Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 25.

Шрифт
Фон

 Йа Хода, мәдәт бир!

Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.

 Кайда яна?

 Безнең авылдамы? Күренәме? дип, халык йөгереште.

Ул арада чәчүчеләр янына, ат атланып, Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.

Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.

Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук, Заһри кода тәкелдәп кайтты:

 Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода?

Заһрига җавап бирүче булмады авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.

Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына, авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.

 Әти, әни, диде ул, буыла-буыла, Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай

Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде:

 Ясин вәл Коръәнил хәким. Иннәкә ля минәл мөрсалинә галә сирател мөстәким

Кояш батканда Хәкимулла өзелде.

Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.

Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә Дан ордены ялтырап ала.

Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайлар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар. Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның немецтан килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде.

Тимерханның сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде.

Җиңү бәйрәме көнне төштән соң Хәкимулланы җирләделәр. Үлем шулай Кәлимулланыкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда, хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен дөньяны каргады. Юк, гәзитләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч, ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса, ни әйтериең! Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!

Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:

 Әттә! Әттә! Монда мен! Монда мен!

Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.

 Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм, дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде

Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла, аңы ачыкланган саен, Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып бу вакыйга томан эчендә кала иде.

«Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарга карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде

Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.

Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җәфа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:

 Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам, ди.

Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.

 Һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройда өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җиттесен алмыйлар аның, дип сөйләнә-сөйләнә, рәсемне күрсәтеп йөрде.

Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт, кәрәзле балны китеп каба-каба, чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:

 Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса, нитукмышты Фәлән-төгән дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрткәләп самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе чәй эчеп бетергәч тә Нургалигә хат яздыру, аннан, кичкә таба зиратка барып, Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.

Шәһитләр каны изге кан

Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.

Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:

 Ту-ту-ту-тууу!

Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы, яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларёк эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.

Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастёрка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3