Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 19.

Шрифт
Фон

Авылда кемдер өздереп-өздереп тальян тартты, ераклашып барган тальян тавышы белән ул тавыш бергә кушылып тыныч замандагы Сабантуйны хәтерләтте. Ишегалларында, капка төпләрендә нәселсез авыл этләре күккә карап еладылар, шыңшыдылар. Көн бөркүләнде, иген басуы эчендә чумып утырган авыл тагын да ятимләнеп, моңаеп калды. Дөньяны авыр тынлык басты.

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады

Күрәчәгең булса, күркә сөярсең, дигәннәр.

Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Фронт нормасы йөзәр граммга кадәр бирәләр иде. Бөтен куркыныч шунда үлем синең күзеңә текәлеп карап тора. Син аның сулышын сизәсең. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора.

Ә монда Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Әмма ышанычлы килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолётлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка барганда үлем чигенеп тора. Монда исә ул кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә теш ыржайтып басу читеннән авылга карап тора. Салкын сулышын өрә

Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүле. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны эт җаны икән. Контузия алган шулай да исән калган. Арык, сөякчел. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды. Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап:

 Менә мин шушылай булдым инде, старшой? дип, сыңар күзеннән яшь коя башлады.

Васфикамал белән Зәйнәб түти йөгерешеп өс-баш әзерләделәр, юк ризыкны бар итеп нәрсәдер пешерделәр, мунча яктылар. Кайнатасы Заһри кичен бер ярты күтәреп килде. Бер стакан салгач, Хәкимулла бөтенләй саташты. Аракының калганын җыеп куйдылар.

 Йә улым, ниләр күрдең, кайда яраландың? дип, Зәйнәб түти белән Шәяхмәт гарип улларының ике ягына утырдылар.

Хәкимулла калтырый башлады.

 Менә мин шушылай булдым инде, братцы, дип елап җибәрде.

Өйдәгеләр тешләрен кысып читкә борылдылар, яшь сыктылар.

 Мин Харьковны беренче алганда иң беренче звут белән кердем, диде Хәкимулла, бераз аңы кайткач.

 Йә, йә, шуннан

 Шуннан ул тагын башын дерелдәтте Шуннан самолётлар килде И на фиг Мин шуннан соңгысын белмим.

Васфикамал аның тезендәге улы Нәриманны саклык өчен үз алдына алды.

 Куркыныч булдымы? диде ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп.

 Куркыныч. Башта куркыныч. Беренче көнне бернәрсә белмичә ятабыз. Тып-тын. Анысы Фин култыгында. Кисәк кенә самолёт и бах На фиг Гитлерның җанын фәлән итим На фиг

Йортта ашарга юк иде. Хәкимулланы көн саен арбага утыртып, Васфикамал борчак җиренә алып йөрде. Үзе борчак чаба, Хәкимулла борчак чүмәләсе янында кузак ярып ашый. Янына килгән кешеләргә сугыш хәлләрен сөйли.

 Мин Харьковны беренче азат иткәндә беренче звут белән кердем, ди. Шуннан самолётлар килде дә, мин шуннан соңгысын белмим

Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да көне буе кырда ачка кибегәләр. Шәйхи карт боларны бик кызгана.

 Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый, ди ул, халык янына килгәч. Иллә мәгәр инде тоз белән таракан җимешен авызга да алырга ярамый. Алар инде уразаңны чәнчелдереп кенә куялар

Бу мәсьәләдә борчылырлык урын юк тоз да, җимеш тә сугыш башланганнан бирле күренмиләр иде.

Заһри да ураза тотты. Беркөнне авыл аркылы узучы хәрбиләр, машина белән туктап, аларда әбәт ашадылар.

Арадан берсе татар егете иде.

 Мә, абзый, тот безнең хөрмәткә бер стакан, дип, өлкән лейтенант уразалы Заһриның кулына аракы бирде.

Заһри бисмилласын әйтеп стаканны алды да өстенә кәгазь каплап шкафка яшерде.

 Мин, энекәш, ураза шул, диде ул, төкереген йотып. Ну, кич белән, авыз ачкач, җиббәрәбез аны, боерган булса, җиббәрәбез Хәер, Заһриның уразасы да кешенеке төсле түгел иде.

Август урталарында Тимерханны өлкә комитетына чакырдылар. Юлда барганда Тимерхан борчылмады. Чөнки беренче секретарьның бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. Тик озак тотмасалар гына ярар иде. Шушы атнада арыш эскертләүне хәл итәргә кирәк. Эскертләгән арыш яртылаш амбарга кергән арыш. Бер көндә эшне бетерсәләр ярар иде Бюро башланырга ике сәгать кала аны ак чәчле бер хатын-кыз чакырып алды. Буфетта ашарга талон бирде. Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде.

 Йә инде, иптәш Вәлетдинов, нигә алай җитәкче работникны мәсхәрә итәсез? дип сүз башлады сыңар куллы. Сезнең белән безгәме соң инде алай кыланырга? Кайсы участокта булдыгыз? Алтмыш икенче армиядәмени? Ну, ну, генерал Родимцевның штабында булгаладым. Менә бит кайда йөргәнбез. Аванс мәсьәләсендә сез нәкъ менә коммунистларча эшләгәнсез. Шулай, һәрнәрсәнең чиге бар. Без өлкә комитетында ул турыда сөйләштек. Безнең өчен бүген һәр колхозчы фронтовик. Ә Хәйруллинны оскорбить иткәнсез. Теге действиегез мальчишество. Без бит фронтовиклар. Маркаңны төшермәскә иде

Өлкә бюросында эшне шушы сыңар куллы аңлатты. Тимерхан ишек катында күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. Өлкә комитеты секретаре түрдә үк иде, Тимерхан аның йөзен ныклап күрмәде. Бюро членнарыннан ул бер-ике генералны гына күреп алды. Калганнары күз алдында бөтенесе бергә кушылдылар. Барлыгы өч минут вакыт үтте.

 Аңлашылды, диде өлкә секретаре. Аңлашылды. Иптәш Хәйруллин! Без сезне өч ел өйрәттек бер файдасы да тимәгән, күрәсең. Йә, сез нәрсә дип анда патшачык булдыгыз? Сез нәрсә, Людовик шикелле, «Государство это я» димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул поступокка кадәр җиткерү бу нәрсә? Кадрлар белән эш итә белүме? Бу тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын онытмагыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ беренче секретарьныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез

Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты.

 Слушай, диде ул, слушай, Вәлетдинов. Син ир кеше, мин ир кеше, давай баба булмыйк. Онытыйк без моны. Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә, поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар

Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә «Дуңгыз ит фабрикасы» яки «Ворошиловча төз ату оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде.

Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты. Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Шулвакыт Тимерханның башына бер хәтәр план килде. Менюны карап чыкты да ул шунда булган бөтен нәрсәгә заказ бирде.

Официант гаҗәпләнмәде. Фронттан кайткан гимнастёркалы егетләр арасында мондый заказчиклар очрый иде. Ул ашыга-ашыга язды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3