Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак.
Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак.
Көлсу һәм аз көчле кара туфрак.
Кара-кучкыл, соры урман туфрагы.
Соры урман туфрагы.
Көрән-соры, урман-дала туфрагы.
Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак.
Ачык соры урман туфрагы.
Кәзле көлсу туфрак.
Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-карбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде
Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең
Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.
Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты.
Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит
Анысы синең эш түгел, дип бүлдерде аны Тимерхан. Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?
Борһан бирешмәде.
Анысы, диде ул, хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да өч йөз грамм, булмаса да өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше
Тимерхан аны туктатты.
Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.
Тимерхан тавышын үзгәртте:
Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә
Борһан биреште:
Ну, ярар, диде ул, мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә мин партийный түгел, гулый баш сам знаш
Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс
Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.
Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы?
Тимерхан да тәмәке кабызды.
Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар, басу капкасыннан чыгып киткәндә, Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр Анда борылырга бик җайсыз шул.
Йә, дөресен әйт, кул беләнме?
Ну, шту сез
Дөресен әйт, кул беләнме?
Юк дим, юк. Сез нәрсә, ул хәтле минем башыма тай типкән дип белдегезме?
Ну хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.
Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең
Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч, чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә Аңлашылды Барысы да ачык. Тизерәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизерәк комиссия җибәрсеннәр Зур җинаять «Кара Чыршы» колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә
Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.
Юк, ди Борһан иптәшенә, синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык, чут төймәсе шалт итте. Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз менә булдымы өченче ярты. Ул чут төймәсен тагын шалт итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды. Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бервакыт Әбрар янәдән килеп
Шулвакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идарәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Борһанның өченче яртыга салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде.
Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без, дип, яман сүгенү сүзе әйтте.
Картлар чәчрәп киттеләр дә шыпырт кына таю ягын карадылар. Борһан чутны үз урынына этеп куйды.
Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады:
Йә, нәрсә, тотылдыңмы, разгильдяй?
Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык: бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле.
Район алдында ни дип җавап бирерсең?
Халык алдында ни дип җавап бирсәм, район алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, җирне кысыр калдырсам менә ул вакытта җавап бирүе кыен булыр иде. Ә җавапны, кирәк булса, бәлки, сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел.
Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның соңгы сүзләре Улибаеваны телсез калдырды. Чыннан да, үзең ни карадың? диярләр. Шәһәрдә идем, белмәдем. Ә алдан нинди чаралар күрдең? Берни дә Бернинди Ә партбилетың барын онытмадыңмы? Колхозга без сине ни өчен җибәрдек?
Улибаева башлыгын салып куйды. Шул башлыгын салып куйса, тәмәке тартмаса, сүгенмәсә, уполномоченный булмаса, чибәр генә хатын булыр иде, каһәр.
Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте.
Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Безнең юриспруденциядә болай була: гаепләнүче кеше судта «мин гаепле, фәлән-төгән» дип җебеп утырса, защита өчен бик кыен була. Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чурт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.
Тимерхан елмаеп тик утырды
Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.
Ә вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибёшь Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу
Улибаева, гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда, Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга, үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач, ул, гомумән, өенә бик сирәк тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана