Янтак хан гаскәре кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты.
Шактый югалтуларга дучар булса да, Янтак хан иртәгә тагы һөҗүм итәр дип, Сәлим хан ике йөз мәргәнне, Идел капкасыннан алып, Саксин капкасы ягына күчерергә боерык бирде.
Яңа туган көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.
Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.
Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.
Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?
Бау белән тартып алыгыз! дип боерды Сәлим хан.
Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.
Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.
Тылмач?! диде Сәлим хан. Тылмач кая?
Миңа тылмач кирәкми, диде илче.
Яхшы, илче. Йомышың җиткер!
Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.
Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.
Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа, кирмәндә камауда тору җиңел түгел, ә шул кирмәнне камап торучы кенәз аңардан ярдәм сорый. Шаккатмалы хәл иде. Әмма уйлана торгач, Сәлим хан сабырлана төште.
Кенәзнең хәле авыр, диде илче.
Минем хәлем җиңелме? диде хан, әмма шунда ук: Табиб Антоний кайда?! дип сорады.
Ул арада хан янына табибы килеп басты.
Мин монда, олуг хан.
Әйтче, табибым, Болгарга кенәзне мин чакырып китердемме, үзе килдеме? Әйе, хак әйтәсең, үзе килде. Шул хәлдә мин аңа игелек кылырга тиешме?!
Изгелек җирдә ятмый, хан, диде илче.
Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды: Хәл ит, углан. Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Әйе, үзең хәл ит.
Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! дип боерды әмир Илһам.
Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да, җаны тынычланыр сыман иде.
6
Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Руханилар кирмәнгә һөҗүм итүне көн-төн таләп итәләр иде. Кирмән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны һаман ишәя бара, ә рухи атакайлар өчен алар гүя адәм балалары да, туганнар да түгел иде. Кенәз баштан ук Болгарга теләп яу чыкмаган иде, берничә кече кирмәнне алсалар да, болгар-татарлар монда нык тора, бер дә бирешергә теләмиләр иде.
Хан капкасына һөҗүм иткәндә, каты яраланган бертуган агасының угланы яшь кенәз Изяславның үлем белән тартышып, ыңгырашып ятуы, үзе белән алып килгән табибның яралы белән һични кыла алмавы кенәзне чарасыз итте. Ул белә иде: ханда даны-аты Ульдәмиргә җиткән табиб бар. Кенәз Сәлим ханга, табибын бирүен үтенеп, илче җибәрергә булды. Хан әллә бирә табибын, әллә юк, ә энесе җан тартыша, үлем белән көрәшә. Рухи атакайлар исә моны гүя күрмиләр дә, кенәзне һаман һөҗүмгә өндиләр иде.
Илгә буш кул белән кайтсак, халык сине дә, безне дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?!
Кичерер, диде Всеволод кенәз. Мин сугышчыларымны саклап калырга тырышам. Миңа һәр сугышчы кадерле.
Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай. Һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын!
Кенәз Всеволод, яңак итен чәйни-чәйни, чатыр ишегеннән болгар-татарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын-дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакайлар һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак хан да әллә ни кыра алмый иде, күрәсең. Чапкыннары бу хәлне хәбәр итеп торалар иде. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән? Юк, ул тыңламас иде рухи аталарны, кысылмагыз минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, байлар белән рухи атакайларны тыңламавы аркасында башынаҗиттеләр түгелме?.. Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Суздаль тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның кенәзбикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Болар икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән яшь кенәз баҗайлар булып яшәделәр. Гомере буенча Рокыя-Екатерина Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды. Ә кенәзнең байлары, тиуннары, рухи атакайлар көн-төн «яу-яу» дип тәкрарладылар.
Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Ата ягыннан туган булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайларга Андрей турында зарланды. Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайларның теләген үтәде. Кайтарак хәлләрне искә төшерсәң Всеволод туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей көн күрсәтмәде. Ахыр килеп, Чехия короленең кызы кенәзбикә Елена, ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты, Всеволод бала чагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга: «Минем туган илемә кайтасым килә», дип, хат язды. Кенәз Андрей аңа: «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт», дип җавап бирде. Кайткач, ул аңа чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының бертуганы Зөһрәгә өйләндерде. Зөһрәне чукындыргач, аңа Мария дип исем тактылар. Егерме яшендә Всеволод Ростов каласы кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар, дружина җитәкчеләре дә, хәтта руханилар да хөрмәт итә башлады. Фәкать рухи атакай Савва гына аннан һаман да канәгать түгел иде. Рухи атакайларның күбесе Дунай буеннан килгән болгарлар иде. Шуның өчендер, ихтимал, Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетермәде. Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә дә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да, ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты. Бүген менә, кардәше Изяслав җан тартышып ятканда, рухи атакайның үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады.
Епископ Савва, безгә әлегә яхшы табиб кирәк, диде ул коры гына.
Сәлим ханда грек Антоний табиблык итә, сорат, бәлки, бирер!
Сәлим хан моңа килешер дип уйлыйсызмы, атакай?
Ханның табибын бирми хәле юк. Кирмән камауда, кеше түгел, кош та очып чыкмаслык.
Ләкин Сәлим хан бер дә бирешергә җыенмый. Кичә әнә Хаҗи атлы угланы, корабчылар янына килеп, каравыл сугышчыларымны кырып киткән. Тубыкбай атлы баһадир һәр көн борчып тора. Өермәдәй килеп чыга да йөзләгән сугышчыны чәнчеп-чабып китеп бара. Куып җитеп орышыйм димә, гүя җил ала үзен. Сугышчылар сукрана, кырылып беткәнче китик, кенәз, диләр, атакай.
Ханга илче җибәр! Табибын сорат! Соңыннан күз күрер, диде атакай Савва һәм сүзе бетүен аңлатып кузгала башлады. Безгә су юлларын уртак итәргә кирәк. Бөтен Рәсәй белән яу килеп, буш кул белән әйләнеп кайтырсыңмы? Һич югы, ханнан һәр һәлак булган сугышчың өчен бер алтын сора.