Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 12.

Шрифт
Фон

 Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк Беткәнче шуның ише. Колхоз турында ләм-мим. Ник кенә бер сорау бирелсен. Ул арада тавышка да куйдылар.

 Расларга дигән тәкъдим бар, диде кемдер.

 Кем дә кем Бертавыштан.

Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле, райкомның беренче секретаре Искәндәрев фамилияле шәһәр егете Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.

 Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстеңә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса аерым сөйләш. Ат җиккәндә, үзең җик кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың үзеңдә. Ну, бывай Карт шунда гына аңына килде.

Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелыш ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.

 Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьёзный әйберләр турында сөйләшәсе бар, диде, клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп. Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әмма ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар откащиклар бар. Эштән отказ бирү бүгенгесе көндә җинаять эше. Откащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та, адәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк

 Иптәшләр, белеп торыгыз, дип, сүзен тәмамлады ул, безнең Кызыл Армия герман армиясен барыбер җиңәчәк, сугыш бетәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак

Бу беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.

Шулай да элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы әллә кемнәр белән кычкырып сөйләшә иде. Шәяхмәттән анысы булмый. Ләкин районга көн саен кич бер чылтыратырга кирәк. Телефон бик начар эшли, шуның өстенә бер линиядә биш авыл. Тегеннән дә, моннан да тыгылалар. Һәр авыл кичке алтыда районга мәгълүмат бирә. Бу бик авыр эш.

 Ташлытау! Ташлытау, дим! Әлү, әлү, Ташлытау! Шәяхмәтнең кичләре әнә шулай газаплы уза. Чү, кайсыгыз өрә анда? Өрмә, өрмә, Алланың әче каһәре суккыры! Ташлытау! Ташлытау! Өрмә, дим, анда, кайсы авылныкы син? Өрмә, чукынчык, барыбер кем икәнеңне беләм мин синең. Хисмәт чукынчыгы бит син. Ташлытау Әлү. Әлү. Өрмә, дим, башың беткере Бусы кайсы авыл килмешәге тагын? Барыбер кем икәнеңне белермен. Сводка соңга кала бит. Ташлытау, Ташлытау, өф, өфф

Председатель булуның әнә кай яклары да бар икән. Болары инде кырдагы эшне оештыруга караганда да авыррак иде

Көзге якта караңгы төннәр башланды.

Һәр көн үзе белән бер яңа мәшәкать, һәр төн куркыныч алып килә. Кайдадыр кемнәрдер сугыштан качып дезертирлыкта йөриләр, ди. Кайдандыр кемнәрдер Кара Чыршы басуына чыгалар да, бодай уып ашап, урманга кереп китәләр, ди. Ташлытаудан Нәбиуллин килеп, әллә ничә мәртәбә урам каравылчыларын тикшереп китте. Элеккеге тыныч тормыш бетте: элек, каравылга чыккач, урамны бер-ике әйләнә идең дә каравыл өенә кайтып әкият сата идең Хәзер төне буе урамда йөрергә кирәк, тәрәзәләрдән ут күренсә, барып шакырга, кисәтергә кирәк. Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә. Кем ул, кая бара, ни эзли? Боларның барысына да председатель җаваплы.

 Син монда, диде аңа участковый Нәбиуллин, гарнизон начальнигы. Смотри, бөтенесе өчен башың белән җавап бирәсең

Нәбиуллин еш кына, төн уртасында килеп, каравылчыларны тикшерә иде бер төнне үзен дә тоттылар. Каравылда Борһан икән. Борһан сугышка менә китәм, менә китәм дип, гел военкоматтан борылып кайта иде. Колхозда да рәтләп эшләмәде, бүген-иртәгә сугышка китәсе булгач, аңа эш кушучы да булмады. Соңгы тапкыр ул урам каравылына шактый салып чыккан иде, тәмәкесен учына яшерде дә күпер кырыендагы тал төбенә утырды. Авыл тып-тын. Эт тә өрми. Тик Ташлытау юлыннан гына тарантас тавышы ишетелә. Борһан колакларын сагайтты. Тарантас авылга таба килә иде. Менә бервакыт җан-фәрманга чабып күпергә яхшы ат килеп керде. Борһан мәче тизлеге белән тал төбеннән сикереп чыкты да атның башына асылынды. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. Тарантас эчендәге кеше очып ат артына тәртә арасына барып төште. Авылда этләр өрә башлады, атның дилбегәсе чорналды, ал арба борылып, тарантас ауды. Тәртә астыннан, ат аяклары арасыннан сузылып килеп чыккан кеше Нәбиуллин икән. Ул караңгыда Борһанны чамалап алды.

 Борһан, син нишлисең?

 Ә мин каграз дезертирларны тотам.

 Җибәр атны, син нәрсә, мине танымыйсыңмы әллә?

 Тануын таныйм, но җибәрә алмыйм. Мин бүген каграз дежур.

 Соң дежур булсаң бул, мин бит Нәбиуллин. Син бит исерек, җибәр атны!

 Ие, мин исерек, но мин каграз дежурыем.

 Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек

 Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген

Нәбиуллин чак-чак кына бу бәладән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде, ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.

Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.

Ашау белән генә түгел

Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? «Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк?» диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның дәвасы коткарды.

 Менә, күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм, диде карчык, шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама йөзең саргаер. Иртән йокыдан торгач, бер чокыр тәмәке суы эч йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.

Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофёр булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:

 Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счётчик куяр идем, көненә күпме җыяр иде икән? дип.

Чыннан да, аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.

Атна-ун көн үтүгә, Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш, комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә, Заһри чыгып барганда, аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган, ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар, ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны кызык итте. Бернәрсә ишетмәгәнгә салышып йөргән көннәрдә ул Заһрига хәл белергә керде. Хәл-әхвәл сөйләшеп утырган уңайдан ул Заһриның кече кызы Гөлфияне янына чакырды да әкрен генә сораша башлады. Төнлә белән кемдер эскерттән бер ат йөге салам урлаган иде. Шулай, шулай, диде Шәяхмәт, әтиең төнлә салам алып кайттымы, аны кая куйдыгыз, диде. Заһри күзләрен елтыратып сәке буенда утыра, Гөлфиягә нәрсәдер әйтмәкче була, һәм сабый узган төнне булган хәлне сөйли башлый. Шуннан Заһри түзми:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3