Так. Бер литр коньягың ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың йөз егермешәр тәңкәдән ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң
Кыздылар. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз булмады. Хәйруллин сугыш вакытында курортка бару мәсьәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Ул күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек» дип, үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар дип, Тимерханның йөрәгенә тоз салды.
Тимерхан сәгатенә карады. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар иде. Ул урыныннан торды.
Ну, ярый, иптәш Хәйруллин, диде ул, гаеп итештән булмасын. Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчёт мәсьәләсен онытмагыз, дип, җил-җил чыгып китте.
Ахырдан, Ташлытауга кайткач, тар бер мәҗлестә Хәйруллинны хурлыгыннан үкереп-үкереп елаган дип сөйләделәр. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул, тишекле бер тиен кебек, Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып, «Төшкә ышанырга ярыймы?» дигән темага нәрсәдер сөйләп кайтты.
Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастёркасын артка таба җыя-җыя күреште.
Менә мин монда да килеп чыктым әле, диде.
Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп, төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды.
Әйе, иптәш Хәйруллин, диде ул, сез нәкъ ачлык афәте кебек: бөтен җирдә дә бар
Әйе, башка планеталарда тереклек мәсьәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач, бер кило бал җибәртмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсьәләсе уен түгел
Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде Әй язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер җыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк, Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битең белән шундый көндә ял итәргә кирәк?
Ул, арык җилкәсенә сәнәген салып, ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Йә, ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч Менә тик ипи ашасаң иде. Тик бер генә телем арыш ипие булса иде хәзер.
Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Йөк өстендә Заһриның олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да берни хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрсә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме?!
Шәйхи карт ат башына ничек ябышканын үзе дә сизми калды. Ул сәнәген ташлады. Аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә каплады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч дошманны күрде. Бу дошман саргылт мыек типкән, сары кашлы, шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында, рәхәтләнеп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак
Төш, имансыз! Карт үз тавышын танымады. Төш диләр сиңа, көзән баласы! Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары белән чытырдатып ябышты да бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә йөк янында алар икәүдән-икәү кара-каршы бастылар. Җитмештән узган карт каршындагы егетнең итләч битенә карап алды һәм шүрләде: бу бер этеп җибәрсә, карт мәңге аякка басмаячак. Шулай да ул Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты. Хәзер үк пожарныйга илтеп бушат йөгеңне, Алланың нәгъләте төшкере!
Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде карт, ләкин нәкъ шулвакыт аның борынына ипи исе килеп керде. Әйе, әйе, җылы арыш ипие исе. Ул, мөгаен, кәрәз кебек күзәнәкледер, аның аскы ягы бераз гына көлледер Менә ул ипи кисәге картның авызыннан бер вершок кына ераклыкта, ул менә шушы шома битле, йомшак сары мыеклы егетнең халат кесәсендә, гәзиткә төргән Бир син аны картка, ярты телемен генә бир, шуны ашаса, ул берүзе бер бригада өчен эшләр бүген. Картның тамагы кибеп китте, юк, юк, менә тамак төбен җыерып әллә каян гына авызга су тулды, борын тишекләре киңәйде. Ләкин бер-ике секундтан карт айныды. Тап-таза егетнең бер сүз әйтмичә куркынып үзенә карап торуын күргәч, ул ипи исен онытты. Каршыдагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән нигәдер бурсык сыман тоелды. Карт халат чабуын ычкындырды һәм, тын ала алмыйча газапланып:
Хәзер үк илтеп бушат йөгеңне, Алланың ачы каһәре суккыры! дип гыжылдады. Ул егәрсез аяклары белән үз юлына таба атлады, Әхмәтзариф исә атын кирегә таба бора калды.
Бу карт белән Әхмәтзарифның соңгы очрашулары иде. Икенче көнне Әхмәтзариф сугышка китте. Шәйхи картның да аяк астыннан гына әллә нинди бәла-каза чыкты.
Бәла дигәнең агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри бит. Беркөнне кайсыдыр юньсезе ындыр артында Шәйхи картның киртәсенә тавык үләксәсе элеп куйган. Элеп кенә түгел, муенына элмәк киертеп аскан да тәпиенә шәмәхә кара белән язылган бер кәгазь кыстырган. Кемнәрдер моны күргәннәр, язуны укыганнар, бу язу каядыр барып җиткән. Ә анда менә мондый сүзләр булган:
Ташлытаудан килгән уполномоченный Улибаева Шәйхи картны төн уртасында идарәгә чакыртып озак сорау алды, өстәл сукты, ниндидер кәгазьгә кул куярга кыстады.
Син, фәләнеңне фәлән итим, немец шпионы, теге сугышта да немецка хезмәт иткәнсең, дип, картны бик гарьләде. Төн буе йөдәткәч, картны кисәтеп кайтарып җибәрде, ләкин шул көннән соң Шәйхи карт кисәк кенә кәгәеп китте.
Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афәт килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес шай- тан диләр бит. Арыш башын уып табада кыздырсаң, ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар. Көн саен бер яңа ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң, нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү авыруы аяктан екты. Ул ара да булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән Икенче көнне гөмбә ашы белән күпме халык аяктан егылды. Әмма иң ышанычлысы арыш башагы булды. Дөньяда нәрсә булса да булыр арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт Аны уып ашагач, көненә егерме биш сутыйны кул белән урып чыгу ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр кашык сөт өсте тамызып куырып та җибәрсәң, башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе кичкә учак ягып таба өстенә каймак тамызып арыш куыру иде. Аннан соң, бәлки, кеше төсле, сусап, бер утырып чәй эчәр идең.
Ыштан бөрмәсенә кыстырган иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда, Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Йә, тотылды, тентеделәр, уган арыш өч йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шулай капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде. Хәер, зрәгә генә пыркарур итеп куймаганнардыр шул