Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 21.

Шрифт
Фон

Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. Судсыз мөмкин түгел, диделәр. Көндезге смена тәмамланып төнге сменага чыкканчы халыкны клубка җыйдылар. Судья да, секретарь да, утырышчылар да хатын-кызлар иде. Улибаева судта үзе катнашты.

 Мин, диде ул, папиросын кабызып, бу утырышта уполномоченный булып түгел, ә как прокурор катнашам.

Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә, карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең Тизерәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур дөрес сөйли.

 Әгәр, ди ул, көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң Моның белән бөтен бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде.

Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедәге зиһен Әмма Улибаева болар белән генә калмады.

 Син җүнсез, диде ул, ак значок кадалган кара береткасын арткарак шудырып. Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синең. Денсез син. Син җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизерәк бетсен дип, кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген «Кара Чыршы» колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше?

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң инде динсез? Ичмасам, аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайткалый иде.

Аннан судья ниндидер озын бер әйбер укыды.

Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин аңламады.

 Властьны яисә хезмәт урынындагы хәлләрен явыз куллану, ягъни хезмәт урынындагы шәхеснең бары тик хезмәттә тоткан урыны аркылы гына алган һәм хезмәт вазифасы кушуы буенча булмаган яраксыз хәрәкәтләре нәтиҗәдә ачыктан-ачык учреждение яисә предприятиенең тигез эшләп барышын бозу, яисә аңа матди зарар китерү, яисә җәмәгать тәртипләрен бозу, яисә аерым гражданнарның закон белән саклана торган хокук һәм мәнфәгатьләрен бозу кебек эшләр тудырса, һәм мондый хәрәкәтләр хезмәт урынындагы шәхес тарафыннан өзлексез рәвештә яисә хиресле уй белән башка төрле шәхси мәнфәгатьләрне күзәтеп эшләнсә, гәрчә аның бу хәрәкәтләре авыр нәтиҗәләр тудырмаса да, ләкин хезмәт урынындагы шәхескә авыр нәтиҗәләр тудырулары мөмкин булганлыгы мәгълүм булса, РСФСР җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча алты айдан ким булмаган мөддәткә нык аерым тотып иректән мәхрүм итү кулланылыр. Ләкин дә шул җинаять кодексының 96 нчы маддәсенә туры китереп, дәүләт яисә җәмәгать милкен урлау юлы, үзләштерү, әрәм-шәрәм итү, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану яисә вөҗдансызлык белән башкарылган вак караклык, әгәр ул җинаятьне башкарган шәхескә хәлләрнең торышы аркасында иҗтимагый тәэсир итү ысулларын куллану мөмкин түгел икән, бу шәхес алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә бер елга кадәр хезмәт белән төзәтү эшләренә тотылуга, яисә илле сумга кадәр штрафка тартылуга хөкем ителә. Шул ук җинаять, әгәр ул кабат эшләнсә, яисә элек дәүләт яисә җәмәгать милкен, яисә гражданнарның шәхси милкен гамәлдәге кодексның 89, 93, 144147 маддәләрендә каралганча урлаган шәхес тарафыннан эшләнсә, ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә йөз сумга кадәр штрафка хөкем ителә

Бу бер сәгатьләргә дәвам итте.

Аннан бер милиционер Мәйсүфә карчыкны Заһрига тапшырды да, атка утыртып, районга озатты.

Мәйсүфә карчыктан кеше аркылы язган бер хат килде. Хатта ул Пановка колониясендә сыер караучы булып эшләгәнлеген, тамагы тук булуын язган иде. Тик бераздан аны каядыр озаттылар булса кирәк, хат-хәбәр тукталды.

Шуның белән Мәйсүфә карчыкның эзе югалды

Чоры шундый, бабай, аңла

Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр диярсең. Ни ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинаять эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чыкты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бербөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янындагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә бераздан кул сугыштылар

Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмат китте, Тимерхан да Ташлытауда бюродан чыккач, парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты

Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында он заты юк. Көзен бирелә торган уңыш елдан-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк. Йә, рота парторгы, тагын бер тапкыр ут эченә кереп чык

Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде Тимерхан кичен идарәгә картларны, өлкәннәрне җыйды. Алар килгәнче, Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. Карар ителде: колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә.

Киез катасын ышкый-ышкый атлап, янгын сараеннан Шәйхи карт килде. Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык-корык йөткеренгәләп, Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып, Борһан килде. Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләргә генә йөри иде. Тагын исемлектән әллә кайчан төшерелгән ике карт килде. Идарәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналар сары, мүкләр сары. И дөнья! И бу дөньяның колхоз идарәләре, аларның стеналары, аларның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр тукталалар иде. Бүлмә уртасындагы озын агач өстәлгә кырын ятып кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә генә булганга, горурланып шушы өстәлдә кырын яталар иде. Иренмәсәң пәкеңне чыгар да өстәлнең бер җиренә чокып яз, истәлек булып калыр. Бәлки, син бүген үз гомереңдә беренче тапкыр җаның теләгән кызны үпкәнсеңдер Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда, яшь кызның, жикет төймәләрен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торгансыңдыр. Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген Хәер, өстәл өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз дошман лагерьларында тоткынлыкта, кайсыларыгызның инде сөякләре туфракка әйләнә? Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина, «Бүреләр авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез» дип язганнар да үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле ботка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3