7
Сарайга кайтып кергәндә, Сәлим ханның башына янә бер уй килде. Әмир Илһам угланын илче итеп Всеволод кенәз янына чыгарса? Әйе, табиб Антоний белән үк?..
Зиһенен телеп үткән бу уеннан ул ханбикә янына кайтып кергәч тә арына алмады. Ахырдан барысын да ханбикәгә сөйләп бирде.
Чыгар угланың, ханиям. Белеп кайтсын, ни тели кенәз?..
Сәлим хан бусагабашны чакырып алды, Илһам угланын дәштерде.
Икенче көнне таң беленер-беленмәс, Илһам углан белән табиб Антоний, кенәз Всеволод илчесенә ияреп, дошман ягына чыктылар. Чатыр ишеге янында олуг кенәз аларны үзе каршы алды.
Чатырга керү белән, табиб Антоний үз вазифасын үтәргә кереште. Кенәз Всеволод илче Илһам угланны икенче чатырга алып чыкты. Епископ Савва энәгә таккан җептәй аларга иярде.
Урысча сүләшәсеңме? дип сорады Всеволод, ниһаять.
Сүләшәм, кенәз, диде Илһам. Хатыным Мария кенәз токымыннан, бераз өйрәтте.
Илченең шартлары бардыр, кенәз, диде атакай Савва.
Бардыр, сорарым, диде кенәз кырт кына.
Әмир Илһам сизеп алды: кенәз атакай Савваны өнәп бетерми, мәгәр, күрәсең, ансыз да яши алмыйдыр, юкса ияртеп йөрмәс иде. «Бер караганда, без якыннар ич. Син, кенәз, Болгар кияве, мин Ульдәмир кияве. Ә менә орышабыз», дип уйлады әмир Илһам, каш астыннан гына епископ Савваны күзәтеп.
Йә, диде кенәз, түмәренә җәелеп утыргач. Ни тели Сәлим хан миннән? Мин беләм, ул китүемне телидер? Ләкин буш кул белән генә китәргә исәп тотмыйм, әмир Илһам. Минем батыр сугышчыларым күп тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, өч меңнән артык сугышчыны югалттым, Изяслав кенәз үлем белән тартышып ята. Димәк, иртәме-соңмы, мин барыбер кирмәнне алырмын, әмир Илһам.
Ханның шарты бер, олуг кенәз, китүегезне үтенә. Болгарга яу килгән өчен генә түгел, эрзя-мукшы җирләрен талаган өчен дә хан сезгә рәнҗүледер.
Юкка рәнҗемәсен хан, эрзя-мукшы җирләрен мин барыбер буйсындырырмын. Мөстәкыйль тормыш булмас аларга. Пуреш инде минем кул астымда, тиздән Пургасы да аягыма килеп егылыр. Кыскасы, әмир Илһам, һәлак булган һәр сугышчыма бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр.
Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз.
Илче табиб Антонийны миндә калдыр, диде Всеволод кенәз.
Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән, кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк, Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим агам элекке вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан адәмдер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер.
Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлгә куйган иде, кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты, һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кичке якта гына илчене чатырга чакырып алдылар.
Әмир Илһам, диде Всеволод кенәз, илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга. Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алып китәргә булдым. Хан табибы Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарыбыз кебек, төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм, әмир Илһам. Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең.
Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен, мин ризамындыр, кенәз, диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде.
Шул ук төндә кәтиб Хафиз кенәз Всеволод битекчесе белән ике телдә дә солых шартларын яздылар. Солых битекләренә әүвәл Сәлим хан кул куйды, аннары шул ук төндә аны кенәзгә илттеләр. Бер нөсхәсен аңарда калдырып, ул кул куйган икенче нөсхәсен хан сараена алып кайттылар. Олуг кенәз белән олуг хан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә ханбикә Зөбәрҗәт ире күкрәгенә капланып елап җибәрде. Сәлим ханның да күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде.
Әнә шулай урыс кенәзе Всеволод белән төрки Болгары ханы Сәлим тату яшәү һәм тыныч сәүдә итүгә солых төзеделәр.
