Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 24.

Шрифт
Фон

Улибаева юньләп аны тыңламады, сүгенә-сүгенә язулы ташны урыныннан кузгатырга маташты. Карчык исә кызды. Урыныннан торып капчыгын җыештырды, яулыкларын, күлмәкләрен рәтләде, үзе дугага килгән кигәвендәй, Улибаеваның бер алдына, биш артына чыкты.

 Син нәрсә әле монда кәпитән куразы шикелле бүксәңне киереп торасың? Килер бер көн, боерган булса, менә шул сугышта шәһит киткән кешеләргә бөтенесенә зур бер ак таш куярлар. Минем кайгымны бер Чуар бабай гына тыңлап бетерә алмый хәзер, белдеңме шуны? Булыр бер көн, әнә шул зур таш янына килербез. Хисмәтуллам белән сөйләшергә килермен. Шулай, шулай диярмен, балаларың үсте, инде хатының да олыгаеп бара диярмен, һи-и-и Арыслан күк егетләр әрәм була шул, арыслан күк. Югыйсә синең ише ирҗәнкәләрне басу түреннән үк уздырмас иде минем Хисмәтуллам

Улибаева аны тыңлап бетермәде, кызу-кызу атлап авылга таба китте. Авыл кырына җиткәндә, камыл арасыннан ялгыз кабергә таба кызыл чәчәкле шәльяулык бөркәнгән тагын бер бөкре карчыкның атлаганын күрде.

Янгын сарае янына кайтып, Улибаева Борһанга ат җиктерде һәм, көрәк-лом салдырып, кабер янына алып барды. Чардуган янындагы ыгы-зыгыны авыл кырындагы яңа өй тәрәзәсеннән Васфикамал да күзәтеп тора иде. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зрәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә, юеш клевер басуын ярып, чардуган янына йөгерде.

Ул килеп җиткәндә, Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм дөньяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.

 Яле, яле, тилердеңме әллә? дип елмаймакчы булды, әмма күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый, аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды: Иреңә баш булдым дигәч тә Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.

Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.

 Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп. Халык белән шаярырга ни хакың бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? Васфикамал үкереп елап җибәрде. Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син?.. Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.

Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле, үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.

 Сеңлем, кызма әле син, кызма, диде ул. Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чём дело или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему, алай кадерле булгач, аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, понимаете ли

Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:

 Суң менә үзең уйлап кара, диде ул, күз яшенә буылып, ирем ярты-йорты сәламәтлеге белән әле ун-унбиш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән Их, син Болай булса, син зиратны җимерергә дә күп сорамассың. Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе

Васфикамал үзенең җиңүенә һич кенә дә шикләнмичә, кубарылган такталарны таш алып каккалый башлады. Елый-елый сөйләнде:

 Сиңа уч төбе хәтле кәгазь җитә Икмәк җыюны оештырасы урында кабер сүтеп йөр, адәм көлкесе Бәхетең, авылда ир-ат заты юк инде. Күрсәтерләр иде алар сиңа кабер сүтүнең нәрсә икәнен

Улибаева, юеш клевер басуын ярып идарәгә кайтканда, әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан, үзенең, чыннан да, артык кызып киткәнлеген сизде: кабер җимереп йөрү, чыннан да, прокурор эше түгел. Икенчедән, тиктомалга шаһит алдында гап-гади бер хатыннан җиңелү шулай ук җитәкче иптәшкә хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул кичен идарәдә активистларны эт итеп сүкте.

 Борын төбегездә, колхоз басуыгызда хаҗ кылалар, ә сез күз йомып ятасыз, бездельниклар, диде. Үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, понимаете ли

Моңа каршы Тимерхан берни дә әйтә алмады. Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. Бу Улибаеваның бер начар ягы бар: ул һәрвакыт кешенең җанын каһәрли. Карчыклар белән сугыша торган заманамы соң әле? Бер атнадан бәрәңге җирен бүлеп бирергә кирәк, кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә җыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтисе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Их, Улибаева, бер генә көн тынычлап хәл алырга мөмкинлек бирмәдең. Ни дип әйтсәң дә вай инде сиңа

Контузиясе булмаса, ни әйтер идең?

Кара Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиядә ниләр барын Кара Чыршылар каян белерләр иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән, ислемайларының да исе бер җир буе ераклыктан килә. Ә беркөнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым данә юан сигара җибәргән. Берсе берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! Һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм, ютәленә буылып:

 Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеваның да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән. Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның

Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма килде. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә аякларын киң җәеп басты.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3