Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 6.

Шрифт
Фон

 Ул турыда без хәбәрдар. Урыс явы Сүрә елгасына якынлашып килә икән инде, көч-куәте күпме?

 Бу яуга Всеволод кенәз бөтен көч-куәтен җыйды. Аңа Кияүкала кенәзе Святослав, кенәз Изяслав, кенәз Мстислав катнаша. Мондый яуга урысның чыкканы юк иде әле, хан. Всеволод кенәзнең максатын да чамалыйм. Урыс сәүдәгәрләренең Үргәнечкә, Табгачларга үзбаш чыгасы килә. Ә юл өстендә, бугазга төртелгән сөяк кебек, Болгар сәүдәгәрләре утыра.

 Хуш, Апанай, хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, агаң белән элемтәдә торасыңмы?

 Бөек Калада агамның да кибетләре бардыр, хан.

 Хуш, Апанай, игелекле юлда бул. Инде бар, кирәк булсаң, дәштерермен.

Апанай, баш ия-ия, ишеккә юнәлде. Ул чыгып китүгә, бусагабаш килеп керде:

 Хан, җибәргән чапкынымыз Булатка фәрманны җиткергән, яшь баһадир азатлары белән илтабар Пургас иленә юнәлгән.

 Чапкынны ашатыгыз-эчерегез дә миңа килтереңез.

Түр яктан вәзир Камай чыкты, ул тыенкы гына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән иде.

 Йа Алла, килештеңезме? Бусагабаш, казнабаш Варданны дәш,  диде хан, урыныннан күтәрелми генә.

Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан аның колагына нидер әйтте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды.

 Менә бу балдакны, вәзирем Камай, энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең. Исеңдә тот, балдак бары тик энем Мөхәммәтгалим бәк кулына керергә тиеш.

 Балдакның сере нидән гыйбарәт соң, ханым?

 Анысы сиңа кирәкми. Син миннән качып киттең. Уй-ниятең вә теләгең сабакташың Мөхәммәтгалим бәкне Болгар тәхетенә утырту.

 Ниятең аңладым, ханым. Барысын да син дигәнчә итәрмен.

 Юлдашың Хода фатихасы булсын, вәзир Камай.

Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киттеләр. Сәлим хан кабат бусагабашны чакырып алды, болдыр янына атын китерергә кушты.

Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды.

5

Вәзир Камай китеп өч көн үтүгә, кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды. Камау ике көнгә сузылды, ике яктан да атыш та, сөйләшүләр дә алып барылмады. Һәр як үз эше белән мәшгуль иде. Кирмәндәгеләр диварларга сәрпи ук җайланмаларын урнаштырдылар, азамат сугышчылар белән атакайлар, меңбашлар үз урыннарын алдылар. Сәлим хан угланы Илһам белән бергә кирмән ныгытмаларын карап чыкты. Иравыл азатларын Нугай капкасы янында күреп, хан шунда туктады. Илһам углан атасына аңлатты, җай чыкса, иравыл гаскәриләр кирмәннән чыгып, дошманны борчып, кире борылып керергә тиешләр. Сәлим хан килеште.

Камауның икенче көнендә баһадир Тубыкбайдан чапкын килде. Авырлык белән булса да, кирмәнгә үтеп кергән чапкын Сәлим ханга «Тубыкбай баһадир гаскәрләре белән Чирмешән елгасы артындагы урманда яшеренеп тора» дигән хәбәр китерде. Сәлим хан, шатлыгын сиздермәсә дә, Тубыкбайның ярдәмгә килүенә шат иде. Ләкин ул тагын бер кешедән угланы әмир Хаҗидан да чапкын көтә иде. Әмма ул яктан хәбәр килмәде дә килмәде.

Өченче көн дигәндә, дошман беренче тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, ләкин, су башына да җитә алмыйча, йөзләрчә мәет калдырып, чигенергә мәҗбүр булды. Камаучылар һичнинди сөйләшүләр алып бармыйлар, димәк, максатларына ирешмичә китәргә исәпләре юк иде. Бу көннәрдә Сәлим хан һаман да күзәтү манарасында булды.

Үзе янында җансакчыларын һәм табибын тотты. Әмма табибы еш кына китеп югалгалады. Сәлим ханга бу ошамады. Бер тапкыр табиб манарага менеп басуга ук:

 Кирмән камауда чакта син кая булырга тиешсең, табиб?  дип сорады.

 Хан янында, шөһрәтлем.

 Хан янында булырга тиеш булгач, хан янында бул, табиб!  диде хан, ачулана төшеп.

 Баш өсте, хан!

 Әйт әле, табиб Антоний, кенәз Всеволод ни сәбәпле Идел Болгарына яу килде?

