Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 11.

Шрифт
Фон

Яңгыр тоташтан койды

Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды

Ат җиккәндә үзең җик

Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән.

Кара чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә кара чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде.

Инде җыр тукталды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, кәрәчин, шырпы, сабын Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр исәп белән тотарга. Табарга, тупларга кирәк. Тоз, кәрәчин, шырпы сабын Әйтерсең герман солдатлары сабын белән тоз ашап, кәрәчин эчеп яшиләр.

Кешеләр үзгәрделәр. Көн саен көтелмәгән бер хәл була башлады. Сугыш башланып ике атна үтүгә, Ташлытаудан гаиләсе белән Заһри күчеп килде. Хуҗасы читтә яшәгән бердәнбер йортны сатып алган икән. Заһриның план йомры иде: илдә чыпчык үлми. Кара Чыршы ил ул. Егерме биш сутый бәрәңге бакчаң булганда исән калырга мөмкин.

Шул көннәрдә Васфикамал да башка чыкты. Картлар, авыр чорда бергә торыйк, дип ялынып карадылар, файдасы тимәде.

Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште.

 Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, бәрәңге бакчасы әрәм була, диде. Сезнең белән торсам, бакча бирмәсләр. Кайгырмагыз, сез мине ташламасагыз, мин ташламам

Нургали, райондагы зоотехниклар курсын ташлап, күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. Дулкын-дулкын кара чәчле, кылыч борынлы, калын җилкәле бу чибәр егеткә күзләре төшеп төн йокысыз калган кызлар аз булмады. Якын-тирә авыллардан бер Нургалидә генә велосипед бар иде, Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач, бу рәхәтлек челпәрәмә килде: Нургалине мәҗбүри рәвештә ФЗӨгә алдылар, өстенә кара гимнастёрка, башына кара драп фуражка кидерделәр. Аларны паровозларга утын әзерләү өчен урман эшенә җибәрделәр.

Сугыш барысын да үзгәртте.

Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди- мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германия белән таныш булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар.

Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да кыска гына сөйләштеләр:

 Ничә яшеңдә?

 Алтынчыны тутырып маташу.

 Грамотаң бармы?

 Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле

 Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллин. Колхозның иң җаваплы постларында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларың да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель эзли алмыйбыз. Вакыты шундый эшли тор. Алдагы бюрода расларбыз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт иген басуы.

«Ялгышлар» дигәннән, Шәяхмәт бер нәрсәне хәтеренә төшерде. Мөгаен, яшь чырайлы бу егет элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Коммунаны авылда Шәяхмәт оештырды. Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, һәркем үз гаиләсе белән аерым бер почмакта йоклады. Тоташ юрган булмады. Менә беркөнне Корбан гаете килеп җитте. Нишләргә? Коммуна әгъзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә карчыкка фитыр сәдакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала болар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару коммунаның абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам түшәгендә йокысыз ятты да иртәгесен коммуна ашханәсендә гомуми чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды Шәяхмәтнең шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин бу хәл волостька ишетелеп, өч көн үткәндә, аны, кыр станыннан алып, авылга кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды

Райком ишегеннән чыкканда, ул шул көннәрне хәтерләде.

Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең эчендә ни барын кем белсен?

Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идарә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Зәйнәб җиңги дә халык арасында сөйләп йөрде:

 Безнең Шәяхмәтнең белеме зур, грамоты гына юк, диде. Нәрсә дигән сүз бу? Моны, белсә, Зәйнәб җиңги үзе генә белгәндер.

Ләкин иң катлаулысы бюрога әзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз турында да, өйдән чыгып киткән малайлары турында да түгел, әнә шул раслану турында уйлап йокысыз калды. Сакал бөртекләре агарды. Йә инде, Шәяхмәткәме соң шундый зур йөкне өстерәү? Аның уйлавынча, колхоз председателе ул яшь кеше булырга тиеш. Председатель кеше бервакытта да башын ватмый. Аның өчен дөньяда аңлашылмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Җитәкче кеше ул, Шәяхмәт шикелле, төннәрен йокысыз кичерми. Ул көне буе оештыру эшләрен алып бара да төнлә тәмле итеп йоклый. Ә Шәяхмәт нәрсә? Олы малае ике тапкыр өйләнде. Бертуган абыйсы Шәйхи герман пленында булган кеше. Җитмәсә, сугышка киткәнче авылда бер ел балалар укытып йөргән. Хәлфә дигән исеме калган

Шәяхмәт аштан язды. Саргайды, кипте. Юк, яңа кеше тапканчы колхоз белән, бәлки, ул җитәкчелек итә дә алыр.

Саргайган кәгазьле кечкенә форматтагы колхоз уставын Шәяхмәт көн ятлады, төн ятлады. Хатыны белән сөйләшмәс булды. Уракчылар янына кырга барганда да уйлап барды. Эчтән сөйләнде: «Авыл хуҗалыгы артеленең төп нигезе артельнең төп фондлары»

Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнең сабыр канаты сынды. Юк, болай булмый бит инде Адәм баласының да сабыр итүенең бер чиге бар.

 Йа Алла! Ничә еллар буе сине телгә дә алганым юк иде. Шәяхмәт ирексездән шулай уйлый башлады. Инде ярдәмеңне салып, иртәгә бюрода мине коткарсаң, актык сулышыма кадәр кешеләргә яхшылык эшләр идем, үзем турында уйламас идем. Йа Хода! Гафур рәхим

Кич белән ул карчыгыннан яшереп келәт идәненә җәймә җәйде.

Ләкин намаз укымаганга егерме еллар чамасы икән шул. Бөтенесе бергә буталды.

 Әгузы билләһи минәш-шәйтан ирраҗим. Бисмилла-һи рахман ир-рәхим. Илаһи ният кылдым кичке намазга Үзеңнең төп бурычыңны нидә күрәсең?.. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә!.. Авыл хуҗалыгы артеленең нинди фондлары була?.. Йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына Колхоз милке дип нәрсәгә әйтәбез?..

Шул кичтә крестьян Шәяхмәт, ак җәймә өстенә утырып, гомере буе халык мәнфәгате өчен көрәшергә, бу юлда актык тамчы канын кызганмаска ант итте. Актык тамчы кан Кашыклы кан Бу кайдадыр ишетелгән сүз. Кайда икән? Әһә, утызынчы елларда Ташлытаудан агитбригада килгәч, кыска чәчле ике кыз сәхнәдә: «Коммунистлар кемнәр алар? Алар безнең быратлар, кашыклы канга калганчы көрәшергә ырадлар», дип җырлаганнар иде. Алай икән Юк, әгәр иртәгә аңа шундый зур эш йөкләсәләр, Шәяхмәт кашыклы канга түгел, ә актык тамчы канга калганчы халык өчен эшләр, көрәшер

Ләкин иң гаҗәпләнерлеге бюро утырышында булды. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде аны чакырып алдылар. Билен шөпшәдәй кысып буган сары чәчле бер хатын, Шәяхмәт карт килеп керүгә, папкасын тотып, нәрсәдер укый башлады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3