Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 9.

Шрифт
Фон

Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.

Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.

Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга туган, ханга каршы бәк килә.

Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.

Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.

 Атның канын кыздыра, күр әле моны,  диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.

Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.

Кемдер:

 Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә!  дип кычкырды.

Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк, ул аны үтерә алмый. Алар бертуганнар.

Сәлим хан бар көченә тезгенен уң якка тартты, атын борды да елгага таба китте. Ул ашыкмады. «Кусын, җитсен, кадасын»,  дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим тагын да батырая төште, атын куалый-куалый, Сәлим хан артыннан чапты. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм, сөңгесен күтәрә төшеп, аңа таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк сөңгесен ыргытырга дип кизәнде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан атын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга батыр чыкканда гына түгел, гомумән, орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап: «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим хан орышырга теләми»,  дигән аһ-уһ узды.

Мөхәммәтгалим бәк туктамады, сөңгесен ташламады, ярсынган вә нәфрәтләнгән кыяфәттә ханга якынайды.

Абасының сөңгесен ташлавы, атын туктатып, үлемен көтүе аның ачуын гына чыгарды. Менә ул сөңгесен күтәрде, чак кына артка каерылды Нәкъ шулчак зәһәр ук сызгырганы ишетелде һәм кан төсенә буялган каурыйлы ук Мөхәммәтгалим бәкнең аркасына килеп кадалды. Бәк, кинәт аркан ташлангандай, артка чайкалды, ул да түгел, сөңгесе-ние белән аттан ишелеп төште. Иясе егылуга, ат шып туктады, каерылып хуҗасына карады да рәнҗүле рәвештә кешнәп куйды.

Бу хәл Сәлим ханның төшендә түгел иде, ул барысын да үз күзе белән күрде, энесе Мөхәммәтгалимне, дала канунын бозып, җансакчыларының берсе укка алды.

 Кем? Кем укка алды бәкне?!  дип сорады Сәлим хан.

Ул инде үз хәленә кайткан, карашы белән туганын укка алучыны эзли иде. Берәү дә дәшмәде. Атасы янына әмир Илһам чаптырып килде.

 Атам, юкса ул сине сөңгегә алган булыр иде,  диде.

 Синме?  диде Сәлим хан.  Син алдыңмы укка?

 Мин түгел, атам. Мөхәммәтгалим бәкнең үз азатлары.

 Ук тамгалымы?

 Анысын тикшерербез, атам.

 Укка алучыны сарайга килтерерсең!  диде Сәлим хан һәм, атын куалый-куалый, кирмәнгә таба чапты.

Сараена кайтып кергәндә, хан башкача уйлый иде инде. Энесе Мөхәммәтгалим бәкне укка алмасалар, аның урынына орыш кырында ул ятып калган булыр иде. Хан хәтта күкрәгенә кадалган сөңгене күз алдына китерде һәм аңа янә курку килде. Ул тәхет бүлмәсенә узды, анда вәзире Камайны күреп, туктап калды.

 Син исәнме?  диде ул, тәмам аптырый калып.

 Исән, ханиям, мин аңа синең балдакны бирдем.

 Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды, вәзир,  диде Сәлим һәм, хәлсезләнеп, тәхетенә утырды.  Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды. Ә Янтак хан качып китте.

 Всеволод кенәз дә киткән икән,  диде вәзир Камай.

 Әйе, ул да китте,  диде Сәлим хан.  Боерам, вәзирем, энем Мөхәммәтгалим бәкнең мәетен ханнар зиратына күмегез, җиренә җиткереп, олылап.

 Баш өсте, хан.

Вәзире чыгып киткәч, Сәлим хан тәхетенә чумыбрак утырды. Янә күз алдына аркасына ук кадалган энесе килде. Иясе үлгәч тә, атның бермәл чабуы, мәетнең сөйрәлеп баруы, иясенең егылуын сизеп булса кирәк, атның кисәк туктап калуы, ямансулап кешнәп җибәрүе барысы да күз алдында иде. Кеше түгел, хайван да иясе үлемен сизә. Ә бит алар туганнар иде. Ундүрт яшькә кадәр бергә үстеләр, аннары аталары аларга, балигъ булу билгесе итеп, икесенә дә кылыч-хәнҗәр, бил каешы бүләк итте. Энесе Мөхәммәтгалимгә ундүрт яшь тулмаган иде әле, әмма, үпкәләмәсен дип булса кирәк, аталары хәрби киемнәрне аңа да биргән иде. Соңыннан бу хәлне төрлечә юраучылар табылды. Берәүләр: «Олуг хан тәхетен Мөхәммәтгалим бәккә калдыра икән»,  дип әйттеләр, икенчеләре: «Беренчеләрен тәхет хан кулында түгел, Алла кулында»,  дип үртәделәр.

