Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 30.

Шрифт
Фон

 Минем җибәрергә дип алган хатыным юк! диде Нәриман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә, Нәриманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде.

 Мин дурак! Мин тиле! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр! Канчак марҗа! дип, Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде.

Килен торып калды. Ә Нәриман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән.

 Хатынсыз тору күңеллеме? дип сораган тегесе Нәриманнан.

 Юк, дигән Нәриман, сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем

Килен торып калгач, кибетче хатын Нәриманны туры китереп тагын сораган, имеш:

 Хатыныңны яратасыңмы? дигән.

Нәриман ике дә уйламыйча җавап биргән.

 Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән- көн катырак яратам

Килен шулай торып калды. Кайнана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады.

 Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән, диде.

Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардан соң кодагый туйга килмәде. Ләкин, Зөлфия утырып калгач, Нәриман әнисе өчен өзелеп тора башлады.

Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар. Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңеле китек. Кайнана белән берсе берсен яратыша алмасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе Болар моның яшьлеген җырлый-җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар.

Гармунчы инде тиргә баткан.

Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын.

Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында коляскалы мотоцикллар, капка төбендә йөк машиналары, лапас астында печәнле арба.

Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып, таң атканда, Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул кара-туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен, Васфикамал, яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп, авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара-туры сугыш вакытында ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан соң аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте. Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалны «урлашкан» кайнесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара-туры белән озатканнар иде Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде

Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар. Нәриман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан да чибәр берәү дә юк.

 Дәү әти, тәбриклә мине, дип, Нәриман бабасына кулын бирә. Әни, тәбрик ит мине, дип, Васфикамалга кулын бирә.

Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга.

 Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу беләсезме? Бу гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны белмисең. Ул сугыш вакытында районда беренче уракчы булды. Әни! Кил монда, тәбрик ит мине

Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвен үтенделәр. Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар.

 Шәяхмәт кода сөйләсен!

 Бабай нәрсә әйтер икән

 Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен!

Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Шул мизгелдә бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы «Кара Чыршы» колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар. Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне Кара Чыршы халкы, идарә янына җыелып, Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште.

 Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?

Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эченнән Шәяхмәтне эзләп йөрде.

 Шушында гына ул, шәһәрдә түгел, дип теш ыржайтты.

Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.

Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Ул, Мәскәүдән кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. «Кара Чыршы» колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче отделениесе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен, Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар

Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде.

 Иптәшләр, Сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып, аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нәриман, сиңа да, тракторыңа арба тагып, фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр.

Шәяхмәт карт торып басты.

 Оланнар, диде ул, тамагын кырып, балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бер нәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шуларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ләкин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем беттеләр. Нәриманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде сугышның соңгысына Япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды.

Әмма ләкин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3