан чалгы алып, клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде көянтәдәй бөгелеп очларын җиргә тидергән нәзек озын каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар дәшмәделәр. Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде:
Юлчылар, сез кайдан киләсез?
Без Атҗабардан киләбез!
Юлчылар, сез кая барасыз?
Без туйга барабыз!
Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты. Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды.
Кем өйләнде соң, балакайлар?
Ха-ха-ха! Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нәриманы туй ясый! Ха-ха-ха! Без ашыгабыз! Безнең бүген туйны уздырып, иртәгә Ташлытау Сабан туена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә Сабантуйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык Син бүген безне тыңла
Туй бара. Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәяхмәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк: Васфикамал, өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип, ялгыз картны үзенә китертте. Карт тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә тозлы каз ите турый Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел Менә шулай, дөрес. Унарлап санасаң гына, гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нәриман туганга ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәбне җирләгәнгә бер дистә чамасы. Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга унбиш ел була икән. Персональный, диделәр. Кая барсаң, почёт бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы бер нокта, ике сайлаучы ике нокта. Биш нокта биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер ревкомиссиягә дә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы, югары белемле яшь кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар Шәяхмәттән башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел, Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Аның да шул югары белеме юк иде. Тимерхан хәзер Ташлытау педучилищесында хуҗалык мөдире булып эшли. Аның да чәчләре агара башлаган. Элеккеге гайрәт, куәт кимегән. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт барысы да бер вакытлык кына. Бертөрле кешеләр бигрәк тә яшьләр Шәяхмәттән туп-туры:
Ничәдә инде син? дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык
Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды:
Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта Нәриманның дуслары барысы да диярлек шофёрлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. Яшь килен, өстәл шәһәрчә булсын дип, бик тырышкан иде Шәһәрчә булсын дип сөйли-сөйли, тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә.
Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик
Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк
Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның
Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең
Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң юк.
Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә:
Әй сез, безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз, дип әйтә кебек.
Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәриман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Кайнатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәриман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.