Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан, читкә караган килеш, акрын гына сүз башлады:
Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр көт тә тор.
Шәйхи карт дерелдәп китте.
Ничек кайтыр? Озаккамы?
Юк, бөтенләйгә.
Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.
Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?
Йә син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек Бөтенләйгә котылып кайта и всё! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан
Картның күзләре яшьләнде.
Суң бит, кызым Ни бит Аның борыны йомшады. Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.
Прокурор авыр сулады.
Син, диде ул картка, үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул-шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син миңа үпкәлисең
Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды.
Менә мин, диде прокурор хатын, шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез», дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?
Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына, Улибаева урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Береткасын салып, чәчләрен рәтләде. Шәйхи карт шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гади бер хатын икәнлегенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.
Улибаева, аерылып китәр алдыннан, картны бөтенләй телсез калдырды.
Мин, әгәр шул суд эскәмиясендә үз әнием утырса, диде ул, нәкъ шундый ук чыгыш ясар идем. Һәм бер дә икеләнмичә җәза бирүләрен сорар идем. Вакыты шундый, бабай Аңла, кырыс чор кырыс закон. Ну, ярый, озак сөйләштек. Өеңне җыештырып куй, карчыгың берәр атнадан кайтыр.
Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры болытларны ишеп-ишеп авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тәмамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк Яу, яңгыр, яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә-кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә Улибаева ишеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк, син, арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса, бөгел да туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң, шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды Ә җавапка тарту Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр
Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. Вак яңгыр аның киемнәрен, чәчләрен чылатты. Җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава Болай булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була
Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады. Иртәнге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да, бер кич ял итеп карарга кирәк
Ләкин идарәдә Улибаева быжгып йөри иде. Ул инде шундый кеше. Бөтен эшеңне көйләп бетердем дисәң дә, ул бер хикмәт эзләп таба. Бүген дә шулай булган.
Кара Чыршы зиратыннан ярты чакрым түбәндәрәк, су буенда, ялгыз бер кабер тора. Чардуган эченә борынгы хәрефләр белән чокылган таш утыртылган. Ташның кайчан утыртылганын белгән кеше юк, Шәйхи картның бабасы да моны кем куйганын белмәгән. Халык археология белән шөгыльләнми, элек-электәннән бу каберне туп-туры изге кеше кабере дип килә. Шәйхи карт үзенең бабасы сөйләгән бер әкиятне хәтерли. Имеш, Кара Чыршы авылы борынгы замандагы зур бер авылның чиге генә икән. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. Бу базарлы авылда йорт-җир, капка-койма бик төзек булган. Яңа килгән яшь килен судан кайтканда йортын тапсын өчен, капкага кызыл башлы сөлге бәйләгәннәр. Әнә шул авылда бер байның Чуар бабай исемле хезмәтчесе булган. Шәфкатьсез бай бу хезмәтчене көн эшләткән, төн эшләткән. Калын кара урманнан бай моңа бүрәнә, утын ташыткан. Чуар бабай «ә» дигәнче йөген төйи дә кайта икән. Бай моның бу хикмәтеннән шикләнеп урманга шымчылар җибәргән. Тегеләр агачлар арасында качып торганнар да кайтып байга сөйләгәннәр.
Без карап шаккаттык. Чуар бабай кулларын бөеренә таянган да басып тик тора, аның йөге үзе төялә, дигәннәр.
Шул көнне Чуар бабай авырып киткән.
Мине, дигән, барыбер Олы Кыр зиратына күммәссез, мин фәкыйрь кеше. Васыятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез
Чуар бабайның васыятен үтәгәннәр. Шул заманнан бирле бу кабер изге булып исәпләнә. Читкә киткән егетләр элек-электән нәзер әйтәләр иде: баеп кайтсам, Чуар бабай каберенә чардуган ясар идем дип. Шулай итеп, бер яхшы чардуганны икенчесе алыштырды, кабер төзәтелгәләп торды. Сугыш вакытында бу кабергә килеп дога кылып утыручы картлар-карчыклар күренгәли башладылар. Чуар бабай, догамны кабул ит! Улым исән-сау кайтсын! Чуар бабай, сүземә колак сал! Балаларымның балаларына капчык асып илгә чыгарга язмасын! Сугыш тизерәк бетсен! Еллар имин булсын Гитлер дөмексен Чуар бабай боларның барысын да тыңлады.
Улибаева узып барышлый әнә шул кабер янында дога кылып утырган бер карчыкны тотып алды. Карчык, юеш үлән өстенә капчык җәеп, иреннәрен кыймылдатып утыра иде.
Син, картлач, кайсы авылныкы? дип, Улибаева папиросын кабызды.
Карчык сабыр гына як-ягына борылып сәлам бирде, намазын бүлде. Бер дә исе китмичә генә Улибаевага күтәрелеп карады.
Синнән сорыйм: кайсы авылның бездельнигы син, карт тәре!
Абау-абау норсыз, дип мыгырданды карчык, син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? Син үзең кем? Нәрсә дип син әле минем каршыда кәпрәясең, ә? Мин, бик беләсең килсә, Атҗабарның Камали хатыны булырмын
Йә, Камали хатыны, син монда нишлисең?
Минме?! Мин менә монда нәрсәгә килдем. Минем улым Хисмәтулла сугышның өченче аенда август числасының егерме сигезендә хәбәрсез югалды. Шуннан бирле бер хәбәр юк. Хисмәтулланың дүрт сабые бар. Әнә шул сабыйларның әтисенә дога укырга килдем мин. Исән булса исәнлегенә, үлгән булса рухына булсын, дидем. Менә белдеңме инде! Бүген килен өйдә тора, яңгырлы көн, бер барып дога кылыйм, дидем. Син, кызым, пуртәфиль тоттым дигәч тә, миңа җикеренмә, яме. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын Мин, беләсең килсә, утыз өченче җылда калхузчылар съездына дилигәтке булып барган кеше. Син әле ул вакытта мич алдында күмер ашап утыргансыңдыр. Инде мин шушында килеп Хисмәтуллам белән бер сөйләшеп эчемне бушатам икән, мин аны берәүдән дә куркып эшләмим, белдеңме инде? Син теге, пуртәфиль тоттым дигәч тә