Ундүрт яшендә чакта ук Сәлим тәхет турында хыяллана иде.

Болгар ханы булып алгач та, ул энесе Мөхәммәтгалим бәкне сарайда тотарга теләмәде. Ул аңа башта Суар каласын бирде, ахыр Саксинга күчерде. Ике арадагы татулык әнә шулай бозыла торды. Соңра Мөхәммәтгалим бәк Янтак ханның кызына өйләнде һәм Болгардан бөтенләй китеп барды. Болай гына китмәде, каладагы сәүдәгәрләрне һәм тархан кулындагы казнаны талап китте. Сәлим баштарак Янтак хан ыстанына яу чабарга уйлаган иде. Ибраһим каласы тарханы Ягъкуб аны бу уеннан ваз кичертте.

 Ике туган орышса ил бетәр, ике сеңел талашса ир китәр,  диде.

Ул вакытта каны кызган булса да, Сәлим хан аксакалны тыңлады, Янтак биләменә яу чапмады, ә менә күп еллар узгач, дала ханы үзе Болгарга яу килде. Ахыр чиктә Ходай Тәгалә аларның язмышын әнә ничек хәл итте.

Шулвакыт хан янына баһадир Таймас керде.

 Олуг хан, сезне җиңү белән котлыйм!  диде.

 Җиңү Болгарга ансат бирелмәде, баһадир. Инде әйт, ни өчен әмир Хаҗи ярдәмгә килмәде?

 Әмир Хаҗи баһадиры Җик Мәргән белән урысларның җиде корабын яндыра, шактый коралларын кулга төшерә, хан.

 Хакмы бу хәл, Таймас баһадир?

 Хак хәбәрдер, ханиям, әмир Хаҗи кораблар саклаучы йөзбашның башына җитә. Шактый урысны әсир итеп алып китә.

 Ни сәбәпле кенәз Всеволод аны куа бармый?

 Анысы миңа караңгыдыр, ханиям. Всеволод кенәз хәтта Ибраһим каласына да туктамаган. Кала тарханы аксакал Ягъкуб кенәзгә бирнә биреп котылган, диләр.

 Аксакал Ягъкубны сарайга дәшегез,  диде хан.  Инде бар, баһадирым, ял ит.

Сәлим хан сарайга кайткач тынычланырмын дип уйлаган иде, кайтты, тәхетендә утыра, ә тынычлану килми дә килми, киресенчә, хәтер күгенә энесе Мөхәммәтгалим бәк белән уйнап үскән чаклары төшә. Бүгенге фаҗигадән соң энесе белән ике арадагы хәлләргә ул башкачарак бәя бирергә мәҗбүр. Юк, бу яман хәлдә үз-үзен акларга теләмәде. Ике туган арасындагы бәхәс вә низаг дошманлашуга кадәр җиткәч, ул энесен илдән куып җибәрде. Әйе, ул вакытта Сәлим хан бары тик үз язмышын гына кайгыртты бугай. «Мөхәммәтгалим бәкне куармын да ил вә халык белән үзем генә идарә итәрмен»,  дип уйлаган иде, хакимият хан алдына берсеннән-берсе катлаулырак хәлләр китереп бастырды. Ульдәмир-Сүздәл кенәзенең Болгарга кат-кат яу килүе, Ибраһим каласына күз атуы, ниһаять, башкалага җитеп, аны атналар буена камап торуы, шушындый хәлдә энесенең дошман ягында булуы кайчандыр аны илдән куып хәтәр хата ясавын янә бер раслаган иде. Кирмән дивары өстенә менеп дошман ягына караган саен, ул Мөхәммәтгалим бәкне күз алдына китерде, гаскәре-ыруы белән энесе дошман ягында булмаса, ихтимал, бу көнгә дә калмаган булыр иде ул. Ләкин кылынасы кылынган иде инде: энесе илдән куылган иде. Менә кайчан үкенү килде Сәлим ханга. Иллә тешләрен шыгырдатса да, яңак итен чәйнәсә дә, соң иде инде. Туганлык күптән бозылган, ара өзелгән. Янтак ханның максаты да башта ук билгеле иде: киявен Болгар тәхетенә утырту. Ә менә урыс кенәзе Всеволод илгә талау нияте белән генә килгән иде. Әйе, сораган алтынын алуга, кенәз борылып китеп тә барды. Ә менә Янтак хан китмәс иде, Болгар җиңелгән хәлдә киявен, ягъни Мөхәммәтгалим бәкне, тәхеткә утыртачак иде. Иң мөһиме: Болгар халкы моңа каршы булмаячак Мөхәммәтгалим бәк тә хан угланы, илхан, хакы бар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3