Кенәз Всеволод үз сүзендә торды: шул төндә шау-шусыз гына калган гаскәре белән елгага таба кузгалды һәм иртәгесе көндә корабларына төялеп китеп барды. Әмир Илһам аңа өч мең тәңкә алтынны үзе илтеп бирде. Таң алдыннан гына кирмәнгә әйләнеп кайтты һәм атасы Сәлим ханга:
Атам, сөенче, кенәз Всеволод гаскәрен корабларга төйи, дигән хәбәрне җиткерде.
Сәлим хан башта Чирмешән буйларында яшеренеп йөргән Тубыкбай баһадирга чапкын җибәрде, урысларның камауны ташлап китүләре турында хәбәр итте, кирмән янында гаскәре белән Янтак ханның гына калуын искәртте һәм баһадирга ул хан ыстанын камарга кушты. Үзе исә, таң атып килгәндә, Саксин капкасы аша бар булган гаскәре белән чыгып, көтмәгәндә дала ханының ыстанын камап алды.
Бу яман хәлне соңгарак калып сизеп алган Янтак хан орышка ташлана, әмма көтелмәгән югалтуларга дучар була. Хәлнең асылын аңлап алган азатлары кайсы кай тарафка тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Әмма болгар-татарлар аларны тулганага алалар, чакырылмаган яуны турау, укка алу кичкә кадәр бара.
Сәлим хан сөрәнчеләре бертуктаусыз кычкырып торалар: «Болгар ханы бары тик энесе Мөхәммәтгалим бәк белән генә орышырга тели. Бәкне ташлап киткән азатмы, унбашмы, йөзбашмы аңа ирек биреләчәк!» Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары, ук-коралларын ташлап, әсир төшә башлыйлар. Янтак хан исә иң батыр азатлары белән камауны ерып качып китә. Тубыкбай баһадир азатлары аларны куа бара. Янтак хан киткәч, ике йөз азаты белән генә калган Мөхәммәтгалим бәк тә тулгананы ерып качарга омтыла. Әмма өлгерә алмый. Хан сөрәнчеләренең: «Бөек Болгар ханы Сәлим энесе белән орышырга тели. Кем җиңә, шул тәхеткә утырыр!» дип кычкыруы, ниһаять, Мөхәммәтгалимгә дә барып ирешә. Азатларның күбесе, сөекле бәкләрен ташлап, хан ягына күчәләр. Бу хәлгә җан ачуы чыккан Мөхәммәтгалим бәк агасы ягына күчә башлаган азатларын укка ала. Әмма шунда ук аның ягына да уклар ява башлый. Мөхәммәтгалим бәк абасы белән орышырга ризалык бирергә мәҗбүр була. Көчле ягына авышырга өйрәнгән далаазатлары өер-өер Сәлим хан ягынакүченәләр. Мөхәммәтгалим янында җансакчылары гына кала. Мөхәммәтгалим бәк, ниһаять, нинди корал белән орышабыз, дип оран сала.
Сәлим хан сөңге сайлый.
Ул арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалимнең җансакчыларын аерып алалар. Ук очар арада, күзгә-күз каранып дияргә була, абасы белән энесе генә кала.
Сәлим хан үлемнән курыкмады. Белә иде, энесе Мөхәммәтгалим җиңгән хәлдә дә барыбер тәхеткә утыра алмас, аңа угланы әмир Илһам каршы төшәр, чөнки гаскәр аның кулында. Угланына ул хакта сөйләргә теләсә дә, Сәлим хан әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына иманы камил иде. Аннары батырга батыр чыкканда, сөңге сайлавының да хикмәте бар. Сәлим хан яшьтән үк сөңгене төз атты, шул ук вакытта кылычта да оста алышты. Ахыр чиктә барысы да Алла кулында иде. Әмма ханга бер нәрсә ачык: ул исән чакта Мөхәммәтгалим Болгар тәхетенә утырмаячак.
Мөхәммәтгалим бәкнең аты, җансакчыларын бүлеп алгач, ямансулап кешнәде. Бер көтүдә үскән, бер болында утлаган ишләреннән аерылуын сизүе идеме хайванның, бер Хода белә. Атының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалимнең ачуы гына кайнады. Ул атына каты итеп сукты да абасына таба кузгалды.
Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.