 Мине хан белән кенәз арасындагы сәяси хәлләр кызыксындырмый, олуг хан. Мин табиб, сезнең сәламәтлекне саклаучымын.

 Бәлкемдер, бәлкемдер, табиб. Ә шулай да ни өмет итеп килде кенәз? Һәм күрәмез, берүзе генә түгел, бөтен урыс кенәзләре белән?! Белмисең?.. Ә мин беләм, табиб. Син бит христиан, кяфер, шуңа белеп торсаң иде: бүген дин белән дин орыша, болгар белән урыс түгел. Ульдәмир кенәзенең шулхәтле гаскәр белән сәүдә итеп яшәгән күрше Болгар халкына беркайчан да яу килгәне юк иде. Бүген әнә кенәзләр җыелып мөселманнарга каршы килгәннәр, табиб Антоний. Дин белән дин орышыр бүген.

 Олуг хан, миңа калса, кенәз кирмәнне озак камап тора алмас, ташаткычлары юк, утчагырлары да, туплары да күренми.

 Утчагыр!  диде Сәлим хан, кисәк табибына таба борылып.  Утчагырлары булса, кирмәнне алырлар идеме?

 Утчагыр яңа корал, олуг хан. Урысларда ул юк. Димәк, торыр-торыр да кенәз Всеволод, китеп барыр.

 Буш кул беләнме? Буш кул белән китсә, аны кенәз Әндрий көне көтә. Байлар вә дин әһелләре кенәзгә моны кичермәсләр. Шуның өчен кенәз Всеволод соңгы сулышына кадәр орышыр, табиб Антоний. Иллә кирмәнне ала алмас. Тиздән аңа Тубыкбай баһадирның үткен кылычын татып карарга туры килер, иравыл азатларым моннан да чыгарлар. Юк, кирмәнне мин кенәзгә бирмәм, табиб Антоний. Мине кенәз бүген борчымый, табибым Антоний, минем энем Мөхәммәтгалим бәкне алып килгән Янтак хан борчый. Кыпчак ханы Янтак бик күп кирмәннәрнең башына җиткән кеше. Төлке дә төлке, ул да төлке. Оста орыша.

 Угланың әмир Хаҗи аны тиз куып җибәрер.

 Әмир Хаҗи углан ярдәмгә килер дип уйлыйсыңмы, табибым? Мин аның белән яңарак кына бозылыштым. Хәзер әнә тәмам чарасыз калдым.

 Килер ул углан, олуг хан, түзмәс. Ил саклау кыз саклау түгел, хан.

 Безнеңчә ару гына сөйләшә башладың әле син, табиб Антоний.

 Олуг хан, сезне ханбикә көтә, иртән авызына ризык салмый чыгып киткән иде дип борчыла.

 Табиб Антоний, ханбикә миңа кенәз янына чыгып баш ияргә куша. Килеш, солых төзе, ди. Ә минем яу белән килгән күршемә баш иясем килми. Дәүләт саклауны хатын-кыз кулына калдырсаң, аны бөтенләй югалтып куюың бар.

Хан күзәткән манарага, йөгереп, гаскәре белән килеп җиткән әмир Илһам менде.

 Атам, кенәз һаман китми, әллә чыгып орышыйкмы?

 Ашыкма, углан. Кем белә, бәлкем, кенәз белән Баян баһадир сөйләшүләр алып барадыр. Янтак хан ыстанында вәзир Камай. Ходай кушып, алар да килешеп куйсалар, Янтак хан кире борылса, йә булмаса урысларга ташланса?..

 Атам, кирмәндәге чит ил сәүдәгәрләре дә коралланырга телиләр, нә кылыйк?

 Өләшегез булган коралны. Алар үз малларын, без калабызны саклыйбыз.

* * *

Яңа туган көн саен Сәлим хан манарага менде, дошман ягын күзәтте. Ул өстән кирмән диварындагы ташаткычларга, сәрпи ук ыстаннарына, бихисап азатларга күз төшереп ала. Берничә көн инде дошман ягында иртә таңнан хәрәкәт кузгала. Өченче көнне һөҗүм башланды. Урыслар кирмән тирәли казылган сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар. Читән ышыкламалар артыннан аларны сакларга тырышып ук яудыра тордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма, һөҗүм көнозын барса да, диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалар арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды. Урыс кенәзенең һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде, Саксин капкасы яклап Янтак хан гаскәре ташланды. Сәлим хан, угланы Илһамны ияртеп, Саксин капкасына чапты. Күзәтү манарасына менүгә, коты алынды. Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде һәм, азатларына куәт өстәп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кыпчаклар сөялгән баскычлар аша диварга күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала агыздылар, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре, укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар. Мәгәр Янтак хан ягында да мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатлары һәлак булды. Сәлим хан сугышучылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде. Ләкин ни караса да күрә алмады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3